Серле цивилизация
Гаҗәеп тел безнең ана телебез!
Дөньяда берәр цивилизация тарихы, дине, мәдәнияте белән кызыксынып китеп, аны ныклап торып өйрәнә башласаң, ни гаҗәп, анда үз татар телебездәге сүзләргә тап буласың. Кайчан, тарихның кайсы дәверендә, нинди шартларда татар телендәге сүзләр әлеге телләрдә барлыкка килде икән дип аптырыйсың. Бу очраклы хәлме, әллә монда безгә билгеле булмаган тирән серләр ятамы?!.
Сүзне борынгы греклардан башлыйк. Татар телендә «җенес» дигән сүз бар. Ул кешенең ирме, хатын-кызмы икәнен белдерә. Бу сүз борынгы грек теленә «genos» формасында килеп кергән дә аның нигезендә бик күп фәнни терминнар ясалган. Шуларның берничәсен генә санап үтик: генезис, генетика, генеология, генерация һ.б. Бу нәрсә турында сөйли соң? Димәк, ул ерак заманнарда Грециядә грекларга хәтле татар-төркиләр яшәгән, греклар анда соңрак килеп урнашкан, җирле татар-төркиләр телендәге җенес сүзен үзләренчә генос дип кабул иткән һәм тора-бара грек галимнәре шушы сүздән терминнар ясаган. Грекларга хәтле әлеге җирләрдә бөтенләй башка халык – пеласклар яшәвен бөек тарихчы Геродот та әйтеп уза. Ул бик борынгы заманнарда Грециянең атамасы Пеласгия булган дип яза. Тора-бара килмешәк греклар пеласк халкын бу җирләрдән кысраклап чыгаралар. Пеласклар Эгей диңгезендәге Лемнос, Лесбос кебек утрауларга һәм Кече Азия ярларына күчеп утырырга мәҗбүр булалар. Борынгы татар-төркиләр тарихы, теле белән тирәнтен кызыксынган этрусклар хакында өч фәнни хезмәт язган Адилә Айда да (Садри Максуди кызы) пеласкларның татар-төрки кавеменнән булуын билгеләп үтә.
Борынгы майялар цивилизациясе белән кызыксына башласаң да алар телендәге татар-төрки сүзләренә тап буласың. Ул сүзләр кайсы дәвердә майялар җәмгыятенә килеп керде икән? Әллә бу очраклы хәл генәме? Мәсәлән, майяларның күзаллавы буенча, алар Җиһан үзәгендә үсеп утырган яш-чи (яшел агач) дигән мистик агачтан барлыкка килгәннәр имеш. Шулай ук аларның Ах Кин (Ак Көн-Кояш) дигән аллалары да булган, ә яңгырлар яудыручы алла аларда Чак (Чык) дип аталган. Инде майялар лексикасыннан берничә таныш сүзне дә китерик: тап (таптау, сүндерү), иш (хуҗабикә), агач (чи), ах кин (дин әһеле), ош (өч саны), яш (яшел) һ.б.
Тикшерә башласаң, таныш сүзләрне тагын да табып булыр иде. Шунысы сер булып кала: татар телен белүчеләр аңларлык таныш сүзләр аларда кайсы дәвердә барлыкка килгән?! (Сүз уңаеннан, майялар белән уртак сүзлек составы турында олуг галимебез, академик Әбрар ага Кәримуллин да язып чыккан иде.)
Гомерен майя җәмгыятен өйрәнүгә багышлаган галим Хозе Аргуэльес, майя теленең борынгы тамырларын эзли торгач, Алтайга ук барып чыга, андагы төркиләр белән таныша. Ә Алтай ул, мәгълүм булганча, татар-төркиләрнең Ватаны, цивилизация бишеге.
Инде хәзер, хөрмәтле укучым, әлеге серле цивилизация белән танышып үтик.
Майя җәмгыяте
Күбебез Америка континентының Мексика, Гватемала, Гандурас дәүләтләре җирендә кайчандыр Майялар дәүләте яшәвен белә, аның шушы көнгә чаклы ачылып җитмәгән бөек серләре, гаҗәеп мәдәнияте, сәнгате, архитектурасы, дине турында да азмы-күпме ишеткәнебез, бу хакта китаплардан укыганыбыз, фәнни-популяр фильмнар караганыбыз бар.
Майялар тарихы һәм археологиясе белән шөгыльләнгән галимнәр фикеренчә, әлеге дәүләт безнең эраның беренче меңьеллыгында (435-830 нчы еллар) үсешенең иң югары баскычына күтәрелә һәм бу вакыттагы майяларны тарих фәнендә «классик чор майялар» дип атап йөртү гадәткә кергән.
Тарихтан билгеле – җир йөзендәге борынгы цивилизацияләр, нигездә, диңгез ярларында, коры һәм җылы климатлы зур елга үзәннәрендә үсеп чыккан, язгы ташу вакытында дымга туенып һәм ашланып калган уңдырышлы җирләр алар өчен яшәү чыганагы булган. Месопотамиядә, Мисырда, Һиндстанда һәм Кытайда барлыкка килгән цивилизацияләр шуны раслый. Ә менә майялар ни өчендер бу кагыйдәдән читтә тора. Алар яшәү шартлары шактый кырыс булган Үзәк Америка сельвасын, ягъни тропик урманнарны сайлаганнар, шунда үзләренең мәшһүр калаларын, пирамидаларын төзегәннәр.
Әйе, «классик чорда», ягъни безнең эраның беренче меңьеллыгында бу дәүләттә дини йолалар үткәрү өчен йөзләрчә үзәкләр төзелә, пирамидалар, храмнар, сарайлар, дини корылмалар, безнең мәшһүр стадионнар сыман туп уйнау комплекслары барлыкка килә. Әлеге чорны Мисырда пирамидалар, Бабилда зиккуратлар кору заманнары белән чагыштырып булыр иде. Тик майялар белән Мисыр, Шумер цивилизацияләре арасында ким дигәндә өч мең ел вакыт аралыгы тора, ягъни «классик» майяларның чәчәк аткан чоры Аурупа тарихының гаять «караңгы» урта гасырларына туры килә. Икенче төрле итеп әйтсәк, Майялар цивилизациясе ни өчендер без белгән борынгы цивилизацияләрдән бик соңга калып, әйтелгәнчә, өч мең елдан соң гына күтәрелә һәм чәчәк ата. Сәер хәл, шулай түгелмени?! Бу вакытта дәүләттә халык саны да бик нык үсә. Әмма Азия, Шәрык, Аурупа цивилизацияләреннән аермалы буларак, майяларның үсеше бөтенләй үзгә юлдан китә. Алар технологик үсеш юлын гомумән инкяр итә, барлык кораллар, кирәк-яраклар агачтан, таштан, яндырылган балчыктан ясала. Дөньяның башка төбәкләрендә металлдан ясалган әйберләр киң кулланылган дәвердә бу цивилизация металлдан бөтенләй файдаланмый, ни тәгәрмәчне, ни суканы белми, йөкләр ташу өчен хайваннары да булмый – аларда бар нәрсә кеше кулы белән башкарыла. Шуңа күрә бер генә цивилизациягә дә охшамаган майялар серен галимнәр һаман ачып бетерә алмый.
Иң гаҗәбе – яшьнәп яшәгән шушы үзенчәлекле цивилизация кинәт сүнеп кала. Безнең эраның 830 елында зур калаларда тормыш кинәт туктала, храмнар, сарайлар төзелми, сынчылар да, элекке кебек, дини йола үткәрү урыннарында махсус календарь даталары язылган, иероглифлар белән бизәлгән зур-зур багана-стелалар утыртмый, һәйкәлләр куймый. Мәшһүр калаларның ишегалларын үлән, агач-куаклар басып китә, тропик климатның әрсез үсемлекләре ташландык биналарның тәрәзәләреннән, ишекләреннән эчкә үтеп керә, дивар ярыкларына ябышып өскә үрмәли, түбәләрне каплый. Шулай гөрләп торган шанлы калаларны йөз ел вакыт үтүгә сельва йота. Археологлар билгеләп үткәнчә, калаларда тормыш шулкадәр кинәт туктала ки, хәтта төзелә башлаган йортлар да төгәлләнмичә торып кала. Җәмгыятьнең идарәче катлавы һәм халыкның бик күп өлеше кинәт юкка чыга. Галимнәр, шушы серле вакыйгадан соң, халыкның бары тик ун проценты гына монда калган, диләр. Күпмедер вакыт әле ташландык биналар, йола үткәрү, туп уйнау урыннары тирәсенә елышып бераз яшәсәләр дә, тропик урманның калаларны йота баруына каршы тора алмыйча, күчеп китәргә мәҗбүр булалар.
Әлбәттә, майялар моның белән генә тарих мәйданыннан төшеп калмый. Соңрак бу төбәккә ят кабиләләр үтеп керә, хакимият алар кулына күчә, хәтта «яңа майялар империясе» барлыкка килә. Әмма бу инде бөтенләй башка дәүләт, үзгә халык була. Ике гасырдан соң, 10 нчы йөз ахырында, кабат ныгып киткән Майялар дәүләте белән элекке «классик чор майялар» арасында аерма инде бик зур була. Ә бу төбәккә Испания баскыннары аяк басканда майя халкы үзенең шанлы үткәнен дә, нинди бөек мирас варисы булуын да онытып бетергән була. Конкистодорлар әлеге җирләрне яуларга килгәндә, Майялар цивилизациясе инде агония кичерә, үлем алдында тора.
«Классик чор майялар»ның 830 елда кинәт сүнеп калуын галимнәр төрлечә аңлатырга тырышып карыйлар. Берәүләр климатның үзгәрүе, җир тетрәүләр сәбәп булган дисә, икенчеләре майялар дәүләте малярия, сары бизгәк (желтая лихорадка) кебек авырулардан зыян күргән дигән фикердә тора, гәрчә аурупалылар килгәнче бу авырулар анда таралмаган булса да. Кайберәүләр дәүләт идарәчеләре, имеш, ят дин кабул иткән, шуның аркасында җәмгыятьтә каршылыклар килеп чыккан, халык баш күтәргән, дәүләт хәлсезләнеп таркалган дигән карашны алга сөрә. Шулай ук сәбәпне күрше халыкларның һөҗүменнән, майяларга хас җитештерү ысулының антагонизм китереп чыгаруыннан яисә җирләрнең уңдырышлылыгы кимүдән күрүчеләр дә бар. Бик күп гипотезалар тәкъдим ителсә дә, бу мәсьәләдә һаман фән таләпләренә җавап бирерлек ныклы фикер урнаша алмый, мәсьәлә ачык килеш кала. Кыскасы, галимнәр Көньяк Мексика һәм Төньяк Гватемаланың түбән урнашкан урманлы төбәкләрендә яшәгән майяларның зур фаҗига кичерүен ачык күрсәләр дә, моның сәбәбен төгәл генә билгели алмыйлар.
Инде Майялар цивилизациясе ирешкән казанышлар турында да берничә сүз әйтеп үтик. Әгәр дә аларның мәшһүр архитектура ядкярләре белән сәнгать әсәрләре генә булса да безнең көннәргә килеп җитсә дә, бу мәдәният Шумер, Мисыр, Борынгы Греция кебек цивилизацияләр сафында тора алган булыр иде. Аларның әле моннан тыш гаҗәеп төгәл календарь системасы, математикасы белән астрономиясе дә була. Беренче карашка примитив күренгән бу халыкның календарь системасы үзенең төгәллеге белән гаҗәпкә калдыра. Әйтик, майялар Җирнең Кояш тирәсендә ел әйләнәсендә үткән юлын зур төгәллек белән исәпләп чыгаралар, шулай ук ай календарен, аның тотылу циклларын билгелиләр, Меркурий, Венера, Марс, Юпитер, Сатурн кебек планеталарның әйләнү периодларын, күк җисемнәренең үзара очрашу вакытларын төп-төгәл ачыклыйлар. Ә майя астрономнары исәпләп чыгарган ел озынлыгы бүгенге көндә билгеләнгәнгә караганда да төгәлрәк була. Бу шулай ук ай озынлыгына да кагыла. Венера планетасының үз орбитасында тулы әйләнеш ясау вакытын да алар гаҗәеп төгәллек белән билгелиләр. Соңрак «Дрезден кодексы» дип исем алган борынгы майя астрономнары төзегән таблицада, мәсәлән, айның 69 тотылу вакыты күрсәтелә, шуларның бары унсигезен генә алар айны үзләре яшәгән территориядән күрә алган, калган ай тотылу вакытларын исәпләп чыгарганнар.
Майялар математика өлкәсендә дә зур казанышларга ирешә. Аларның санау системасы егерме санына нигезләнә, шулай ук «нуль» төшенчәсе дә кертелә.
Язу өлкәсендә дә майяларның язу системасы күрше халыкларныкы белән чагыштырганда иң камилләрдән була. Ә 365 көннән торган ел озынлыгын алар безнең кебек чиратлашып килә торган 30 һәм 31 көннән торган айларга бүлмәгәннәр, җитмәсә, безнең календарьда ике ай бу кагыйдәгә буйсынмый да: бер ай – февраль 28 көннән тора, дүрт елга бер тапкыр 29 көнле була. Дөресен әйткәндә, әлеге хәл шактый буталчыклык тудыра. Майяларда исә 365 көннән торган ел егерме көнле унсигез айга бүленә, ел ахырында шуңа артык исәпләнгән биш «начар» көн өстәлә һәм вәссәлам! Мондый система безнең календарь белән чагыштырганда гадирәк тә, исәп-хисап ясар өчен уңайлырак та түгелмени?! Моннан тыш, аларның 260 көннән торган Цолкин дип аталган йола календаре да була.
Күренекле Мексика археологы һәм тарихчысы Альберто Рус Луилье (1906-1979) үзенең «Майя халкы» (1986) исемле атаклы китабында, майялар календарена югары бәя биреп: «Майялар календареның катлаулылыгы, аның ышануы кыен булганча төгәл эшләнүе, меңәр һәм миллион елларга артка китеп санау мөмкинлекләре бирүе аркасында тикшеренүчеләр бу календарь дөнья халыклары тарихында уникаль күренешне тәшкил итә дигән фикергә килделәр», – дигән фикер әйтә.
Шулай да гөрләп яшәгән майя калалары ни сәбәпле кинәт сүнеп кала? Майялар кемнәр булган? Кайдан килгән? Ни өчен бу цивилизация үзенең иң бөек ноктасында яшәүдән туктый? Нигә алар җир йөзендә бердәнбер технологик үсеш юлын сайламаган (нәтехнологик) цивилизация булган? Майялар кая китеп югалган? Сораулар артык күп һәм галимнәр инде күпме вакыт аларга җавап эзли. Шактый нәрсә инде ачыкланса да, төп сорауга – ни өчен бу цивилизация яшәүдән туктаган һәм алар кая киткән дигәненә һаман җавап юк.
Үтәлгән нәзер
1987 елда сәнгать белгече, рәссам, шагыйрь, рухият тарихчысы һәм философ Хозе Аргуэльесның «Майя факторы: нәтехнологик юл» дип аталган атаклы китабы басылып чыга. Үз сүзләренә караганда, әлеге китапка аның утыз ел алып барган эзләнүләре, уйланулары һәм ачышлары кергән. Х.Аргуэльес 1939 елда АКШта туа.
1953 елда ундүрт яшьлек Хозены әтисе Мексикага алып бара. Ул бөек пирамидалар шәһәре Теотихуаканда («Аллалар җиргә төшкән урын») була, анда Кояш Пирамидасының өстенә күтәрелә. Хозе Аргуэльес шул чакта күңелен биләп алган хисләрен менә ничек сурәтли: «...күңелемдә бик тә үзенчәлекле көчле хис уянды – минем бик нык беләсем килә иде. Сизенүемчә, бу шушы цивилизация хакында нәрсә дә булса беләсе килү хисе генә түгел, бу – гадәттән тыш көч һәм ихласлык белән тышка бәреп чыккан белемгә сусау тойгысы һәм ул мине чолгап алган мохиткә бәйле иде. Теотихуаканның монументаль гармония белән сугарылган манзарасыннан карашымны аера алмыйча пирамида баскычларыннан аска төшкәндә, мин нәзер әйттем, ант иттем: монда элек ниләр булганын мин барыбер беләчәкмен... һәм читтән торып күзәтүче яисә археолог сыйфатында түгел, ә чын серләрне ачучы, тирәнтен күрүче сыйфатында...»
Бу мәдәниятне өйрәнгән археологлар, тарихчылар, сәнгать белгечләренең барысы да майяларны «таш гасыр цивилизацияләре рәтендәге бер бәхетле һәм серле халык» дип кабул итә, аларның фикере гел шушы юнәлештә әйләнә. Галимнәр майялар җәмгыятен бары тик материалистик карашлардан гына чыгып бәяли, аларны тар схема кысаларында аңлатып бирергә омтыла. Ләкин үсеше технологик юлдан киткән цивилизациянең алдынгы вәкилләре 20 нче йөз ахырында бу юлның глобаль фаҗигагә китерүен инде ачык күрәләр, кешелек дөньясы үз-үзен коткарып калу өчен ниндидер башка юнәлеш сайларга тиеш дигән фикер алар арасында торган саен ныгый бара. Майялар тарихына, мәдәниятенә баштанаяк кереп чумган Х.Аргуэльес та шушы елларда кинәт сискәнеп киткәндәй була. «Майяларны, гомумән Борынгы Мексика мәдәниятен аңлау мәсьәләсе, дөресен генә әйткәндә, безнең үз цивилизациябез алдына килеп баскан мәсьәлә белән бик тыгыз бәйләнгән булуын мин акрынлан төшенә башладым», – дип яза ул. Чыннан да, Майялар цивилизациясе табигать көчләреннән шулкадәр сак файдаланып, аны исраф итмичә, имгәтмичә шундый бөек казанышларга ирешә ки, бәлки, бу безнең өчен сабак булырдай үрнәктер. Җир йөзендәге башка борынгы цивилизацияләр сүнгәннән соң берничә мең ел үткәч тарих мәйданында майяларның пәйда булуы очраклы хәлме? Кризис дәверенә килеп кергән кешелек дөньясы өчен үз-үзен саклап калу, котылу юлын күрсәтү мисалы түгелме?
Майяларның иң яраткан шөгыле вакыт белән эш итү була. Әлеге мәдәнияттә календарь төзү, астрономия белән шөгыльләнү, күк җисемнәренең орбиталарын исәпләп чыгару, аларның үзара якынаю һәм очрашу вакытларын билгеләү, ниндидер даталарга багышлап таш баганалар-стелалар утырту, бернинди техникадан файдаланмыйча, гаҗәеп күп кул көче түгеп, күккә омтылган бихисап пирамидалар төзү – болар бары тик көнкүреш ихтыяҗларын кайгыртып җирдә яши торган гади аң өчең бик тә сәер шөгыльләр түгелмени? Майялар җәмгыяте ни өчен үз алдына реаль тормыш ихтыяҗлары белән аз бәйләнгән илаһи бурычлар куеп яшәгән? Моны нәрсә белән аңлатырга? Бәлки, алар Җиргә махсус вазыйфа үтәр өчен килгән чит планета вәкилләредер? Бәлки, бу сәер цивилизация безгә сабак, үсеше ялгыш юлга кереп киткән кешелек дөньясы өчен башка төрле яшәү үрнәге бирү өчен оештырылгандыр? Аннан соң майяларның 830 елда кинәт тарих мәйданыннан юкка чыгуы, калаларының, дини комплексларының бушап калуы аларның Җирдә ниндидер вазыйфа үтәүләре һәм соңыннан аңлы рәвештә физик планнан юкка чыгуы турында сөйләмиме? Майяларның Аурупада урта гасырларда «караңгы чор» хөкем сөргәндә, дөнья нурга сусап яшәгәндә тарих мәйданына килеп чыгуы очраклы хәлме?
Майяларны өйрәнгән археологлар һәм тарихчыларның, үзара сүз берләшкәндәй, бу мәдәнияттә күп нәрсәләрнең вакыт төшенчәсенә бәйләнгән булуы, табылган язуларда сүзнең гел Ай, Венера планетасы цикллары, аллаларга багышланган йолалар, календарьда билгеләнгән ниндидер даталар турында баруы да бу халыкның вакыт агышын исәпләү белән мавыгуы, аны бөек бер культ дәрәҗәсенә күтәрүе хакында сөйли бугай. Безнең эраның 200-400 нче елларында, майялар астрономик күзәтү һәм дини йолалар үткәрү үзәкләре төзи башлаганда, аларның иероглифлар һәм математик символлар системасы инде тулысынча калыплашкан була. Майя халкының мәдәният һәм фән өлкәсендә шулай акрынлап үсә, катлаулана барган системасы барлыкка килү процессы бөтенләй күренми. Әлеге система кинәт барлыкка килә. Шулай булгач, үз өстенә ниндидер галәми вазыйфалар, илаһи бурычлар куеп яшәгән бу цивилизациянең нигезләре Җирдә түгел, ә бөтенләй башка күк җисемнәрендә салынган булса кирәк. Фәкать шулайдыр, майялар Җиргә махсус вазыйфа үтәү өчен килгән җәмгыять вәкилләре булгандыр. Классик майяларның зур көч-куәт туплауларына карамастан, сугыш һәм яулар белән мавыкмыйча, көчне башка юнәлештә сарыф итүләре, җир йөзендәге башка цивилизацияләр юлыннан китмичә, үзләренең бөек максаты итеп рухиятне кайгыртуы шул хакта сөйли кебек.
Майялар мирасын күп еллар дәвамында өйрәнү, алар яшәгән борынгы калаларда булу, күкләргә омтылган пирамидалар, мәшһүр биналар тирәсендә атналар-айлар буе уйланып йөрүләрдән соң Хозе Аргуэльес әлеге халыкның, чыннан да, Җир тумасы булмыйча, махсус вазыйфа башкару өчен бүтән күк җисеменнән килүенә тәмам ышана һәм өч дистә ел буе бөртекләп туплаган белемнәрен шушы фикер чылбырына тезәргә керешә. Ул майялар турында китаплар яза. Аларның берничәсе русчага да тәрҗемә ителә: «Фактор Майя. Внетехнологический путь» (1996), «Скользящие по волнам Зувуйи. Рассказы о путешествиях в другие измерения» (2003), «Время и Техносфера» (2011) hәм башкалар.
Әйтелгәнчә, Майялар цивилизациясе безнең эраның 435-830 нчы елларында үсешенең иң югары баскычына күтәрелә, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында ул кинәт сүнеп кала, анда тормыш туктала, халык юкка чыга. Нинди сәбәпләр аркасында кинәт сүнгән соң бу цивилизация? Җавапны без Плеядалар йолдызлыгындагы иң якты җиде йолдыз арасыннан табарбыз, йолдызларның исемнәре – Альциона, Астеропа, Меропа, Тайгета, Целено, Электра, Майя. Гомерен Майя цивилизациясен өйрәнүгә багышлаган Хозе Аргуэльес бу халыкның фәкать Плеядалар йолдызлыгыннан махсус вазыйфа үтәү өчен килүе турында яза. Күрәсең, аларның 830 елда кинәт юкка чыгуы очраклы хәл булмагандыр. Бу Галәмнәр Хуҗасы булган Бөек Көчнең ихтыяры белән эшләнгәндер...
Рәсемнәр:
1. Чичен-Ицедагы Күкүлкан (Күккүл хан) патша пирамидасы
2. Майя патшасы. Хайна утравында табылган яндырылган балчык сын
3. Майя җәмгыятенең төрле катлау вәкилләре
4. Майя хатын-кызының бәйрәм костюмы
5. Копандагы майя туп уйнау комплексы
6. Туп уйнаучы. Хайна утравында табылган яндырылган балчык сын
7. Майяларның б.э.ның 1 нче меңъеллыгындагы иң зур корылмаларының берсе – Лабнадагы арка
8. Майя таш сынлы сәнгатенең бер үрнәге
9. Майя сугышчысы. Хайна утравында табылган яндырылган керамик сын
«Безнең мирас». – 2025. – №5. – Б.4-12.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА