Журнал «Безнең мирас»

«Шиһабетдинемез бер иде...»

1915 елны татар халкы зур бәйрәмне – тарихчы, илаһият галиме, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең (16.01.1818-30.04.1889) һиҗри ел исәбе буенча тууының (1233-1333) 100 еллыгын билгеләп үтә. 9 (22) нчы гыйнвар, җомга көн Казан һәм татарлар күпләп яшәгән башка шәһәрләрдә «Мәрҗани көне», «Мәүлид әл-Мәрҗани» үткәрелгән.Казанда әлеге көнне хөр­мәтләп уздырыр өчен махсус һәйят тәшкил ителә, программа төзелә. Иртән «Йолдыз» һәм «Кояш» газеталарының Ш.Мәрҗани рәсеме, тәрҗемәи хәле, аның турында истәлекләр басылган саны таратыла. «Бу эш газета ала торган өй эчләренә генә түгел, мөселманнар тора торган урамнарга да хосусый бер төс, бәйрәм төсе биреп өлгерде. Иртәдән үк инде халыкның олысы-кечесе, бае-фәкыйре – һәммәсе Шиһабетдин әл-Мәрҗани хакында беркадәр мәгълүмат алып өлгерделәр», – дип язылган истәлекләрнең берсендә. Шулай итеп, татар вакытлы матбугаты ярдәме белән Казан шәһәренең мөселманнар яшәгән һәрбер почмагында Мәрҗани турында хатирәләр яңартыла, аның турында сөйләнелә, яд кылына. «Кояш» һәм «Йолдыз»ның «Мәрҗани газетасы» исеме белән танылып өлгергән юбилей саны, гадәттәгедән күбрәк тираж белән басылуны карамастан, көн уртасына инде бер нөсхәсе калмый, сатылып бетә. Шунысын да искәртик, 1915 елның гыйнвар аенда дөнья күргән татар журналларының да үзәгендә – Мәрҗани темасы. Мәсәлән, «Аң» жур­налында Г.Ибраһимовның «Бөек остазымызның кайбер тәэлифләре (китаплары)», Ш.Шәрәфнең «Шиһабетдин әл-Мәрҗани» исемле саллы мәкаләләре басылып чыга, Оренбургтагы «Шура» журналының да тәүге сәхифәсе Ризаэддин Фәхреддиннең «Мәрҗани» исемле мәкаләсе белән ачыла.


«Мәрҗани көне»ндә Казан мәчет­лә­ре гает көнен хәтерләткән. Олуг мәгъ­рифәтче рухына Коръән укылган, алдынгы карашлы имамнар мөнбәрдән мәр­хүм турында сөйләп, аның кылган изге гамәлләрен искә алган. Рус мәхәлләләренә якын булган мә­четләргә рус мәктәбендә укучы мө­сел­ман егетләре күпләп килгән. Шулай ук мәктәп-мәдрәсәләрдә дә Ш.Мәрҗанине искә алганнар. Мөгаллимнәр аның тормыш юлы, эшчәнлеге турында шәкертләргә мәгълүмат биргән.


Шунысы кызганыч, «Ил» газетасы хәбәр итүенчә, «Мәрҗани» мәчетенә җыелып дога кылу мәрасиме булмаган. Моңа мәчет имамы, мәрхүмнең кияве Сафа хәзрәт: «Полициядән рөхсәтсез мин булдыра алмыйм», – дип каршы төшкән. Мөгаен, бу чикләү хаки­мият тарафыннан мөселманнарның Мәр­җани шәхесенә нисбәтле бер урынга күпләп туплануыннан саклану өчен махсус эшләнгәндер.


Бу көнне иртәдән кичкә кадәр халык Мәрҗани каберен зиярәт кылган. «Килүчеләр арасында сыйныф төрлелеге гаҗәеп бер дәрәҗәдә иде: ап-ак сакаллы, зур чалмалы бер хәзрәт белән бергә студент формасындагы фуражкалы егетләр, хәтта котелоклы әфәнделәр бу кабер янына киләләр, Коръән укыйлар, дога кылалар иде», – дип язылган чыганакта. Зиратка килүчеләрдән зыялы казакъ егетләре, кавказлылар һәм башка милләт вәкилләре дә булу Мәрҗанинең гомумтөрки һәм ислам дөньясында мәшһүр шәхес булганлыгының бер дәлиле. Көндезге сәгать икедә зиратка руханилар җыелган.


Кичен исә шәһәрнең бөтен алдынгы сыйныфы, имамнар, матбугат әһеле, зыялылар Шиһабетдин Мәрҗанинең улы Борһан хәзрәт Мәрҗани йортына Коръән мәҗлесенә җыелган. Зыя­лылар биредә галимнең әсәрләре, тәрҗемәи хәле турында сөйләшкән. Мәрхүмнең якыннарыннан берсе Мәрҗанинең васыяте үтәлмәгәнен – «Вафийәтел-әсляф» китабының басылып чыкмаганлыгын искә төшерә һәм мәҗлескә килгән зыялылар бу китапны бастырып чыгарырга карар кыла. «Мәрҗани» җыентыгында Галимҗан Баруди: «Шул китапны бастыру өчен җитәрлек батырлык һәм тырышлык һаман да Казан тирәсендә булмады. Моннан соң ни булыр?», – дип яза. Әмма, ни кызганыч, алты томнан гыйбарәт, төрле галимнәрнең тәрҗемәи хәлләре турындагы бу кулъязма китап басылып чыкмый һәм, соңгы еллардагы кыска гына тәрҗемәләрне искә алмаганда, үз укучысын тапмый. Шул сәбәпле бүгенгә кадәр Ш.Мәрҗанинең васыяте үтәлмәгән, дияргә була.


Мәрҗанине искә алу соңрак та дәвам итә. Мәсәлән, мәүлид бәйрәме көнне 14 (27) гыйнварда Фатих Әмир­ханның әтисе – 9 нчы мәхәллә (Иске Таш мәчете) имамы Зариф Әмирхани үз мәчетендә Мәрҗани рухына Коръән укылачагын белдерә. Ә тарихчы Әхмәтзәки Вәлиди 23 гыйнварда (5 фев.) Казан университетында Мәрҗани хакында доклад укый. Мәрҗанине искә алырга Тарих, археология һәм этнография җәмгыяте әгъзалары һәм университетта укучы яшьләр килә.


Мәрҗани тууының 100 еллыгы Уфада да олылап үткәрелә. Җомга көнне мәчеттә дога мәҗлесе уздырганнар, Коръән укыганнар, Җиһангир хәзрәт тарафыннан нотык сөйләнгән. «Тормыш» газетасының мөхәррире, яшь галим Закир Кадыйри Мәрҗанинең Бохарадан Казанга кайтканчыга кадәрге, Хәсәнгата Габәши Казанга кайтканнан соңгы биографиясе, эш гамәлләре белән халыкны таныштырган, «аңа каршы булган наданлык хәрәкәтләренең бәгъ­зе мөһим нөктәләрен хикәят ит­кән». 10 (23)гыйнварда хәйрия җәмгыяте тарафыннан 4 нче мәчеттә ясалган мәүлид һәм дога мәҗлесендә дә Мәрҗани хәзрәтләренең әсәрләре, аның фикер-карашлары, мәсләге хакында мәгълүмат бирелгән.


«Вакыт» газетасы моңа охшашлы чараны Оренбургта үткәрүнең «фәү­кылгадә әхвәл (гадәт­тән тыш хәл) сәбәпле» ки­чектерелүе турында хәбәр итә (1913. – №1673, 1679). Газетаның алдагы саннарында да «Мәрҗани көне»нең үткәрелүе турында хәбәрләр юк.


Күрүебезчә, узган гасыр башындагы «Мәрҗани көне», хәзерге вакыттагы кебек тар даирә катнашында гына оештырыла торган конференция, түгәрәк өстәл рәвешендә түгел, ә рәсми булмаган бәйрәм рәвешендә ай дәвамында диярлек узган һәм әлеге тантанада төрле катлам кешеләре катнашып, үзләренә рухи азык алган. Әйтергә кирәк, бу вакыйга – Мәрҗани шәхесе һәм аның иҗатына булган тәүге массакүләм кызыксыну. Вакытлы матбугат мөхәррирләре, тәрәккыйпәрвәр имамнар бу чараны оештыруда әйдәп баручы ролен башкарган.


***
Мәрҗанинең 100 еллыгы уңаен­нан, гыйнвар аенда Ризаэддин Фәх­ред­диннең «Рихләтел-Мәрҗани» исем­ле китабы дөнья күрә. Китап Ш.Мәрҗани хәзрәтләренең Төркия һәм Гарәбстанга сәяхәте вакытындагы хатирә дәфтәренә нигезләнеп язылган. Әсәрдә Мәрҗанинең фән һәм һөнәргә, Европа мәгарифенә булган мөнәсәбәте тәфсилле бәян ителә.


Апрель аенда дөнья күргән татар газета-журналларының барысында да диярлек Казандагы «Мәгариф» матбагасында сәүдәгәр Салих Гобәйдуллин наширлегендә «Мәрҗани» исемле китап басылып чыгуы һәм сатылуы турында реклама бар. «Вакыт» газетасындагы рекламада түбәндәгеләр языла: «Мәрҗани» мәҗмугасы. Бу әсәр бөек галимнәремездән Шиһабетдин әл-Мәрҗани хәзрәтләренең туганына йөз ел тулу мөнәсәбәте илә нәшер улынып, аның тәрҗемәи хәле вә халкына иткән гыйльми хезмәтләре хакында хәзерге мәшһүр каләм әһелләренең иштираке (катнашы) белән бик күп мәкаләләр дәрҗ ителмештер. Әсәрдә Мәрҗани хәзрәтләренең шактый гына мәктүпләре, өч кулъязмасы кертелгән. Моннан башка Мәрҗани хәзрәтләренең торган йорты, мәсҗед вә мәдрәсәләренең рәсемнәре дәрҗ ителмештер. Әсәр 640 сәхифәдә, зур кулда, яхшы кәгазьдә гүзәл табгы улынмыштыр».


«Мәрҗани» китабын төзү турында дус-ишләр арасында гына туган фикерне 1913 елда Казан университеты студенты, тарихчы Газиз Гобәйдуллин әтисе Салих әфәндегә җиткерә. Казан шәһәренең мәшһүр байларынан булган Салих Гобәйдуллин әлеге китапны нәшер итәчәгенә вәгъдә бирә һәм бер төркем зыялылар җыентыкны төзү белән шөгыльләнә башлый. Шәһәр Шәрәф, имам-хатыйп Кәшшафетдин Тәрҗемани, Габдулла Гыйсьмәти, Газиз Гобәйдуллиннардан торган редколлегия оеша. Аларга Мәрҗанинең Әстерханда яшүче шәкерте, «Идел» газетасының мөхәррире Габдрахман Гомәри дә зур ярдәм күрсәтә. Хезмәтне язар өчен Мәрҗанине якыннан белгән, аннан сабак алган башка авторларны да җәлеп итәләр. Татар галимнәре тарафыннан ике ел вакыт эчендә Мәрҗанинең бөтен дини, тарихи әсәрләре өйрәнелә, биографиясенә нисбәтле бай мәгълүмат җыела.


Татар вакытлы матбугатында әле­ге китап басылып чыгу уңаеннан бәя­­ләмәләр басылган. Шуларның бер­­ни­­чәсенә генә тукталабыз. «Шу­ра» журналындагы бәяләмәнең авторы Р.Фәхреддин: «Мәрҗани хәз­рәт­лә­ренең тәрҗемәи хәле языл­ган бу әсәр бер гыйлем чиш­мә­се­дер», – дип яза. Галимнең ислам дөнья­сын­дагы бөеклеген дәлилләп: «Русия мөселманнары арасында, башка мәмләкәтләрдә дә Шиһабетдин вә Зыяэтдиннәр, Шәмсетдин вә Таҗетдиннәр хисапсыз дәрәҗәдә күп икәнлеге мәгълүм. Ләкин ислам динен бидгатьләрдән сафларга, кәлям әһелләре уйдырмаларыннан аерырга, гомумән ислам динен сәләф гасырында булган рәвешенә кайтарырга тырышучы вә бу юлда җәфа вә мәшәкатьләр тартучы Шиһабетдиннәремез күп түгелдер», – ди. Дәвам итеп заман, шул чорның иҗтимагый шартлары аңа тулысынча ачылырга мөмкинлек бирмәгәнлегенә сыкрана: «... безнең Шиһабетдинемезнең гомере дә гыйлем базарындагы дәрәҗәләре түбән адәмнәр берлә дәгъвалашып вә шуларны кире кагып үтте. Бик зур адымнар атларлык әзерлеген юк җирләргә сарыф кылырга мәҗбүр булды. Юкса Шиһабетдинемезгә тагын да файдалырак, гомумирәк хезмәтләр күрсәтергә мөмкин булыр иде, ләкин моның гаебе Мәрҗанидә түгел, бәлки заман һәм мәгыйшәть иткән урыннар вә гомумән мохит өстендәдер».


Фатих Әмирхан исә «Кояш» газетасындагы «Мәрҗани хатирәсенә мәҗмуга» исемле мәкаләсендә китапка тәнкыйди карап, андагы уңай һәм кимчелекле якларны барлаганнан соң: «Матбугатыбызда мисле сәбакать итмәгән (беренчелектә тиңе булмаган) мондый мәҗмуганың тәртип вә нәшер ителүе әдәбиятыбызга бик кадерле байлык бирәдер. Мәҗмуганы дикъкать белән укып чыгу Мәрҗани хәзрәт тугрысында бөтен бер аң, бөтен бер тәхәйел (күзаллау) бирә аладыр», – дип яза.


1915 елда дөнья күргән әлеге китап хәзерге заман тарихчылары өчен дә Мәрҗанине, аеруча аның биографиясен өйрәнер өчен иң зур, ә бәлки бердәнбер тулы чыганак булып тора. 1998 елда «Рухият» нәшриятында әлеге китаптан Шәһәр Шәрәфнең күләмле әсәре, 2001 елда «Иман» нәшриятында «Мәрҗани» җыентыгының иске татар телендә ике кисәктән торган сүзгә-сүз күчерелмәсе, ә 2010 елда «Җыен» нәшрияты тарафыннан хезмәт тулысынча хәзерге татар әдәби теленә күчерелеп басылып чыкты.


***
Әйткәнебезчә, 1915 елның гыйнвар санында дөнья күргән татар газета-журналларының бер яки ике саны Ш.Мәрҗанигә багышланган. Сезнең игътибарыгызга «Кояш» газетасында басылган истәлекләрнең берсен тәкъдим итәбез. Ул мәгърифәтченең шәкерте яки хезмәттәше, дин эшлеклесе тарафыннан да түгел, ә гап-гади кыз кардәше – энесе Садретдин әл-Мәрҗанинең кызы Зәйнәп тарафыннан язылган. Шунысын да искәртик, «Матбагаи Кәримия»не оештыручыларның берсе, «китапчы» Мөхәммәтҗан Кәриминең хатыны Зәйнәп Кәримия белән «Кояш» газетасы мөхәррире һәм нашире Зәкәрия Садретдин – бертуганнар.


Шул чор зыялылары истәлекләрен­нән аермалары буларак, кыз кар­дәше тәкъдим иткән әлеге язма безгә Мәрҗани «кухня»сын, аның көнкүрешен, гаиләдәге кардәшләренә, туганнарына булган мөнәсәбәтен ача.


Замандашлары истәлекләренә караганда яхшы атлар җигәргә, затлы туннар кияргә, купшы киенергә яраткан, үз-үзен маһабәт һәм бай йөрткән Ш.Мәрҗанинең икмәк валчыгы, ашамлык калдыклары, йомычка һәм тукыма кисәкләренә булган сакчыл мөнәсәбәте гаять кызыклы һәм гыйбрәтле. Бу кыс­ка гына мәкалә олуг галимнең шәхесе турында шактый сораулар тудыра. Мәраҗани вакчыл кеше булганмы? Әллә милекне исраф кылудан тыелып, гөнаһтан сакланганмы? Хатын булачак кыз кардәшләренә милек кадерен белү, пөхтәлек үрнәген күрсәткәнме? Әллә булган малга сакчыл, икътисадлы караш, һәр тиеннең кадерен белү аның өчен байлыкка, мал-мөлкәткә ирешүнең бер чарасы булганмы? Бәлки тормыш-көнкүреше уртача, тыйнак булып, гыйлем дәрәҗәсе гыйлемнең әһелендә күренә дип, купшы булып кына күренергә тырышканмы? Ни генә булмасын, язмадан аңлашылганча, Ш.Мәрҗани үзенең шәхси үрнәге һәм гамәлләре белән кыз кардәшләрен мал, милек кадерен белергә, булганын тигезләп бүлергә, үзең турында да уйларга, кардәшлек һәм туганлык җепләрен сакларга өнди.


Икенче мәкалә исә «Мәрҗани» җыентыгыннан алынды. Буа имамы Габдулла мелла Гобәйдулла углы язган әлеге мәкаләдә Мәрҗанинең Россия империясендә генә түгел, ә дөнья күләмендә мәшһүр шәхес икәнлеге янә бер мәртәбә дәлилләнә.



Теги: Ленар Гобәйдуллин Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру