Журнал «Безнең мирас»

Миллият сүзлеге

Елан культы – Төрки халык­ларда, аерым алганда болгар-татарда, еланга табыну борын-борынгыдан килә. Ибне Фазлан борынгы төркиләрдә (аерым кабиләләрдә) елан культы таралган булуын әйтә һәм болгарларда елан озын гомер символы булып каралган, дип яза.«Шайтан кала» дигән риваятьтә дә елан болгарларның ярдәмчесе һәм киңәшчесе итеп сурәтләнә. Гомумән, татар мифологиясендә еланнарны ике төргә – ак һәм кара еланнарга бүлеп караганнар. Кара елан һәрвакыт кеше­гә каршы, ә ак елан һәрвакыт аңа булы­ша, дип саналган.
Борынгылар елан – җирнең хуҗа­сы, дип уйлаганнар һәм аны үтерү, рәнҗетү яки куып җибәрү җирне ху­җасыз калдыруга тиң булган. Шәрыктә борынгы хәзинәләрне еланнар саклый, дип ышанганнар.
Ак (сары) еланнарга караш аеруча уңай булган. Алар кешегә бүләк бирәләр һәм аңа ярдәм итеп торалар, имеш (Л.Җамалетдинов). «Татар мифлары» китабының төзүчесе Г.Гыйльманов: «Елан патшасы Шаһмара», «Ярлы егет белән патша кызы», «Аучы белән асрау кыз», «Ак елан» һ.б. халык әкиятләрендә нәкъ әнә шундый изге Елан күз алдына килеп баса», – дип яза.
Фатих Урманче үзенең «Ак елан һәм еланнар» дип исемләнгән зур мәкаләсендә: «төрки-татар мифо­ло­гиясендә бик киң чагылыш тапкан Елан бер яктан илаһи бер дәрәҗәдә торган уңай, изге зат буларак сурәтләнсә, соңгырак дәверләрдә Адәм балаларының куркыныч дошманы, коточкыч явыз зат итеп күзаллана», – дип яза һәм: «Мондый капма-каршы, бер-берсен тулысынча инкяр итүче күзаллаулар кайсы тарихи чорларда һәм ничек барлыкка килгән?» – дигән сорау куя.
Гадәттә бу сорауга җавап биргәндә «чит-ят мифлар йогынтысын» беренче сәбәп итеп куялар. Мәс., еланны явыз зат дип игълан итү зәрдәштлекнең изге китабы «Авеста»дан (я.э.к. VI гасыр) килә дип саныйлар (андагы Ажи Даһака – елан Даһака татар мифологиясендә аждаһага әйләнгән). Аннары соңгырак дәверләрдә гарәп мифологиясенә йә­һүди һәм нәсариларның төп изге китабы булган «Библия»нең йогынтысын искә алалар. Мондый йогынтыларны кире кагып булмый, әлбәттә. Ләкин төп сәбәп кешенең үзендә, аның эчке сый­фатларында булырга тиеш.
Кызгану-жәлләү һәм ярату-сөю тө­шен­чәләре, психология күзлегеннән ка­раганда, бер тирәдәрәк йөри торган мәгънәгә ия. Шуның кебек үк, кемнәндер курку һәм кемгәдер табыну-буйсыну төшенчәләре дә күңел төпкелендә бер-берсенә якын урнашканнар. Болар җиңел генә бер-берсенә күчә алалар, дип фараз итәргә була. Кешедә еланнан курку тойгысы — эволюция мирасы һәм ул, асылда, инстинктлар тирәнлегендә, психик катламнарның хайвани тирәнлегендә үк ята. Күзәтүләргә караганда, елан белән очрашканнары булмаган маймылларны да аны күрүгә үк гадәттән тыш көчле курку хисе биләп ала. Кыскасы, мондый әверелеш диалектиканың гомуми канунына буйсына, ул капма-каршылыкларның бер-берсенә күчешеннән башка нәрсә түгел. Алла һәм Иблис төшенчәләренең бердәмлегенә философ Сартр күптән игътибар иткән иде. Бәс, шулай икән, ва­кыты белән еланга табынуның көн­күрештәге гадәти мәгънәсе – курку өстенлек алырга мөмкин һәм бу табыну күп кенә халыкларда нәкъ менә кире мәгънәдәге хискә – нәфрәткә әй­ләнгән дә. Шуңа күрә татарда еланга мөнәсәбәтнең капма-каршылыклы булуына гаҗәпләнәсе түгел.
Библиядән аермалы буларак, Коръәндә еланга аз урын бирелгән. Без анда Муса пәйгамбәрнең таягы (гаса) еланга әйләнгән могҗиза турындагы сюжетны гына очратабыз. Ә Адәм галәйһиссәлам белән аның хатыны Һәва ананы җәннәттәге тыелган агач җимешеннән авыз итәргә Иблис котыртуы гына әйтелә («Сыер» сүрәсе: 35,36). Ләкин шулай да мөселман кешесе бу очракта Иблиснең дүрт аяк­лы елан сурәтендә җәннәткә үтеп кергәнлеген хәдистән белә. Ягъни монда барыбер Библия белән тәңгәллек бар: елан — адәми затның дошманы. Шуңа күрә еланга мөнәсәбәт мәсьәләсендә Исламны христиан диненә катгый каршы кую хакыйкатьнең сыңар ягы гына.
Бервакыт Мөхәммәд пәйгамбәрнең хатыны хәзрәти Гайшә елан үтерә һәм төшендә аңа «син мөселманны үтердең», дигән хәбәр килә.
Төштә елан күрү гадәттә дошманнарны, ялган дусларны, хыянәтне, зыян-зарар күрүне белдерә. «Төш юрау китабы»нда, мәсәлән: «Әгәр кем ирсә төшендә ак елан күрсә, мөселман дошман булыр һәм кара елан күрсә, кяфир дошман булыр», «Әгәр кем ирсә төшендә елан күрсә, яман билге булып тора, садака бирергә кирәк», «Әгәр кем ирсә төшендә еланны күрсә, аңа ялганнан бәлаләр тияр» кебек тәгъбирнамәләр бар. Әгәр елан ак төстә булып, ул сиңа карата дошманлык күрсәтми икән, төшне уңай мәгънәдә тәгъбир кылу тиеш икән. «Әгәр кем ирсә төшендә елан тотканын күрсә, кулына бераз мал керер», дигән юрау бар. Төштә елан үтергәнне күрү еш кына дошманны җиңү, дип юрала.
Сихерләрне рәд кылу (кире кагу) догасында без мөселман дөньясында сары еланның да явыз зат итеп каралганлыгын күрәбез. «Әйт: саклаучыны сорыймын Алладан — таңны яраткучыдан, шул нәрсәләрнең явызлыгыннан (ул барлыкка китергән сары еланнардан, чаяннардан, дию-пәриләрдән), төн караңгылыгы җәелгәндәге явызлыктан, сихерчеләрнең явызлыкларыннан (унике төенгә укып өргән сихерче хатыннардан, көнчеләрнең хөсетлегеннән)». Бу дога аятькә нигезләнгән (җәя эчен­нән башка өлеше).
Шул рәвешле, халыкта еланга капма-каршылыклы карашлар диалектик бердәмлек булып оеша.
//Йукса ут сүндереб – күз куймак, елан үлтереб – баласын бәсләмәк [тәрбияләү, туендыру] гакыйллар эше дәгел. Сәйф Сараи.

Теги: Адлер Тимергалин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру