Мәрҗанинең йорт тормышы
Вакыт-вакыт Мәрҗанинең йортында булганымнан, аның кайбер гамәлләрен бәян итеп китмәкче булам. Сүзгә керешкәнче шуны да әйтергә кирәк, күргән-ишеткән һәм белгән нәрсәләрнең кыйммәте вакытында тәкъдир ителми, аңа әһәмият бирелми, шул сәбәптән хәтердә калмый, калса да бик аз, ярым-йорты, бер шәүлә күк кенә кала.
Минем дә аның белән аралашудан калган хатирәләрем бик аз булуы белән бергә, алар әһәмиятсез дә. Моңа карамастан, гыйлем һәм гыйлем әһеленең кадерен белә торган газиз милләтем тарафыннан, Мәрҗанинең тууына йөз ел тулу мөнәсәбәте илә ясалган юбилейга бөек агам Мәрҗани мәрхүм турындагы хатирәләремне язып тәкъдим итмәкче булам.
Без Мәрҗанинең ир һәм кыз туганнарының төрле авыллардан берничә кызлары идек. Үз вакыты белән Мәрҗани безнең аталарыбызга кунак булып килә иде. Бу вакыт һәркайсыбызның яшенә туры килгән күңелле һәм кызык сүзләр белән эндәшә, әхвәл сораша, безнең яшебезгә яраклы сүз һәм хикәяләр сөйләп көлдерә иде. Киткән вакытта, шулай ук, үзебезчә әйтеп, кунакка чакырып китә иде.
Йортында булганда Мәрҗани илә бер мәҗлестә була идек. Бу мәҗлесләрнең һәркайсында төрле мәзәк хәлләр сөйләп мәҗлесне хушландыра һәм безне көлдерә иде.
Әстерхан күк җимешләре күп җирләрдән укырга килгән шәкертләре көз көннәрендә Мәраҗанигә бик күптөрле җимешне күчтәнәч итеп китерәләр. Ул боларны гаиләсе эчендәге һәркемгә үзе бүлә һәм шуның эченнән үзенә дә өлеш аерып алып куя иде. Шулай ук шәһәр халкы һәм янына тирә-яктан үзенә мөнәсәбәтле адәмнәреннән килгән кияү бүләге һәм Мәкәрҗә бүләге күк фруктыларны да бүлә, үзенә дә өлеш чыгарып комодына бикләп куя иде. Мондый нәрсәләрдән үзенә өлеш чыгармауны бер дә күтәрми иде. Кызларын тапшыргач, туганы Садретдин хәзрәт хатынына да: «Әсма миңа кияү бүләге куйсын, үземә аерым куеп җибәрсен», – дигән. Үзе кардәшләренә барганда яки кардәшләренең балалары үзенә килгәндә бу бүләкләрне әлеге балаларга бирә иде.
Без йортында булганда, кичләрен ул үзенең китапханәсендә уку-язу илә шөгыльләнә, ә без йортның хатын-кызларга махсус бүлмәсендә җөй тегү, тирәк чыгару (чигү чигү) кебек эшләр белән мәшгуль була идек. Бервакыт, уку-язуыннан бүленеп, китапхандән чыгып, кыштыр-кыштыр безнең бүлмәгә таба килгәне ишетелә башлый. Без аның килүенә җыенып җитәр-җитми, безнең бүлмәгә килеп керә иде. Кулында әлеге фруктылар була һәм аны безгә бүлеп биреп шатландыра. Шул мөнәсәбәт белән тагын берникадәр без аңлардый кыйсса һәм мәзәк хәлләр сөйләп көлдерә иде.
Аш мәҗлесе тәмам булганнан соң, калган икмәк һәм күмәч сыныкларын җыеп алып бер тастымалга төрә, мискәдәге калган шурпаның капкачын ябып, барын да үзе илә мәҗлестән алып китә һәм аларны китапханәсендәге китап шкафының бер җиренә җыеп куя иде. Кич, китап карап арыгач, әлеге шурпа һәм икмәкләрне куйган урыннан алып, суык көенчә үзенең уку-язу өстәленә җәя һәм үзеннән арткан булса, безнең бүлмәгә алып чыгып: «Мә, Галия, син тәмамла», – дип кызы Галия абыстайга бирә иде.
Калган икмәк, күмәч катылары күк кавын, карбыз, алма кабыгы, боларның орлыклары кебек нәрсәләрнең барын да җыеп куя. Көтү кайткач, боларны үз кулы илә сыерга биреп ашата, орлыклары илә тавык, чебеш һәм күркәләрне сыйлый иде.
Исрафтан, әйбернең әрәм булуыннан бик саклана, бу хосуста игътибары шулкадәр иде ки, урам һәм ишегалды күк урыннарда тапталып җиргә сеңеп беткән йомычка күк нәрсәләрне дә пәкесенең очы илә казып алып, ашханәнең тәрәзәсеннән: «Казан астына ягарсыз, әрәм итмәгез!» – дип эчтәгеләргә китереп бирә иде.
Йортында булганда күзенә күренгән ситсы кисәкләренең бик вагына кадәр җыеп, үзенең китапханәсендәге шкафына бикләп куя. Ташкичүгә туганы мулла Садретдин хәзрәткә кайтканда-барганда бу кыйпылчыкларның берсен дә калдырмый үзе белән алып барып: «Мә, абзыкай (туганы мулла Садретдин) моны Әсмага (аның хатыны) бир, авыл карчыкларына бирсен, изү ясап тагарлар», – дип бирә иде.
Бервакыт бер савыт балга тычкан төшеп, шунда үлгән. Моның өчен йорттагыларның бары да аптырашта калды: ташласаң, әрәм, файдалансаң, җирәнгеч. Бөек агам мәсьәләне бик ансат бетерде: «Әй ахмаклар, аның нәрсәсе җирәнгеч? Сез файдаланмасагыз, мин үзем кулланырмын. Аның пычрак урыны фәкать тычкан төшкән урын гына бит», – диде. Һәм тычкан төшкән урынны пәке илә тирә-ягыннан җунып алды да, анысын түбә тимере астына куйды: «Бераздан бал кортлары алып бетерерләр, бер дә әрәм булмас», – диде. Һәм, ул дигәнчә, бераздан кортлар сарылды, алып та бетерделәр.
Безгә, аның туган кардәшләренең кыз балаларына, тәкъдирнең кушуы буенча Казанда төпләнергә туры килде. Без һәркайсыбыз төрле йортларга урнашып, үз алдыбызга гомер итә башлагач та, Мәрҗани мәрхүм вакыты белән хәлебезне үзе килеп белә, вакыты булмаганда кеше җибәреп белештерә иде. Вакыт-вакыт Казанда булган бөтен кыз карендәшләрен йортына җыя һәм мәҗлестә үзе рәислек итеп, төрле мәзәкләр, вакыйгалар сөйләп безне хушландыра. Атларын җиктереп: «Урамнарны әйләнеп, тамаша итеп кайтыгыз!» – дип йөрергә чыга иде. Вакыты белән һич уйламаганда: «Кунарга килдем, урын бирәсезме?» – дип, Казандагы кыз кардәшләренә килеп кунгалый иде. Кызларның бере – бер, икенчесе икенче ашны яхшы пешерә һәм дә Мәрҗани: «Фәлән ашны бик теләдем дә, сиңа килдем», – дип тә килгәләп куя иде.
Үзе кардәшлек хакын камил кайгырта, моның өстенлекләрен сүз уңае туры килгәндә безгә аңлата тора һәм үз арабызда кардәшлекне бик олыларга куша иде.
Аллаһының рәхмәтендә булсын!
Текстны басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА