Журнал «Безнең мирас»

Милли дәүләтчелек туганда...

Татарның һәр чорда бәйсез дәүләт төзү теләге белән януы – табигый күренеш. Дөньяда милли үзаңы булган һәр милләт тә үзенең дәүләтле булуын һәм үз телендә баласын укытып, үз телендә җырлап, сөйләп яшәүне телидер. Бу – күрше милләтләр өчен дә куркыныч тудырмый, закон бозу да түгел.


Безнең мәшһүр бабаларыбыз, шанлы дәүләтләр төзеп, Кытай, Россия кебек дәүләтләргә, гомумән, бөтен дөньяга дәрт һәм көч биреп торган. 500 ел элек югалткан дәүләтчелекне кайтару теләге белән һәр татар гасырлар дәвамында янса да, узган гасырның 1917-1920, 1990 елларында гына моңа күпмедер дәрәҗәдә ирешә.


ХХ гасыр башында ук Садри Максуди Дәүләт Думасы депутатлары алдында чыгыш ясаганда: «...Иртәме-соңмы мин барыбер сезнең кебек үк хокукка ия булырмын. Россиядә булган милләтләрнең үз көннәрен үзләре күреп яшәү хокукларын танымый торып, сез дәүләт белән идарә итәрлек хәлдә булмаячаксыз!» – дип әйтә.


Менә шушы хокук өчен көрәшне башлап җибәрүчеләрнең берсе, Петроград тимер юл инженерлары әзерләү институты студенты Галимҗан Шәрәф була. Ул 1915 елда ук «Татар учагы» дип аталган студентлар оешмасы төзи. Бу оешманың эшчәнлеге турында әлегә бик аз билгеле, әмма анда катнашучыларның исем-фамилияләрен атап чыгу да татарларның, башка мөселман халыкларының милли-азатлык хәрәкәтендәге урыны, роле турында күзалларга мөмкинлек бирә. Галимжан Шәрәфнең үз сүзләренә караганда, оешма әгъзалары арасында Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар, Солтанбәк Мамлиев, Кәрим Сәгыйтов, Габ­дулла белән Гани Абызовлар һәм башкалар була. Алар түгәрәк утырышларында Явыз Иванның ко­ло­ниаль сәясәте нәтиҗәсендә дәү­ләт­челекләрен югалткан Русия мө­­сел­маннарының милли-мәдәни үсе­ше мәсьәләләрен тикшерәләр, кайбер татар зыялыларының пантюркизм һәм панисламизм белән мавыгуларын тәнкыйтьлиләр, мөселман халык­лары мәдәниятенә кагылышлы башка мәсьәләләр буенча фикер алышалар. «Татар учагы» әгъзалары Казан, Саратов, Киев, Ростов (Дон буендагы) һәм башка шәһәрләрдәге фикердәшләре белән элемтәләр булдыра.


Февраль һәм Октябрь инкыйлаблары бик күпләр белән бергә Г.Шәрәфнең язмышын да кискен үзгәртеп жибәрә. Ул укуын ташларга мәҗбүр була һәм аны яңа вакыйгалар дулкыны үз эченә бөтереп ала.


Мәгълүм булганча, 1917 елның май аенда Мәскәүдә Бөтенрусия мөсел­маннарының беренче корылтае жыела. Анда 900 чамасы делегат катнаша. Делегатлар арасында мөселман зыялылары, хәрбиләр һәм руханилар була. Съездда Ә.Цаликов, Г.Ибраһимов, Г.Терегулов, Ф.Туктаров, Ә.Мөхетдинова, Галим­җан, Борһан, Шәһәр Шәрәфләр, М.Би­гиев, Г.Исхакый, А.Рәсүлзадә, Ә.Вәлиди, h.б. катнаша. Корылтайда эшчеләр, крестьяннар, хатын-кызлар тормышы, милли мәдәният мәсьәләләре карала һәм алар буенча тиешле карарлар кабул ителә. Әлеге мәсьәләләрне тикшергәндә Галимжан Шәрәф тә ялкынлы чыгышлар ясый.


Корылтайда игътибар үзәгендә торган һәм күп бәхәсләр тудырган проб­лема – Русиядәге дәүләт төзелешенең нинди булырга тиешлеге хакындагы мәсьәлә. Чөнки делегатлар милли төбәкләрдә миллият мәсьәләләренең ничек хәл ителәчәгенең бу проблеманың Русиядә ничек хәл ителүенә бәйле булуын яхшы аңлый. Корылтай күпчелек тавыш белән Русия демократиягә нигезләнгән Федератив республика булырга тиешлеге турында карар кабул итә. Бу исә мөселман сәясәтчеләренең милли мәсьәләнең нәзари һәм гамәли нигезләрен үзәктәге шовинистларга караганда тирәнрәк аңлаганлыкларын күрсәтә, чөнки бу вакытта большевиклар партиясе һәм В.И.Ленин үзе дә бөтен тырышлыкларын унитар дәү­ләтне саклап калуга юнәлтәләр.


Галимҗан Шәрәф корылтайдагы докладында татарлар өчен «туфраклы мохтарият» (территориальная автономия) кулай булачагына басым ясый. Аның бу фикерен Ф.Кәримов белән Ф.Туктаровлар да хуплый. Корылтайда соңыннан мөселман халыкларының иҗтимагый-сәяси эшчәнлекләре белән идарә итү һәм Вакытлы хөкүмәт белән элемтәдә тору өчен башкарма орган сайлана. Ул Бөтенрусия Мөселман комитеты дип атала.


Галимҗан Шәрәф Татарстанның мөстәкыйль дәүләтчелеге тарафдары булса да, милли-мәдәни мохтарият (әгәр дә ул территориаль булса) төзү ихтималыннан да баш тартмый. Шуңа күрә дә аны милли-мәдәни мохтариятне гамәлгә ашырырга тиешле һәйәт составына сайлыйлар. Бу һәйәтнең әгъзалары итеп И.Әхтәмов, Ә.Мөхетдинова, Ф.Кәримов, К.Кәрим, Н.Хәлфин кебек шәхесләр дә сайлана.


Мәскәү һәм Казан съездларыннан соң, ниһаять, 1917 елның 22 ноябрендә Уфада Милли Мәҗлес сессиясе ачыла. Анда килгән 96 депутат арасын­да Г.Шәрәф тә була. Сессия президиумының рәисе итеп Дәүләт Думасы әгъзасы Садри Максуди, сәр­катибе итеп Габдрахман Фәхреддин раслана. Милли Мәҗлес 1918 елның 11 гыйнварына кадәр эшли.


Аның эшчәнлегенең бөекмәмлә­к­әт­челәр теләмәгән юлга кереп китү ихтималын абайлаган Русия Халык Комиссарлары Советы (Совнарком) ул көннәрдә «Бөтен Шәрык һәм Русиянең мөселман хезмәт ияләренә мөрәҗәгать» кабул итә. «Мөрәҗәгать»тә «Мөселман хезмәт ияләре үз тормышларын бернинди ирексезләүләрсез, үзләре теләгәнчә төзи алалар, үз диннәрен тотарга хокуклылар, аларның бу хокуклары инкыйлабның, Советларның бөтен көче белән сакланачак», – диелә. Әлбәттә, документның Милли мәҗлес депутатларына тәэсире зур була. Һәр милләткә үз тормышын үзе теләгәнчә корырга ирек бирү вәгъдә ителгәч, Мәҗлес депутатлары арасында милли дәүләт төзү мәсьәләсенең беренче урынга чыгуы һич тә гаҗәпләнерлек хәл түгел. Бу юнәлештә тәүге адым буларак «Идел-Урал штаты»н төзү игълан ителә. Моңа ирешү өчен «туфракчылар» фракциясе әгъзасы Г.Шәрәф тә шактый көч куя. Ул фракция исеменнән «туфраклы мохтарият» хакында махсус доклад белән чыгыш ясый, булачак җөмһүриятнең атамасын «Идел-Урал» дип расларга тәкъдим итә, җөмһүрият мәйданының картасын төзи. Әлбәттә, бу мәсьәлә шома гына узмый, ике фракция – «төрекчеләр» һәм «туфракчылар» арасында кискен көрәш бара. Шунысын да әйтү кирәктер: большевиклар, сул эсерлар, гомумән, суллар фракциясе «туфракчылар» ягыннан чыгыш ясый. Ниһаять, алар тәкъдиме өстенлек ала. «Идел-Урал штаты»н гамәлгә ашыру буенча Галимҗан Шәрәф рәислегендә махсус һәйәт төзелә, аның составына Галимҗан Ибраһимов, Ильяс Алкин, Сәлах Атнагулов, Фатыйх Сәйфи-Казанлы, Сәет Енгалычев, Нәҗип Хәлфин һәм Фатих Мөхәммәдъяров керә. Аларның барысы да Советлар нигезендә мөстәкыйль җөмһүрият төзү тарафдарлары булалар.


«Идел-Урал штаты»н төзү һәйәте Казанга күчкәч, аның Президиум рәисе итеп И.Алкин, ә урынбасары итеп Г.Шәрәф раслана. Г.Шәрәфнең милли дәүләт төзелеше турындагы фикерләре Милли Мәҗлестә ясаган докладындагыга караганда, соңгы айларда беркадәр үзгәрә. Беренчедән, ул «Идел-Урал штаты»н федерация сос­тавындагы мохтариятле җөмһүрият итеп төзергә тәкъдим итә. Икенчедән, хакимият органнары Советлар системасы буенча сайланырга тиешләр, ди. Өченчедән, һәр Совет халыкның милли нисбәтен искә алып сайлануын яклый.


Кызу бәхәсләрдән соң күпчелек тавыш белән Г.Шәрәфнең тәкъдиме кабул ителә. Әмма аның элекке тарафдарлары Г.Шәрәфнең фикерләре үзгәрүне кабул итми һәм Казан белән Уфа матбугатында аңа «гомумхалык сайлаган җыелыш карарларын бозганы өчен» шелтә белдерелү турында хәбәрләр басыла. Шулай да бу вакыйганы Г.Шәрәфнең «Идел-Урал штаты»ннан ваз кичүе, дип бәяләү дөрес түгел. Ул, зирәк сәясәтче буларак, мәҗлестә кабул ителгән карарга вазгыятьнең үзгәрүенә бәйле кайбер үзгәрешләр кертү зарурилыгын аңлап эш иткән булса кирәк.


«Идел-Урал штаты»ның барлыкка килү ихтималы Русия җитәкчеләренең планнарына һич тә сыеша алмый. Милли Мәҗлестән соң «Идел-Урал штаты»н тормышка ашыру эшләрен II Бөтенрусия мөселман хәрбиләре корылтае вәкилләре дәвам итә. 1918 елның 8 гыйнварында хәзерге Ратуша йортында (элеккеге офицерлар йорты) тантаналы рәвештә икенче съезд башланып китә. Монда большевиклардан Я.С.Шейнкман, М.Солтангалиев, шәһәр башлыгы Иванов, мөселман комитетыннан Ш.Әхмәров, Польша һәм Балтыйк буе төбәкләреннән килгән татарларның вәкилләре, чуаш, чирмеш, мукшы депутатлары, гомумән алганда, барысы да ялкынлы чыгыш ясап, съездны котлыйлар. Ирек мәйданында кызыл, яшел байраклар җилферди, халык тантана итә, тиздән бәйсез «Идел-Урал» булыр, дип өметләнә. Әмма беркадәр вакыт узгач, мәкерле большевиклар «Идел-Урал штаты»н игълан итүгә киртә кора. Болар барысы да астыртын рәвештә эшләнелә һәм нәтиҗәдә 28 февральнең төнендә съезд җитәкчеләреннән Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар, Усман Токумбәтов, Мозаффаровлар кулга алына.


Ул вакытта килеп туган авыр хәлне аңлау өчен, әлеге вакыйгаларның нәкъ уртасында булып, соңыннан алар хакында истәлекләр язып кал­дырган Мирсәет Солтангалиев язмаларына игътибар итик. II Бө­тен­ру­сия мөселман хәрбиләре съезды җитәкчеләре кулга алынуны тулысынча хуплап, М.Солтангалиев Совет хакимиятенең бу гамәлен болай аңлата: «Съезд җитәкчеләре «Идел-Урал шта­ты» төзелү турын­да белдерергә ка­рар иттеләр. Большевикларның Ка­зан губерна комитеты яшерен киңәш­мәсе җыелды. Анда мин һәм иптәш Сәетгалиев тә катнашты. «Нәрсә эшләргә?» дигән сорау куелды. Киңәшмәдә иптәш Шейнкман рәислек итте. Иптәш Сәетгалиев аларга республика төзелүне «игълан итәргә» мөмкинлек бирү ягында торды. Чөнки аның фикеренчә, бу кешеләр барыбер власть, җитәкчелек эшләрен башкара алмаячак. Мин киресенчә уйладым. Төгәл итеп әйткәндә, әгәр без «штат төзүне игълан итәргә» мөмкинлек бирсәк, аннары инде аны «төзәтергә» соң булачак, дидем. Мин түбәндәге фикерләрдән чыгып эш иттем: а) Татар дәүләтен игълан итү татар халкында милләтчеләр файдасына кискен борылыш ясавы мөмкин; б) без ул вакытта кораллы конфликт юлына баса алмый идек, безнең (ягъни Советларның — Р.В.) Казанда кораллы көчләребез юк иде диярлек, ә «Хәрби Шура» татар солдатларының санын Казанда гына да 60-80 меңгә кадәр җиткерә ала иде. Менә шуңа күрә дә инде мин милләтчеләр тарафыннан «штатны» игълан иттермәскә һәм алдан кисәтү чарасы итеп хәрәкәтнең җитәкчеләрен кулга алуны тәкъдим иттем».


Большевиклар җитәкчелегендәге Совет хакимияте четерекле милли-сәяси мәсьәләләрне көч куллану юлы белән хәл итүне кулайрак күргән. Кызганычка ки, Солтангалиев кебек талантлы «милли большевиклар» да үз милләттәшләренә карата башлыча шундый ук чаралар күрүне хуплаган.


Большевиклар башка методларны да актив рәвештә куллана. Авыр хәлдә калгач, хәйлә юлына басып, «Идел-Урал штаты»н Советларга бәйләп игълан итәргә мәҗбүр булганлыгын күрәбез. Казан губерна Советы тарафыннан кабул ителгән карарга игътибар итик: «Совет Урал-Идел өлкә республикасын оештыруга ашыгыч чаралар күрә, бу республика милли-пропорциональ (сыйнфый) нигездә Халык Комиссарлары Советы җитәкчелегендә оештырыла. Президиумга Уфа һәм Оренбург советлары белән Идел-Урал республикасын ашыгыч рәвештә игълан итү мәсьәләсе буенча бәйләнешкә керүне йөкләргә». Башка партияләрнең, демократиянең идеяләрен урлау большевикларга бернигә дә тормый. Бу аларга хас күренеш. Гомумән алганда, «Идел-Урал»га бары тик «Советская» (һәм «республика») сүзен генә өстәп, хәтта унбер кешедән торган яңа коллегия дә төзелә, әмма болар барысы да Милләт Мәҗлесен, «Идел-Урал» һәйәтен искә алмыйча эшләнә.


Дәвамы бар

Теги: Рәмзи Вәлиев Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру