Пәри – башка, җен – башка...
Рухи бәһасен үлчәү тәлинкәләренә генә салып булмый торган милли бәйрәмнәребез көннән-көн үз кыйммәтен югалта бара. Республикакүләм уздырылуы туктатылган, исеме әллә нигә бер яңгыраган Нәүрүз, «булып торуы да яхшы» дигән ният яисә «башкаларга күрсәтерлегебез бар» дигән мактаныч хисе белән генә оештырылган Сабан туе, атамасы да актив сөйләмнән төшеп калган Җыен… Инде вак-төяк йолалар турында әйтеп торасы да юк.
Милли бәйрәмнәрнең татар тормышыннан юкка чыгуында сәбәпләр күп: халык психологиясендә заманга бәйле үзгәрешләр, авыл халкының кимүе, шәһәрләшүе, урыслашуы, хөкүмәт тарафыннан урыс бәйрәмнәренә өстенлек бирелү һ.б. Төптәрәк яткан сәбәпләр дә бар. Шуларның берсе – милли бәйрәмнәрне рәсмиләштерү, аларны зур горурлык хисе белән «интернациональ» дип атап тору. Үзенеке булмаган бәйрәмгә ни яшьләрнең, ни өлкәннәрнең актив катнашмавына, концертка барган кебек баруына йә бөтенләй исе китмәвенә гаҗәпләнергә кирәкми. Уртак малны эт җыймас, дигән кебек, уртак бәйрәмнәрнең дә кадере шуның кадәр генә. Теләсә кайсы туйның хуҗасы һәм кунагы булырга тиешлеген оныттык.
Узган гасыр ахырында ук мәгънәсен югалта башлаган Сабан туена карата күрше милләтләрдә ямьсез әйтемнәр барлыкка килү дә аптыратмый: «Нам татарам всё равно, что война, что сабантуй», – ди урыслар (безнең исемнән!). Бу мәкаль – милләтебезнең үз тарихына, йолаларына битарафлыгын ассызыклау. Шул ук вакытта, милли рухы тапталган бәйрәмнәргә искитмәгән мөнәсәбәттә торуы өчен һичкемне гаепләп тә булмый.
Шагыйрь шигыренә җанын куша, шуңа күрә еш кына аңа каршы иҗат ителгән пародияне күтәрә алмый. Бәйрәмнәр белән дә эш шулайрак. Югарыда аталган милли чараларның пародиягә әверелүе (ягъни, бер булганны уңышсыз, көлке дәрәҗәдә яңадан кабатлау) аларны уздыруга «рәсми куллар» тыгылгач башланды, дип кистереп әйтергә мөмкин. Вакыты, рәвеше, урыны халык, аксакаллар тарафыннан киңәшләшеп ачыкланырга тиешле, ел фасыллары, эш һәм көн итү тәртибенә бәйле, ныклы традицияләргә нигезләнгән Сабан туе инде хәтта безнең буын белгән Сабан туе да түгел. Авылларда, мыек астыннан сагышлы көлеп, аны «җитәкчеләр бәйрәме» (төп ял итүчеләр шулар) дип тә атыйлар, акча эшләр өчен көтеп торуларын исәпкә алып, артистларның «уңыш бәйрәме» дип санаучылар да очрый, әмма горурланып: «Сабан туенда булдым, нәкъ безнең яшьлектәгечә», – дип сөйләүчеләр күренми.
Пәри башка, җен башка, ди халык, төрле әйберләрне аера алмаучылардан көлеп. Инкыйлабтан соң махсус рәвештә тыелган Җыен белән аның урынын алмаштырган Сабан туе турында да шуны ук әйтергә булыр иде. Замандашларыбыз хәтерли торгандыр: кыр эшләре башланыр алдыннан уздырылган Сабан туе, халык теләген исәпкә дә алып тормыйча, җәйгә күчерелгәч, Җыен гомумән юкка чыгарылгач, мондый үзгәрешләрне кабул итә алмаган күпчелек, вакыты һәм эчтәлеге өлешчә туры килгәнне дә күздә тотып, бәйрәмне Җыен дип йөртте. Белдерүләргә башта төрлечәрәк, аннан, нигездә, «Сабан туе» дип язылды.
Җыен – борынгыга барып тоташкан һәм барлык төрки халыкларда да булган милли җыелыш. Зур авыллар үзләре генә, вак авыллар берләшеп уздырган аны. Сабан туе – үләннәр тишелгәч, мал-туарны болыннарга чыгаргач, чәчү алдыннан, май аенда, ә Җыен – чәчү беткәч, иң матур көннәрдә, чәчәкле тугай-болыннарда үткән. «Җир җылынгач, Җыен җыела» мәкале дә шул хакта сөйли.
Җыенның кабилә, токым, ыру бәйрәме булганлыгын аның берләшеп уздырылуы, бер авылдан күчеп киткән кешеләрнең шул көндә туган авылларына кайтуы, зимагурларның җыелуы һ.б. да сөйли. Моны без кечкенә чакта үткәрелгән бәйрәмнәр дә ачык күрсәтеп торды. Җыенның вакыты авыллардан бүленгән, күченгән пүчинкәләр белән киңәшләшеп билгеләнә иде, чөнки бәйрәм атна-ун көн буе бара, туганнар әле бер авылга, әле икенчесенә җыела, көннәрнең туры килмәве кирәк.
Безнең Кукмарадан Киров өлкәсенә күчеп утырган Күкшел Пүчинкәсе, Мәмәшир Пүчинкәсе, халык телендә шулай аталышлы, әмма рәсми исеме дә булган башка авылларга атналар буе йөри торган идек, ә бәйрәмнең олырагы, дәрәҗәлерәге Малмыж, Нократ Аланы кебек зур торак пунктларында уздырыла, алары да бер көнгә туры килми иде (шулай да, июньнең соңгы атнасы хуп күрелде). Халык Җыенның соңгысын – елның иң озын көненә туры килгәнен аеруча көтеп алган. Безнең вакытта «Олы көн җыены»на бистә-шәһәрләргә яисә зур авылларга, тарихи яктан данлыклы торак пунктларга бармау да гаеп тоела, аларда яшәгән туган-тумачаның хәтерен калдырганга, бик зур сәбәп чыкканда гына, кунактан баш тартыла иде. Мәмәшир халкы өчен бу төр җыен, минем аңлавымча, Кукмарадан битәр, Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә булгандыр. Хатирәләремдә Малмыж өяз җыенын уздырган кала сыйфатында яши.
Балачакның хәтта эшле көне дә – бәйрәм, бәйрәмле көне аеруча нурлы, җылы. Үзеңне кирәкле, кадерле тоясың, зур бер нәселнең баласыдай хис итәсең. Җыен өчен авыллардан атлар, машиналар билгеләнә, кунакларны каршы алу оештырыла. Бер авылга җыелу ике-өч көн дәвам итә, хуҗалар үзара сораша: кемнәргә кемнәр кайткан, кемнәр килгән? Теге яки бу авылга кергәндә, басу капкасы янындагылар яисә урамда каршы чыгучылар, безнекеләр кайсы автобус белән, кайсы пароходта, паромда икән… дип йөдәтеп бетерә. Җыен-Сабан туенда кунак төшмәгән өй мәет кергән йорт кебек күңелсез, нурсыз тоела.
Җыеннарның тарихы нәсел-токымнарның үсеш-таралыш тарихына барып тоташа. Ул туганлык җепләрен сакларга ярдәм итә. Хәтта Сабан туе белән берләшкән вариантта да аның күп җирдә уздырылмавы, вакытын махсус рәвештә бер көнгә куеп, бәйрәмне үлемгә дучар итү – кабилә-ыруның гына түгел, ә тулаем халыкның юкка чыгуына алып бара торган юл. Моны хәйләкәр сәясәт чагылышы дими, ни дисең?!
Җәй уртасында уздырылган туйларның Сабан бәйрәме белән бернинди уртаклыгы юк. Быел башкалабызныкы августта үтә икән, диләр. Читләр алдында матур күренүне уйлап, үз халкыңның җанына төкерү, дип кенә бәяләп буладыр моны. Кызым янәшәбездәге Каюм Насыйри урамында ял итеп утыра икән. Бер төркем туристлар килгән. Арадан берсе гидтан: «Сабан туегыз кайчан була?» – дип сораган. Сәяхәт юламаны: «Ул мөселманнарның Корбан бәйрәме кебек гел күчеп йөри, быел августка күчкән бугай», – димәсенме! Ләкин... бу төр наданлыкны да аңлатырга мөмкин. Кышкы Сабан туйлары бар икән, димәк, әлеге бәйрәмнең кыр эшләре белән бернинди уртаклыгы калмаган? Милиция (әй лә, полиция) дә бәйрәм итә аны, артистлар да...
Кайсы урысның Яфрак бәйрәмен кышкы зәмһәрирдә уздыру башына килсен?! Алар ул көнне клуб идәннәрен дер селкетеп, тибенә-тибенә бииләр. Бар нәрсә элеккечә, бар нәрсә ихластан, сөйләшү – урысча, Татарстанда яшибез дип, бәйрәмне татарча уздырмыйлар. Ә без менә... Югыйсә, туган авылыма урыс, мари көрәшчеләре дә килә иде, аларны беркем дә мәйдан уртасына урысча чакырырга уйлап карамаган.
Сабан туйларының бер гадәте: бүләкне читкә җибәрмәү. Инде отты-отты дигәндә дә, башка авылныкыларны җиңәр өчен, кулына сөлге урап, уртага атылучы табылачак. Хәзер көрәш кагыйдәләре үзгәрде. Бер-ике ирне атып бәрәләр дә, батырлар ярышына чыгалар. Элек исә батыр калганны җиңүчеләр дә табыла, шундыйлар табылмаганда гына, ул абсолют җиңүче санала иде. Мин – көрәшчеләр нәселеннән. Нәкыйп белән Наил абыйлар, Рәфкать, Ринат һәм башкалар – һичкемгә бил бирмәгән туганнарым.
Балалар Сабан туен гаепкә алмыйм, ямьсез җирләрен тапмыйм. Бердән, язын үткәрелә, икенчедән, ихластан. Аларда активлык күзәтелә, аларга бүләкне авылдашларым кызганмыйча мулдан бирә. Чын Сабан туйлары юкка чыккач уздырыла башлаган бәйрәм ул. Кайчандыр югарыдагылар каршы төшмәсен өчен, аны да унтугызынчы майга туры китерергә тырышалар һәм Пионерия көне белән бәйлиләр иде. Балалар Сабан туеның бу ямьсез ягыннан котылдык. Ул чын мәгънәсендә хезмәт, дуслык, үзара бил алышу бәйрәменә әверелде, шунлыктан авыл мәктәпләрендә һаман да популярлыгын югалтмый.
Татарларда зиратка йөрү, урыслардагы кебек, дини бәйрәмнәр яисә көннәр белән билгеләнми. Элек Җыенга кайтучылар каберлекләрне тәртипкә китергән. Мазарстаннарны чистарту соңрак май бәйрәмнәренә күчте, әмма элеккеге колачлылыгын югалтты. Кешеләр үз туганнарының каберен карыйлар да китеп баралар, калган каберлекләрне тазарту, корыган агачларны кисү-ваклау, читкә чыгару күп җирдә, нигездә, карт-корыдан торган авыл халкы, аны бу эшкә оештырган җирле идарә өстенә төшә. Җыеннарның юкка чыгуы каралмаган зиратлар проблемасын да барлыкка китерде.
Сәгать унда башланучан бәйрәм элекке кичке уенлыклар вакытына күчә бара. Күп кенә авылларда Төнге Сабан туйлары уздыру модага керде. Нинди монда үзара хәл белешү, ашъяулыклы табыннар артында гөрләшеп утыру! Авылдан баганага сузылган караңгы ут яктысында күзләр генә ялтырый.
Аграр культ белән бәйле Сабан туе – бөртеклеләр игүгә мөнәсәбәтле тантана. Ибн Фадлан истәлекләренә дә кергән ул. Казан депутатлары тарафыннан ЮНЕСКОның дөнья шедеврлары исемлегенә тәкъдим ителсә дә, аның тарихи, сәнгати һәм этнологик кыйммәте көннән-көн кими, һәм, беренче чиратта, җаваплылык шушы күренешкә күз йомган татар җәмәгатьчелеге, зыялылары өстенә төшә, дип әйтергә мөмкин. Идарәчеләрнең дә күзен ачучылар кирәк! Кар эрегәннән соң язгы эшләргә ике-өч атна кала уздырылган бу бәйрәмнең фәнни хезмәтләрдә берничә вариантлары күрсәтелә, асылда аларның һәрберсен зур бер бәйрәмнең төрле җирләрдә төрле дәрәҗәдә сакланып калган өлешләре, дип уйларга кирәк.
Әгәр теге яки бу күренешнең атрибутлары яшәүдән туктый икән, ул инде чын мәгънәсендә шул күренеш була аламы? Юк. Сабан туе белән дә эш шулайрак тора. Совет чоры да тамырдан үзгәртеп бетерә алмаган Сабан туе, үзгәртеп кору елларына кергәч, бөтен матурлыгын, тарту көчен югалтты. Кайбер урыннарда ул элеккечә балалар көрәшеннән, картлар ярышларыннан, төрле шаярышлардан башланмый, анда вак кына бер бәйге, монда икенчесе… Көрәшчеләр саны да артык күп түгел, аларны да еш кына уртага ялына-ялына тарталар. Бүләге түгел, мәзәге дип, кызык ясап кына көрәшкә атылулар заманнары узды. Киресенчә, күпләр бары тик бүләк, машина яисә башкасы өчен бил алыша. Әле кайчан гына чиккән сөлгеләре белән дәшеп торган мәйдан да элеккечә кайнамый, бәхәсләшми, даулашмый. Борынгы ышанычларга нигезләнгән йолаларны ислам ритуаллары белән дә кушмаска иде. Мин, шәхсән, икенче Бөтенрусия авыл Сабан туенда мөфти Тәлгать Таҗетдиннең бәйге-тантананы дини бәйрәм санарга тәкъдим итүен, Җәбраил фәрештәнең кешеләрне бодай чәчәргә өйрәтүе белән бәйләп каравын аның башка ахмак гамәлләре янәшәсендә хак динебезгә салган чираттагы зыяны, дип санадым.
Рәсми аңлатмаларда бәйрәмнән беркем дә бүләксез китми, дип языла. Бу дөрес түгел, элек бүләкне җиңүчеләр ала иде. Әмма җиңелгән атлар да һичкайчан бүләксез калдырылмады, чөнки халыкта арттан килгән атның җаны елый, кимсенә, дигән ышану булды. Сабыйларны да бүләксез калдырмаска тырыштылар. Хәзер бүләкләр уңга да, сулга да болай гына таратыла. Шуңа күрә аларның кадере дә юк.
Сабан туена совет чорында кертелгән үзгәрешләр дә бәйрәмнең тарихи эчтәлегенә, мәгънәсенә зыян сала: спортчылар парады, сәнгать коллективлары чыгышы, авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү... Шул ук вакытта, яшь киленнәр чиккән сөлгеләр, кызлар хәзерләгән кулъяулыклар өчен ярышу кебек гүзәл гореф-гадәтләр юкка чыга бара. Җиңүчеләрне милли сөлге һәм симез тәкә белән бүләкләүләр дә тарих тузанына күмелер сыман. Оештыручыларның аларны кадерсезләве, символик мәгънәгә ия булуларын онытулары халыкта милли бәйрәмнәргә карата гарипләндерелгән мөнәсәбәт барлыкка китерде.
Милли бәйрәмнәребез турында яза башласаң, кәгазь битләре генә җитми икән. Бу – әлегә сүземнең башы гына булсын. Мин аны кайчан да бер дәвам итәрмен әле...
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА