Журнал «Безнең мирас»

Татар матбугаты һәм мирас

«Безнең мирас» журналы редакциясе «Татар матбугаты һәм мирас» дигән исем астында «түгәрәк өстәл» оештырды. Әлеге эшлекле чарада Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм миллли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстанның халык депутаты, Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, Татарстанның халык шагыйре, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы Рәдиф Җамалетдинов, Татарстан Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, профессор Ким Миңнуллин, Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпова, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов, «Безнең мирас» журналының баш редакторы Ләбиб Лерон, шулай ук «Татарстан» һәм «Азатлык» радиолары журналистлары Нәсим Акмал, Рөстәм Исхаков, «Безнең мирас» журналы хезмәткәрләре Марат Закир, Рәдиф Сәгъди, Рүзәл Мөхәммәтша, Ленар Гобәйдуллин катнашты.


Ләбиб ЛЕРОН:
– Башлыйк әле сүзне шигырьдән:


Кан кардәшем минем, туганкаем!
Милләттәшем, газиз татарым!
Татар иле – синең Ватаның ул,
Татар иле – минем Ватаным!


Минеке дә, синеке дә... Димәк...
Ул – безнеке! Барыбызныкы!
Татар иле – безнең мирас бит ул!
Безнең мирас – бары безнеке!


Әйе, безнең мирас – чит-ятларныкы түгел, бары тик – безнеке! Бүген дә сүзебез, нигездә, әлеге кыйммәтле ядкяребез – кадерле мирасыбыз хакында барыр. Журналның «Безнең мирас» исеме астында чыга башлавына да инде ел ярым вакыт үтеп китте. Кем әйтмешли, дөрес юлдан барабызмы? Мәсләгебезгә тугрымы? Без – һәрвакыт хәрәкәттә, даими эзләнүдә. Юаныч булырдай куанычларыбыз да, җитешсезлекләребез дә бардыр. Шунысы шатландыра: журналны укыйлар, абунәчеләребез бөртекләп кенә булса да артуга таба бара. Бихисап укучыларыбыз «Безнең мирас»ны туганнарына, иң якын кешеләренә бүләк итеп яздырта икән, дип ишетеп торабыз. Безнең өчен күңелле хәл, әлбәттә. Әмма ләкин сөенергә иртә әле. Барыбызны да борчыган, уңай чишелеш көткән бер мәсьәлә бар. Ул – безнең иң авырткан җиребез – тираж мәсьәләсе.


Разил ВӘЛИЕВ:
– Тираж – иң мөһим әйберләрнең берсе, әлбәттә. Хәзер шундый заман килде: бөтен товарны китереп бирәләр. Халык китереп биргәнгә ияләнде. Без дә хәзер китереп бирергә, алып барып җиткерергә өйрәнергә тиеш. Мәдәният министрлыгы китапханәләргә «Безнең мирас»ны 450 данә яздыра (министрлык 2016 елның беренче ярты еллыгына «Безнең мирас»ны нибары 350 данә генә алдыра башлады. – Ред.). Ничек кенә булса да ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы тармагына да үтеп керәсе иде. Шуның хәтле үк китапханә Мәгариф министрлыгы сис­темасында да бар, ә аларда мондый язылу юк. Мәгариф министрлыгының мөмкинлеге зуррак, бюджеты 39 миллиард сум. Бу суммадан ничек кенә булса да өлеш чыгарырга булыр иде. Редакторлар җыелышып барасызмы, әллә үзегез аерым гынамы, ничек тә хәлне аңлатып, 500 данәне алардан да эшләтә алсагыз, бик яхшы булыр иде.


Тагын бер эшләнмәгән эш бар, ул да булса – Бөтендөнья татар конгрессы. Мин анда бюро әгъзасы, үзем дә әйтермен. Сез әйтсәгез, тагын да яхшырак, сезне тыңлаячаклар. Без бит конгрессны оештырган вакытта аның бөтен татар милләтенә, мәгарифенә, мәдәниятенә эшләячәк хезмәтен күз алдында тоттык. Аларның Татарстаннан читтә 140лап оешмасы бар. 140 оешма һәр татар журналын берәр данә генә булса да алдырса, тиражга хәл кадәри йогынты ясар иде. Алар бит татар халкына рух иңдерергә тиешле оешмалар! Ә рухны ничек инде журналларсыз, әдәбиятсыз, сәнгатьсез иңдереп була? Болай сөйләшеп кенә булмый бит ул. Дөрес, эшкуарларны җыю, аларның эшләгән эшләре дә кирәк. Әгәр дә без милләткә рух иңдерергә җыенабыз икән, халыкның тарихы белән, мирасы белән таныштырырга телибез икән, журналларсыз бу эшне эшләп булмый. Сез татар конгерссына барып, моны алардан эшләтүне мәҗбүр итсәгез иде!


Без яшь вакытта Язучылар бер­легендә бик әйбәт традиция бар иде: атаклы әдипләребезнең мирасын барлау, өйрәнү, дөньяга чыгару буенча махсус комиссия эшләде. Бүгенге көндә ул эш тукталды, әмма элекке вакытта эшләнгән эшләр, җыелган мирас бардыр. Алар кайда икән хәзер? Шуларны табып, дөньяга чыгарырга иде. Алар җыелган, халыкка күрсәтергә генә кирәк.


Кабер ташлары... Бу турыда журналыгызда язылды, әмма тагын да активрак язарга иде... Ташландык зиратлар бездә, Татарстанда шактый күп. Авыллар бетә, авыллар үлә, зиратлар утырып кала. Зират – таш китап. Олы Мәңгәрдә «Таттелеком» оешмасының генераль директоры Лотфулла Шә­фигуллин зиратны, кабер ташларын киртә белән уратып куйды. Анда XVI нчы гасырга нисбәтле ядкярләр дә бар. Андый ташлар башка районнарда да саклана. Бу зиратларны, андагы кабер ташларын өйрәнүчеләр бүген бик сирәк. Шуларны җәлеп итеп активрак эшләсәгез иде, чөнки алар югалып бара.


Бер кызыклы хәлгә тап булдым. Мин АКШка баргач, милләттәшләребез бездә борынгы китаплар бар, диде һәм Казанга 30дан артык кулъязма һәм басма китап җибәрде. ХХ гасыр башына караган басмаларының кайберләре Милли китапханәдә һәм университет китапханәсендә дә юк. Бу китапларның тарихы бик кызык булып чыкты. Заманында алар Казанда яки аның тирә-ягында күчереп язылган яки басылган. Шуннан соң мөһаҗирләр белән бу китаплар Кытайга, аннары Япониягә, Көньяк Кореяга, Төркиягә һәм хәзер менә АКШка барып эләккән. Менә шул китапларны милләттәшләребез ничек кадерләп саклаган, мәктәпләрдә шул китаплар буенча укыган. «Кичләрен кычкырып укый идек», диләр. Бу китаплар, яңадан, Җир шарын әйләнеп, Казанга кайтты. Менә шундый бик кызык тарихлы китаплар бар. Китап тарихы да журналда яктыртылсын иде.


Журнал җанланды, журналның җаны бар! Бер шаблон белән генә язылмый. Укыла... Язучыларның, әдип­ләрнең һәм башка шәхесләрнең истә­лекләре бик кызык. Аннары күб­рәк конкрет шәхесләр турында язылсын иде. Татарның күренекле бөек шәхесләре турында... Бу яшь буын өчен дә, безнең өчен дә кызыклы. Без аларның кайберләрен белеп тә бетермибез...


Рәдиф ҖАМАЛЕТДИНОВ:
– «Безнең мирас»ның үз йөзе бар, журнал белән кызыксынып торабыз. Аның һәр санын, һәр мәкаләсен укып, танышып барабыз. Без үзебез дә «ТАТАРИКА» дип исемләнгән журнал чыгарабыз. Ни­гез­дә әлеге басманы фәнни даирә өчен бастырабыз. Ул дөньядагы барлык китапханәләргә дә таратыла. Сездәге кайбер авторларга без дә мөрәҗәгать итәбез, алар белән хезмәттәшлек алып барабыз. Ә инде «Безнең мирас»ны алга таба тагын да яхшырту, абруен күтәрүгә килгәндә, беренчедән, шәхесләр мәсьәләсенә аерым рубрика кирәк түгелме икән? Без аны үзебезнең «ТАТАРИКА»да булдырдык. Әмма «Безнең мирас»ның мөмкинлеге тагын да күбрәк, чөнки сез фән әһелләрен генә түгел, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, шагыйрьләр һәм башка алдынгы милләттәшләребез турында да мәкаләләр бастыра аласыз.


Әгәр дә без Татарстаннан читтә дә укучылар табарга телибез икән, миңа калса, анда яшәүче татарлар турында да аерым рубрика эшләргә була торгандыр. Журналга язылу турында сөйләгәндә, без, җитәкчеләр, институтыбыз өчен нинди кызыклы темалар бар икән, дип карыйбыз. Даирәне киңәйтергә телибез икән, журнал шул юнәлештә, аның укучыларына да кирәкле мәкаләләр бастырырга тиеш.


Кызганыч, студент халкы газета-журнал яздырырга бик ашкынып тормый. Дөрес, яшьләр укый, кызыксына, бүгенге көндә башка форматта да матбугат белән танышу мөмкинлеге бар бит. Нигездә алар шуңа өстенлек бирә. Ә укытучылар белән без алга таба да хезмәттәшлек алып барырбыз, дип өметләнәм.


Р.ВӘЛИЕВ:
– Россиянең һәр шәһәрендә диярлек татар бистәләре булган. Әмма аларны ныклап өйрәнгән кеше юк. Татарның бик күп зыялылары, әдәбият-сәнгать әһелләре шушы бистәләрдән чыккан. Алар күбесе, бәлки, авылдан килгән булгандыр, шулай да, авыл һәм шәһәр мәдәниятен бергә кушып, алар бик үзенчәлекле мохит тудырган, әмма тормыш рәвешләре башка төрле булган. Менә шушы татар бистәләре турында язарга иде, аларның тарихын күрсәтәсе иде журналда. Татарстан Фәннәр Академиясенең моңа әлегә кулы җитми, алар авыллар белән шөгыльләнә.


Л.ЛЕРОН:  Без кулыбыздан кил­гәнне эшләргә тырышабыз. Басмабыздагы язмаларның барчасы да укылырга тиеш, дип саныйбыз! Бик катлаулы язмаларны да, хәл кадәри гадиләштерергә омтылабыз. Укучыны җәлеп итү – хәзерге вакытта безнең өчен үтә мөһим эшләрнең, алмаксатларның берсе.


Ирек ШӘРИПОВ:
– Район башлыклары арасында да укый торган, татарча фикерли белгән кешеләр күп. Әмма ерак районнарыбызга язучы-журналистларыбыз барып җитә алмый. Татар җанлы хакимият башлыклары, шулай ук депутатлар да журналны үстерүгә күпмедер дәрәҗәдә өлеш кертә ала, дип уйлыйм. Актаныш укучысы журнал битләрендә Актаныш турында мәкалә күрергә тели... Менә шулай итеп, районнарга кармаклар салгаласак иде. Язардай әйберләребез бар бит!


Л.ЛЕРОН:  Сүз дә юк, булган барлык мөм­кинлекләрдән дә файдалану мәслихәт.


Ким МИҢНУЛЛИН:  Дөресен әйтергә кирәк, республикада чыгып килгән бер генә журнал да шуның кадәр сандагы авторларны җәлеп итеп, аларга үз басмаларында мәкаләләр бас­тырырга мөмкинлек бирә аладыр, дип уйламыйм. «Безнең мирас»ның авторлары күп. Алар үзенчәлекле шәхесләр һәм, әйтергә кирәк, алар төрлесе төрле өлкәдә эшли. Берсе – тарих, берсе – тел, берсе – сәнгать... Бер генә басма да эшне шушы рәвешле алып бара алмый. Зур санда булмаган редакция хезмәткәрләре дә һәр өлкәдән хәбәрдар булырга, аларның һәр өлкә буенча белгечлеге булырга тиеш. Бу журнал өчен әйбәт, әзерләүче журналистлар өчен катлаулы. Журналның бизәлеше, дизайны буенча да институтта сөйләшкәнебез бар. Дөрес, хуп­лау сүзләрен әйтергә кирәк. Шул ук сайтның булуы да кызыксынуны арттыра. Мин журнал шактый гына үзгәреш кичерде һәм инде аның укучыларны җәлеп итәрлеге бар, дип саныйм.


Сезнең даими авторларыгыз булып торган безнең галимнәребез бар. Алар журнал эшчәнлегендә мөмкин булганча катнаша, аерым сәхифәләр алып бара. Шуңа күрә алга таба институт белән бергә эшләү мөмкинлеге бар, бездәге мәдәни байлыклар белән эш итәргә дә була. Бездә 200гә якын шәхеснең фонды бар, аларның бер өлеше тасвирланган. Бу мирасның сакланып, тәртипкә китерелеп, мирасханәдә урын алуы зур әйбер, чөнки алар якын киләчәктә эшкәртелеп бетәчәк.


Бу юнәлештә алга таба нәрсә эш­ләргә? Монысы бик катлаулы. Шәхси архивларны мирасханәгә алу проблемасы да бар. Кайберәүләр аны аңлап та җиткерми. Мин үзебезнең галимнәрнең дә мөнәсәбәтен бик аңлап бетермим. Ни өчен материалларны, шул ук шәхси фондыңны бөтен мөмкинлеге булган оешмага тапшырып аны мәңгеләштермәскә? Киләчәктә алар юкка чыгачак бит. Без инде үзебездә максатчан эш алып барырга тырышабыз. Бу бит инде галимнең исемен мәңгеләштерү дигән сүз. Ул аларның исеме белән теркәлә, урнаштырыла, алга таба өйрәнү мөмкинлеге туа. Һәм инде яшьрәк галимнәр аны мөмкинлек булганда фәнни әйләнешкә кертәчәк. Өйдә телне начар белгән балалар, оныклар кулында мирасны калдыруга караганда, бу юл фән өчен яхшырак. Сезнең журнал моңа игътибар итәргә тиеш.


Тираж – һәр милли басманың проблемасы. Без үзебез дә 180 битлек «Фәнни Татарстан» журналын чыгарабыз. Татар телендә фән белән кызыксынучылар бар. Шулай ук татар телендә материал бирә алмаучылар да бар. Мирасханә белән текстология бүлегендә елына 1-2 мәртәбә чыга торган альманах та оештырырга уйлыйбыз. Чөнки зур әсәрләрне дә дөньяга чыгару проблемасы бар.


Сезнең журнал газетадан да, безнең фәнни басмалардан да аерыла, эшегез тагын да катлаулана төшә. Журналның үз урынын һәрвакыт, бертуктаусыз раслап, аны танытып торырга кирәк. Чөнки һәрбер фәнни оешманың үзенең журналы бар, тарих, археология институтлары үзләренең басмаларын чыгара.


Ярый, бүген өлкән буын галим­нәребез бар. Аларда материаллар бар, алар мәкаләләр язып бирә ала. Аз гына яшьрәкләргә мөрәҗәгать итәбез икән, аларның кулларында бу дәрәҗәдәге материал юк. Тагын да яшьләргә килсәк, алар диссертацияләре һәм планлы эшләреннән тыш берни тәкъдим итә алмый. Үзебездәге журнал-китапларга план буенча эшләп утыра торган әйберләрен генә бирәләр. Сезгә кадәр аларның эшләре барып җитә алмаячак, чөнки, әйткәнемчә, аларның кулында әллә ни материал юк. Бу ситуациядән ничек итеп чыгарга? Аны инде бергәләп уйларга кирәк.


Халык иҗатының 25 томын басмага әзерлибез икән, ул – тулысынча затлы мирас. 8 томлык әдәбият тарихы эшләнеп килә. Бу да бәһасез мирас. Бәлки аларны «Безнең мирас»ка кыс­кача биреп булыр. Гомумән, институттагы һәр бүлекне алып карасак та, алар – мирасның бер юнәлеше.


Шулай ук районнардагы тарихчылар, мирас белән кызыксынучылар, төбәкне өйрәнүчеләр белән дә элемтә җитеп бетми. Алар янына сезнең белән бергәләп, районнарга чыгып, ниндидер семинарлар, төрле чаралар оештырып булыр иде. Чөнки төбәкне өйрәнүчеләр үз материалларын дөньяга чыгара алмый, ничек итеп басмага әзерләргә икәнлекне белми. Нинди дә булса матди мәсьәләләрне күз уңында тотып районнарга чыгабыз икән, һичшиксез, ул төбәк тарихын да өйрәнергә, аны журналда күрсәтергә кирәк.


Кыскасы, журнал үзенең йөзен, юнәлешен тапкан, рубрикалар белән бүлгәләнеше дә, дизайны да, барысы да үз урынында. Шушы юнәлешне югалтмыйча, булганны бетермичә алып бару турында һәрдаим уйланып торырга кирәк булачак, чөнки дөнья аз гына да туктап торуны кичермәячәк.


Л.ЛЕРОН:
– Безнең яныбызда олпат шагыйрь, тәҗрибәле редактор утыра. Ул – Равил ага Фәйзуллин. Әйдәгез могтәбәр каләмдәшебезнең дә чыгышын тыңлыйк әле.


Равил ФӘЙЗУЛЛИН:
– Беребез дә бәхәскә кермәс, «Безнең мирас» – кирәкле журнал! Ни­чек менә шушы хәзинәне кешеләргә, яшь буынга ирештерергә?


Татарның әллә ни матди байлыгы сакланмаган. Рухи мирас, дибез икән, ул – безнең әдәби-мәдәни мирасыбыз. Җәмгыять шактый авыр хәлдә, авыру хәлдә. Аны дәваларга кирәк. Һәрбер авыруның да дару эчәсе, укол кадатасы килми. Укол кадасаң, авыру, яхшы, әйбәт булды әле, мин тазарып киттем әле, ди. Җәмгыятьне дә шприц белән мәҗбүри дәваламасаң, нәтиҗә юк.


Бездә басмалар шулхәтле күбәйде ки, кая барма, кая кермә, кая карама – әллә нинди басмалар күрәсең. Ә эчендә җаны, иманы булган басмалар бик аз. Ә халыкка нәрсә? Аңа «Колхоз» базарына барды ни, «Вьетнам» базарына барды ни... Ул аны аермый! Ялтырыймы, ялтырый! Затлы мирасны, чын байлыкны халыкка ирештерә алмыйбыз. Кияүгә чыга алмаган кыз шикелле. (Ул саф, матур, яхшы, әмма ул күренмәгәч, үзен күрсәтеп йөрмәгәч, аны алучы юк.)


Безнең халык укымый, димәс идем, ул нәрсәдер укый, ләкин аның күңелен бүтән нәрсәләр яулап алган. Шәхси басмалар... «Акчарлак», «Уртак тү­шәк», «Себерке», «Кәеф ничек?»... Ә халык барысын да ала алмый. Берне ала... Уйлый: кара, яхшы бит! Аңа шул җиткән, ул шуңа канәгать. Безнең бурыч – яхшы, затлы әйберне халыкка ирештерү, дип уйлыйм мин. Шәхси басмалар безнең укучыларны яулап алды... Әмма үзләре чабып йөреп, үзләренең акчасына моңа ирешә.
Дөрес, журнал әйбәт чыга. Чөнки анда шәп егетләр эшли: язучылар, шагыйрьләр, галимнәр...


«ТАТМЕДИА» акционерлык җәм­гыя­тенә теркәлгән жрналларның санын алтмышка якын, диләр. Мин аларны үзем дә белеп бетермим. Әмма милләтебез, яшь һәм киләчәк буын өчен кирәк булган журналлар алай ук күп түгел. «Казан утлары», «Безнең мирас», «Идел», «Сөембикә» – алар кулның биш бармагына сыя. Мин үзем, шәхсән, «Безнең мирас» журналын бик кирәкле журнал, дип саныйм. Ул тагын да камилләшер, иншаллаһ...


Зиннур МАНСУРОВ:
– «Безнең мирас» журналының үз тарихы бар. Байтак еллар «Мирас» исе­ме белән чыкты, аннары «Чын мирас» исеме белән яңарды. Шулай да «Безнең мирас» исеме белән чыга башлагач, чын мәгънәсендә яңарыш кичерде, дип әйтәсем килә. Мин аны өйгә алдырам, һәрбер саны килгәнен түземсезлек белән көтәм. Кулга алуы рәхәт, башыннан ахырына кадәр укыйм һәм үзем өчен бик күп кызыклы мәгълүмат алам. Хәтта, бу мәгълүматлар миңа киләчәктә кирәк булачак, дип, журналны читкә алып куям. Баксаң, үземә киләчәктә кирәк булыр, дип, аның 12 санын да алып куйганмын икән. Бу чыннан да шулай... Бу нәрсәдән килә, чөнки «Безнең мирас» журналының үз мәсләге, концепциясе бар.


Безнең Татарстанда бик күп газета-журналлар чыга. Аларның байтагының, кызганыч ки, ачык, тәгаен концепциясе юк. Дөресен әйткәндә, алар мәкаләләр тупланмасы булып чыга. Монда бернинди стратегик юнәлеш юк, миллләткә хезмәт итү дигән асыл максат күренми. Менә бу җәһәттән караганда, «Безнең мирас» журналының концепциясе бар. Бу концепция бер стратегик максатка нигезләнгән, ул да булса – халкыбызның бай мирасын өйрәнү. Менә шул җәһәттән «Безнең мирас» журналы камилләшеп бара, әлбәттә, сан саен төп концепцияне үзгәртү кирәкми, әмма, шулай да ул күпмедер дәрәҗәдә яңартылып барырга тиеш. Буыннар алышына, укучыларыбызның зәвыгы үзгәреп тора. Төп концепцияне саклаган хәлдә мирас журналы үзенең рубрикалары белән яңарып барырга тиештер, дип уйлыйм мин.


Татарның мирасы биниһая зур. Аны колачлап бетерү мөмкин түгел, ул күп катламлы. Якын һәм ерак чит илләрдә татар эзе бар. Андагы архивларда да без белмәгән материаллар күп. Галим Искәндәр Гыйләҗев Германиягә барып Беренче Бөтендөнья сугышына бәйле архивны алып кайтты, яңа материаллар ачты. Бер яктан, чит ил архивына бару күп чыгым таләп итә, ләкин сирәк булса да, безнең галимнәребез чыккалап тора. Менә шуңа күрә журнал Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән дә, безнең Баш архив идарәсе белән дә, башка институтлар белән дә, галимнәр белән дә бик якын элемтәдә торырга тиеш.


Журнал яхшы мәгънәсендә чуар булып чыга. Укучы өчен шунысы бик кыйммәтле дә инде. Дөрестән дә, журналда төрле катламнар, төрле-төрле материаллар булырга тиеш.


Минем берничә тәкъдимем бар. Урта битләрдә «Сүз һәм сурәт» рубрикасын алып барасыз. Ул бик кызыклы булды. Әмма аны яңартырга кирәк. Безнең районнарда, авылларда, мәктәпләрдә бик күп музейлар эшләп килә. Без язучылар белән районнарга еш йөрибез, мәктәп, авыл музейларына керәбез һәм бөтен музейда да безгә мамонт тешен күрсәтәләр. Әйтерсең мамонт теше –татарның төп экспонаты. Әлбәттә, бу кызыклы... Ул төбәктә мамонт яшәгән. Әмма татар милләтенә ат, кәҗә күбрәк хезмәт иткән бит! Әйтерсең мамонттан башка туган якны өйрәнү музейларында экспонат юк. Ә бит бар! Бар, җәмәгать. Район, авыл музейларында бик күп уникаль экспонатлар бар. Ә нигә аерым рубрика ачып, шундый бер экспонат турында журналда язмаска! Бу рубрика журналны районнар белән дә бәйләр иде, милләткә дә хезмәт итәр иде.


Гаилә ядкярләре була. Алар буыннан-буынга мирас булып күчеп килә. Бик кызыклы гаилә ядкярләре бар. Болар турында да, бәлки, аерым сәхифә булыр.


Балтач районында шәҗәрә бәйрәме уза. Бу бик кызык бит! Җиде буын бабаңны белү... Нигә бер бит кенә булса да мәктәп укучысы әзерләгән шәҗәрәне журналга биреп бармаска? Ул башкалар өчен дә кызыклы гына дәрес булыр иде...


Татар тарихы журналда әйбәт бирелә. Безнең милли сәнгать төрләре бар. Рәсем сәнгате, музыка, архитектура... Боларның бөтенесенең тарихы бар бит, җәмәгать! Милли төсмердәге тарихы бар. Без кайчакта әдәбиятка ныграк авышабыз. Бу инде журналны язучылар чыгаруга бәйледер. Бәлки гел-гел әдәбиятка гына авышырга ярамый да торгандыр, башка сәнгать төрләренең дә тарихына тукталырга вакыт җиткәндер.


Кыскасы, шушы рухны дәвам итәр­гә, ләкин, барыбер, журнал эзлә­нүдән, камилләшүдән туктамаска тиеш. Әз генә эзләнми башлыйсың икән, аннан нафталин исе килә башлый. Әгәр дә без укучыларыбызның игътибарын үзебезгә җәлеп итәргә телибез икән, яңаруда, эзләнүдә булырга тиешбез, дип уйлыйм мин.


Л.ЛЕРОН:
– Милләтебезнең күренекле шәхесләре бүгенге утырышыбызда бик әтрафлы чыгышлар ясады. Бар­­­часына да рәхмәт. Безнең әйтер сүзебез, минемчә, бетмәде әле. Уйлы-гамьле, тирән эчтәлекле, үтемле, фи­керле язмаларга әйләндереп, ул күркәм сүзләребезне, әлбәттә, «Без­нең мирас»ның алдагы саннарында һәрдаим ирештереп торырбыз, дип уйлыйм. Килгән кунакларның һәммәсенә рәхмәтемне җиткерәм. Эшегездә, гаи­ләгездә уңышлар, куанычлар, бәхет-шатлыклар һәрчак юлдаш булсын. Исән булыйк!


Теги: Редакция Яңалыклар Түгәрәк өстәл

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру