Журнал «Безнең мирас»

Миллият сүзлеге

Ислам һәм рәсем-сын сәнгате – Мәгълүм булганча, шәригать җан ияләренең сурәтләрен ясауны тыя. Шуның аркасында элек кеше рәсемнәре төшерү, хәтта фоторәсемгә төшү дә нәшәргый гамәл исәпләнгән.«Эт белән сурәт булган өйгә фәрештәләр аяк басмас», «Сурәт булган өйдә намаз уку мәкруһдыр» кебек тыюлар электән катгый саналган. 1912 елда да әле «Дин вә мәгыйшәт журналы «Сурәт вә рәсемнәрне өйдә тоту мөселман кешегә гаммәви голәмә иттифакы илән хәрәмдер», – дип язган иде. Ш.Мәрҗани мондый тыюны түбәндәгечә аңлата: «Пәйгамбәр заманында кешеләр сурәткә табынганнар. Шуңа күрә рәсем ясау гомумән тыелган. Ә хәзер андый куркыныч юк. Шулай булгач, тыюның сәбәбе бетә һәм тыюның кирәге калмый». Мәрҗани берничә тапкыр үзенең фоторәсемен алдыра, Истанбулда Мөниф паша йортында үзе күргән хатын-кыз скульп­турасы турында һичбер тартынмый, шелтәләми яза (Х.Хисмәтуллин). «1908-1914 еллар арасында «Гасыр» Һәм «Васыйтә» нәшриятлары тарафыннан күренекле татар әдипләре, мәдәният әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләренең (мәс., Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал, Һ.Атласи, Һ.Максуди һ.б.) фоторәсемнәре «ачык хат» (открытка) рәвешендә киң тарала» (М.Госманов). Белгәнебезчә, хәзерге вакытта мөселман илләрендә басылган төрле китап-дәреслекләрдә рәсем-сурәтләр булмыйча калмый, ләкин гадәттә рәсемдәге кешеләр мөмкин кадәр схематик һәм яссы итеп сурәтләнәләр. Ләкин киләчәктә мондый тыюлар тагы да йомшый төшәр, дип көтәргә кирәк.
Безнең көннәрдә Ислам һәм сынлы сәнгать мәсьәләсе тагын бер куерып алды. Билгеле булганча, татарның иң күренекле улы Шиһабетдин Мәрҗанинең сынын Кабан күле буендагы Мәрҗани урамына һәйкәл итеп кую планы бар иде. Күп кенә дин әһелләре моңа каршы күтәрелеп чыктылар. «Әүвәл Татарстан Диния нәзарәте олуг галимнең сынын һәйкәл итүгә каршы махсус карар чыгарды. Соңра Согуд Гарәбстанында укып яткан шәкертләрнең бер төркеме Шиһаб Мәрҗанинең сынын кую Ислам диненә ни дәрәҗәдә афәт икәнлеге турында «Иман» гәзите аша мөрәҗәгать белән чыкты». (Харис хәзрәт Салихҗан.) Алар үз фикерләренә дәлил итеп Коръән-Кәрим кәлимәләрен китерәләр. Чыннан да Изге Китапта: «Ий мөэминнәр! Исерткеч эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннарының һәртөрлесе дә, сыннарга табыну, гыйбадәт кылу, шулай ук ырым һәм багучылык – болар барысы да шайтан гамәлләре. Бу гамәлләрдән качыгыз. Сакланыгыз, шаять һәлакәттән котылырсыз», – диелгән. Ләкин мон­да сүз сыннарга табыну турында ба­ра. Әгәр табыну юк икән, бу эшнең гөнаһы да юк. Әфганстанда тауташта Будданың борынгылар уеп ясаган мәһабәт сынын талибаннарның шартлатып юк итүләрен берничек тә аклап булмый, моны фанатикларның вәхшилеге дип кенә бәяләргә мөмкин.
Йодрык сугышы – Борынгы төркидә – йомрык сугышы. Аны тү­бә­ләш тә дигәннәр. Пәрмә-пәр сугышу сүзенең мәгънәсе дә шул ук (коралсыз гына бергә-бер сугышу).
Электә урам белән урам, авыл белән авыл сугышлары булгалаган. ХIХ гасырда Казанда кышын Кабан күле өстендә татар белән руслар арасында да йодрык сугышлары еш була. Аларның тасвирын, мәсәлән, рус язучысы С.Т.Аксаковта табарга мөмкин.
//Җәмгыятьтә йодрык белән тү­гел, күбесенчә терсәк белән төртеп имгәтәләр. М.Чукас.
Йомышлы татар, йомышлы мөселман – Ясак түләүче крәстиәннәрдән (чёрные люди – кара халыктан) аермалы буларак, патшага башлыча гаскәри хезмәт итүчеләр (рус телендә – служилый, служивый). Рус дәүләте документларында «служилые татары», «свои татары» терминнары очрый. Башкорт терминологиясендә «хезмәтле кешеләр» төшенчәсе бар.
ХVII-ХVIII гасырларда хакимият контораларында күбесенчә тылмачлык итүче, йомыш-юлларга йөртелүче түбән чинлы татар кешеләре. 1718 елда Казан адмиралтиясенә (адмиралтействосына) кораблар төзү өчен урман кисү эшенә беркетелгәннәр. Җан башыннан салым түләү кертелгәч (1724), ясаклылар белән бертигез хокукта калдырылалар, ләкин үз исемнәрен ХIХ гасырга кадәр саклыйлар. //Рус патшаларының татарларны дәүләт хезмәтләренә тартуы «йомышлы татарлар» дигән катламны китереп чыгарган. Х.Госман. Кенәз Долгоруков Бакуга Казаннан тылмачлыкка йомышлы татарлар чакыртып китергән. К.Нәҗми. (Мисаллар «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ннән алынды.)
Евпатория – Кырымдагы шә­һәр. б.э.га кадәр V-VI гасырлардан алып я.э. ның II гасырына кадәр би­редә грек колониясе булган һәм грек колонистлары аны Боспор патшасы Митридат Эвпатор хөрмәтенә Евпатория дип атаганнар. ХIV гасырда төрекләр яулап алгач, Евпаториягә Гезлөү дигән яңа исем кушканнар. 1783 елда Кырым ханлыгы, Россия кул астына кергәннән соң, әлеге исемне рус колагына «яраклаштырып», Козлов дип үзгәрткәннәр. Әле Евпатория исеме кире кайтарылгач та аны Козлов дип атау дәвам иткән.
Евпатория шәһәрендә 1552 елга караган җомга мәчете бар.
Евроислам – ХХ гасырның 90 нчы елларында туган термин – «Европа Исламы». Көнбатыш чыганакларыннан таралган бу төшенчә көнбатыштагыча яшәү үрнәкләре белән сыеша һәм сәясәткә катнашмый торган «европаи ислам»ны күздә тота. Баден-Вюртемберг федераль төбәге башлыгы Вольфганг Гирге: «Мондый ислам Европа мәгърифәте традицияләре белән үрелгән ислам ул», — дип яза. Политолог Рафаил Хәким евроислам идеясен «Татарстан туфрагына» күчереп, хәзерге евроисламның нигезләрен ХVIII-ХIХ гасырларда татар дөньясындагы реформаторлык хәрәкәтендә, ХХ гасыр башларындагы җәдидчелектә күрә («яңа җәдидчелек» – неоджадидизм). Ләкин җәдидчелек бер Татарстанда гына барлыкка килмәгән, Урта Азиядә, мәсәлән, М.Бекбуди, А.Фитрат, А.Дониш кебек күренекле җәдидчеләр билгеле. Шуңа күрә «евроислам» башлангычлары, аның яралгылары татар дөньясы белән генә чикләнми.
«Евроислам – рухияткә кайту ул», – дип яза Рафаил Хәким.
А.Юзиев хәзерге вакытта Татарстанда, көнчыгыш мөселман мәдәнияте кыйммәтләре белән беррәттән, техноген чыгышлы цивилизациянең бүгенге казанышларын да исәпкә ала торган Ислам кирәк, дип саный.
Чыннан да, кайчандыр дөнья күлә­мендә алдынгы урынны алып торган Ислам мәдәнияте – «дарелислам» фән һәм техника, әдәбият һәм сәнгать, шулай ук халыкның тормыш дәрәҗәсе ягыннан артта калган, таркау һәм зәгыйфь икътисадлы бер иярчен регионга әйләнде. Гарәп илләрендә тарих өчен «бер мизгеллек» нефть байлыклары үзара сугышларда һәм дин кардәшләре арасындагы низагларда исраф ителә, җилгә оча. Җирле халык үзенең киләчәк буыннар хисабына яшәвен аңламый. «Шуңа күрә хәзерге мөселманга үзенең шанлы тарихы белән бүгенге тормышның кырыс таләпләре арасында туган капма-каршылыкта газапланып яшәргә туры килә». (Рафик Мухаметшин. Ислам в общественной и политической жизни татар и Татарстана в ХХ веке, Казань, Татарское книжное издательство, 2005; тәрҗемә безнеке — А.Т.). Ислам мәрасимнәрен ничек кенә сакларга тырышмасын, бүгенге мөселман кешесе шул ук вакытта Исламның барлык принципларын да үтәп бетерми һәм бетерә дә алмый. Безнең арабызда тәкъвалык сирәк очрый хәзер. Ә хаҗ кылу елдан-ел кыйммәтләнә барганга, изге Мәккә чын диндарлардан коточкыч ераклашты, хаҗилык гөнаһкяр миллионерларның калканынамы, битлегенәме, әллә вөҗдан борчуларын баса торган алдавыч даругамы әйләнеп килә.
Бүгенге дин әһелләребез моңа («яңа җәдидчелек»кә, Ислам модернизмына) һичшиксез каршы торачаклар, ләкин яңалык барыбер өстен чыгар, дип өметләник.

Теги: Адлер Тимергалин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру