Пароходта ике сәяхәт
Ниһаять, без юлда! Көннәр бик матур торды. Ашап-эчкәч, Фатих абый, икенче кат палубасында аңа билгеләнгән качалкага чыгып утыра иде. Үзен сырып алган яшьләргә ул тормышта була торган төрле мәзәк хәлләр турында сөйләп бик тә көлдерә иде. Урыс пассажирлары да Фатих абыйны тыңларга җыела башладылар. Күңелле кеше, тәмле телле, мәгълүматлы зур әдип дип, мактап сөйлиләр иде.
Пассажирлар бик туйдыра башласа, Фатих абый югары палубага, капитан рубкасы янына менгерергә үтенә һәм анда утырып, журнал укый, аргач йоклап та ала иде. Кичләрен еш кына капитан үзе дә аны югарыга, штурвал рубкасына чакыра иде.
Табигатьне ярата торган Фатих абый, Агыйделгә кергәч, тирә-якның матурлыгына бөтенләй гашыйк булды һәм югары палубада таң аттыра башлады.
Урманлы яр буйларын узганда сандугачлар сайраганы ишетелә, бүтән төр кошлар да чыр-чу килә. Аталы-әнкәле аккошлар парлап йөзә, акчарлаклар, ризык ыргытмаслар микән дигәндәй, пароходтан калмый очалар, су өстенә төшеп, балык тотып алалар. Авылларны узганда сыер, бозау, сарык тавышлары ишетелеп кала.
Кояш әле үзе күренми, әмма урманнар артыннан нур чәчә башлаган. Аннары үзе дә күренә, күтәрелә. Кояш бөтенләй чыгып беткәч, Фатих абыйны каютасына кертеп куялар. Ул, капитан сыман төнге вахтада булган кеше кебек, әйтер иде: «Хезмәтемне үтәдем, инде ял итәм, туганкайларым. Иртәнге чәемә рәхим итегез. Сәгать тугызда, Хәбиб туганкай, син мине уят». Әгәр йокысы туймаса, болай ди иде: «Хәбиб, мин тагын бер станциягә хәтле киттем», ягъни бер сәгать йоклап алам.
Уфага җиткәч, Гомәр Әмирханов һәм Әхмәт Галиев, Фатих абыйның үтенече буенча, аның язучы дусларына телефон аша хәбәр бирделәр. Бер сәгать тә үтмәгәндер, язучылар һәм газета хезмәткәрләре, дүрт-биш ат белән килеп, Фатих абыйны шәһәргә алып менеп киттеләр. Гомәр Әмирханов та, иптәшкә дип, алар белән китте. Икенче көнне, пароход кузгалырга ике сәгать калганда, дуслары һәм танышлары китереп куйдылар. Утыз-кырыклап кеше булгандыр. Команда да, пассажирлар да – урысы, татары – бу хәлгә гаҗәпләнеп калдылар. Кузгалып киткәндә, капитаныбыз Борис Григорьевич Иванов (Спас шәһәрендә туган), Фатих абыйны ихтирам итеп һәм озатучыларның күңеле булсын дип, сузып-сузып, аерылу салюты – өч мәртәбә гудок бирде. Шунысын да әйтим, капитан Фатих абыйга зур илтифат һәм хөрмәт күрсәтеп, пароходтагы барлык уңайлыклардан файдаланырга мөмкинлек тудырды. Хәтта бер тапкыр ул аны, Гомәр белән мине, буфеттан кирәк-ярак китертеп, каютасында сыйлады. Соңыннан, без Түбән Новгородтан әйләнеп килгәч, Фатих абый шул хөрмәтләргә рәхмәт йөзеннән, капитанның хатыны Александра Александровнага, Гомәр Әмирханов аркылы, чиккән матур башмак бүләк итте.
Чистайда Фатих абыйны туганнары[4] каршы алды. Чаллы пристаненда күп итеп иген төягәнлектән, пароход Чистайда бер генә сәгать торды.
Казанда Фатих абый үземә һәм мине каршы алган әти-әнигә[5] рәхмәтләр әйтте, пароход кузгалмыйча китмәде. Егетләр һәм кызлар да мине озатып калдылар. Соңыннан әниебез әйтте: «Фатихның шулхәтле күңеле булган, әтиең Яңа бистәгә барып, аның янына керсә, һаман шул турыда сөйли икән».
...Идел ябылды. Пароходыбыз Түбән Ослан затонында кышлаганга күрә, Бөек Октябрь инкыйлабын мин шунда каршыладым. Идел каткач, без, пароходта эшләүчеләр, Казанга, хәзерге Ирек мәйданына килдек. Казан шау-гөр килә. Митингта хөкүмәт эшчеләренең, авыл хезмәтчеләре вәкилләренең, Ленин соратникларының чыгышларын тыңладык. Кояш тагын да куәтлерәк яктырткан кебек булды. Иптәшләр белән бер-беребезне тәбрикләшеп, кочаклаштык.
***
Идел ачылу белән мин – тагын шул үз эшемдә. Навигациягә чыгып китәр алдыннан һәрвакыт Фатих абый янына барып, хәл белеп һәм саубуллашып китә идем. Ул да хәерле юл теләп кала иде. Әстерханнан Казанга килгәч, әтием аркылы аңа паюсная икра, осетрина балыгы җибәрә идем. Ә беренче фруктылар чыккач, анысыннан да авыз иттерәдер идем.
Үләр алдыннан берничә ел Фатих абый Жуковский урамында яшәде. Театрга барсам, ул әйтер иде: «Бишбалтага кайтып йөрмә, кунарга миңа кер». Мин рәхәтләнеп риза булам. Ашатып-эчермичә яткырмый. Спектакльнең ничек үткәнен, нинди артистлар уйнаганын сораша иде.
1923 ел навигациясендә мине «Год Октябрьской революции» исемле теплоходка билгеләделәр. Ул Түбән Новгород, хәзергечә әйтсәк, Горький белән Әстерхан арасында йөри иде. Әти аркылы мин Фатих абыйга тәкъдим ясадым: теплоходта йөреп кайтырга теләге юкмы, булса, кай вакыттарак? Ул июнь ахырын билгеләде. Түбәннән менгәндә Казанда утырып, Түбән Новгородтан Әстерханга кадәр алып барырга һәм, кире кайтканда, Казанда төшереп калдырырга, дигән карарга килдек.Июньнең 25ендә безнең теплоход Казанга килеп туктады. Хәйран калдым: әти, әни, Фатих абыйдан гайре, пристаньда безне профессор Әбүбәкер абзый Терегулов белән Зыя әфәнде Ваһапов[6] көтеп торалар иде. Аларны 1 класстагы өч урынлы каютага урнаштырдым. Әти белән әни минем каютада өйдә пешкән ризык белән сыйлый башладылар, үзем исә аларны Иделнең түбән ягында өлгергән яшелчәләр белән сыйладым һәм өйгә дә биреп җибәрдем.
Теплоход икенче свисток биргәч, әти һәм әни кунакларым белән саубуллашырга менеп киттеләр. Өченче свисток бирелгәндә, махсус беркетелгән матрос, Фатих абыйны палубага күтәреп алып чыгып, качалкага утырткан иде. Әбүбәкер абзый һәм Зыя әфәнде, аның янында басып торган килеш, әти-әни белән сөйләшеп алдылар.
Теплоход кузгалып киткәч, мин вахтадан бушап, хөрмәтле пассажирларым янына кердем. Зыя әфәнде, рестораннан китереп, кичке аш әзерли башлады. Фатих абыйның «Йа, Алла, бу саф, тузансыз һаваны иркенләп сулый торган сәгать тә җитәр икән» дигәне хәтердә калган. Һәммәсенең дә рухы күтәренке иде, көлешеп, гөрләшеп, ашый-эчә башладылар.
«Нинди генә рәхмәтләр укырга сиңа, Хәбиб туганкай, бу пароходта бару безгә бик рәхәт!» – диештеләр.
Ашап-эчкәч, палубага кереп утырдылар. Кич бик матур иде. Козловка пристанен узгач, Казан бөтенләй күздән югалды. Сәгать 2дә Чабаксарны да уздык. Мин йокларга төшеп киттем, хөрмәтле кунакларым да каюталарына кереп киттеләр.
Икенче көнне, Түбән Новгородка җиткәч, көндезге икеләрдә Фатих абый белән Әбүбәкер абзый извозчик ялладылар да, күрергә, танышырга дип, шәһәргә юнәлделәр. Зыя әфәнде, берәр столовойда ашап чыгар өчен дип, Свердлов урамындагы театр янында аларны көтеп торырга булды. Кичке сәгать сигезләрдә алар, шәһәрнең күп җирләрен, тарихи урыннарын карап, арып-талып кайтып керделәр. Шәһәрнең төзеклеген, чисталыгын мактадылар. Откостан[7] карап, Идел күренешенең матурлыгына хәйран калганнар икән.
Теплоход икенче көнне сәгать 12дә кузгалып китте. Пассажирлар күп булып, каюталарда буш урын калмаган иде. Пассажирлар арасында артистлар да, галимнәр дә, бүтән төр һөнәр ияләре дә бар иде. Алар, рөхсәт сорап, Фатих абый янына килеп утыралар һәм аның белән дә, Әбүбәкер абзый белән дә сүзгә керешеп китәләр иде. Бик артык туйдырмасыннар дип, үзем вахтада вакытта, мин аларны рубкага чакырам. Алар диванга утырып, табигатькә сокланып баралар.
Казанда безне минем әти белән әни, Гомәр Әмирханов, Әбүбәкер абзыйның җәмәгате Әминә ханым, Зыя әфәнденең хатыны Нәфисә һәм кызы Сафия каршы алдылар. Минекеләр дә, аз вакытка булса да, хәл белү өчен, хөрмәтле пассажирлар янына менеп төштеләр.
Казанда ике сәгать ярым торгач, теплоход тагын баруы-кайтуы ун көнлек булган юлга чыгып китте. Яңа бистә яныннан узганда, Фатих абый – ничек дип әйтергә – моңаеп калды, шактый вакыт сөйләшмичә барды. Яңа бистәнең зираты тәэсир иткәндерме, белмим...
Аяклары йөрмәгән Фатих абыйның йомышларын Зыя әфәнде Ваһапов үтәде. Әбүбәкер абзый да ярдәм итә иде. Әмма аңа күбрәк матрослар хезмәт итте. Һәр сменадан бер матросны беркетә идек. Фатих абый аларга тиешле вазифаларын** бирде.
Менә Әстерханга барып җиттек. Көннәр бик матур иде. Фатих абый, Әбүбәкер абзый һәм Зыя әфәнде, ат яллап, шәһәр белән танышып йөрделәр. Ә кичен мин дә кушылып, Әстерханның данлыклы фонарик бакчасына киттек. Анда ресторанның балконында ашап-эчеп, күңелләрне тагын да күтәреп, төнге сәгать беренчедә генә теплоходка әйләнеп кайттык. Әбүбәкер абзый бакчада вакытта музыкага биеп тә алды. Бу миңа бик кәмит тоелган иде.
Кире кайтканда, Казанга кадәр барлык пассажирлар Фатих абыйны бик тә ихтирам иттеләр, һаман аның янында булырга тырышалар иде. Һәммә кешедә, шул исәптән, теплоход командасында да, ул бик матур хатирә калдырды. Үзе төшеп калгач та, еш кына әйтәләр иде: «Нинди матур, нинди сөйкемле, нинди зур сезнең Фатих Әмирхан дигән әдибегез!»
Редакциядән
Бу истәлекнең авторы – Хәбибрахман Рәфыйков (1897-1972) – күренекле мәгърифәтче Габдрахман Рәфыйковның (1873-1954) улы. Ул озак еллар дәвамында елга транспорты инженеры, капитан ярдәмчесе, капитан булып эшләгән, соңрак Казан елга техникумында белем биргән. Мәсәлән, легендар шәхес, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевны (1917-2002), язучы Сафа Сабировны (1915-2004), тарихчы Булат Солтанбәковны (1928) әлеге уку йортында Хәбибрахман Рәфыйков укыткан.
Истәлекне, тәртипкә салып, редакцияләп һәм искәрмәләр белән тәэмин итеп, күренекле галим һәм әдип Ибраһим Нуруллин заманында «Казан утлары» журналына тапшырган булган. Шуннан бирле ярты гасыр чамасы вакыт үткән... Ниһаять, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, «Казан утлары» архивыннан әлеге язманы табып, безнең журналга тәкъдим итте.
1. ...Фатыйма, Мөхәммәт һәм Әхмәт Галиевләр... – Салихҗан мулла Галиев балалары. Фатыйма (1897-1957) – хезмәткәр; Мөхәммәт (1899-1960) – педагогия институты укытучысы; Әхмәт (1901-1967) – ветеринария институты укытучысы.
2. Гомәр Әмирханов (1899-1942) – Зариф мулланың энесе Нәҗип мулла улы, Фатих Әмирханның туганнан туган энесе. Хезмәткәр.
3. Әминә Рәфыйкова (1899-1979) – Хәбибрахманның сеңлесе.
Укытучы.
4. Чистайда... туганнары... – Нәҗип мулла, аның хатыны һәм балалары күздә тотыла.
5. ...мине каршы алган әти-әнигә... – Габдрахман Вәли улы Рәфыйков (1873-1954) – танылган укытучы-педагог, Хезмәт Герое (1928) Рабига Шакир кызы Иманкулова (1879-1962).
6. Зыя Ваһапов – Әмирханнарның күп еллар дәвамындагы күршесе.
7. Откос – Түбән Новгород шәһәренең Кремль урнашкан төшендәге Иделгә карый торган иң биек урыны.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА