Журнал «Безнең мирас»

Нократ бәете

нократ
Бисмилла дип чыгып киттем
Нократка2 барырга,
Нократка баргачтын3,
Хәйран булып торырга.
Бисмилла, дип чыгып киттем
Иртә торып таң берлән4,
Нократтан барып кайттым
Әлхәмделилләһ5, мал берлән.
Нократның атлары
Юлга чыккач, һич армый,
Нократны күрергә
Безнең ише кем бармый.
Нократка без бардык,
Хәйран булып без тордык,
Нократка баргачтын,
Кунак булып без йөрдек.
Машинада6 баргачтын,
Төшеп калдым Ардаштан7,
Бер муллада кунак булдым
Килеп кергәч бер баштан.
Машинадан төшкәчтен,
Бардым инде җәяүләп,
Нократка баргачтын,
Кердем аулак җир сайлап.
Нократның мулласының
Күңелләре шат икән,
Нократта Һади мулла
Кунак өчен ялт икән.
Бу Лүкмидә без торабыз
Кара өйдә буялып,
Һади муллага барып кердем
Йөзем кызарып, оялып.
Һади мулла өйдә юк,
Ашка киткән ашыгып,
Бибифәрбиза алып керде
Йон шәленә ябынып.
Чүпчи суның буеннан
Ата куян тотканнар,
Абыстасы юмарт икән –
Пешереп җиткерде бөккәннәр.
Бибифәрбиза кизүлидер8
Күгәрчен күк гөрелтәп,
Чалт-чалт итеп басып йөри,
Кала идәннәр дерелдәп.
Бибифәрбиза чәй китерә
Подносларын күтәреп,
Алдан нигъмәт китерде
Күңелләрне юатып.
Су буенда су сары,
Барып ничек тотарым9,
Һич исемдә юк иде
Бу кадәр кунак буларым10.
Югары өйдә чәй эчтем,
Күңелләрем йомшап,
Юмарт икән абыстайлары,
Мактасаң да, хәер, шәп.
Һади мулла кайтып керде
Кояш кебек ялтырап,
Һади мулла кергән чакта
Мин торамын калтырап.
Күңел берлән кунак итте
Һади мулла тартынмый,
Унике көн кунак булдым
Нократтан артынмый11.
Сагынганда без йөрибез
Лүкми буенда җыр җырлап,
Барган көнне дүрт мулласы
Кунак кылды бик зурлап.
Нократтагы муллаларның
Ахун мулла атасы (ягъни зур мулла).
Нократка баргачтын,
Һич килмидер кайтасы.
Бу Лүкминең фетнәсе
Бетәсе юк үлгәнче,
Җәннәткә кергәчтен,
Кемнең килсен чыгасы.
Нократка баргачтын,
Сыйлагачтын12, куандым,
Һәр муллада кунак булып,
Бик күп көннәр юандым.
Ахун мулла безне сыйлый,
Безне сыйлау зур эштән,
Ахун мулла сәдака бирде
Егерме тиен көмештән.
Салах муллага ашка бардык.
Кич атна кич13 җыелып,
Бер өстәлгә утырдык
Утыз кеше җыелып.
Салах мулла аш китерә
Алдан төрле нигъмәт,
Һәр кешегә егермешәр тиен,
Сәдака бирде бик юмарт.
Оренбурның арасы,
Казакъ чәчкән тарысы,
Нократның мулласы,
Кунак итте барысы.
Бу язуны яздым бән14
Йөргәнемне исәпләп,
Нократта йөргәнне
Кайчан бетерерсең хитаблап.
Нәҗип хәзрәт чакырып алды,
Чыгарбыз, дип болынга,
Рәхәтләнеп утырып бардым
Тимер арба турында.
Су буеннан барганда
Чыланды читек, олтаннар,
Чәй эчкәндә китереп бирде
Урыс бик зур чуртаннар.
Таһир мулла мөәзин берлән,
Без утырабыз сыйланып,
Су буеннан абыстайлар
Йөриләрдер бизәнеп.
Хәзрәт алды чуртаннарны
Акча биреп бәйләнеп,
Чуртаннарны пешерделәр
Казан тулы май салып.
Болын буенда йөргәндә
Һәвәс килә курадай,
Су буенда без йөрибез
Казаннан килгән түрәдәй.
Су буенда абыстайлар
Йөриләрдер бизәнеп.
Хәзрәт берлән чәй эчәбез
Су буенда тезләнеп.
Су буенда кошлар сайрый,
Талдан талларга кунып,
Җәмыгы15 көнне хозур кылдык
Ерак җирләргә барып.
Нәҗип хәзрәт тәрәккый16,
Эчмидер ул аракы,
Алты төрле гәзит ала,
Һәрбер эше яраклы.
Шәмсекамәр абыстай
Килә суның буеннан,
Гуляньяда17 йөргәнем
Чыгасы юк уемнан.
Нократта бакча хуб18,
Байларында акча күп,
Гуляньяда без йөрибез
Кечкенәрәк патша күк.
Гуляньяда күрелде,
Төрле нигъмәт җыелды,
Шәмсекамәр абыстайдан
Егерме биш тиен бирелде.
Нәҗип мулла хәзрәт
Җигеп җибәрде бер кара ат,
Үз өлешне биш сум биргәч,
Миннән бетте хәсрәт.
Нәҗип мулла хәзрәт
Бал әзерли хәзерләп,
Җыен мулла ашадык
Ул балны без кадерләп.
Нәҗип мулла малы бар,
Поднос тулы балы бар,
Нәҗип мулла юмарт дип,
Нократта даны бар.
Нәҗип мулла манарасын
Өрәнгедән ясата,
Манараны караганда
Таһир хәзрәт ашата.
Манарага ай салганда
Безләр19 бардык җыелып,
Таһир мулла чакыргачтын,
Безләр кердек сыенып.
Таһир хәзрәт бар икән,
Абыстасы пар икән,
Күп мулланы сыйларга
Юмартлыгы бар икән.
Әхмәдсиддыйк чакырды
Күңеле берлән раслап,
Безгә килми калсаң инде
Җибәрермен, ди, тотып.
Әхмәдсиддыйк йортының
Түбәләре тимердән,
Әхмәдсиддыйкка без бардык
Кичкә таба эңгердән.
Әхмәдсиддыйк йортларының
Әйләнәсе яшел бакча икән,
Җәйге асыл матур көннәрдә
Чәй эчәргә яхшы икән.
Әхмәдсиддыйк корты бар,
Яшел түбәле йорты бар,
Без фәкыйрьне кунак итте,
Алты төрле балы бар.
Өе тулы сәгатьтер,
Бер арганчы санап тор,
Өе тулы җиһаздыр,
Хәйран калып карап тор.
Әхмәдсиддыйк кортларын...
Барысыны20 күрсәтә,
Безнең ише ишәккә дә
Корт гыйлемне өйрәтә.
Әхмәдсиддыйк кортларының,
Яшникләре21 өлгедән,
Әхмәдсиддыйк абыстае
Бүләк бирде сөлгедән.
Әхмәдсиддыйк йөрмидер
Көн дә саен байлардан,
Әхмәдсиддыйк абыстае
Бүләк бирде шәлләрдән.
Әхмәдсиддыйк китабын,
Кемнәр белсен хисабын,
Әхмәдсиддыйк муллага
Байлык бирсен күп тагын.
Әхмәдсиддыйк кортларының,
Яшникләре саплы ул,
Әхмәдсиддыйк кортларын,
Җәй көн булса, саклый ул.
Әхмәдсиддыйк сәгате
Кәк-күк диеп кычкыра,
Әхмәдсиддыйк кортлары
Җәй көне бал эчтерә.
Әхмәдсиддыйк кортлары,
Мисле җәннәт йортлары22,
Иртә-кич сүнмидер
Яна торган утлары.
Әхмәдсиддыйк бакчасында
Бер дә юктыр таллары,
Әхмәдсиддыйк бал ашатты,
Әле дә бетми тәмнәре.
Һади мулла бирде безгә
Чәч алырдай бритва,
Һади мулладай юмарт кеше
Бу дөньяда аз туа.
Һади мулла бирде безгә
Сиксән тиенлек түбәтәй,
Һади мулла озатты безне
Прогон хакын түләтми.
Һади мулла абыстае
Бирде зәңгәрле яулык,
Һади мулла абыстаена
Алла бирсен бик саулык.
Һади мулла абыстае
Бирде күлмәклек ситсы,
Һади мулла биргән нәрсә
Барысы да бик истә.
Һади мулла абыстае
Бирде безгә күмәчләр,
Һади мулла, юлда эч, дип
Бирде безгә чын чәйләр.
Бу дөнья фани торыр,
Миннән кемнәр үтмиләр,
Юлда аша, дип инде
Бирде инде күкәйләр.
Һади мулла килми монда,
Ашка йөридер анда,
Һади мулла бәхете булса,
Син дә йөрерсең көн дә.
Һади мулла бирде безгә
Бүләк итеп күп китап,
Хак Тәгалә, кыямәт көн
Әҗерене кыл бихисап.
Һади мулла бирде безгә
Юлга чыгарга акча,
Һади мулла бирде безгә
Китап йөртергә букча.
Һади мулла бирде безгә
Укымага күп китап,
Һади мулла биргән нәрсәне
Кемнәр бетерсен чутлап.
Безнең кияү бик уяу,
Яшь матур кызны йомдырды,
Безнең Идрис мулланың
Кызын алып тондырды.
Гариф мулла уяу кеше,
Махы бирмидер яшьләргә,
Мулла кызы Гайшәне
Үзе тырыша башларга.
Гариф мулла бик юмарт,
Яшь кыз алды – күңеле шат,
Безгә әгәр менмәсәң,
Кылыч җибәрермен, карап ят!
Гариф мулла үзе бар,
Төрле нәсыйхәт сүзе бар,
Бер җария кызы бар,
Бирәм, дигән сүзе бар.
Гариф мулла сөендерде,
Ике кичне кундырды,
Бер күлмәклек ситсы биреп,
Безнең күңелне тондырды.
Язгы көндә безнең монда
Ватык була киртәләр,
Нократка баргачтын,
Бородинга кертәләр.
Бородинның кибетендә
Ислемайлары тулыдыр,
Бородинда бик күп нигъмәт,
Өстәлләре тулыдыр.
Бородинның Сабирын
Ходай кылган сабырлы,
Сатуларын кыйбат бирми,
Очсыз бирә әйберне.
Бородинның кибетеннән
Бар да сату алалар,
Муллага кыз бирәләр,
Мулладан кыз алалар.
Бородинның кызлары
Йолдыздаен23 күзләре,
Бородинның кызлары
Алпавыттай үзләре.
Бородинның бакчасы,
Бакчасында мунчасы,
Мунчасына су китерә
Җиткән өчәү духтыры24.
Бородинның арбасының
Күннән япкан көймәсе.
Бородинның татлы икән
Майда пешкән күмәче.
Бородинның йортлары,
Яшел, кызыл сыртлары,
Бородинның, бик сөйлиләр,
Симез икән итләре.
Бородинның бакчасы,
Бакчасында кайсысы,
Су китерергә якын,
Бакчасында мунчасы.
Бородинның йортлары,
Берсе-берсе мең сумлык,
Бородиннан бүләк булды
Безгә дигән өч сумлык.
Зариф мулла ашлыдыр,
Кече түгел, яшьлидер,
Нократка баргачтын,
Ашка чакыра башлыйдыр.
Зариф мулла чакырды
Без фәкыйрьне икедән,
Хак Тәгалә аермасын
Ахыр дәмдә ипидән.
Стойлада пар аргамак
Җикдем сыңар тәртәгә,
Олуг кешенең чакыруы
Без ишәккә мәртәбә.
Нәҗип хәзрәт чакырды
Мәҗлескә дип, хат берлән,
Зариф мулланың кече углы
Яратты мине ат берлән.
Безнең Глаз өязендә
Барысы да братлар,
Салах берлән Юныслар –
Өчесе дә егетләр.
Салахетдин сатуны
Китерәдер Казаннан,
Кече энесе сатуны
Бирәдер лә арзаннан.
Безнең ише фәкыйрьне
Ашатмыйлар күп якта,
Салахетдин бик юмарт,
Чакырып алды кунакка.
Нократка баргачтын,
Күрдем биек тауларын,
Салахетдиндә бар икән,
Белмәдем һич гәүһәрен.
Чыгып бардым сәфәргә,
Нократ дигән шәһәргә,
Бу Салахта кунак булдым,
Мөмкин түгел сөйләргә.
Тимер тарантас арба,
Җигеп куйганнар бармага,
Өчесе дә сәдака бирделәр,
Оят инде алмага.
Кичкә таба яндырадыр
Гелән25 иске лампасын,
Болар кебек юмартны
Бик күп җирдә тапмассың.
Җылы җилләр исәдер
Язгы көнне кичләрдән,
Нократка барганым
Чыгасы юк исләрдән.
2 Текстта Нохрат дип бирелгән.
3 Баргачтын (диал.) – баргач.
4 Берлән – белән.
5 Әлхәмделил­ләһ – Аллага мактау булсын.
6 Биредә сүз поезд турында бара.
7 Ардаш станция­се.
8 Кизүлидер (диал.) – аш-су пешерәдер.
9 Тотарым (диал.) – тотармын.
10 Буларым (диал.) – булуым.
11 Артынмый (диал.) – арт­мый.
12 Сыйлагачтын (диал.) – сыйлагач.
13 Кич атна кич – кич пәнҗешәмбе.
14 Бән – мин.
15 Җәмыгы – бөтен.
16 Тәрәккый – прогрессив.
17 Гулянья – гуляние.
18 Хуб – яхшы.
19 Безләр – без.
20 Барысыны – барысын.
21 Яшникләре – ящиклары.
22 Мисле җәннәт йортлары – җәннәт йортлары кебек.
23 Йолдыздаен (диал.) – йолдыздай.
24 Духтыры – докторы.
25 Гелән – гел.
Текстны басмага
Айдар Гайнетдинов әзерләде.

Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру