Тарихи мирас Уку өчен 4 минут

«Орденлы татар егетләре турында күп материал җыйдым...»

Афзал Шамовның тууына – 125 ел

 

Афзал Шиһабетдин улы Шамов (1901-1990).

 

 

4 мартта язучы, педагог, публицист һәм мөхәррир, журналист, хәрби корреспондент Афзал Шамовның тууына 125 ел тулды.

 

Афзал Шамов тумышы белән хәзерге Яшел Үзән районының Татар Танае авылыннан.

 

Кечкенәдән белемгә омтыла. Авыл мәктәпләрендә укыта. Гражданнар сугышында катнаша. Казан, Мәскәү университетларында белем ала. 1931-1943 елларда Татарстан дәүләт нәшриятында мөхәррир булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач янә хәрби форма кия. 1943-1946 елларда фронт газеталарында хәрби корреспондент буларак хезмәт куя. Сугыштан соң әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеген дәвам итә. 1949-1950 елларда «Совет әдәбияты» журналы мөхәррире, 1959-1963 елларда ТАССР Югары Советы депутаты була.

 

 

Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларыбыздан бер төркем. Беренче рәт (сулдан уңга): Әдип Маликов, Мөнир Мазунов, Сибгат Хәким, Зәйни Шаһиморатов, Мәхмүт Хөсәен, Шәрәф Мөдәррис; икенче рәт: Халикъ Садри, Шәйхи Маннур, Әхмәт Ерикәй, Афзал Шамов, Риза Ишморат, Госман Бакир; өченче рәт: Габдрахман Әпсәләмов, Гамир Насрый, Әсгать Айдар, Абдулла Әхмәт, Вадим Земной, Хатыйп Госман; дүртенче рәт: Әмирхан Еники, Әхмәт Исхак, Әхмәт Фәйзи, Хәсән Шабанов. 23 апрель, 1947 ел.

 

 

Афзал Шамов әсәрләрендә татар авылы тормышы, ике сугыш вакыйгалары, сугыштагы көрәштәшләре турында истәлекләр чагылыш таба. Ул – «Рәүфә» (1928), «Бер мәхәббәт турында» (1935), «Хикәяләр» (1941) повесть һәм хикәя җыентыклары; «Көннәрдән бер көнне» (1959), «Яңгырлы кичтә» (1964), «Буранлы төндә» (1981) хикәя һәм очерк җыентыклары; «Чын хикәяләр» (1986), «Картлар» (1999) мемуарлар җыентыклары, публицистик язмалар авторы. Шулай ук рус классик әдипләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. 1950-1970 елларда Ф.Әмирхан һәм Г.Ибраһимов әсәрләре җыентыкларын басмага әзерләүдә катнаша.

 

Гражданнар, Бөек Ватан сугышларында катнашкан язучы Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

 

Дәһшәтле сугыш елларында, эшчеләр, колхозчылар, инженерлар, укытучылар, табиблар, галимнәр белән беррәттән язучылар да фронтка китә, Ватанны фашист илбасарларыннан яклап, күпләр яу кырында башын сала. Фронт тормышы турында без алгы сызыктан килгән хатлардан, полкташларының истәлекләреннән беләбез. Афзал Шамовның да Бөек Ватан сугышы фронтларыннан гаиләсенә язган хатлары саклана.

 

 

 

Сөекле Гадиләм һәм балаларым!

 

Юлдан һич тә хат язып булмады… Башта Габдулла Әхмәди белән бергә алар эшли торган урынга барып чыктым... 15 февральдә редакцияне эзләп чыгып киттем. Эзли торгач, бик күп шәһәрләрне, зуррак пунктларны үттем... Бер урында да редакцияне белүче кеше булмады. Бары очраклы рәвештә генә белдем...

 

Менә инде монда исән-сау килеп җитеп, өч көн кундым (20 февральдә кич белән килеп җиткән идем). Килгәч тә хат җибәрергә мөмкин булмады. «Казаннан сәлам» дигән мәкаләне бик тиз генә язарга һәм башка нәрсәләр дә эшләргә туры килде. Шулай итеп, вакыт узып китте. Сез Казанда миннән аерылгач, берничә минут туктап, карап торганнан соң, сезне куып җитәргә дип киттем. Ничектер әйтәсе сүзләр бар шикелле иде. Ләкин куып җитә алмадым…

 

Иптәшләр бик шатланып, җылы итеп каршыладылар. Бик көтеп торганнар икән.

 

Бәйрәмне (Кызыл Армия көнен) үткәргәч тә, алдынгы позициягә чыгып китәм…

 

Әниләргә, туганнарыма һәм әткиләргә бик зур сәлам, диген…

 

Утынны китертергә ашык. Срогы чыгып, югалмасын. Аның срогы тула торгандыр инде.

 

Сагынып, Афзал.

23 февраль, 1943 ел.

 

 

 

Сөекле Гадиләм һәм балаларым!

 

...Бу хатымны мин фронтка якын авылларның берсендә язам. Бу авылда немецлар булган. Алар монда 4,5 ай торып киткән. Шул дүрт ай эчендә алар шулкадәр талаганнар. Авылда бер тавык, бер әтәч, бер сарык, бер сыер калмаган. Хәзер авылда бары ике сыер бар – ул сыерлар да үз вакытында чигенгән һәм үзләре белән бергә алып киткән колхозчыларныкы.

 

Немең, килеп кергәч тә, авыл халкының барлык нәрсәсен талап алган. Игеннәрен дә, бәрәңгеләрен дә.

 

Мин кергән өйгә җиде семья урнашкан. Бер көтү бала-чага белән өй тулган. Фәкыйрьлекнең чигедер инде бу.

 

Үзләренең сөйләвенә караганда, алар болай булмаганнар. Аларның йорт әйберләре дә булган. Немецлар аларның кием-салымнарын гына түгел, бала-чагаларының кием-салымнарын да алып бетергән.

 

Безнең яктагы кайбер зарланучы, шыгырдаучы кешеләрне беразга монда китереп торасы иде. Алар шуннан соң тормышның кадерен белер иде.

 

Мин орденлы татар егетләре турында күп кенә материал җыйдым. Хәзер шуларның кайберләрен күрергә алгы линиягә, сугышның иң кызу урынына барам.

 

Һавалар әле бу көннәрдә бераз салкынайтып җибәрде. Аяк асты көндез генә бераз йомшарып тора. Аннары катыра. Бу йөрүдә әле итеккә үткәне юк. Үтмәсен өчен итек эченә салам белән кабык салдым…

 

Бу хатымны язган арада балаларның кайберләре җылый-җылый йоклап киттеләр. Өй эче бераз тына төште. Бары тик берничәсе генә йокламаган әле. Озакламый йоклап китәрләр, дип уйлыйм. Алар йокларга яткач, мин дә йокларга ятарга уйлыйм...

 

Утынны китерткән булсаң, яхшы булыр иде... Әгәр алмаган булсаң, бик тиз генә алдырып куй. Әткиләргә генә булса да ташыт.

 

Туганнарның барсына да сәлам, диген...

 

A.Шамов

5 март, 1943 ел.

 

 

Сөекле Гадилә һәм балаларым!

 

Соңгы хатымны мин алгы линиягә барып җитәр алдыннан язган идем... Менә мин озак кына йөреп, исән-сау кайтып җиттем. Бик күп кешене, бик күп хәлне күрдем. Сугышны, аның һәлакәтен никадәр генә зур итеп күз алдыма китерсәм дә, тулысынча китереп җитмәгәнмен икән.

 

Вакыты-вакыты белән немецлардан бик якын гына урыннарда, берничә ун метр ераклыкта гына калган чаклар да булды... Исән булсам, кайткач, барсын да сөйләрмен. Немец снайперының миңа ничек атканын да сөйләрмен... Бик күп кенә кешеләрне күрдем. Шулар арасында гаҗәп батырлар бар. Алар бөтен җаны-тәне белән Ватан эшенә бирелгәннәр. Дан, мактау булсын ул батырларга!.. Үзегез ничек торасыз? Барсын да языгыз әле. Бик беләсем килә…

 

Сагынып, Афзалың. 25 март, 1943 ел.

 

 

Сөекле әнием һәм туганнарым!

 

Мин алгы сызыктан, каты сугышлар барган җирдән, моннан бер-ике көн элек кенә әйләнеп кайттым... Мин Казаннан чыгып киткәнгә инде ай ярымнан артык вакыт узып китте... Бу хатым минем, әгәр ялгышмасам, дүртенче бугай... Барган, йөргән җирләремдә сугышта күрергә мөмкин булганнарның барсын да күрдем. Исән-сау кайтып керсәм, барсын да сөйләрмен.

 

Кайда гына булсам да, сезне һәм гаиләмне, аеруча балаларымны истән чыгара алмыйм. Ераклашкан саен сагындырарак төшәсез...

 

Мондагы хәлем, тормышым, тора торган урыным бик уңай... Аякка күн итек тә биреп җибәрделәр. Моны алдагы линиядә, бер частьта бүләк иттеләр. Ул гына түгел, икенче бер урында револьвер белән фотоаппарат та бүләк иттеләр. Фотоаппаратны Миләүшә белән Альфредка алып кайтачакмын…

 

Әтигә, Нурсәйлә апага, Лаләгә сәлам әйтегез. Ә сезнең үзегезгә (әнигә аеруча) күптин-күп сәлам.

 

Сагынып, Афзалыгыз. 26 март, 1943 ел.

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи