Такталачыкның беренче китапханәчесе
Газиз Нуретдин улы Шамматов. /Фото – Н.Сәйярнең шәхси архивыннан
Мин, 1998 елның 2 сентябреннән, «Мәдәни җомга» газетасының «Икәүдән икәү» кушымтасында редактор вазифасын үтәдем. Ә ул кушымта ябылгач, корреспондент булып эшләвемне дәвам иттем. 2008 елның 31 маенда пенсиягә киттем.
Тормышта бер нәрсә дә очраклы түгел бугай. «Мәдәни җомга» газетасында корреспондент булып эшләгәндә командировкага Актаныш районына бардым. Әкият язучы балаларны туплаган Нур Баян исемендәге иҗади фестивальгә эләктем. Шунда Такталачык авылы китапханәсендә булдым. Такталачыкның беренче китапханәчесе (тәүге ызбач, элек авылда китапханә «ызбач» дип аталган – «изба-читальня») минем дәү әтием – Газиз Нуретдин улы Шамматов. Ул Актаныш районының Әтәс авылыннан. Әтисе Нуретдин указлы мулла була, үз тырышлыгы белән көн күрсә дә, аны кулаклыкта гаепләп, йорт-җирен тартып алганнар. Әмма бабам өч малаена да төпле белем биреп, тормышта югалмаслык шәхесләр итеп тәрбияли алган. Мансур һәм Нәҗип абыйлар тормыш сынауларына бирешмичә, илебезнең күренекле шәхесләре югарылыгына күтәрелеп, Уфада дәрәҗәле урыннарда эшләгән. Дүртенче улы Хәбиб Нуретдинов (кулак малае дип, аңа хәтта әтисенең фамилиясен алырга рөхсәт итмиләр) әтисе үлгәндә ике яшендә генә калса да, тормышта шулай ук нык аякларда басып тора. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Апач авылында (Актаныш районы) гомере буе ферма мөдире булып эшли.
Ә Нуретдин бабамның олы улы Газизнең (минем дәү әтием) генә тормышы фаҗигале тәмамлана... Чынбарлык, әмма әкият кебек могҗизаларга тулы язмыш – минем нәсел җебем... Дәү әтием, шуны дәлилли дә инде…
1920 елда Такталачык авылында, сәнәкчеләр бунты вакытында, аклар 25 кызыл армиячене, ике укытучы, бер мөгаллимә һәм китапханә мөдире Газиз Шамматовны җәзалап үтерәләр…
Язучы, журналист, А.Алиш исемендәге премия лауреаты Нурия Сәйяр. /Р.Гали фотосы
Монысы – дәү әнием Мөсабиханың истәлеге: «Дәү әтиемне башта аталар, аннан исән икәнен күреп, яндырып үтерәләр. Ә дәү әниемне мич янына бәйләп куеп, иренең янганын карап торырга мәҗбүр итәләр. Бу вакытта дәү әнием, әнием Рәйсә белән, биш айлык көмәнле була.
Мөгаллимәнең язмышы янә дә аянычрак... Аны салкын кышта яланаяк килеш, күлмәкчән генә, сәнәкләр белән кыйный-кыйный, авыл урамнары буйлап йөртәләр. Аннан бәкегә салып батыралар. Мөгаллимә бәке кырыена куллары белән ябышкач, кылыч белән бармакларын чабып өзәләр...»
Икенче көнне дәү әнием Мөсабиханы да атарга тиеш булалар. Ул бик матур итеп күлмәкләр тегә торган булган. Шул яхшылыгы өчен мулла хатыны аны коткарып кала. Ат арбасындагы солы астына яшереп, төнлә белән авылдан алып чыгарга булыша. «Сәнәкчеләр атны туктатып, минем өстемә салынган солыга сәнәк белән төртеп-төртеп карадылар», – дип тә сөйләгән иде дәү әнием. Ошбу урында, алда әйткәнемне махсус кабатлыйм: бу вакытта аның биш айлык көмәне була.
Мин Пермь краендагы Барда районының Солтанай авылында туганмын. VII сыйныфта укыганда без әнием белән Бардага күчеп килдек. Әнием районның мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән елларда Татарстаннан язучылар, шагыйрьләр күп килә иде. Бер очрашуда танылган язучы Риза Ишморат әниемә дәү әтиемне күреп белүе турында әйтә. «Әтием мине беренче мәртәбә китапханәгә алып барганда, китапханәче Газиз Нуретдин улы Шамматов турында бик белемле, күп укыган дип, зурлап сөйләгән иде. Китапларга мәхәббәтне дәү әтиегез уятты», – дип сөйли.
Шуннан соң әнием Актанышка барып, ул вакытта районның мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Казбек Әдһәмов ярдәме белән, нәсел җебен ачыклап, әтисенең энесе Хәбиб абыйны эзләп таба һәм әтисе Газизнең «кулак малае» гына түгел, ә укымышлы, алдынгы карашлы шәхес, Апач авылының беренче китапханәчесе икәнлеген дә белеп кайта. Чөнки дәү әнием Мөсабихага, фаҗигале үлемнән исән калса да, «кулак килене» тамгасы тагылганга күрә, авылны ташлап, Свердловск якларына китәргә туры килә. Дәү әтием Нуретдинны – авыл мулласын – «кулак» дип, авылдан сөрмәсәләр дә, өен алып, урамга куып чыгаралар. Шул исәптән дүрт яшьлек баласы белән дәү әниемне дә шундый күрәчәк көтә. Әмма, бу вакытта Свердловск шәһәрендә типография җитәкчесе булып эшләгән Нуретдин бабамның уртанчы малае Нәҗип абый Шамматов аны үз янына чакыра. Һәм аны типографиягә хәреф җыючы итеп урнаштыра. Шуннан соң дәү әнием Мөсабиха Актаныш якларына юлны оныта…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА