Мөкатдәс хәзинә
Чишмә башы
Ул хәзинә – бик хикмәтле:
гасырларның мирасы.
Шул мирасны саклаучылар –
бу тормышның хуҗасы!
Шаһинур Мостафин
Россия энциклопедиcтикасының ике йөз еллык тарихы һәм бай традицияләре бар. Беренче энциклопедия 1793-1794 елларда рухани Иоанн Алексеев тарафыннан төзелә, ул «Эшкәртелгән, уңыш бирүче иркен кыр, яки Гомуми тарихи оригиналь сүзлек» дип атала. Россиядә генә түгел, дөнья энциклопедистикасында да югары бәяләнгән гаять киң колачлы хезмәт булган Ф.А.Брокгауз һәм И.А.Ефронның «Энциклопедия сүзлеге»н (СПб., 1890-1907) атарга кирәк. Ул Россия империясендә энциклопедия фәне үсешенең иң бөек казанышы булып тора.
Советлар илендә энциклопедияләр бастыруга зур әһәмият бирелә. Әлеге басмалар дәүләттә большевиклар хакимиятенең нигезен һәм абруен ныгытуга, идеалларны тәгаенләүгә һәм раслауга хезмәт итәргә тиеш була. Шуңа күрә 1924 елда РКП(б) ҮК Политбюросы бу юнәлештә махсус карар кабул иткәннән соң, дистәләрчә еллар дәвамында өч тапкыр нәшер ителгән «Зур Совет Энциклопедиясе»ндә идеологик йогынты көчле булуы табигый күренеш иде. Әйтик, бу басмаларда кайбер халыкларның милләт булуы танылмады, аларга этник берәмлек («народность», «народ») буларак каралды. Үзебезнең тарихка килгәндә, мәгълүм ки, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Кырым ханлыгына карата берьяклы фикер хөкем сөрде. Бөек Ватан сугышына нисбәтле документларның күбесе яшерен фондларда сакланган шартларда, ул чор вакыйгаларына кагылышлы мәгълүматлар кылдан нечкә иләк аша уздырылып, укучыларга ирештерелде. Союздаш республикаларга 1960 елларда гына үз милли энциклопедияләрен әзерләп бастыруга рөхсәт бирелде, ә автономияле республикалар исә гомумән мондый хокукка ия булмады. Югыйсә, аерым алганда, татар-төрки энциклопедиясе төзү традицияләренең юлы сикәлтәле һәм озын, тарихы бай. Россиядә гомуммөселман энциклопедиясе төзүгә тәүге адымнар XIX йөздә үк, атаклы татар мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фикер иясе, дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани тарафыннан ясала. Галимнең илле ел дәвамында эзләнү-тикшеренүләре нәтиҗәсендә алты томлык биобиблиографик «Вафийәт әл-әсляф тәхийәт әл-әхляф» («Элгәреләр һәм аларның киләсе буынга сәламнәре») фундаменталь хезмәте языла. Ул хронологик яктан 663-1889 елларны, географик нисбәттә Идел буеннан Йәмәнгә, Һиндстаннан Испаниягәчә сузылган җирләрне колачлый, ислам дәүләтләрендәге күренекле шәхесләр турында мәгълүмат бирә.
Ризаэддин Фәхреддиннең биобиблиографик рәвештә төзелгән, энциклопедия жанрына караган, 1900-1908 елларда беренче ике томы, 2010 елда өченче-дүртенче томнары нәшер ителгән, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларында, шулай ук XVIII-XX йөзләрдә яшәгән 1200дән артык мәшһүр дин һәм җәмәгать эшлеклесе, галим һәм әдипләрнең биографияләрен үз эченә алган «Асар» җыентыгында Шиһабетдин Мәрҗани традицияләре үсеш кичерә.
1925 елда Казанда Исмәгыйль Рәмиевнең 1905-1925 елларда чыккан татар газета-журналлары, нәшриятлар, наширләр һәм мөхәррирләр турында системалы фәнни белешмә бирелгән «Вакытлы татар матбугаты» китап-альбомы дөнья күрә.
Энциклопедик сүзлекчә буларак, тагын бер басмага – Әхмәтһади Максудиның фәнни һәм иҗтимагый-сәяси терминнарны туплаган зур хезмәте – «Фәнни камус» («Фәнни сүзлек») аңлатмалы сүзлегенә тукталу зарур. Автор 1 нче томның 2300 сүз һәм төшенчәне эченә алган дүрт кисәген генә бастырып чыгарырга өлгерә (10 мең терминны берләштергән 4 том эшләү ниятләнгән була). Туган якны өйрәнү юнәлешендәге фәнни белешмәлекләр төзеп чыгару эше менә шунда тукталып кала һәм бу өлкәдә дистәләрчә елларга сузылган торгынлык башлана.
1990 еллар башыннан Россия Федерациясендә төбәк энциклопедияләрен язу күтәрелеш кичерә: РФнең 52 субъектында 120дән артык төбәк энциклопедиясе (шуларның күпчелеге – соңгы унбиш елда) дөнья күрә.
Татар энциклопедиясе институты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 1994 елның 3 маенда кабул ителгән «күптомлы «Татар энциклопедиясе»н әзерләү һәм нәшер итү буенча өстәмә чаралар турында»гы карары нигезендә ТР ФА структурасында оештырыла. Институт фәнни-тикшеренү һәм нәшрият учреҗдениесе буларак оешып, аякка басу чорында ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең «Татар энциклопедиясе» программасы турында»гы 1997 ел 10 февраль Указы басылып чыгу гаять зур әһәмияткә ия вакыйга була. Указга ярашлы рәвештә, ТР Хөкүмәте тарафыннан 1997 елның 4 маенда кабул ителгән карар белән, «Татар энциклопедиясе»н эшләү максатыннан штат, финанс һ.б. мәсьәләләргә кагылышлы шартлар тудыру турында анык чаралар программасы раслана. ТР Министрлар Кабинетының 2007 ел 29 декабрь күрсәтмәсе энциклопедик басмалар эшләү һәм бастырып чыгаруның 2015 елга кадәрге чорны эченә алган программасын раслый. 1994 елдан 2010 елга кадәр Институт директоры вазифаларын күренекле дәүләт эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясен оештыручы һәм аның беренче президенты, академик Мансур Хәсәнов башкара.
Тәвәккәл таш яра
Беренче адымнарны ясау җиңел булмады. Штатларны тәгаенләү, сүзлекчә әзерләү, җиһазлар, финанс мәсьәләләрен уңай хәл итү бер хәл, күптомлы «Татар энциклопедиясе»н нәшер итү өчен җитлеккән фән, шулай ук икътисад, тарих һәм мәдәният тармакларына караган гомумиләштерүче фәнни хезмәтләр, камил фәнни терминология һәм төшенчәләрне бер телдән икенчесенә күчергәндә транслитерация ысулларының эшләнгән булуы шарт. Болар барысы да институт хезмәткәрләре алдына үтә җитди таләпләр куя – алар бер үк вакытта галим-авторлар да, мөхәррирләр дә, гыйльми экспертлар да, менеджерлар да: үзләре үк сүзлекчәләр төзиләр, авторларны һәм рецензентларны җәлеп итәләр, мәкаләләрне редакциялиләр һәм, корректор сыйфатында, хаталарын төзәтәләр, макет төзеп, хезмәтне басмаханәгә тапшыргач, нәшрият хезмәткәрләре белән эшнең соңгы ноктасын куялар. Узган юлга күз ташлап, бүген: «Иң зур һәм кадерле байлыгыбыз – уникаль хезмәткәрләребез, безнең коллективыбыз!» – дип горурланып әйтә алабыз. Чөнки институтта әтрафлы белемле, гаять бай тәҗрибәле белгечләр эшли. Хезмәт хаклары белән мактана алмасалар да, алар бүгенгәчә фидакяр хезмәт куялар. Өлкәннәр яшьләр белән тәҗрибә уртаклаша. Рус һәм татар телләрендә дөнья күргән «Татар энциклопедия сүзлеге»н эшләүгә керткән хезмәтләре өчен институтның бер төркем фәнни хезмәткәре – М.Х.Хәсәнов, Г.С.Сабирҗанов, Р.Н.Даутов, Р.М.Мөхәммәтшин, Р.В.Шәйдуллин, В.Г.Абзалова, А.В.Гарзавина Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге 2005 елгы Дәүләт бүләгенә лаек була.
Соңгы елларда «Населённые пункты Республики Татарстан. Краткий справочник» (1997), «Татарский энциклопедический словарь» (1999), «Татар энциклопедия сүзлеге» (2002), «Татарская энциклопедия» (т.1, 2002; т.2, 2005; т.3, 2006; т.4, 2008; т.5, 2010), «Татар энциклопедиясе» (т.1, 2008; т.2, 2010; т.3, 2012), «Республика Татарстан: природа, история, экономика, культура, наука» (2010), «Центральные органы государственной власти и управления Татарстана (1920-2010 гг)» (2010). XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына бүләк итеп, 816 битлек «Татарстан. Иллюстрацияле энциклопедия» исемле белешмә әдәбиятлар нәшер ителде.
1990 нчы еллар башыннан Мәскәүдә Россия китап наширләре берләшмәсе (АСКИ) илебездә дөнья күргән иң яхшы китапларга даими рәвештә конкурс уздыра. 2013 ел йомгакларына багышланган әлеге бәйгедә Россиянең 39 төбәгеннән, 5 чит илдән килгән нәшриятлар катнашты, ягъни конкурска 170 нәшрияттан 548 басма тәкъдим ителде. «Иң яхшы сүзлек – энциклопедик басма» номинациясендә коллективыбызның ике ел дәвамында эшләгән хезмәте – «Татарстан. Иллюстрацияле энциклопедия» – утыздан артык китап арасында җиңеп чыкты. Безгә диплом белән бергә Россиянең тәүге китап бастыручысы Иван Фёдоров сыны ясалган гран-при да тапшырылды.
Институт тарафыннан нәшер ителгән басмалардагы күпчелек мәкаләләрнең авторлары – үз хезмәткәрләребез. Зарурлык туганда Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Россиянең башка шәһәрләре һәм төбәкләре фәнни оешмалары белгечләре дә хезмәттәшлеккә тартыла. Татар энциклопедиясе институты «Зур Россия Энциклопедиясе» дәүләт фәнни нәшрияты, Россиянең башка республика, край, өлкәләрендәге һәм шулай ук чит илләрдәге энциклопедик юнәлешле байтак кына нәшриятлар белән элемтәдә тора. Югары квалификацияле кадрлар әзерләү максатыннан, Татар энциклопедиясе институтында «Ватан тарихы», «РФ халыклары әдәбияты» (татар әдәбияты) һәм «Политология» белгечлекләре буенча аспирантура бар.
Беләге юан берне егар,
белеме юан меңне егар
«Татар энциклопедиясе» – күп буыннар тарафыннан тупланган мөкатдәс гыйльми хәзинә. Аны Татарстан, татарлар һәм илебез халыклары хакында китаплар китабы дип тә, шулай ук отышлы реклама, менә дигән күрсәткеч, дип тә бәяләргә мөмкин.
«Татар энциклопедиясе» толерантлык һәм милләтара татулык принципларын алга куеп төзелә. Энциклопедияне эшли башлаганда «барысы да – татарлар турында» принцибы белән бергә «барысы да – Татарстан турында» дигән принцип та нигез итеп алынды. Энциклопедиядә республиканың күпмилләтле халкының казанышлары, аның күренекле вәкилләре турындагы материаллар туплап бирелә. «Татар энциклопедиясе» милләтара татулыкны чагылдыруы белән дә бик кадерле. Шуңа күрә дә әлеге күптомлы хезмәтне республикабызның ике дәүләт телендә югары сыйфатлы итеп әзерләп бастырып чыгару һәм аны Татарстан халкына җиткерү – безнең изге бурычыбыз.
Татар энциклопедиясе институтының перспектив планында рус һәм татар телләрендә универсаль энциклопедияләр (алтышар томда «Татар энциклопедиясе») әзерләп нәшер итү кебек традицион юнәлешләр белән беррәттән, 2014-2018 елларда тармак энциклопедияләре («Казан: иллюстрацияле энциклопедия», «Татарстан Республикасының мәдәнияте һәм сәнгате: иллюстрацияле энциклопедия», «Татарстанның табигате һәм тарихи байлыклары: иллюстрацияле энциклопедия», «Татарстан Республикасының фәне һәм мәгарифе: энциклопедия», «Татарстан: тарихи энциклопедия» һ.б.) чыгару да каралган. Исемлекне «Татарстанның химия фәнни мәктәбе: фәнни белешмәлек», «Татарстанның математика фәнни мәктәбе: фәнни белешмәлек», «Россия Федерациясендә татарлар тупланып яшәгән урыннар: фәнни белешмәлек» (серия), «Татар теле: энциклопедия», «Казахстан татарлары: фәнни белешмәлек», «М.И.Мәхмүтов мирасы: персональ белешмәлек», «Муса Җәлил: персональ энциклопедия» һ.б. дәвам итә. Шулай ук Институт «Татар дөньясында ислам: электрон версия», «Татар иле: электрон энциклопедия» һәм башкаларны әзерләп дөньяга чыгаруны күздә тота.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА