Мавзолей
Юлбашчының мәетен мавзолейга кую фикере Сталинның башына килде. Көн саен Мавзолейга агылучы мең вә меңнәр табуттагы Ленинның әйләнеп ятмаганына инанырга тиеш иделәр. Ул, бәлки, әйләнеп тә яткан, хәтта ки торып ук та утырган булыр иде дә, вәләкин аңа ирек бирмәделәр. Ленин табутында боргаланмыйча гына, фәкать Сталин кушканча гына ятарга тиеш булып чыкты. Бөек юлбашчының хәрәкәтсезлеге өчен яшерен җир асты институты җавап бирә иде.
Сталин барыбер ялгышты булса кирәк. Ни әйтсәң дә, ул үзе дә хорафатларга бик ышана торган кеше иде. Ленинга табутында әйләнеп ятуның бер кирәге дә юклыгы тора-бара ачыкланды анысы: шулай була ул — кемгәдер чокыр казысаң... Ят инде менә хәзер ул чокырда тыныч кына!
Вәләкин, җитди итеп кенә әйтсәк, монда гаять тә тирән вә әһәмиятле берничә психологик караш бар. Ил башында торучы хакимият бу дәүләтнең яңа демократик төзелешенә үзе дә бик үк ышанып бетми иде, күрәсең. Һәммәсе дә пыран-заран килеп упкынга оча калса, мәңге батмас шушы табутка тотынып, судан ярга йөзеп чыгарга ниятлиләр, ахрысы.
Инде килеп... Чиркәү дә чиркәү, дибез. Әнә шул чиркәү дигәнебезнең бар булмыш хокуклары да торгызылып бетте бугай инде. Соң, шулай булгач, поплар, атакайлар, һәртөрле чиркәү башлыклары ни көтә? Әле һаман да (туксан бер ел дәвамында!) җир куенына тапшырылмаган мәетне бу кадәр үк мыскыллауга ничек түзәләр диген?! Анысы, урыс тарихында чиркәүне Ленин кебек күралмаган, диннең андый ук кан дошманы булган кеше юк иде әле. Мондый вәхшилеккә, ягъни озак еллар җир өстендә махсус мәет яткыруга иң әүвәл бердәм рәвештә руханилар каршы чыгарга тиеш иде ләбаса. Хәер, инде чиркәү үзенең яшәргә хакы барлыгына үзе дә ышанмый булса кирәк.
Рәсәйдә беркем дә үзенең яшәргә хакы барлыгына ышанмый. Мөгаен, шуңа күрә дә без, һаман да, хәл кадәри булдыралганча, бер-беребезнең хокукларын боза-кыса, хәтта пыран-заран китерә-китерә көн итәргә азапланабыз.
Гади халыкның да күбесе Ленинның күмелүен теләми. Бүген аны күмсәләр, иртәгә үк һәммәсен дә эшкә җигәчәкләр бит. Чын мәгънәсендәге авыр эшкә! Ул чагында инде эчкечелек тә, караклык та булмаячак! Пычагымамы андый эш... Һәммәсе дә ничек бар, шулай калсын!
Бөтен иле эчә. Эчә, эчә, эчә... Ә нигә дип әле эчмәсен: нәсари дине буенча, үлгән кешене искә алу йоласы (поминка) мәетне җиргә иңдергәч кенә туктала лабаса. Ә мәет әле һаман да өй түрендә ята бирә. Андый чакта эш кайгысымыни?! Иртәгәсе өчен ишәк кайгырган... Өй түрендәге табут эчендә мәет ятканда каян килеп эш кайгысы булсын инде, йә?! Мәет яткач, бу өйдә вакыт та тукталып тора...
Илдә көн күрүчеләрнең, җан асраучыларның барча-барча гөнаһларын бергә җыйнасаң да, алар барыбер төп гөнаһ каршысында чүп кенә булып тоелачак. Ил түрендә – Ил йөрәгендә күмелмәгән мәет ята, димәк, аның белән – бу ил белән – үлем тантана итә...
Әгәр дә тереләр үлене күммәсә, мистик мантыйк кануны буенча, үле тереләрне үзе күмә башлый. Миллион вә миллионнар юк ителде. Инде килеп — кыргыйлану... Илен саклап һәлак булган мең вә меңнәрнең дә сөякләре әле һаман да җирләнмәгән килеш. Ахмаклыкның, имансызлыкның, мәнсезлекнең Бабил** буталышы...
Илнең төп йортында күмелмәгән мәет яткыру — зур гөнаһ. Шул килеш төзү-яңарту эшенә керешү — мәгънәсез эш. Чөнки барыбер җимереләчәк.
Урысчадан Марат Закир тәрҗемәсе
Фазыл Искәндәр (Фазыл Абдулла улы Искәндәр (1929)) – күренекле шагыйрь һәм прозаик, күпсанлы премияләр лауреаты.
** Бабил – борынгы Вавилон (Баб-Илу) манарасын төзегәндәге буталыш күздә тотыла. – Тәрҗ.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА