Журнал «Безнең мирас»

«Нә иксә, ургай аны...»

 

«Җөмҗөмә солтан»ның прозаик версиясе (Париж).

 

Көнчыгышта һәм Көнбатышта Кисек баш, Ку баш; җан белән тән бәхәсе турындагы риваятьләр, сөйләкләр элек-электән билгеле. Шәрыкта элеге сюжетны башлап шигырь юлларына салучының исеме фарсы әдәбияты классигы, суфи шагыйрь Фәридеддин Гаттарга (якынча 1119-?) нисбәт ителә.

Аның «Җөмҗөмәнамә» дип аталган әсәре 1299 (1862) һәм 1301 (1884) елларда Тәһран шәһәрендә нәшер ителә. Танылган ориенталист В.Д.Жуковский (1858-1918), беренче басма һәм СанктПетербург җәмәгать китапханәсе фондында саклана торган Гаттар көллияте арасындагы 1612 елга караган бер күчермә нигезендә, 1893 елда текстны русча тәрҗемәсе белән бастырып чыгара. Әмма профессор Г.Т.Таһирҗанов (1907-1983) үзенең текстологик эш нәтиҗәләренә нигезләнеп, бу әсәрнең авторы икенче бер Гаттар исемле кеше булу ихтималын белдерә.

XIV йөзнең икенче яртысында Идел буе төрки шагыйре Хөсам Кятиб, шулай ук мәгълүм сюжетка нигезләнеп, «Җөмҗөмә солтан» дигән дидактик эчтәлекле поэма (дастан дип тә әйтелә) иҗат итә. Аның бу төбәккә багланышын күренекле шәркыятьче Е.Э.Бертельс (1890-1957) шулай аңлата: «...Җөмҗөмә, үзенең үткәндәге бөеклеген сөйләп, ачыктан-ачык Алтын Урда ханнары сараен тасвирлый». Төрек галимнәре Ф.М.Күпрелезадә (1890-1966), С.Н.Эргун, татар әдәбиятчылары Х.Госман (1908- 1992), Ш.Ш.Абилов (1915-2004) һәм башкалар бу әсәрне шулай ук Алтын Урда әдәби мохитында барлыкка килгән дип исәплиләр.

Әмма бу хакта соңгы вакытларда фәнни хезмәтләрдә башка төрле фикерләр дә күренә башлады. Мәсәлән, Уфа галиме Р.М.Булгаков, тексттагы кайбер нюансларга нигезләнеп, әсәрнең мәмлүкләр җирлегендә, ягъни алар идарә иткән вакытта Мисырда барлыкка килү ихтималын белдерә.

Татар әдәбиятына караган хезмәтләрдә Хөсам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан»ы һаман Гаттарның «Җөмҗөмәнамә»сеннән тәрҗемә дип әйтелә. Ләкин В.Д.Жуковский билгеләгәнчә, төрки автор үзенең әсәрен фарсы чыганагын турыдан-туры тәрҗемә итү юлы белән башкармаган. Киресенчә, риваятьләрнең төрле вариантлары тәэсирендә мөселманлык рухы белән нык өретелгән күләмле, аерым мөстәкыйль әсәр барлыкка китергән. Е.Э.Бертельс та әлеге очракта тәрҗемә турында сүз алып бару мөмкин түгеллеген раслый.

Бу уңайдан тикшеренүчеләр игътибарыннан читтә кала киленгән һәм әсәрнең чыганагы турындагы мәсьәләгә берникадәр ачыклык кертергә мөмкин булган бер фактка тукталып үтү урынлы булыр. Казан (Идел буе) федераль университеты Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә 3706т шифры белән саклана торган фрагментар нөсхәдә шундый бәетне укырга мөмкин:

 

Белең, Кәгъбел-Әхбар риваять кылур,

Рәсүлдән бу сүзни ишеттем тәюр.

 

Нәкъ шундый ук мәгълүмат Париж Милли китапханәсендә саклана торган төрки телдәге прозаик «Солтан Җөмҗөмә» дигән төрдәшендә дә китерелә. Чынлыкта Кәгъбел-Әхбар (якынча вафаты 653) – Сүриягә күчеп килгән ямәнле, Тәүрат риваятьләрен күпләп туплаучыларның берсе.

Бу күчермә тагын шунысы белән дә кызыклы, аңарда башка нөсхәләрдә күзәтелми торган, әмма төрки язма әдәбиятта беренче мәртәбә Йосыф Хас Хаҗиб Баласагуниның «Котадгу белек» (XI) поэмасында уңышлы кулланылган «бүре-кузы» антитезалы образлы сәнгатьле сурәтләү чарасы бар. Хөкемдар үзенең үткәндәге гадел идарәсен шулай тасвирлый:

 

Мәниң чагымда кузы һәм бүре

Янашыб йөрер ирде ишең йире.

(Минем [идарәм] вакытында кузы һәм бүре,

Бер җирдә аралашып йөрерләр иде.)

Ә Йосыф Баласагунида ул шулай яңгырый:

Кутулды будун кэтти эмгәкләри

Козы бирлә катлыб йурыды бөри

(Халык бәхетле булды, мөшкил-мәшәкатьләре китте,

Кузы белән бүре аралашып йөреде.)

 

Әйтергә кирәк, идеаль тормышны аллегорик чаралар белән тасвирлау фарсы әдәбиятында борынгыдан килә. Мәсәлән, без аны IX-X Рудаки, Мөхәммәд ибне Васифи, Мөнҗыйк, Әбу Шөкер, алга таба Низами Ганҗәви (якынча 1141-якынча 1209) иҗатларында күрәбез. Бу метафорик образ төрки язма әдәбиятта Котб (XIV), Мөхәммәдъяр (XVI) һ.б. әсәрләрендә дә бар.

«Котадгу белек»тән үзгәрешсез алынган «и иреклик Уган» (Уган – «Аллаһы» сүзенең төрки синонимы) фразасы да «Җөмҗөмә солтан» авторының Йосыф Баласагуни иҗаты белән яхшы таныш булганлыгын дәлилли:

 

Йук ирди йараттың бу ике җиһан,

Кәрим-син, рәхим-син и иреклик Уган.

(Бу ике җиһанны юктан яраттың,

Юмарт син, рәхимле син, и ирекле Уган.)

 

Кулъязмаларда әсәрнең аталышы төрлечә, ягъни «Дастаны Җөмҗөмә», «Xикәяте Җөмҗөмә», «Китабы Җөмҗөмә» буларак бирелә. Ә текстның ахырында, гадәттә, «Җөмҗөмә дастаны» дип китерелә.

Авторның шәхесе, әсәрнең конкрет кайда иҗат ителгәнлеге турында, кызганыч ки, хәзерге вакытка тулы мәгълүмат сакланмаган. Бары тик текст ахырында бер мәртәбә генә Хөсам Кятиб исеме (бәлки тәхәллүсе?) искә алына:

 

Кем тарих йите йөз йитмеш иде,

Хөсам Кятиб боны язмыш иде.

 

Әсәрнең кайбер күчермәләрендә «Хөсам Кятиб боны язмыш иде», «Хөсам Кятиб боны аймыш иде» дип язылган.

Әмма бу исем безгә билгеле булган башка чыганакларда, аерым алганда төрек галиме Шәмседдин Саминың (1850- 1904) 1889-1898 елларда нәшер ителгән «Камусел-әглам» («Күренеклеләр турында сүзлек») дигән энциклопедик характердагы хезмәтендә дә очрамый.

Авторның исеме мәсьәләсенә килгәндә исә, фәнни әдәбиятта еш кына аның Хисам рәвешендә язылышы китерелә. Дөрес, татар теленә ул шулай кереп китеп киң таралыш алган. Әмма бу хакта профессор Г.Т.Таһирҗанов тәфсилле аңлатып, Хөсам буларак дөрес булуын исбатлаган иде.

Гуманитар фәнни оешмалар тарафыннан һәр елда оештырыла торган археографик экспедицияләр вакытында «Җөмҗөмә солтан»ның кулъязмалары даими табылып торуы аның Идел-Урал буйларында электән үк киң таралган булуын ачык дәлилли. Мәсәлән, Казан дәүләт университеты Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәре А.Фәтхи (А.С.Фәтхиев, 1937- 1992) 1964 елда Горький (хәзер Түбән Новгород) өлкәсендәге Кызыл Октябрь районының Әнтәр авылында әсәрнең бер күчермәсен табып ала. Аннан соң бүлеккә төрле төбәкләрдән ядкярнең тагын башка тулы һәм фрагментар күчермәләре алып кайтыла.

Кулъязма текстның бер тулы, ләкин шактый зарарланган күчермәсе Татарстан милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә бар. Поэманың кайбер нөсхәләре Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге институтның Язма мирас үзәгендә саклана.

Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институты фондында әсәрнең өч, Париж Милли китапханәсендә бер күчермәсе бар. Әсәренең ниндидер бер күчермәсе Үзбәкстан Фәннәр академиясенең кулъязмалар фондында саклана.

«Җөмҗөмә солтан»ның бер кулъязмасы үз вакытында Кырым ханы Сәхибгәрәйнең (1532-1551 еллар) китапханәсендә булган. 1532 елда шул нөсхәдән госманлы теленә тәрҗемә ясалган.

СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы (хәзер Россия Фәннәр академиясенең Уфа федереаль тикшеренү үзәге) Тарих, тел. Әдәбият институты тарафыннан оештырылган археографик экспедицияләр вакытында 1977 елда республиканың Габҗәлил районындагы Ишбулды, 1980 елда Туймазы районындагы Җигетәк авылларында әсәрнең күчермәләре табыла.

Төрек галиме Ф.М.Күпрелезадә «Түрк эдебиятында элек мөтасаввыфлар» («Төрек әдәбиятында беренче мистиклар») дигән фндаменталь хезмәтендә әсәрнең бер нөсхәсе үзендә саклануын яза. Икенче төрек әдәбиятчысы В.М.Коҗатөрек «Түрк эдебияты тарихи» («Төрек әдәбияты тарихы») китабында шулай ук шәхси китапханәсендәге бер нөсхә турында хәбәр итә.

Мәгълүм булганча, «Җөмҗөмә солтан» башка төрки халыклар арасында таралмаган. Ләкин әлеге әсәрнең төрдәшләре бар. Әйтик, әзәрбәйҗаннарда «Кәлләнамә», казакъларда «Ку бас», Мәүлекәй Йомачыковның «Кыйссаи Җөмҗөмә», Шакир Шаһи угылының «Ку баш» поэмалары; борынгы гарәп язучысы шәех Шиһабеддин әлӘбшиһинең «Китаб әл-мостатраф фи көлл фәнн әл-мостазраф» («Гүзәллекнең һәр төрендәге кызык турында китап») китабындагы Җөмҗөмә турында риваять, XII йөз Идел буе язучысы Сөләйман ибне Дауд әл-Саксининың гарәп телендә «Зөһрәт әр-рияз вә нөзһәт әл-колуб әл-мираз» («Бакчаларның гүзәллеге һәм сырхау йөрәкләрнең юанычы») исемле прозаик китабындагы «Хәдис әл-Җөмҗөмә», Париж Милли китапханәсендә һәм Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалары институтында саклана торган төрки телдәге шулай ук прозаик «Җөмҗөмә солтан» әсәрләре.

Хөсам Кятибнең әсәренең текстында бүлекләргә аерымлану юк. Ләкин аны шартлы рәвештә өч өлешкә бүләргә мөмкин: кереш, төп өлеш һәм ахыры.

Керештә урта гасыр әдәбиятына хас булган тәүхид һәм мәдхия (Аллаһының берлеген тану һәм аны данлау), нәгыт (Мөхәммәт пәйгамбәрне һәм аның дүрт сәхабәсен мактау), әсәрне кемгә булса да багышлау кебек традицион жанр төрләре юк. Бу, гайре табигый күренеш буларак кабул ителсә дә, Шәрык, аерым алган фарсы әдәбиятында андый фактлар күзәтелә. Моңа мисал итеп, мәсәлән, шәркыятьче Е.Э.Бертельс Сәнаиның (XI-XII) «Сәйр әл-гыйбад илал-мәгад» («[Аллаһы] колларының әйләнеп кайту урыннарына сәяхәте») исемле әсәрен күрсәтә.

«Җөмҗөмә солтан»ның авторы текстның беренче юлыннан ук бу дөньяның һәм андагы яшәешнең мәңгелек дигән рациональ фәлсәфи тезисны катгый кире кагу белән башлый:

 

И, җиһанны бакыйдур дигән каны?..

Ишетең дөнья эшен, белең аны.

Чөн бу галәм гакыйбәт юк булисәр,

Мондагылар һич бакый калмаисәр.

Бу ишарәтләр кем безгә чөн булисәр,

Мондагылар һич бакый калмаисәр.

Күргел анларны кем кичтеләр,

Һәм яхшы, яман барча күчтеләр.

 

Ягъни бу дөнья ахырда юк булачак, андагылар мәңге калмаячак. Бу хакта безгә ишарәтләр булачак. Әнә кичкәннәргә игътибар ит: яхшысы да, яманы да бакыйлыкка күчтеләр.

Дөньяның мәңгелек түгеллеге турындагы элегик уйлануларын Хөсам Кятиб алга таба күптән бакыйлыкка күчкән, үзләренең яхшы һәм яман гамәлләре белән билгеле булган тарихи шәхесләрнең, Коръәндә китерелгән персонажларның исемнәрен атау белән ныгыта. Алар арасында Адәм, Нух, Халил, Сафуан, Җәмшд, Хөсрәү, Карун, Гад, Дәкъянус, Шәддәд, Нәмруд, Фәридун, Рөстәм, Әсфәндияр, Нуширван, Махмүд Газневи, Ибраһим Әдһәм, Бәхтен-Насыйр (Навуходоносор), Чыңгыз xан һәм башкалар бар. Дөрес, нөсхәләрдә исемнәрнең төрлечә бирелеше дә күзәтелә.

Гаттар әсәрендә мондый элегик башлангыч юк. Шуңа күрә, бу төрки авторның мөстәкыйль иҗат эшчәнлегеме, әллә ул инде борынгы әдәбияттагы мәгълүм үрнәкләрдән файдаланганмы? Әйе, без аны Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» поэмасында күрәбез. Текстның Каһирә һәм Вена нөсхәләрендә исемнәр күрсәтелмәсә дә, контекст буенча сүз кемнәр турында барганлыгы ачык аңлашыла. Ә алардан аермалы буларак, Фәрганә нөсхәсендә юл астында өстәмә рәвештә Шәддәд, Нәмруд, Фиргавен, Карун, Зөлкарнәен, Муса, Сөләйман, Гайсә, Мөхәммәд исемнәре язылган.

Моңа охшашлы элегик башлангыч XI-XII йөзләрдә яшәп иҗат иткән суфи шагыйрьләр Әхмәд Ясәвинең «Диване хикмәт»ендә, Сөләйман Бакырганиның «Бакырган китабы»нда, XIII гасыр Анадулы шагыйре Шәйяд Гайсәнең «Әхвале кыямәт»ендә, госманлы шагыйре шәех Мөхәммәд Чәләбинең (?-1451) электә татарлар арасында бик популяр булган «Мөхәммәдия»сендә, Өмми Камал (XV) иҗатында чагылыш тапкан. Исемнәр күрсәтелмәгән текст Котбның «Хөсрәү вә Ширин» (XIV) поэмасында, «Китабе Дәдә Коркыт» (XV) дигән эпик әсәрдә дә очрый.

Шунысы кызыклы: ул XIX йөз уртасы татар әдәбиятында, аерым алганда Габделҗаббар Кандалыйның (1797- 1860) «Рисаләтел-иршад» поэмасында да күзәтелә.

Әйтергә кирәк, башка әсәрләрдән аермалы буларак, «Җөмҗөмә солтан» текстында шагыйрьнең теге яки бу шәхескә карата мөнәсәбәте ачык күренә. Мәсәлән, ул үз ихтыяры белән тәхеттән ваз кичеп, калган гомерен бары тик Аллаһыга дога кылуга гына багышлаган Ибраһим Әдһәмне кәбир (бөек), ә Оҗмахка тиңләп җирдә шәһәр төзергә алынганы өчен Аллаһы җәзасына дучар ителгән Шәддәдне ләгыйн дип атый. Безнең эрага кадәр 605-562 елларда Вавилон патшасы Бәхтен-Насыйрны (Навуходонóсор) мәккәр муг (мәкерле мәҗүси) дигән эпитет белән сыйфатлый. Ибне әл-Кәсир (1160-1233) исемле гарәп тарихычсының «Әл-камил фи әт-тарих» («Тарих буенча камилләшү») дигән хезмәтендә ул Йөрсәлимне (Иерусалимны) җимерүче буларак телгә алына.

Автор бу уңайдан үзенең фикерләвенә шундый нәтиҗә ясый: бөекләрнең бөеклеге аларның көчендә, байлыгында һәм данында түгел, чөнки алар теге дөньяга бары тик гәүдәләре төрелгән чүпрәк кисәген генә алып китә ала. Шуңа күрә исән вакытта изге гамәлләр кылырга чакыра:

 

Чөнки килдең дөньяга – китмәк кирәк,

Бар көчең йитдүгинчә хәйр итмәк кирәк.

 

Дөньяның фанилыгы турындагы уйлануларын дәвам итеп, Хөсам Кятиб һәр көнне кеше аягы баса торган җир туфрагын тасвирлый башлый. Ул «кеше туфрактан яратылган һәм туфракка кайта» дигән символик сәнгатьчә сурәтләү чарасын оста файдаланып, әнә шул туфрактан үсеп чыккан үләннәр, чәчәкләрдә мәрүмнәрнең күзләре, чәчләре һ. б. чагылыш таба дигән тезисны үткәрә:

 

Бу кара йир кем күрәрсән туптулыг,

Адәм угланларыдыр кечек йә олуг

Чөн кадәм кем йир өстенә басарсән,

Һәр адымда адәм йөзенә басарсән.

Баг эчендә тикмә бер нәркәс чыкар,

Үздинләре зөлфедер көн-төн бакар.

Сәвекле сәвеклесенең фиракыдур,

Күреклеләрниң кызары туфракыдур.

 

 

«Җөмҗөмә солтан» нөсхәләренең берсе.

 

Ягъни бу кара җир кече һәм өлкән адәм балалары белән тулган. Шуңа күрә һәр баскан адымда кеше йөзенә басарсың. Бакчада үскән төрле нәркәсләр – матур кызларның чәч бөдрәләре. Бу – гашыйкның мәгъшукасе белән аерылу урыны, кайчандыр чибәр йөзле булганнардан бары тик кызыл туфрак кына калган.

Мондый фәлсәфи уйланулар Шәрекъ әдәбиятында, мәсәлән, Гомәр Хәйям (1048-1122) робагыйларында, Сәнаи, Җәлаледдин Руми (1207-1273) һәм башкаларның иҗатларында ук чагылыш тапкан.

Төрки шагыйрь укучыга үлем алдында барысы да тигез икәнлеген искәртә. Шуңа күрә, ул язганча, дәфен кылынганнарның социаль иерархиясен, ягъни кем солтан, кем кол, кем фәкыйрь, кем хуҗа, кем бай, кем әмир, кем углан, кем шәех, кем бөек булганлыгын белү мөмкин түгел. Кабер өстендәге туфракларны җилләр очыртып бетергән, мәрхүмнәрнең сөякләре корып, тузып беткән. Хәтта аларның кайсы пәйгамбәргә ияргән булганлагы да бер Аллаһыга гына мәгълүм. Мондый тасвирлауның башлангычы, билгеле булганча, төрки язма әдәбиятта Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» әсәрендә үк бар:

 

Бу түш тег тириглик кэчәр бэлгүсүз,

Кэрәк бэг, кэрәк кул – бары бэлгүсүз

(Бу төш кебек тереклек беленми үтеп китәр,

Кирәк бәк, кирәк кол булсын – билгесез калыр.)

 

Шулай итеп, без карап үткән элегик башлангыч Хөсам Кятибкә кадәр үк булган. Аның ерак тамырлары суфичылык әдәбиятына барып тоташканга охшый. Традицион форма сакланса да, төрки автор аны мөстәкыйль, үзенең идея-эстетик идеалына ярашлы рәвештә эшкәрткән.

Кереш барлык сөйләгәннәргә карата хикәя тыңларга тәкъдим белән тәмамлана.

Төп өлеш Гайсә пәйгамбәрнең мөсафир сыйфатында Шам иленнән (Сүриядән) каядыр китеп баруы белән башлана. Ул бер яшеллек белән капланган урында туктый. Анда кошлар оча, сулар ага. Җиңелчә тәһарәт яңартырга җыенган вакытта таш өстендә яткан корыган адәм башын күреп ала. Бик нык гаҗәпкә кала, чөнки моңа кадәр күргәннәре арасында андыйны очратканы булмый. Париж нөсхәсендә сурәтләнгәнчә, баш сөяге шулкадәр зур ки, анда кошлар оя корган. Маңгаенда ачык итеп аның тәкъдире язылган:

 

Бакды, язылмыш алнында ике хат:

«Кем сән, и баш, бонча йөрүб бонда ят.

Янә сндән ничә эшләр кәчисәр,

Соңра җан кошы сәндән очисәр.»

(Күрде, маңгаенда ике язу язылган:

«Кем син, и баш, монча йөреп, монда ят.

Янә синнән күпме эшләр кичәчәк,

Соңра җан кошы синнән очачак.»)

 

Гайсә аның язмышын шулкадәр беләсе килә ки, ул шундук күккә карап Аллаһыга ялварып дога кыла. Догасын кылып бетермәстән үк Ходай Җәбраил фәрештә аркылы аның гозерен канәгатьләндерә.

Пәйгамбәр баш сөяге янына барып, аның бу дөньяда кем булганлыгы турында сораша башлый: ир кешеме, хатын-кызмы, игелек иясеме яки залимме, социаль чыгышы нинди? Ку баш Аллаһының боерыгы буенча «Лә илаһа иллаллаһ, Гайсә рухуллаһ», дип әйтә дә, үткәндәге тормышы турында бәян итәргә әзерлеген белдерә.

Ахыры бар.

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру