Журнал «Безнең мирас»

Шагыйрь Даут Гобәйди васыяте

Шагыйрь Даут Гобәйдинең дәһшәтле Ватандашлар сугышы вакытында – 1919 елда язылган һәм авылдашларына адресланган васыять-мөрәҗәгате Әгерҗе ягы авылларында кулдан-кулга гарәп язуында күчерелеп таралган. Ул, васыятен язганнан соң өч атна узгач, колчакчылар тарафыннан вәхшиләрчә җәзалап үтерелгән. 

 

Күренекле шагыйрь, мулла һәм педагог, китаплар һәм дәреслекләр авторы, тәрҗемәче Даут Гобәйдинең (1873-1919) әсәрләре, педагогик эшчәнлеге һәм колчакчылар кулыннан ерткычларча җәзаланып үтерелүе турында республика матбугатында аз язылмады. Милләтпәрвәр шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанның Даут Гобәйдигә багышланган шигыре дә бар.

 

Даут Гобәйдулла улы Гобәйди элекке Алабуга өязенең (хәзерге Әгерҗе районының) Кыдырлы авылында туган, Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыган. Туган авылында балалар укыткан, кызлар мәктәбе ачкан. 1902 елда муллалыкка имтихан тотып, имам-хатыйплык шәһадәтнамәсен (указын) алган, 1905 елда күршедәге Иске Кызылъяр авылына мулла итеп сайлап куелган. Даут Гобәйди шул елларда рус классик әдәбияты үрнәкләреннән Гогольнең «Ревизор» һәм «Өйләнү» әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. Аның тәрҗемәсендәге бу әсәрләр 1905 елда Казанда нәшер ителгән. Төрек телендә басылган китаплардан файдаланып Кыдырлы мәктәбендә укыткан чорда язылган «Хифзыс-сыйххәт» исемле хезмәте 1907 елда Казанда дөнья күргән. Аның «Мөгаллимел-хөруф» исемле әлифба һәм уку китабы беренче мәртәбә Казанда 1909 елда басылган. Бу хезмәт кабат-кабат нәшер ителгән һәм 1918 елда аның бишенче басмасы дөнья күргәнлеге мәгълүм. Татар әлифбалары тарихын өйрәнгән галим Фатих Ибраһимов Даут Гобәйдинең бу әлифбасын югары бәяләде.

 

Мәгълүм булганча, 1911 елның гыйнварында мәшһүр Иж-Бубый мәдрәсәсе патша хөкүмәте тарафыннан туздырылып, мөгаллимнәре кулга алынган. Иж-Бубый мәдрәсәсе һәм аның җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә торган башка авыл муллалары һәм укытучылары, шул исәптән, Даут Гобәйди дә, сак астына алынып, Сарапул төрмәсенә ябылган. Гаепләре исбат ителмәгәч, Даут Гобәйди дүрт айдан соң азат ителгән. Әмма конфискацияләнгән кулъязмалары һәм китаплары кире кайтарылмаган. Төрмәдән соң ул янәдән Иске Кызылъяр авылында мөгаллимлек һәм муллалык вазыйфаларын дәвам иткән.

 

Марк Твеннан Даут Гобәйди татарчага тәрҗемә иткән «Принц вә теләнче» әсәре 1912 елда басылып чыккан. Бу китап 1919 елга хәтле өч мәртәбә нәшер ителгән. Даут Гобәйди 1913 елда Казанда «Шүрәле каргаган авыл» исеме белән шигырьләр җыентыгын бастырган. Җыентыкта аның халык әкиятләренә нигезләнгән мавыктыргыч сюжетлы, «Шүрәле» турындагы шигъри риваяте һәм шигырьләре урын алган.

 

Илдә совет хакимлеге урнашкач, Даут Гобәйди Иске Кызылъяр авылының ул вакытта «Беренче баскыч халык совет мәктәбе» дип үзгәртелгән мәктәбендә мөгаллимлек хезмәтен дәвам иткән. Шул вакытта Сарсак-Омга волостеның Халык мәгарифе бүлеге мөдире һәм волость башкарма комитеты рәисенең урынбасары итеп билгеләнгән.

 

1919 елның апрель аенда Алабуга өязе авылларына көнчыгыштан Колчак гаскәренең Акмолинск полкы бәреп кергән. Чигенүче Кызыл гаскәрләр белән берлектә совет хакимияте әһелләре дә Вятские Поляны шәһәренә вакытлыча эвакуацияләнергә тиеш булган. Шунда китәр алдыннан, булачак афәттән хәвефләнгән Даут Гобәйди Иске Кызылъяр авылында ашыгыч рәвештә рухи васыятен язып калдырган.

 

Вятские Поляныга эвакуацияләнергә тиешле совет хезмәткәрләре белән киткән Даут Гобәйди, ни сәбәпледер (ихтимал, авылда калган җиде балалы ишле гаиләсе өчен борчылып), Алабугадан кире әйләнеп кайтырга карар иткән. Гади авыл укытучысы дигән документ белән, күп тикшерүләрне узып, Сокман авылына җиткән ул. Аңа ары бармаска киңәш иткәннәр, чөнки Тәбәрледә Латыйп бай Вахитовның ике катлы йортында колчакчыларның штабы урнашкан һәм алар бу авылда үзләрен аеруча кырыс тотканнар. Ләкин Гобәйди юлын дәвам иткән. Тәбәрле авылына кергәндә документларын тикшергәннәр – бар да тәртиптә кебек. Тәбәрленең элеккеге таныш мулласы Мулланәҗип Җәлалетдиневләрдә табын артында хәл-әхвәл сөйләшкәч, Мулланәҗип хәзрәт тә Даут Гобәйдине үз өеннән чыкмаска үгетләгән. Ләкин Гобәйди, үгетләүләр һәм кисәтүләргә карамастан, Иске Кызылъярга кайтам дип кузгалган. Тәбәрле урамына чыгу белән, аны, тотып, штабка китергәннәр. Документларын тикшергәч, җибәрергә торганда, совет хакимияте тарафыннан эзәрлекләнүгә дучар булган бер бай кеше Даутның кем икәнлеген ак офицерларга әйтеп салган. Совет хезмәткәре икәне ачыкланганнан соң, колчакчылар аны рәхимсез рәвештә кыйнап, җәзалап, яланөс һәм яланаяк хәлендә атка тагып язгы карлы-бозлы урамнар буйлап йөрткәч, каравыл йортына бикләп куйганнар. Икенче көнне, 1919 елның 19 апрелендә вәхшиләрчә җәзалап (күзләрен чокып, колак-борыннарын, кул-аякларын кылыч белән чабып-турап һәм ахыр чиктә атып) авыл зираты каршындагы юл буенда үтергәннәр. Аклар аның үле гәүдәсен күмәргә дә рөхсәт итмәгән. Тәбәрле авылының берничә кешесе фәкать төнге караңгылыкта гына Даут Гобәйдине зират кырыена җирләп куйган.

 

Бөтен гомерен халыкны аңлы-белемле итүгә багышлаган, белем-мәгърифәт тараткан хөр, һәм ирекле тормышта яшәүләрен ихлас күңелдән теләгән, шигырьләрендә дә гаделлеккә, аң-белемгә, хөр яшәүгә дан җырлаган мәгърифәтче, мулла һәм шагыйрь Даут Гобәйдинең тормышы шулай фаҗигале рәвештә өзелгән.

 

Унтугызынчы елның дәһшәтле-канлы 19 апрель көнендә якын-тирә төбәктән Тәбәрле авылына китерелеп, Сарсак-Омга волостеның башкарма комитеты рәисе Иван Молчанов, Яңа Аккуҗаның совет яклы агитаторлары Фәхретдин Баһавиев белән Азин дивизиясендә политрук булган Һидиятулла Габдуллин, Олы Кибья Авыл Советы хезмәткәре Александр Кропочев һәм Боголюбово авылының совет яклы Иван исемле кешесе дә нәкъ шулай ук коточкыч җәзалап үтерелгәннәр. Бер көн эчендә алты кешене корбан итү вәхшәтен, авыл халкын урамга куып чыгарып, халык күз алдында башкарганнар.

 

Колчакчылар бу яклардан куылганнан соң, авылдашлары Даут Гобәйдине Кыдырлы авылы зиратына алып кайтып җирләгәннәр.

 

***

 

Даут Гобәйди васыятенең бер күчермәсе хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «1824т» шифры белән саклана. Аны Татарстанның Әгерҗе районындагы Тирсә авылында яшәүче Хуҗамөхәммәт Хәлиуллиндагы кулъязмадан 1990 елның декабрендә бу юлларның авторы күчереп алган иде. Хуҗамөхәммәт Хәлиуллиндагы нөсхәсе Факия исемле карчык тарафыннан 1975 елда күчерелгән булган.

 

Галим Фатих Ибраһимов Даут Гобәйдигә багышланган мәкаләсендә бу васыятьнең текстын бастырган иде.

 

Фатих Ибраһимов мәкаләсендә васыять текстының кайдан алынган булуы әйтелмәгән. Ләкин журналда чыккан текст белән Милли китапханәдә саклана торган күчермә бер-берсен тулыландыралар. Китапханәдәге күчермәдә дингә бәйле урыннары бераз төшереп калдырылган. Аның протографы 1975 елга – совет атеизмы чорына караганлыгын искә алганда, дингә бәйле кайбер сүзләрнең һәм җөмләләрнең кыскартылу сәбәбе аңлашыла.

 

«Казан утлары»нда басылган васыятьнең төп чыганагында датасы, 1919 ел диясе урынга, ялгыш 1920 ел дип теркәлүе, Ф.Ибраһимов язганча, Даут Гобәйдинең рухи халәтенә күрә, сизмәстән җибәргән хатасы. Ләкин безнең тарафтан күчереп алынган нөсхәдә елы дөрес – «1919 ел» иде.

 

 

«Иске Кызылъяр авылы гражданнарына

 

Туганнар, иптәшләр! Революциянең көчле дулкыннары үз агымы белән мине дә алып китте. Мин инде бүген үземнең 40 ел торган илемне, 13 елдан бирле һавасын иснәп, суын эчеп яшәдегем Иске Кызылъярны, андагы бөтен дус-ишләрем белән бергә үземнең армый-талмый эшләп аякка бастыра алдыгым мөкатдәс мәктәбен, башларын күккә чыгарып, мөселманлыкның бердәнбер галәмәте булган мәһабәт мәсҗидне калдырып чыгып китәм. Мине революциянең көчле дулкыннары үз агымына таба агызып, бик авырлык белән булса да, сездән вә балаларымнан аерылып торырга мәҗбүр итте. Хәзергә хуш-сау булыңыз!

 

Иптәшләр! Сез минем юлның нинди икәнен, дөньядагы партияләрнең берсенә булсын катнашмаганымны да яхшы беләсез. Минем бар тоткан юлым – халыкны укыту һәм агарту булып, мөнбәр башында сезгә чын белән ялган арасын аерып сөйләдем. Мөселманлыкның һәм Коръәнебезнең нәрсә икәнен аңлату, балаларыбызны да, вә, гомумән, яшь буынны әдәп-тәрбиягә өйрәтү иде. Мин боларны булдырдым да инде, ахыры, чөнки Иске Кызылъяр, тәрбия ягыннан караганда, башка һәрбер авылдан өстен тора.

 

Сез минем китүемнең сәбәбен дә нәрсә икәнен сорарсыз инде. Мин аңар кыскача гына шулай җавап бирәм: мин һичбер партиягә каршы бер эш тә эшләмәдем. Вөҗдан дигән нәрсә мине укыту эшенә кысылып, ахырында мәктәпләрне һәм алардагы уку-укыту эшләрен тикшерүче итеп куйды. Янәшә-тирәнең надан кешеләре укытучыларга дошман күзе белән карыйлар. Аларны, укытучыларны, коммунист дип беләләр. Шуннан аңлашыла: алар икенче бер партиянең килеп керүе белән үк укытучыларга ябышып, кулларыннан килгән бөтен пычракларны эшләячәкләр. Аннары мин, сайланган көнемнән башлап, совет эшчесе булып танылганга, мин көчләнеп китәм. Китмәсәм – мылтык, китсәм, әллә нинди мәшәкатьләр куркыта. Менә шуның өчен дә мин көчләнәм һәм көчләнеп китәм. Ходай миңа шулай язгандыр инде. Сездән вә балаларымнан аерылып китү бик кыен булса да, Ходайдан тиз кайтуны өмет итеп, моңлы Кызылъярга сәламемне куеп чыгып китәм. Хуш, сау булыңыз, иптәшләр!

 

Сез миннән файдадан башканы күрмәгәнсездер, иншәАллаһ. Кайберләреңезне рәнҗеткән булсам, гафу итеңез мине. Гаилә вә балаларымны Аллаһка тапшырып вә сезгә ышанып калдырам. Сез үзеңезнең тәмле тел, йомшак сүзләреңез белән аларның көенечле күңелләрен җуатыңыз. Ходай сезгә вә сезнең балаларыңызга да рәхмәт күзе белән карасын.

 

Аһ, авыр миңа шушы ике юлны язуы!

 

Ышанам, иптәшләр, сез аларны кеше капкасына тилмереп бардырмассыз. Аларның усаллар тарафыннан сүгелеп, кадерсезләнүләренә сезнең инсафлык вөҗданыңыз разый булмас. Сүземнең шул төшләренә җиткәч, бик авыр миңа. Кулларым язарга бармый!

 

Хуш, иптәшләр, сау булыңыз!

 

Мин сезгә нинди яхшы юл өйрәткән булсам, шуның буенча барып, мәктәпләр алдында тезләнеңез! Коръәнне тугры аңлап, аның эзеннән кыл кадәр дә аерылмаңыз! Коръәнгә хилаф, дин исеменнән ялган сөйләүче, мөкатдәс динебезне карага буяучыларның сүзләренә ышанып, дөнья-ахирәттә бәхетсез булмаңыз!

 

Элекке кебек тату, бер сүздә яшәп, береңез өстеннән береңез донос ясамаңыз, әләкләшмәңез. Күп мәртәбәләр әйткәнемчә, кулларыңызга агач кылыч алып, инкыйлапны тыныч кына уздырырга тырышыңыз!

 

Ходай тиз көннән күрешеп, шатланып яшәүне насыйп итсен. Амин.

 

Кулларыңыздан кысып, маңлайларыңыздан үбеп калам.

 

8 нче апрель, 1919 нчы ел.

 

Гобәйди».

 

Текстны басмага Раиф Мәрданов әзерләде.

"Безнең мирас". – 2024. – №2. – Б.18-22. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру