Сугышчы Сатыш әфәнде
Бер милләтнең тарихы никадәр киң һәм ачык булса, ул милләтнең тәрәккыйсенә шулкадәр хезмәт итүе күз алдыбызда күренеп торганлыктан, мин аннан бәхәс итәргә тиешсенмәсәм дә, милли тарихыбызның караңгы бер хәлдә буларак әһәмиятсез ташланып калуына тәәссеф итүемне аз гына булса да язып китәргә телим.
Көррәи әрызда түгел, безнең кеби бөек милләтләрнең, хәтта бик вакларына кадәр, милли тарихлары никадәр ачык һәм никадәр парлак булуы өстенә, халыкның фикеренә һәм тәрәккыйсенә хезмәт итү касд илә бөек мөхәррирләре тарафыннан язылган тарихи романнары һәм тарихи театр рисаләләре белән матбугатлары тулмыштыр.
Без бичаралар исә милли тарихыбыздан шулкадәр ерак бер мәсафәдә торамыз, гүя аннан һич хәбәребез юк кеби, аны белергә дә теләмибез; бәгъзе мөхәрриребез тарафыннан язылган бер-ике кечкенә тарихи рисаләбездән башка матбугатыбызда һичнәрсәбез юклыгы моңар бик ачык бер дәлилдер.
Мин исә шул юлда аз гына булса да хезмәт итү касды илә шушы кечкенә генә рисаләмне мәйданга куярга җөрьәт иттем. Тасвиры килешсез булса да, яшь мөхәррирләребезгә үрнәк буларак алар тарафыннан тәэсирле рәвештә язылачак тарихи романларыбызга бер мөкаддимә кабиленнән язылган шул рисаләчегемне мәйданга куюым өчен укучылардан гафу итүләрен үтенәм.
Фазыл Туйкин
I
Бетмәс-төкәнмәс һөҗүмнәр сәбәпле Болгар дәүләтенең шәүкәте шактый гына кими башлаганлыктан, Болгар халкында әллә нинди бер өметсезлек сизелә башлаган иде. Гүя аларны алларында әллә нинди куркыныч бер фәлякәт көткән шикелле, һәркем эчпошыргыч күңелсез бер хәлгә төшкәннәр, һичбер нәрсәгә күңелләрен утырта алмыйча, үлемгә әзерләнгән кеше төсле һәрнәрсәгә өметсезлек күзе белән карап, рухлары сүнгән, гайрәтләре дә яхшы ук сүрелгән иде. Халыкның инкыйразга әзерләнгән төсле бу ямансу кыйла- нышларыннан Дәүләт авылы да тәэсирсез калмаганлыгы бик ачык күренә иде. Дәүләт халкы да күңелләрендә бертөрле курку заһир булганлыкны сизенәләр, «ай, заманалар әллә ничегрәк» диеп, халыкның күңеле тынычсызланганлыктан, шикләнүләрен үзара аптырашып сөйләшәләр; тора торгач, сугышчы Кармыш агайның йортына җыелып, замананың барышы бозылудан зарланалар, яшь вакытларындагы тынычлыкларын сагынып куялар, Кармыш агайны да төрле сөальләр биреп йөдәтеп бетерәләр иде. Кармыш агай, беркадәр сугышларда булып, сугышчы Кармыш абзый исемен күтәргән, сугыш вакытында күргән мәшәкатьләрен, анда йөргәндә җыйган мәгълүматларын, башлыкларына иткән хезмәтләрен, алардан ишеткән рәхмәтләрен сөйләп, халыкка төрле гакыллар биреп, белекле һәм булдыклы исемен дә алып, авылларында игътибарлы санала торган бер карт булганга, аңардан төрле вакыйгалар хакында сорашалар, аңарга киңәшләр, аның сөйләгән сүзләренә төрле мәгънәләр биреп, үзара даулашалар, шулай итеп күңел ачарга, хәсрәт таратырга юллар эзләп карыйлар иде.
Кармыш агай исә, бер дә каушамаган рәвештә, һичбер нәрсә булачак түгел кебек итеп сөйли, хәзер генә һөҗүмнәр, сугышлар булу ихтималы юклыгын да үзенчә төрле дәлилләр белән күрсәтә, халыкның болай күңеле төшеп йөрүләрен яратмый, кулыннан килгән кадәр аларны юатырга тырыша иде. «Сугыш булса да борчылырга кирәк түгел, без инде дошман җиңә алудан үткән, менә фәлән сугышта да без җиңдек, ул сугыш нинди куркыныч иде, анда да ирек бирмәдек, аның өстенә никадәр малларын алдык», – диеп мактанып та куя иде.
Кармыш агайның бу сүзләре, төрле куркыныч хәбәрләр белән күңелләре төшеп беткән халыкка бик зур юаныч бирә алмаса да, үзенең егерме биш яшьлек улы Сатыш әфәндегә ялкын кебек тәэсир итә иде.
Аның атасы кебек гаюр сугышчы буласы килә һәм, атасы шикелле үк, башлыклар тарафыннан рәхмәтләр ишетеп, бүләкләр аласы килә, замандашларына да тегеләй йөрдек, болай сугыштык дип, төрлечә мактанып, гайрәтле сугышчы Сатыш исемен ишетәсе килә иде. Сатыш әфәнденең шундый тәмле хыяллар белән башы катып беткәнгәме, әллә яшьлек сәбәпле, халыкның тынычсызлыгыннан хәбәре аз булгангамы, ул башкалар кебек рухсызланмаган, алар төсле үк күңелсезләнмәгән иде. Бәлки: «Әй, берәр сугыш булса, атам белән бергә мин дә барыр идем дә, дошманнарны җиңеп кайтыр идек», – дип тели һәм шуңар әзерләнә иде. Ул һәркөн диярлек аштан соң, болгар сугышчылары кебек кыскача ак чикмәнен киеп, билен бәйли, башына да җылы эчле тирән бүреген кия, аягына күн итек киеп, кылыч, сөңге кеби коралларын ала, үзенең ярата торган кечкенә генә гәүдәле йөгерек кара атын иярләп атлана. Әлхасыйль, читтән караганда тәмам бер болгар сугышчысы рәвешенә кереп, Дәүләт авылының болыннарына чыга иде. Анда аты белән чабып, төрлечә кыйланып, сугышчы сыйфаты белән йөри, кичке аш вакыты җиткәч кенә, йортларына кайта иде.
Сатыш әфәнденең анасы Әрнәби карчык, Кармыш картның сугышларда йөргән вакытларында ачык кайгылы хәсрәтләр чигеп утырудан артык туйганга күрә, улының болай юк хыялларга керешеп йөрүенә җаны ачып, аны төрлечә үгетләп, куркытып караса да, Сатыш әфәнденең сугышчы булу хыялы белән тулган башында анасының әрнешеп сөйләгән сүзләренә урын калмаган кеби, улының сугышчы булу дәрте белән рухланганына куанып, аны төрлечә өйрәтеп ләззәтләнә торган Кармыш карт тарафыннан да Әрнәби карчыкның аһлары игътибарга алынмый иде.
Киләчәкне күңел сизә, дигән шикелле, болгар халкының да бу тынычсызланганлыклары бушка чыкмады, һич көтелмәгән бер тарафтан Болгар дәүләтенә каты-каты һөҗүмнәр башланды. Шәһәрләр, авыллар әллә нинди куркыныч хәбәрләр белән тулды. Халык та нишләргә белми аптырап кайнаша башладылар. Ул арада сугышчылар бик тизлек белән Болгар шәһәренә җыелырга башлыклар тарафыннан әмерләр дә тараттылар. Сугышчылар җыелып Болгар шәһәренә китә башладылар, авыллар кызганыч бер хәлгә керде, хатыннарның аһ-ваһлары, балаларның чыр-чу килеп кычкырышулары, еглашулары, сугышчыларның Алладан ялварып ярдәм сораган тавышлары белән кушылып, һәркемнең күңелен селкетә башлады. Кармыш агай да никадәр гаюр кебек күренсә дә, карт башы белән сугышта чигәчәк куркынычлы мәшәкатьләрне уйлап тынычсызлана, артык тирән уйларга чумып, салкын гына әзерләнә иде. Сатыш әфәнде исә бөтенләй башка бер хәлдә иде. Бу куркынычлы вакыйгалар аңарга гүя бер бәйрәм кеби күренеп, шатланган һәм бөтенләй башка бер дәрт берлән дәртләнгән иде. Анасының сүзләренә никадәр илтифат итмәсә дә, аның мондый вакытларда кызганыч бер сурәткә кереп еглавын күрергә теләмәвеннән, Болгарга җыелырга әмер таратылгач та, тавышсыз-тынсыз гына гадәтенчә киенеп, анасыннан яшеренеп, төн урталарында атына атланып, әллә кайчан Болгар шәһәренә чапкан иде.
II
Түбәләре калын урманнар берлән капланган биек-биек таулар арасына корылган Так шәһәренең караңгылыгына туймаган шикелле, аның гаять биек таш коймалар белән уралганлыгы дөньяның якты йөзен күрүдән мәхрүм булган бәдбәхетләр өчен әзерләнгән бер урын икәнлеген күрсәтеп тора иде. Шулай ук аның эчендә дә азмы-күпме һәрвакыт шундый кызганыч хәлле адәмнәр буларак шунда бикләнеп, газиз гомерләрен үткәргәнлекләре, кайвакытта шәһәр тышына чыгарылсалар да, иркен һава сулап, киң дөньяның рәхәтеннән ләззәт алу өчен булмыйча, таулар арасына барып, каты эшләр белән хафаланып керү өчен генә чыгарылганлыклары шәһәрнең, төнгә каршы, капкасыннан кулларына көрәкләр күтәреп чыккан ике кешенең хәлләреннән билгеле иде. Ул бичаралар кылычлар, озын сөңгеләр тоткан каравылчылар белән каршыларындагы биек тауларга таба юнәлделәр. Бу адәмнәрнең берсе утыз биш яшьләр чамасында гына булса да, иптәше чәч-сакаллары агарып беткән карт булып, ничә еллардан бирле авыр эшләр белән изелеп, ватылып беткәнлекләре кыяфәтләреннән, йөрешләреннән билгеле иде. Бичараларның ачы кайгылар, каты хәсрәтләр белән янып беткәнлекләре каралып кипкән йөзләреннән, моңлы күз карашларыннан, билгеле, һәркемне кызгандырырлык сурәттә күренеп тора иде. Ачык һава вөҗүдләренә беркадәр куәт биргән булса кирәк, тиз генә атлап, калын урманнарның каршындагы тауга барып туктадылар. Бераз гына утырып ял иткәч, акрын гына атлап менә башладылар. Тауның текәлеге менәргә уңайсызласа да, туктый-туктый, көч-хәл белән менә торгач, тауның өч өлештән ике өлешен менеп беттеләр дә каравылчыларның әмере белән шул урында туктап эшкә керештеләр. Эшләре исә зур-зур ташларның тирә-ягын тазартып, ничек кирәк алай кузгатып, түбәнгә таба тәгәрәтүдән гыйбарәт иде. Алар, шулай мең төрле мәшәкать белән берничә ташларны төшергәч, эштән тукталып, каравылчылар тарафыннан бирелгән икмәкне ашарга утырдылар. Шул арада яшьрәге гаять моңлы көй белән ватанын сагынып, шул җырны җырларга башлады:
Сагынам, түзә алмыйм, туган илне,
Әллә кай төшләре ямьле иде.
Илебез, син икәнсең кадерле җиребез.
Яшел болыннардан шаулап аккан
Сулары да татлы, тәмле иде.
Илебез, син икәнсең кадерле җиребез.
Урманнары матур әллә нинди,
Кошлар килеп анда сайрый иде.
Илебез, син икәнсең кадерле җиребез.
Яланнарга чыгып йөргән чакта
Таныш иде кырның бар җире.
Илебез, син икәнсең кадерле җиребез.
Кайтасым да килә туган илгә,
Йөрәккәем шунда ашкына.
Илебез, син икәнсең кадерле җиребез.
Башларымны алып ничек китим,
Кая карасам да, гел таш койма.
Илебез, син икәнсең кадерле җиребез.
Аның хәсрәт ялкыннары белән янган, ачы кайгылары белән капланган күңелендәге кайнар сулышларына төрелеп чыккан моңлы «Зали көе» әллә кемнәрнең йөрәкләрен селкетерлек, тыңлаучыларның да иң нечкә тамырларына кадәр йөгереп, бөтен вөҗүдләрен калтыратырлык иде. Каты күңелле каравылчылар да моның җырын тыңлап, моңлылыгыннан хәйран булып, урыннарында катып торалар иде. Аның моңлы болгар көе белән гаять ләззәтле болгар җырын җырлавы, саф бер болгар кешесе булып, сугышларда әсир ителепме яисә башка берәр сәбәп беләнме, ничек булса да бер бәхетсезлеккә каршы ят кешеләр кулына төшкәнлеген аңлата иде. Ул беркадәр җырлагач «аһ» итеп сулады да: «Әй, бабай, сагынам ла, туган-үскән илебезгә кайтып, кардәшләремне күрергә Ходай язган микән?» – диде.
Карт иптәше дә, авызына капкан икмәкне көчкә генә чәйнәштереп йоткач:
– Минем хәлем зәгыйфьләнеп, артык куәтем юклыктан, ул кадәр еракта калган илебезгә кайта алуыма ышана алмыйм; әгәр синең урыныңда булсам, кайтыр идем, – диде.
– Ничек кайтыр идең? Кайтыр идең дә шул, җибәрмиләр.
– Алардан кем сорап тора, синең кебек яшь вакытым булсамы, әллә нинди хәйләләр корыр идем дә бик шомалап кына качар идем.
Бер иреккә чыккач, Ходай юл бирер иде әле, – диде дә, – картайдым шул, картайдым. Миңа үземнең туган-үскән илемне күрү насыйп түгелдер инде, – дип бичара карт елап та җибәрде. Бу вакытта яшь иптәше, башын түбән салып, бик тирән уйга чумган иде. Чөнки аның уена келт итеп качу фикере төшкәнлектән, аның башына әллә нинди хыяллар тулган иде. (Менә ул җай табып качып китә, аны күрәләр дә куа башлыйлар, аны тоталар да кыйный-кыйный тагын шул таш коймалар эченә кертеп биклиләр. Ул, йөри торгач, тагын бер уңайлы вакыт табып кача, аны һичкем күрми, ул үзенең матур да, ямьле дә күренә торган иленә кайта, туганнары, кардәшләре аны каршы алалар. Ул алар берлән кочаклашып күрешә, аның янына күп кешеләр җыелалар, аңардан әллә ниләр сорашалар, ул барын да ярата, барының да сораганына бер дә читенсенмичә генә җавап бирә.) Ул, шундый очсыз-кырыйсыз хыяллар белән бөтенләй үзенең кайда икәнлеген онытып, тагын әллә никадәр утырган булыр иде, ләкин каравылчыларның: «Эшкә керешегез!» – дигән тавышлары аны, татлы хыялыннан аерып, эшкә керешергә мәҗбүр итте. Алар тагын эшкә тотындылар, беркадәр вакытлар зур бер ташның тирә-якларын казып, түбәнгә таба тәгәрәтергә тырышканда таш кинәт кузгалып, тәгәрәп китүе белән кара бәхетле картны да эләктереп китте. Бичара карт ташның бәреп җибәрүе белән әллә кая кадәр чәчрәп барып төште дә таш артыннан түбәнгә таба тәгәри башлады. Аның «Алла, Алла!» диеп кычкырган тавышыннан исән икәнлеге беленсә дә, тауның текәлеге аны түбәнгә кадәр тәгәрәтәчәк булуыннан исән калу ихтималы беткән иде. Каравылчылар да, бу хәлне күреп, картка таба атылдылар. Алар, артларына карамастан, картны коткару өчен тырышып төшсәләр дә, ул бик тиз тәгәрәгәнлектән, аны тота алмыйча, түбәнгә кадәр аның артыннан төштеләр. Мондый көтелмәгән куркынычлы вакыйгадан бөтенләй аптырап катып калган картның иптәше исә, каравылчыларның аны коткару касды белән тәмам түбәнгә кадәр төшеп киткәнлекләрен күргәч, аларның тиз генә менеп җитә алмауларын төшенде дә, башына гакылын җыеп, тиз-тиз тау башына таба омтылды һәм шунда ук бар куәте белән тау өстендәге очсыз-кырыйсыз калын урманга кереп йөгерде.
Бу качучы адәм исә югарыда сөйләгән Сатыш әфәнде иде. Укучыларның хәтерендә булса кирәк, ул башлыклардан Болгарга җыелырга әмер таратылгач та, тавышсыз-тынсыз гына киенеп, анасыннан яшеренеп, төн урталарында атын атланып, Болгар шәһәренә чапкан иде. Төн дә бик караңгы булу өстенә, аның юлы күбесенчә урман эчләреннән барырга булганлыктан, ул, күңеленең кызулыгы белән чаба торгач, әллә нинди сукмакларга кереп адашты. Төн буенча арлы-бирле чабып йөрсә дә, караңгы урман эчендә билгеле бер юл да таба алмыйча аптырап калды. Бары таң беленеп көн яктыра башлагач кына, кая булса да барып чыгармын диеп, бер тарафка карап китсә дә, бәхетсезлегенә каршы, Болгарга һөҗүмгә килеп, Волга суы буена урнашкан куәтле дошман гаскәренең өстенә килеп чыкты. Ул тиз генә борылып аннан качарга теләсә дә, аны атлы дошманнары бик тиз әйләндереп, урап алдылар. Сатыш әфәнде, мондый бәхетсезлеккә төшүенә аптырап, шашып калып, җан ачуы белән аларның өстенә һөҗүм кылып, берничәсен яралап ташласа да, аны дошманнары, тизлек белән тотып алып, аягын-кулын бәйләп, әсирләр ябар өчен әзерләнеп куелган махсус урынга озаттылар. Бу вакытта Сатыш әфәнденең дәрте сүрелгән, күңеле төшеп, башын кайгы чолгап алган иде. Ул хәзер үзенең нинди хәлгә төшкәнен уйлады да анасы Әрнәби карчыкның әйткән сүзләренә төрле мәгънәләр биреп, аның сүзләрен тасдыйк итәрәк, күзләреннән берничә тамчы гына булса да яшьләре тәгәрәп төште.
Берничә көннәрдән соң Сатыш әфәнде янына тагын беркадәр әсирләр китереп яптылар. Сатыш әфәнде алар белән туйганчы сөйләшә дә алмый калды. Боларның барысын да, кулларын бәйләп, куәтле каравыл белән артка таба озаттылар. Юлда вакытта бер-берсе белән сөйләштермичә, катыштырмыйча аерым-аерым каравыллап, берничә көннәр алып киткәннән соң, югарыда сөйләнгән таш коймалар белән уралган караңгы Так шәһәренә илтеп керттеләр. Ул бичаралар юлда ачлыктан, юксызлыктан җәфаланып, хәлдән таеп шәһәргә килеп кергәндә тәмам эштән чыгып ялыксалар да, аларга ял итәргә вакыт бирмичә, икешәр-өчәр таратып, төрле эшләргә куштылар. Аларның, якты ватаннарыннан аерылып, ачы кайгылар йотып коллыкта яшәүләре ничә елларга кадәр сузылса да, бичаралар «бүген азат итәрләр, иртәгә коткарып җибәрерләр» диеп, киләчәкләреннән өметләрен өзмичә, шунда картаялар иде. Алар күбесенчә ялгыз-ялгыз торганлыктан, бер-берсе белән дә бик аз сөйләшергә туры килә, бары шәһәр тышына чыгып эшләгәндә генә икәү-өчәү бергә туры килеп сөйләшәләр, зарланышалар иде.
Үзләрен коллыктан коткарып җибәрерләр, диеп өмет итеп йөргәнгәме, әллә каравыл бик каты булганлыктан, андый эш мөмкин булмагангамы, араларыннан качарга да уйлаучы юк кебек иде. Барыннан да бигрәк ул фикер Сатыш әфәнденең башына килгәне юк иде. Бары бервакыт шәһәр тышына эшкә чыкканда гына карт иптәше тарафыннан ул фикер аның башына салынган иде һәм, шул картның таудан тәгәрәп төшеп үлүеннән файдаланып, урманга кереп качканлыгы укучыларга мәгълүмдер. Дөресе дә ул шулай, урманга кереп йөгерде.
III
Хәтфә шикелле яшел үләннәр белән капланып, әллә нинди аллы-гөлле чәчәкләр белән чуарланган гаять матур төз болынның бер тарафы куе яшел яфракларга бөркәлгән зур калын әрәмә булып, икенче тарафыннан киң Волга суы үтә иде; әрәмәдәге сандугачларның өзеп-өзеп сайраулары, андагы кошларның әллә нинди гүзәл тавышлар чыгарып әрәмәне яңгыратулары, һавадан тезелеп-тезелеп килә торган аккошларның, Волга суына төшеп, моңлы тавышлар белән куанышулары бу болынга шулкадәр гүзәллек, шулкадәр матурлык бирә иде. Әгәр Волга ярындагы балыкчы болгар картының ташлардан, агачлардан кормаштырып ясаган куышы, ярга чыгарылып каплаган зур-зур иске көймәләре, киптерергә элгән балык аулары булмаса иде, бу болынны күргән кеше, һичшиксез, «җәннәт шушы икән», дияр иде. Ләкин балыкчы карт күргән кеше хәйран булып, үзенең кая икәнен онытып торырлык гүзәл болынга күтәрелеп тә карамый иде.
Ул үзенең куышы янына ике казык каккан да шуңар аркылы агач белән бер чиләк элеп, астына дөрләтеп ут яккан, үзе, ут янына утырып, кулындагы пычагы белән нәрсәдер кискәләп, бер болгар көе сызгырып утыра иде. Шулвакытта әрәмә арасыннан, бик яхшы атка менеп, кулына кылыч тоткан тулы гына гәүдәле бер сунарчы килеп чыкты да күзенә чалынгач та туп-туры балыкчы карт янына китте. Балыкчы карт баштарак бу адәмне күрмәгән иде. Янына килеп туктагач кына күрде дә кинәт кенә янында ат менгән бер кеше булуыннан сискәнеп, сикереп торды. Мәзкүр кеше ныкчыл гына тавыш белән:
– Нихәл, бабай, исәнме? Изге тереклек, – диде.
Карт:
– Син кем? Кайдан килдең? Миндә ни йомышың бар?
– Бабай, мин монда адашып килеп чыктым. Болгар шәһәренә бара идем.
Карт гаҗәпсенеп:
– Болгар шәһәренә бара идем?! Анда ник барасың?
– Менә, шәһәргә ник баралар, димени! Шәһәр күрергә барам!
– Егет, син минем белән уйнап сөйләшмә. Миндә йомышың булса, атыңнан төш, кил, утыр, менә хәзер ашым пешә, кунагым бул. Әгәр йомышың булмаса, мине шаяртма, бар, юлыңны кара. Ходай сиңа ак юл бирсен. Мин инде алтмышка җиткән карт, уйный торган чагым артта калган.
– Юк, бабай, уйнамыйм, ачуланма әле. Зинһар, миңа юл гына күрсәтеп җибәр әле.
– Уйнамасаң, әллә кайчан көле күккә очып югалып беткән Болгар шәһәренә кирәк нәрсәләр алырга барам, диеп, юл сорашкан булып тормас идең.
Мәзкүр кеше бик аптыраган кыяфәттә калтыраган тавыш белән:
– Сөбханалла, нинди көле күккә очкан? Ни эшләп югалган? Кайчан шулай булган?
– Егет, син, ахры, бик ерактан килгән ят ил кешеседерсең. Йә мине мыскыл итә торгандырсың. Югыйсә, ул кыямәт шикелле сугышта Болгарның ватылып, яндырылып, харап булып беткәнен бу тирәдә ишетмәгән бала да калмагандыр инде. Син генә ишетми калмас идең.
– Юк, бабай, һич ишетмәдем. Дөрес, бик ерактан киләм килүен, синең сүзләреңә ышанырга да белмим, ышанмаска да.
– Ышанмасаң, атыңнан төш тә аны ашарга җибәр. Менә хәзер ашым өлгерә. Ашагач та мин сине көймә белән Болгар юлына кадәр илтермен, аннан соң, берәр тәүлек барсаң, гөрләп тора торган Болгарның ни эшләгәнен күрерсең дә ышанырсың, – дип чәй кайнатырга коры-сары чыбыклар җыеп килер өчен әрәмәгә таба китте. Мәзкүр сунарчы да, тәмам хәйран булып, аптырап калган кайгылы бер кыяфәт белән, атыннан төште. Атына, аркасыннан сыпырып, ашарга кушты да үзе Волга суының ярына төшеп юынырга башлады.
Мөхтәрәм укучылар! Бәлки, бу сунарчының кем икәнен белергә тели торгандырсыз. Бу сунарчы исә безнең әсирлектән качкан Сатыш әфәнде иде. Ул качканның соңында, байтак нәрсәләр күреп, ничә көннәр урман араларында качып йөри торгач кына шушы балыкчы карт янына килеп чыккан иде.
Сатыш әфәнденең, тауга эшкә баргач, иптәш картның очраган фәлякәтеннән файдаланып, урманга кереп качканлыгын укучылар онытмаганнардыр. Ул, бичара, тотылудан куркып, тәмам хәлдән таеп егылганчы бер тарафка карап, куе агачлар арасыннан йөгерде. Көн дә караңгыланып килә иде. Хәле беткәч, азрак ял итү касды белән утырса да, артык тәкате беткәнлектән, үзен-үзе тота алмыйча йоклап китте. Ул йокысыннан сискәнеп торган чакта, кояш, тәмам югары күтәрелеп, агачлар өстенә карап тора иде.
Сатыш әфәнде артык ачыкканлыктан хәлсез иде. Янында ашарлык бер кисәк нәрсәсе дә булмаганга хафаланып китсә дә, үзенең куркынычлы әсирлектән котыла алуына куанып, үзен-үзе юатты. Як-ягына каранып, беркадәр тыңланып торды да урмандагы кош тавышларыннан башка бертөрле дә тавыш ишетмәгәч, тынычланып, агач арасыннан төрле үләннәрне алып, чәйнәп карый башлады. Эзләнә торгач, бер үләнне яратып, шуны җыеп ашагач азрак хәл кергән төсле булып, саклана-саклана гына тагын алга таба йөгерде. Кич булып, төн караңгылана башлагач, Сатыш әфәнде, арганлыгын сизеп, беркадәр ял итмәкче булды. Ул хәзер артыннан килеп таба алмауларына яхшы ук ышанган иде.
Алай да бик озак утырырга куркып, тагын акрын гына кузгалып китте. Ләкин, төн караңгылыгында әллә нинди ерткыч хайваннар өстенә барып чыгуыннан куркып, бер агач башына менеп йоклады.
Таң беленгән вакытларда аны бер карга кычкырып уяткан иде. Ул тыңланып кына агач башыннан төште дә, кичәге үләннәрне җыеп ашаштыргач, тагын алга таба китте. Ул, байтак вакытлар баргач, бер ят тавыш ишеткән кебек булып сискәнеп китте һәм туктап, тирә-якларын бик текәлеп карый-карый тыңлана башлады. Менә ерак та түгел алдында бер яктан кара нәрсә күренде. Сатыш әфәнде, байтак вакыт күзен алмыйча аңар карап торса да, ул нәрсә һич кыймылдамагач, акрын гына атлап, аңар якынрак килде һәм аның йөзләре умырылып, канга батып үлгән бер кеше икәнлеген таныды. Ул үлгәннең өстендә шул заманның сунарчылары кия торган махсус хайван тиресеннән ясалган кием булуы аның бер сунарчы икәнчелеген ачык күрсәтә иде. Сатыш әфәнде бу сунарчының гаять вәхши сурәттә яралануыннан, кулына канлы хайван йоннары ябышып калганлыктан, бу адәмнең нинди дә булса берәр ерткыч хайван тарафыннан үтерелгәнен аңлап, андый һәлакәтнең үз башына килүен уйлап, куркып тора иде. Үлгәннең яныннан ерак та түгел урталай сынган бер сөңге сабы белән бик яхшы бер кылыч күренде. Сатыш әфәнде бик тиз генә кылычны барып алды да, үзенең уйламастан мондый коралга малик булуына куанып, тагын алга атлаган гына иде, баягы куркынычлы тавыш тагын ишетелде. Сатыш әфәнде, куркынып, беркадәр тыңлап торгач, ачыргаланып кычкырган бер адәм тавышы икәнен аңлады. Аның да берәр ерткыч хайван һөҗүме астында калган сунарчы булуына хөкем итеп, тавыш килгән тарафка атылды. Тавышка якынлашкач, ни күзе белән күрсен, сунарчы киемендәге бер адәм гаять зур бер аю тарафыннан кочакланган. Бичара бар куәте белән котылырга тырышса да, аюның тырнагыннан һич котылырга мөмкин түгел, аю тәмам бәхетсез сунарчыны үтерергә әзерләнгән. Бу хәлне күреп, Сатыш әфәнде, бар куәте белән аюга кылыч күтәреп, аюга һөҗүм итүе белән, залим аю урталай бөкләнеп җиргә егылды. Үлем тырнагыннан котылган сунарчының, җәрәхәтләнгән җире булмаса да, куркуыннан бер сүз әйтергә дә хәле калмаган иде. Алай да куанычыннан Сатыш әфәндене кочаклап алды.
Сатыш әфәнде, бер кешене үлемнән коткаруына сөенеп, Аллага шөкер итте. Сунарчы, беркадәр хәл алгач, Сатыш әфәндегә карап байтак сүз сөйләде. Сатыш әфәнде, аның сүзләрен бөтенләй үк аңлап бетермәсә дә, үзен үлемнән коткарганлыгына рәхмәт укыганлыгын аңлады. Чөнки аның теле болгар теленә бөтенләй башка бер тел булса да, Сатыш әфәнде ун ел әсир булып торган заманында аларның телен беркадәр өйрәнгән иде. Сунарчы, тагын сүзгә керешеп, икәү сунарга чыкканлыгын, бәхетсезлекләренә каршы, аю очрап, иптәшен үтергәнлеген, үзенең дә, качарга өлгерә алмыйча, аю кулына төшеп, Сатыш әфәнде коткармаса, әрнешеп үләчәген сөйләп, аның зур хезмәтенә каршы ни эшләргә белми аптырап калып, әгәр кабул итсә, йортына алып кайтып, кунак итеп, теләгән нәрсәсен биреп озатачагын аңлатты да Сатыш әфәнденең үзенең нинди кеше икәнлеген сөйләвен үтенде. Сатыш әфәнде, үзенең кем икәнен тәмам сөйләргә шикләнсә дә, бер болгар кешесе булып, анда кайтырга чыкканлыгын һәм туры юл белмәгәнлегеннән шулай юлсыз барганлыгын аңлатты. Ләкин, сунарчы йортына кайтса, яңадан кулга төшү ихтималын уйлап, аның йортына барырга күнмәячәген белгертте.
Сунарчы исә, аның үзе белән кайтмавын аңлагач, Сатыш әфәндегә Болгарга барырга туры һәм тыныч юл күрсәтмәкче булып, үлгән иптәше янына алып килде. Анда беркадәр уйланганнан соң, үзенең яхшы сунар киемнәрен Сатыш әфәндегә кияргә кушып, өстеннән салып бирде дә, үзе күзләреннән яшь аккан хәлдә, иптәшенең канлы киемнәрен алып киенде. Аннан кузгалып, беркадәр вакытлар баргач, бер ялан сыман җиргә чыктылар. Анда бәйләнгән бик яхшы ике ат тора иде. Сунарчы, атларны чишеп алып, берсен Сатыш әфәндегә биреп: «Һичбер якка бармыйча туры барсаң, берничә көннән Болгар шәһәренең өстенә генә барып чыгарсың», – диеп, төн тарафына карап китәргә кушты. Үзе, Сатыш әфәндене озата барып, беркадәр киткәч: «Хәерле, тыныч юл булсын, синең күрсәткән хезмәтеңә каршы биргән нәрсәләрем бернәрсә дә түгел, әгәр йортыма барырга күнсәгез, башкачарак хөрмәт иткән булыр идем», – диеп, рәхмәт укый-укый күрешеп, озатып калды. Сатыш әфәнде, үзенең сунарчы киеме белән ярып-ярып кешни торган ат өстендә булуын күреп, шулкадәр куанган иде. Аның гомерендә болай куанган чагы да юк дисәң дә, ялган булмас иде. Ул, гүя хәзер Болгарга кайтып җиткән кебек булып, куанычыннан яшен кебек оча иде. Ул, шулай берничә көннәр төнгә каршы барганнан соң, югарыда сөйләп үткәргән Волга ярындагы балыкчы карт янына барып чыкты.
IV
Сатыш әфәнде Волга суының ярыннан йөзеп менүгә, картның ашы әзерләнгән иде. Сатыш әфәнде никадәр ашыкса да, аның башын башка нәрсәләр чолгап алганга күрә, ул ашарга утыргач та, комсызланып ашарга тотынмыйча, балыкчы картка карап:
– Бабай, андый зур сугыш кайчан булды? Ничек алай Болгарны җимереп киттеләр? Безнең башлыклар, ханнар ни эшләде? Алар исәнме?
– Ай, Алла, бөтенләй генә бернәрсә дә белмисең икән, син кем соң? Кайда йөрдең? Каян киләсең?
– Бабай, мин кем икәнемне сөйләсәм, бик озак вакыт кирәк булыр, мин Ходайның бәхетле дә, бәхетсез дә бер бәндәсе инде. Зинһар, шуларны тизрәк сөйләсәнә, ничек булды?
– Менә ул ничек булды: шулай моннан сигез-тугыз еллар элек әллә каян бер дошман килеп чыкты да үзенең көчле явы белән шәһәрләрне ватып, яндырып, юлына туры килгән авылларны кырып-себереп, малларны җыеп алып китте. Алар бик кинәт килеп чыкканлыктан, безнең яуларыбыз рәтләп җыела да алмый калды. Башлыкларыбызны да, ханнарыбызны да тотып алып киттеләр. Хәзер инде без шул үзебезне җиңгәннәрнең кул астында торабыз. Хәзер бик тыныч инде, безнең белән берәү дә килеп сугышмый. Безнең күп кешеләр урман араларына качып беттеләр. Монда калып, алар кул астында торырга риза булганнарга тимиләр, риза булмаганнарны ни эшләтә торганнардыр? Менә, алайса, сиңа, ишетмәсәң.
Бу вакытта Сатыш әфәнде сулыгып-сулыгып елый иде. Балыкчы карт сүзеннән туктагач, аңарга бер-ике сүз әйтергә теләсә дә, тамагына әллә нәрсә килеп тыгылганлыктан, бер сүз дә әйтә алмады. Карт аңар утын әзерләргә кушып, үзе зур бер көймәсен көйләргә тотынды. Көймә көйләнеп бетүгә Сатыш әфәнде атын алып килгән иде, аны юмалап, сыпырып, көймәгә китереп керттеләр дә акрын гына калын әрәмәләр эченнән ага торган Волга суының агымына каршы менеп киттеләр.
Кояш агач башларына төшеп, озын-озын агач күләгәләре су өстенә төшкән вакытта, әрәмә арасыннан чыгып, су буе белән менеп китә торган үләнле киң сукмак янына карт көймәне туктатып, Сатыш әфәндегә төшәргә кушты һәм шул сукмакның Болгарга бара торган ташландык юл икәнен сөйләп, исәнләшеп китте.
Сатыш әфәнде дә, моңланып кына атына атланып, юлга төште дә карт күрсәткән тарафка карап китте. Аның башын әллә нинди төпсез уйлар чолгап алганлыктан, аты да, төнге кош тавышларын тыңлап, акрын гына үз көенә атлап бара иде. Сатыш әфәнде үзенең кайда икәнлеген бөтенләй онытып, хыялга чумып, күңеленә әллә ниләр кереп чыга, күз алдыннан әллә нәрсәләр үтә иде. Ул уйлый иде: менә Болгарга кайтып керә, Болгар шәһәре гөр килеп тора, анда һәр тарафтан төрле нәрсәләр төягән кәрваннар керәләр, урамында төрле кешеләр йөриләр, алалар, саталар, шау киләләр. Ул арада Болгарны ут чолгап алган, яна, дөрли, әллә нинди тавышлар ишетелә, кычкырышалар, еглашалар; менә Болгар кинәт югалып китә; бернәрсә дә калмый, аның урынында әллә нинди бер тавыш кына колакка чыңлап ишетелеп тора. Менә яңадан Болгар шау килә, аңар бернәрсә дә булмаган, ул һаман искечә тора, һаман иске Болгар. Ул шундый караңгы хыяллар белән таң беленеп яктыра башлаганчы барды, ул арада кояш чыгып бөтен дөньяны нурландыра башлагач, Сатыш әфәнденең уйлары да кояштан оялган сымак булып таралып киттеләр. Менә ул шулвакытта гына, үзен аңлап, атын куа башлады. Аңарга Болгар шәһәре утырган болыннар күренә башлагач та, әллә ни булган кебек, йөрәге шау итеп китте. Озак та үтмәде, ул дүрт күзе белән көтеп һәм никадәр хафалар чигеп кайткан Болгарга килеп җитте. Бичара ни күзе белән күрсен, ул киткәндә гөрләп тора торган Болгар бөтенләй эштән чыгып беткән. Ул килгән чакта зурлыгына, әллә нинди төрле-төрле нәрсәләрнең күплегенә хәйран булып йөри торган, адашырлык зур базарларның урыннарыннан җилләр исә, анда тузан кадәр булсын бернәрсә калмаган. Аның элгәре бөеклегенә, матурлыгына исе китеп йөри торган шәп йортлар, хан сарайлары, биек-биек манаралар берсе дә юк, бар да уалып төшкән, урыннарында өем-өем ташлар гына тора; хан мәсҗеденең ике манарасы белән аларның янында берничә таш биналар исән калсалар да, аларның янында да һичбер җан әсәре юк, бөтен нәрсә тып-тын, бары аларның ватылган, тишелгән җирләреннән җил сызгырып, әллә нинди ямансу, моңлы тавышлар гына ишетелеп тора. Сатыш әфәнде, үзен көчкә генә тотып, боларны тамаша кылып йөрде дә, исән калган биналар янында туктап, бик каты тавыш белән: «Кайда сез? Кая китеп беттегез?» – дип кычкырды. Билгеле, Сатыш әфәндегә каршы бер җавап бирүче дә булмады, ул үзен-үзе тота алмады, үксеп-үксеп егларга тотынды, беркадәр еглагач, эче бушаган кебек булып китте. Ул арада туган-үскән авылы исенә төшеп, тиз генә атын шул тарафка борды да Болгар күмелгәнче артына карый-карый китте.
Калын урманнар эченә кереп, Болгар күренмәс булгач кына аны тагын әллә нинди уйлар чолгап алды; аның бара торган сукмагы ташланып беткән иске сукмак булса да, Дәүләт халкының Болгар шәһәренә килә торган юллары булуыннан Сатыш әфәндегә таныш иде. Ул сукмак аңар тагын әллә ниләр исенә төшерде, ул тагын уйлый башлады, аның күз алдына Дәүләт авылы күренде: әнә Дәүләтнең болынында атлар йөри, хатын-кызлар болыннан сыерлар алып кайталар, менә ул авылга кайтып керде, аны танымыйлар, очраган кешеләр «бу кем икән?» диеп калалар, Сатыш әфәнде аларга җавап бирми, бары көлеп кенә китә. Менә ул мәсҗед янына җитә, карт, озын таяк тотып, мәсҗедкә кереп бара, кешеләр аңар юл биреп торалар, әнә аларның йортлары күренә, аның сеңлесе, суга барырга хәзерләнеп, капкадан чыгып килә, ул кайтып керә, аның картаеп беткән атасы белән анасы каршы чыгалар, алар сагынганнар, балаларын кочаклап күрешәләр, аларга кешеләр җыелып, Сатыш әфәндене урап алалар: «Исәнме? Исән кайттыңмы? Менә син, югалган Сатыш, исән булгач, кайтып та килде», – диләр.
Сатыш әфәнде шундый татлы хыяллар белән ләззәтләнеп барганда, кинәттән аның исенә Болгар шәһәре килеп төшә, ул куркып йокыдан уянган сымак булып сискәнеп китә дә, як-ягына каранып, атын сызгыртып куалый башлый. Көн кичкә авыша башлаган чакларда ул Дәүләт авылына якынлаша, бары кечкенә генә бер тау сыман нәрсә менә дә, аннан соң Дәүләт авылы ялтырап күренеп торачак; ул, бик ашыгып атын куалап, шул кечкенә тауны менә дә башына суккан кебек булып катып кала. Дәүләт авылы юк, урыныннан җилләр исеп тора, ул үзенең күзләренә ышанмый башлый, күзен йомгач, Дәүләт авылы күренгән кебек була. Ул, бичара, бөтенләй ни эшләргә белми аптырап, Дәүләт авылының урынына чабып кайтып җитә. Шулай, дөрес, Дәүләт авылы әллә кайда югалып киткән, урынында һичнәрсә юк. Бары аның ат ашата торган болыны гына исән, ул һаман искечә тора. Сатыш әфәнде ул болынга барып: «Дәүләт авылы кайда?» – дип сорамакчы була, ләкин булдыра алмый, атыннан егылып җиргә төшә. Ул «аһ» диеп бер кычкыра да тормакчы була, тора алмый. Аның күзенә Дәүләт авылы күренеп китә. «Коткарыгыз мине», – диеп кычкырмакчы булса да, тавышын чыгара алмый. Ул арада анасы килгән кебек була. «Тор, балам», – ди. Торып анасын кочакламакчы була да кузгала алмый. Анасына нидер әйтмәкче була, ләкин теле кыймылдамый. Ул тагын «уф» диеп каты бер сулый да киерелеп җан бирә.
1912
Бәгъзе – кайсыбер.
Вөҗүд – гәүдә.
Гаюр – кыю, гайрәтле.
Заһир – ачык булу, күренеп тору.
Инкыйраз – бетү, юкка чыгу.
Кабил – кебек.
Касд – теләк, максат.
Көррәи әрыз – Җир шары.
Малик – ия.
Мәзкүр – югарыда әйтелгән.
Мәсафә – ара.
Мөкаддимә – сүз башы.
Парлак – якты, данлыклы.
Сөаль – сорау.
Тасдыйк итү – раслау.
Тәәссеф – кайгыру, ачыну.
Фәлякәт – бәла, бәхетсезлек.
Әлхасыйль – кыскасы.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА