Милли рух «Атлантида»сы
Әлеге альбом-китабына тупланган фоторәсемнәрдә Рифкать Якупов татар халкының чын-асыл тормыш мизгелләрен чагылдыруга ирешкән. Автор безне дә иҗатташлыкка чакыра. Һәм...
Тәүге карашка тып-тын тоелган сурәтләргә чираттагы мизгелдә аһәң вә төсләр иңә. Балачакта калган тәэсир вә хатирәләр уяна. Болын буйлап чапкан аргамакның кешнәп куюын, тояк астында җирнең тетрәнүен ишеткәндәй буласың... Һәм, әлбәттә, җанга якын шушы ритмга канәгатьлек илә күңелеңне күндерәсең. Мәшһүр әдибебез Аяз Гыйләҗев язганча, «авыл әле ул гомер бакый туендыручы гына булмаган, аның әле татар милләтенең гасырлар дәвамында камилләшкән әхлагы, йолалары, рухы, әкият вә риваятьләре саклана торган бик тә үзенчәлекле дөньясы да булган. Авыл татарның рухи сәламәтлеген саклаган».
Рифкать Якупов фоторәсемнәреннән янә шунысын аңлыйсың, хезмәт кылып яшәгәндә генә бәхетле була алу зирәклегенә төшенәсең. Әйе, иртә таңнан кичке караңгыгача эшләп тә, зарланмый авыл халкы, күңелен исә һич кенә дә явызлык биләми. Киресенчә, бүгенге замандашларыбыздан аермалы буларак, һәрдаим эшләп, матди гына түгел, рухи байлыкларын да ишәйтергә омтылганнар һәм, әлбәттә, табигый рәвештә яши дә белгәннәр.
...Альбомдагы һәр фотосурәт татар халкының күмәк портретына аерым бер үзенчәлекле чалым өсти. Милләтнең тормыш-яшәеш кыйммәтләре гаҗәп төгәл, сиземләү белән тотып алынган. Өмә, Сабан туена багышланган хезмәтләрендә бу аеруча сизелә. Камера объективы халкыбыздагы «кояшлы» энергиянең, бәйрәмнең һәр күзәнәген тотып алган: мәйдан түрендәге көрәшнең дә, капчык сугышының да, башкасының да үз нечкәлеге чагыла. Иң мөһиме – бу бәйрәмнең татар өчен изгелеген күрсәтү. Гаиләнең, авылның, милләтнең бердәмлеге, берлеге, берәгәйлеге – Сабан туеның изге йоласы әнә шуңа барып тоташа.
Рифкать Якупов портретларына карыйсың да, Идел-йортны, үзенчәлекле милли культураны, әхлакый яшәү рәвешен безгә мирас кылган ата-бабага ихлас рәхмәт хисләре уяна. Әмма дә, ни кызганыч, фотоаппарат объективына эләккән күренешләр инде аның сурәтләрендә генә саклана... Асылда югалганнар алар, гаип булганнар. Әнә шуларны юксыну хисеннән соң, уртак милли мирасыбыз өчен җаваплылыкның үз җилкәңә дә төшүен ачыктан-ачык аңлыйсың. Милләтебезнең рухи байлыгын барларга, кайтарырга һәм сакларга әле соң түгел ләбаса, соң түгел!
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА