Сүз һәм сурәт (фотолар)
«Вакыт агышын, ике куллап ябышсаң да, туктатып булмый. Чаба да чаба ул. Баксаң, безнең – Татарстанның – «Аэростан» авиакомпаниясенә караганИЛ-76 самолёты экипажына кагылышлы вакыйгага да (1995-1996 еллар) инде егерме елга якын вакыт узган икән.
Татарстан очучыларының 379 тәүлек дәвамында әфган талиблары әсирлегендә булганлыгын хәтердә яңартыйк. Әфганстан гаскәрләренә корал ташуда гаепләгәннәр иде аларны.
...Егетләребез, әсирлектә булуларына карамастан, кул кушырып ятарга теләмиләр. Аэропорттагы очкычлар ничек урнашкан, эш тәртибе ничек, сакчыларның уяулыгы тәүлекнең кайсы вакытында кими төшә – тәүге карашка вак тоелган бернәрсә дә игътибардан читтә калмый. Һәм көннәрдән бер көнне, сакчыларның ваемсызлыгыннан файдаланып, үзләренең очкычларына утырып, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә очалар.
Әлеге фоторәсем 1996 елның 18 августында Казан аэропортында гаярь егетләрне каршылау вакытында төшерелгән. Халык хәйран: якыннары, республика җитәкчелеге, журналистлар. Беравыктан сораулар «ява» башлады. Үзенчәлекле пресс-конференциягә әйләнде бу очрашу».
«Роальд Сәгъдиев «Идел-Пресс» басмаханәсенә беренче тапкыр Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин белән килде. Цехларда йөрдек. Роальд Зиннуровичның сораулары күп булды: тәүлегенә ничә сумлык продукция бирәсез, татар китабына ихтыяҗ бармы, тиражлары күпме, нигә безнең китапларны Мәскәүдә дә күреп булмый? Академигыбызның соңгы соравы нык кызартты үземне: ник дигәндә, Мәскәүдә түгел, Казаныбызда да татар китабын сата торган кибетләр саны бер-икедән дә артмый лабаса! Чәй янындагы сүзебез дә татар әдәбияты, аның бүгенге хәле тирәсендә тәгәрәде. Роальд аганың олырак яшьтәге язучыларыбыздан, аларның әсәрләреннән хәбәрдар булуы мине бик сөендергән иде.
Түгәрәкләп шунысын да әйтим: сөйләшү газиз ана телебездә барды. Дөрес, академик абзыебыз кайчагында тәңгәл сүз эзләп тукталып калгалады, әмма без, әңгәмәдәшләре, аны сөйләмнең бер бизәге рәвешендә генә кабул иттек».
Зыялыларыбыз белән төшкән кайбер фотолар:

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА