Сабам – тарихым минем
Калкулык җанварлардан саклану өчен уңайлы урын булган
Нәсел-нисбәтем төп шушы Байлар Сабасыннан булып, мине үстергән Галимә әбинең сөйләве буенча, нәсел җепләребез шушы бистәгә беренче килеп утырган Мәмәт картка килеп тоташуын белә идем. Хәзерге көнгәчә сакланган шәҗәрәм, Мәмәт картның безнең буын башлангычы икәнлеген күрсәтә. Сабаның борынгы атамасы да аның исеме белән «Мәмәт бушлыгы» (Маметьево Пустошь) диеп йөртелгән. Ул вакытларда әле яшь булсам да, әбием Галимәнең сөйләгәне хәтеремдә калган: безнең хәзерге бистә урынына өч гаилә нигез сала. Мәмәт карт хәзерге халык телендә «Мәмәт калкулыгы» дип аталган биеклеккә килеп урнаша. Ул вакытларда бу тирәләрдә кара урманнар шаулап, әлеге калкулык аңа ерткыч җанварлардан саклану өчен дә уңайлы урын булган, чишмәсе дә шул калкулык кырыенда гына агып яткан («Бәдеркәй» чишмәсе, бу чишмәгә ахырдан кушылган исем). Икенче гаилә «Кәли» чишмәсе (ахырдан, кырыенда Кәли Хәлиле торганлыктан, шулай аталган) тирәсенә урнашкан, ә өченче гаиләне ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында үтереп чыгуларын сөйли торган иде әбием. Монда яшәүче халык та арта барган. Шул вакытларда бу кешеләр яши торган төбәккә рус землемеры килеп чыккан һәм: «Что за поселение?» – дип сораган. Ә Мәмәт карт, русча бер авыз сүз дә белмәгәч, бу миннән минем исемемне сорый инде дип уйлап: «Мәмәт! Мәмәт!» – дип кабатлаган. Менә шул очрашудан соң, әлеге бәләкәй генә авылга «Маметьево Пустошь» дигән исем бирелеп калган. Тарих битләренә күз төшерсәк, бирегә Иван Грозныйның 1552 елгы Казан ханлыгын басып алу өчен оештырылган өченче походына кадәр үк килеп утырганнар дип уйларга була, чөнки Байлар Сабасында Ленин урамында яшәгән төп шушы авыл кешесе булган мич чыгару остасы Габдерахман Галиев (1923-2000) үзе әйтеп яздырган бер язмасында (31 август, 1999 ел): «Зиратта комташ бар, ул кабер ташы мүкләнеп беткән, картлар чистарттылар, язуы гарәпчә түгел бугай – картлар укый алмадылар. Нәҗметдинов Каюм (1911-2002) абый укыды – 1547 ел дип язылган. Бу ташны барып карый аласыз, ул су ага торган җирдән көньякта – зиратка кергәч күп барасы түгел...» – дигән мәгълүмат бирә. Ләкин хәзер ул кабер ташын эзләү нәтиҗә бирмәде, ул әйткәннән соң инде хәйран еллар узган. Әлеге зиратны чистарту эшләре бик тирәнтен үткәрелде. Әле 1877 елгы картада да (Проектированный планъ Казанской губернiи, Мамадышского уiъзда, Сатышевской волости, деревни Маметьево-Пустошь. /Богатыя Сабы/; съемки 1877 года «Jюля 25» дня.) авыл «Маметьево Пустошь» дип күрсәтелгән һәм ул вакытта анда 262 хуҗалык булган.
Югалган тарихи язмалар
Әбием Галимә, аның төп – әтисе Зарифҗанның нигезендә (хәзер ул җир Байлар Сабасының почта бинасы урынына керә) Байлар Сабасының тарихы язылган документлар бар, дип сөйли, әтисе үлгәч, бу тарих абыйсы Габдерәхимгә калганлыгын әйтә иде. Әлеге тарихны аларның бакча башындагы мәдрәсәдә укучы шәкертләр алып барганнар. Габдерәхим карт 1964 елда ук вафат, ә аның сеңлесе – әбием 1966 елда дөнья куйды. Соңрак бу тарихны эзләп карасак та, очына чыгып булмады, табылмады. Кайбер сөйләүчеләрнең әйтүенчә, аларны Казанга алып киткәннәр. Бу тарихның булуын Габдерәхимнең кызы Фатыйма апа Шиһапова, шулай ук Шәрип Йосыпов (селькор Закир улы) 18 март, 1987 елдагы һәм Саба авылының тарихын бик яхшы белгән, авылның ак сакалы булган Хуҗин Гәлләм (1902-19.06.1999) бабай да үзенең 29.10.1987 елгы язмаларында телгә ала. Ләкин кая киткәнлеген күп еллар эзләнү чорында да белеп булмады. Шулай да бу тарихның кая киткәнлеге ачыкланды. Ул вакытларда өлкәннәрдән калган документларны йә яшергәннәр, йә яндырганнар яисә җиргә күмгәннәр, чөнки андый кәгазьләр эзәрлекләү куркынычы тудырган. Бу вакытта әле Сталин репрессияләренең шаукымы бетмәгән була. Габдерәхим карт үлгәч, аның карчыгы Кәримә әби (төп чыгышы Урта Саба авылыннан), барлык документларны һәм тарихны зиратка алып төшеп, Габдерәхим кабере өстенә күмә. Моның шаһите булган Фәһимә апа Мостафина безгә шул турыда сөйләде. Фәһимә апаның әтисе Исмәгыйль карт белән Габдерәхимнең әнисе Зөһрәбикә бертуганнар. Фәһимә әби хәзерге көндә Байлар Сабасында яши. Шулай ук үзенең бер язмасында (29.10.1987) Байлар Сабасында яшәгән аксакал Галләм бабай Хуҗин авыл исеменең 1918 елгы адресын да күрсәтә: «1918 елның августында Сабаның үзендә военное учениегә алдылар. Ул вакытта безнең адрес: Казан губернасы, Мамадыш (уезды) өязе, Сатыш волосте, Маметова Пустошь». Ул вакытта авыл ике исем белән аталып йөртелгән була.
Хәзерге мәгълүматлар күрсәтүенчә, Саба тарихы белән элек-электән кызыксынганнар. Сәмигулла Рәхимов дигән Байлар Сабасы кешесе Башкортстан якларына итек басарга баргач, аңа шунда яшәүче берәү болай дип сөйли: «Элекке Өфе губернасы Имай Карамалы авылында Мирвәли карт яшәгән. Ул Байлар Сабасы авылындагы дин әһелләре белән таныш һәм бик дус булган, һәрвакытта да алар белән элемтәдә торган. Сабага каядыр 1913 нче еллар тирәсендә килгәч, ул авыл тарихы турында кулдан язылып эшләнгән китапны үзе белән алып киткән. Бу язманың да кая киткәнлеге билгеле түгел.
Авылда Совет власте урнаштыру өчен үткәрелгән чара буларак, Байлар Сабасына «Авылга йөз» белән дип дәүләт тарафыннан оештырылган походка 1925-1926 нчы елларда Фатих Сәйфи Казанлы дигән язучы килеп, биредә ике ел буе эшләгән. Шул вакытта ул Сабаның тарихын өйрәнеп, 1927 елда китап итеп бастырып чыгарган. Бу китапны авыл кешеләре Хәтимә Хәбибрахманова, Әхтәм Мостафин, Котдус Ибәтуллин (ул вакыттагы Волость башкарма комитеты председателе) укып, әлеге китапның барлыгын әйтә торган булганнар. Бу китапны җыйдыртып алдырганнар. Сорау туа: «Ни өчен һәм кайда булса да бармы ул?» Монысы табышмак булып кала, архивлардан эзләнүләр дә тиешле нәтиҗә бирмәде.
Шулай ук авыл мулласы Кәшиф Хафизовта Саба турындагы язмалар булган, бу хакта өлкәннәр еш искә алганнар. Куркудан, ул аларны яндырган, дип сөйлиләр.
Фәхрелбанат Сөләйманиянең Саба елъязмасы кайда?
Саба остабикәсе Фәхрелбанат Сөләймания 1852 елда Коллар авылында мулла гаиләсендә туган. Дини белемне ул әтисеннән ала, сәләтле бала була, шул чорның әдәби китапларын да күп укый. 15 яшьлек Фәхрелбанат, абыйсы киемнәрен киеп, гыйльми сүз көрәшендә (дискуссия-әйтешү) катнаша һәм беренчелекне ала торган була. Ул Сабада яшәүче Хәлил ишанга кияүгә чыга. Сөйләүләренә караганда, Фәхрелбанат Саба елъязмасын (летопись) алып барган. Ул язмалар аның кызында булган. Фәхрелбанатның ире Хәлил хәзрәтнең әтисе Галләм исемле булган. Фәхрелбанатның яңадан өч улы туа: Габдерәшит, Габдулла, Нәҗметдин. Фәхрелбанат соңрак улы Габдерәшит белән Саба мәдрәсәсендә укыта. Бу абыстайның Габдулла дигән улы Гарәбстанның Бәйрут шәһәрендә укыган, җиде телдә сөйләшкән. Габдулла абый, укуын тәмамлагач, Өфе каласында мөфти була, соңыннан Мәскәүдә тел белеме буенча эшли. Габдулла, репрессиягә эләгеп, унҗиде ел төрмәдә утырып вафат була. Фәхрелбанат та дөньяны күп гизә: Нижгарда, Семипалатинскида, Төркестанда укыта. Ул 1913 елда Казанда чыга торган «Сөембикә» журналы редакциясендә эшли, аны чакырып китергән булалар», – дип искә ала үзенең язмаларында Сабада 1924 елда туып-үсеп, шуннан соң Үзбәкстан якларында яшәгән Исмәгыйль Габдулла улы Шакиров. Ул 1990 елның 10 ноябрендә кунакка кайткан була. Ә бу язмалар кайда соң, нигә эзсез югалганнар? Боларның берәрсенең эзенә төшелерме? Анысын вакыт күрсәтер.
Авыл ни өчен Байлар Сабасы исемен алган?
Ә нишләп соң авылның «Мәмәт бушлыгы» атамасы үзгәртелеп, бу төбәк Байлар Сабасы исемен алган? Һәм, гомумән, каян килгән бу атамалар? Күп кенә язмаларда Саба сүзе савыт-саба ясаудан да, сап куюдан да, кымыз саклау өчен хезмәт итә торган капчык – «саба» сүзеннән дә алынган дип фараз кылына. Шулай ук Коръән Кәримдә «суба» сүзе барлыгына һәм 34 нче сүрәнең «Сәба» дип аталуына таянып, авылның исемен шуңа бәйләп аңлатучылар да бар. Мәгълүм булганча, «саба» сүзенең таң җиле мәгънәсе дә бар. Мәмәт бушлыгы авылында таң иртәрәк аткач, бәлкем, шулай «Саба» исеме кушылгандыр дип уйлаучылар да очрый. Шулай ук Йәмән җирендә дә Саба дигән ил булып, ул бик көчле корылыктан юкка чыккан. Хәзергесе көндә дә Ленинград өлкәсендә Саба авылы бар һәм ул Луга елгасына коя торган, озынлыгы 90 чакрым булган Саба елгасы кырыена урнашкан. Бәлкем, саба сүзе рус тарихи документларында искә алынган саба-куляне дигән һәм хәзерге Саба тирәләрендә яшәгән кавем-кабилә атамасыннан калгандыр.
Авыллар тезмәсе Маметьево Пустошь, Шайтан-Ключь (Средние Сабы), Сатышево авыллары – бер яктан, ә икенче яктан Гажинская Пустошь (Сабабаш), Кильдебяково, Старые Сабы (Туктарово), Ташла Илга, Тенекей, Ямбулатово (Юлбат) авыллары, Чапки Сабы авылы тирәсендә тоташучы елга – борынгы исеме «Ръчка Саба» яки бу авылларның «при ръ. Сабинкъ» буенда урнашуын күрсәткән язмалар да булуы бу ике бер-берсенә параллель агучы елганың да кайчандыр шушы бер үк Саба исемен йөртүен күрсәтәләр. Шулай ук бер Саба елгасының башлангычын Сабабаш авылыннан алуын күрсәткән елгалар турында 1884 елда чыккан «Труды статистической экспедиции, снаряженной въ 1883 году Казанским губернскимъ земствомъ» хезмәтендә дә бу елгаларның ике бер-берсенә параллель агучы ике елга булуы күрсәтелгән.
Балтач районының Карадуган авылында Себер тракты тарихына, почта йөртүгә багышлап оештырылган музей бар. Анда 1797 елгы картада бу елгалар Саба исеме белән күрсәтелгән. Икенче елга исеме генә техник сәбәпләр аркасында дөрес ябыштырылмаганлыктан Р: Са булып күренә. Бу ике елганың, бергә кушылып, Ре бол Мга койганлыгы күренә, ягъни Мюшас елгасына. Бу – Саба елгалары, кушылгач, Олы Мишә елгасына коя дигән сүз. Әлеге хакта тагын берничә шул чор хезмәтендә күрсәтелә, бу елга исемнәре ул вакытларда үзгәртелмәгән була әле. Шулай ук Татарстан архивларындагы «ревизские сказки»ларда (аларны халык санын алу актлары дип атасак та дөрес була торгандыр) күпмедер мәгълүмат бар. 1718 елдан башлап болар барлыгы ун тапкыр уздырылганнар, әмма берсе дә еллар аралыгы буенча планлы рәвештә үткәрелмәгән. Шул «Ревизские сказки» аркылы теләгән кешегә үз шәҗәрәңне төзергә мөмкинчелек бар. Халык санын алпавытлар ала торган булган, ләкин бу халык санын алганнан соң да әле алар өстеннән ревизия үткәрелеп, җентекләп тикшерелә торган булган, чөнки алпавытлар 1861 елга, ягъни «крепостное право» бетерелгәнчегә кадәр дәүләткә һәр гаиләнең ир башыннан салым (1718 елдан, Петр I указы нигезендә, һәр двордан түгел, ә ул дворда ничә гаилә яшәүгә карап) түләгәннәр. Алпавытлар дөрес түлиләрме, яшереп калдырмыйлармы – менә шуның өчен дә кирәк булган инде бу «ревизские сказки»лар. Ә «крепостное право» бетерелгәч күпчелек хуҗалыкларны һәм йорт хуҗаларын, алда әйтеп үткәнемчә, авылның карталарын төзү ярдәмендә билгели, ә кайбер урыннарда аерым халык санын ала башлаганнар. Менә архивларда шул «ревизские сказки»лар һәм башка кирәкле документлар белән танышканда да еш очраттым мин ул Саба сүзен. Аларда безнең авыл «Маметьево Пустошь на вершине речъки Саба» дип күрсәтелгән иде. Болардан, Байлар Сабасының чын исеме шушы елгалар исеменә, ягъни «Саба» исеменә бәйлелеге күренә һәм авылыбыз Саба исемен дә шуннан – елга исеменнән алган дияргә тулы нигез бар. Ә елгага Саба ничек кушылды яки нәрсәне аңлата икән ул исем? Эзләнә торгач, саба сүзе борынгы фин-угыр кабиләләренең «су» мәгънәсендәге сүзе булырга тиешлеге ачыкланды. Моның шулай икәнлеген Байлар Сабасы тарихы белән таныш булган Фатыйма Габдерәхим кызы Шиһапова да үзенең 1988 елның 11 октябрендәге язмасында телгә ала, чөнки ул бу авыл тарихын әтисе Габдерәхимнән алып укыгандыр, күрәсең. Ә бәлкем, бу әйтелешләре белән охшаш сүздән чыгып кушылгандыр. Бу фин-угыр телләрендәге төрки алынмалар татарларның күршесендә, алар белән аралашып, төрки телле кабиләләр һәм халыклар яшәве турында сөйли. Әлеге фин-угыр кабиләләренә венгрлар, мари (чирмешләр), мордва, удмурт һәм башка берничә милләт вәкилләре керә. Бу халыкларның кайберләре безнең якларда яшәгән, тарих шуны раслый. Кайбер язмалардан күренгәнчә, иске чирмеш зиратларының урыннары безнең якларда бар әле. Байлар Сабасының үзендә үк, хастаханәнең ике катлы бинасына нигез (фундамент) чокыры казыганда, бер башында чирмеш зиратына тап булдылар. Кайчандыр биредә яшәгән чирмешләрне шул урынга, Саба елгасына таба җирләгәннәр. Кайбер язмаларда Байлар Сабасының Мәктәп урамында, күпер кырыеның өске ягында да иске зират булган диеп язылган (28.03.1996). Шулай ук күп еллардан бирле үзенең туган ягы тарихын өйрәнүче, Юлбат авылында яшәүче тарихчы Илдар Фәтхулла улы Сафин да «Юлбатым-Ямбулатым» дигән китабында, Урта Саба авылы тумасы булып, гомеренең күп өлешен Юлбат авылында балалар укытуга багышлаган Саҗидә Мирзамөхәммәтшәрип кызы Ракова язмасына таянып: «Татарлар килгәнче, бу авылда (Ямбулатта) чирмешләр (марилар) яшәгән. «Дәрә» җыю шулардан калган. Юлбатта аргы як тауга менсәң, чирмеш зираты түмгәкләре бар иде әле». Тенеки зираты читендә дә (Юлбат ягы) чирмеш зиратының урыны бар. Авыл исеме дә элек марича булган», – дип язган.
Килдебәк авылының да түбән оч (Сәрдә авылы ягына таба) ягына чыкканда чирмешләр зираты булганлыгы билгеле.
«Хәзерге Иләбәр авылының төньяк-көнбатышында, Саба ягыннан килеп кергән ягында чирмеш зираты булган. Өстендә агачлар үскән, җирле халык агачын кисмәгән, җирен дә сөрмәгән. 1960 нчы елларда Саба төрмәсеннән 15 тәүлеккә утыручыларны алып килеп сөрдерткәннәр. Чыккан кеше сөякләрен башка урынга илтеп күмдерткәннәр», – дип язылган Иләбәр башлангыч мәктәбе укытучылары язмасында (21.03.2002).
Саба сүзенең мәгънәсе
Әлеге язмалардан күренгәнчә, «Мәмәт Бушлыгы»ның үз тирәсендәме, якын тирәдәге авыллардамы бу урыннарга татарлар күчеп утырганчы ук угры-фин кабиләләре яшәгән дияргә җирлек бар. Татарлар килеп утыргач та, бу халыклар алар белән дус мөнәсәбәттә яшәгәннәр. Татар халкы аларны үзләренә якынайтып, тигез, тыгыз элемтә урнаштырган, аларны иген игәргә, тире иләргә, ә үзләре күперләр салырга өйрәнгәннәр. Алар, тарих битләреннән күренгәнчә, «Мәмәт Бушлыгы»нда урнашкан Аблаков фабрикаларында эшче куллар булганнар. «Саба» сүзе шушы угры-фин сөйләменнән килеп кергән, ә авылга «Саба» исеме шушы ике елга исеменнән алып кушылганлыгына тулы нигез бар дип ышанып әйтә алабыз.
Кайбер XIX гасыр чыганакларында «Сабы Богатые», «Яңа Саба», «Олы Саба», «Зур Саба» дип күрсәтелгән язмалар да күренгәли. Бу авылда, хуҗалык саны артык ишле булмаса да, байлар-һөнәрчеләр күп яшәгәннәр. Күптөрле һөнәр ияләре булган алар, күп илләр белән сәүдә элемтәләре бәйләгән аларны. Күп кенә язмалардан күренгәнчә, алар хәтта, берләшеп, Монголия, Кытай һ.б. илләргә кадәр барып, үзләре җитештергән эшләнмәләр белән сәүдә иткәннәр.
Тормыш дәвам итә, тарих тәгәрмәче алга таба тәгәри, безне һаман да алга өнди. Шулай да үз тарихыңны үзең күзаллаганча эзләнеп өйрәнү кирәк дип уйлыйм. «Тарихын белгән – нәсел-нисбәтен, телен белгән», – дип тикмәгә генә әйтелми торгандыр инде ул...
"Безнең мирас". – 2024. – №5. – Б.8-12.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА