Мәрҗани хәзрәтләре хакында
Мәрҗани хәзрәтләренең мәдрәсәсе безнең яшь вакытыбызда шәкертләрнең күплеге, уку тәртипләренең яхшылыгы җәһәтеннән беренче урынны тотканнардан иде. Әткәбез хәзрәтләре дә укыган бу мәдрәсәгә барып уку яшь вакытымда минем өчен зур бер хөрмәт кебек тоела иде. Ниһаять, Мәрҗанинең вафатыннан ике ел алда, (1887 елда) мәдрәсәгә килдем.
Бу вакытта остаз Мәрҗани хәзрәтләре үзе картайганлыктан, мәдрәсәнең идарә эшләре вә дәресләре хәлфәләр карамагында иде. Үзе исә, махсус сәгатьләрендә дәресханәгә кереп, армый-талмый, бик кызыгу белән дәрес укыта иде. Без, яшь шәкертләр, дәресханә ишеге янына барып, аның сөйләгән сүзләрен тыңлый идек. Ул мантыйк дәресләреннән соң әдәби сүзләр, хикмәтле хикәяләр, фарсы вә гарәби шигырьләр укыр, кайчакта латыйфәләр [кыска кызыклы хикәяләр] сөйләр, кайвакыт аять вә хәдисләр укыр, төрле тикшеренүләр сөйләр, тәфсилле мәгълүмат бирер иде.
Бервакыт бу сүзләрне сөйләгән иде: «Үз милләтебезнең яшәргә тырышуы, үз эшен үзе эшли алуы, тормыш мәйданында изелеп калмавы өчен Аурупаның гыйлем вә мәгарифенә, һөнәр вә сәнәгатенә зур ихтыяҗыбыз бар. Аурупаның мәктәпләрендә уку безнең өчен файдалы, һөнәр вә мәгърифәт кайда булса, шунда барып белем алырга кирәк. Гыйлем белән мәгарифнең хас ватаннары, хас телләре юк. Пәйгамбәребездән (с.г.в.) «Хикмәт – мөэминнең югалган нәрсәсе, аны кайда тапса, шуннан алыр», хәдисе риваять ителгән».
Бу вакыттан соң Мәрҗани хәзрәтләренең төрле әсәрләрен күреп, файда алдык. Безнең аңлавыбызга күрә, Мәрҗани хәзрәтләренең әсәрләрен укучылар бу фикергә киләләр: ул гадәттән тыш аңлы булып, һәрнәрсәгә тәнкыйть күзе белән карый алган. Хөрмәтле шәригатьне Китап вә Сөннәт өйрәткән рәвештә аңлап, дине исламны гаять тә олуг күрүчән булган. Халык арасына Сөннәте-шәрифә урынына таралган мәгънәсез бидгать, төрле хорафатларны аерым-аерым бәян кылган. Бөтен Ислам галәменең моңа йөз тотуын аңлап, бетү сәбәпләрен эзләгән. Үз кавемебезнең бер милләт булып яшәве, юкка чыгудан котылуы өчен беренче дәрәҗәдә тиешле нәрсә милләт тарихы икәнен аңлап, бу эшне тормышка ашырган, милли тарихыбызга нигез куйган.
Үз вакытында Мәрҗани хәзрәтләренең бу олуг хезмәтләрен билгеләүчеләр юк хөкемендә аз иделәр. Байтаклары аны шигый, мөгътәзили дип, хәтта кайберәүләр динсез, кяфер дип йөриләр иде. Ләкин аның китаплары бастырылып, ерак җирләргә кадәр таралганлыгыннан, Ислам мәмләкәтләрендә аның хезмәтләрен билгеләүчеләр, үзен ихтирам итүчеләр байтак иде. Аның китапларын укучылар зур тикшерүче вә тугры фикерле бөек галим икәнлегенә канәгать итәләр иде.
Мисырның мәшһүр олуг галимнәреннән Мәхмүт Фәләки хәзрәтләре кулына «Нәзурәтел-хак» китабы ирешеп укыганда: «Русия мәмләкәтендә җитешеп, бу кадәрле гыйлем вә фикер хасил итүе гаҗәп», – дип сөйләгән. Соңыннан хаҗ сәфәрендә Мәрҗани белән күрешеп, гыйлеме киң, гарәп теле күркәм, үз- үзен тотуы һәм хәрәкәтләре тыйнак һәм килбәтле икәнен күргәч, тагы гаҗәпләнүе вә мәхәббәте артып: «Чынлап та, бу затның «Нәзурә» язучысы булырлыгы бар икән», – дип сөйләгән. Бу сүзләрне Коръән укытучы Камаледдин әш-Шәкәви хәзрәтләре риваять итә иде.
Үзебез дә Ислам дәүләтләренә сәяхәтебез вакытында Мәрҗанине билгеләүче байтак затларга очрадык. Истанбулда вакытыбызда Русиядән күчеп килгән мәшһүр мөдәррисләрдән – шәех Халис хәзрәтләре: «Мәрҗани барча фәннәрне үзендә туплаучы булды, мәмләкәтебездән шундый галимнәрнең күренүе белән горурланам», – дип сөйләде.
Бәйрутның иҗтимагый галимнәреннән Габделкадир әфәнде хәзрәтләре, Мәрҗанинең күп әсәрләрен укыганын, аның зур галимнәрдән икәнен бәян иткәненнән соң: «Мәрҗани хәзрәтләре татарларга бик күп хезмәт итте. Русия мөселманнарының бер милләт икәнен вә бер милләт булып яшәргә тиеш икәнлекләрен аңлатты. Аларның тәрәккыятләренә юл ачты. Күп һәлакәтләрдән коткарды», – дип сүзен тәмам итте.
Текстны басмага Гөлчәчәк Латыйпова әзерләде.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА