Журнал «Безнең мирас»

Купай – үзенчәлекле авыл

Купай авылы Мари Иле Республикасының Бәрәңге районында, авыл җирлеге үзәге булган Мазарбашыннан төньякка таба 2 км ераклыкта урнашкан. Ул 1782 елга кадәр Казан губернасының Өрҗем өязенә керә. Аннан Вятка губернасының Өрҗем өязендәге Буйск һәм Төрәк волостьларына карый. Соңрак – Сернур, 1924 елдан – Мари-Төрәк кантоннарында, 1931 елдан Бәрәңге районы составында була.

 

Купай авылы хәзерге Мари Иле Республикасының көнчыгыш өлешендәге башка татар һәм мари торак пунктлары арасында һәрвакыт аерылып тора. Әлеге үзенчәлек нәрсәдә чагыла соң? Бу мәкаләдә шул хакта язарбыз.

 

Малтабарлар авыл халкын эшле һәм ашлы итә

 

Авылга 1748 һәм 1762 нче еллар арасында йомышлы татар Маматовлар нәселенең бер вәкиле – Рахманкол Бикметов тарафыннан нигез салына. Казан губернасының Казан өязендәге Алат юлының Зур Сулабаш авылыннан безнең якларга күчеп урнашкан Маматовлар нәселе Бәрәңге ягының татар авыллары үсешенә зур йогынты ясый. Бу җирләргә Казан воеводасы һәм адмиралтействосы тарафыннан җибәрелгән йомышлы татар Бикмөхәммәд Маматовның (Рахманкол Бикметовның әтисе), аның уллары һәм оныкларының малтабарлык эшчәнлеге XVIII-XIX гасырларда биредәге халыкны агач хәзерләү эшенә җәлеп итә. Алар тегермәннәр, пилорамнар, комач, поташ, кәгазь, күмер, агач материаллары җитештерә торган фабрика һәм заводлар төзүгә булышлык күрсәтә. Бәрәңге җирлегендә ат үрчетү, казылык кәсебе дә яхшы үсеш ала. Шулай ук сәүдә эше, Казан, Вятка, Оренбург һәм Уфа шәһәрләре белән тауар алмашу да алга китә.

 

Рахманкол Бикметов 1720 нче елларда әтисе нигез салган, хәзерге Мазарбашының (Югары Мазарбашы) көнбатыш өлешендә урнашкан Морзабаш авылыннан күченеп утыра. Тарихи чыганакларда яңа торак пунктның иң беренче исеме – «Ноля һәм Кукшу Ноля инешләре арасында Пертянур тож» басуында урнашкан пүчинкә дип күрсәтелә. Бу исем беренче тапкыр 1762 елның 5 июлендә үткәрелгән 3 нче «Ревизская сказка», ягъни халык санын алу кенәгәләрендә очрый. Пүчинкәдә Рахманкол Бикметов (1707 елда туган), аның хатыннары һәм балалары яши, дип күрсәтелгән.

 

Пүчинкәнең бер үзенчәлеге шунда – 1762 елда безнең якта урнашкан ике торак пунктта гына йомышлы татарлар яшәгән – Ноля һәм Кукшу Ноля инешләре арасындагы «Пертянур тож басуында урнашкан Пүчинкәдә» (хәзерге Купай авылы) һәм Морзабаш авылында. Бу авылны рус исәп алучылары документларында хата белән Мазарбашы дип йөртә башлаганнар (хәзерге Югары Мазарбашы авылы белән бутарга кирәкми). Шушы ике авыл гына ул елларда Дюсюковның Аиткин сотнясына бәйләнешле була һәм аларда бары тик йомышлы татарлар гына яши.

 

Максут үзенең уллары белән фабрикалар оештыра

 

1781 елда әлеге Бәрәңге районының Мазарбашы авыл җирлеге, шул исәптән, Порт-Маматовода (Купай) урнашкан җирләр Максут Бикметов һәм аның олы улы Манасып Максутов тарафыннан оброк түләнеп арендага алынган була. Максут, үзенең уллары Манасып, Муса, Мәхмүт һәм Мөхәммәтрәхим белән бергә, бу якларда берничә кәгазь, комач һәм поташ фабрикалары оештыра. Максут (1716 елгы) һәм Рахманкол Бикметовларның бертуганнар икәнен дә билгеләп үтәргә кирәк, димәк, Максутовлар шулай ук Маматовлар нәселеннән чыкканнар.

 

1795 елда үткәрелгән 5 нче «Ревизская сказка» нәтиҗәләре буенча, мондагы өч хуҗалыкта 9 ир җенесе һәм 8 хатын-кыз яшәгән. 1795 һәм 1811 нчы еллар арасында бу пүчинкәгә мәрхүм Рахманкол Бикметовның абыйсы Максутның уллары Мәхмүт (1765 елгы) һәм Мөхәммәтрәхим (1770 елгы) Максутов-Маматовлар Койло-Портянур (Путаш) пүчинкәсеннән күченәләр. Шушы ук чорда торак пунктка Токсубаев-Солянур (Хәсән) пүчинкәсеннән йомышлы татар Полатовлар ыруының вәкиле Халит Габитов гаиләсе белән күченеп килә. 

 

Биредә татар морзалары яшәгән

 

Бу торак пункт башкалардан аерылып тора дип әйтүнең тагын бер сәбәбе шунда – Вятка губернасының 1802 елгы торак пунктлар исемлегендә пүчинкәнең Бәрәңге волостена кергәнлеге һәм монда татар морзалары яшәгәнлеге күрсәтелгән. Ә әйләнә-тирәдә ясак түләүче татарлар торган авыллар урнашкан.

 

1816 елның 14 мартында үткәрелгән 7 нче «Ревизская сказка» мәгълүматлары буенча, «Портянур-Маматов ыруы» (Купай) пүчинкәсендәге (XIX гасыр башыннан авыл шулай дип йөртелә) 6 йортта 15 ир һәм 21 хатын-кыз яшәгән.

 

Борынгыларның сөйләүләре буенча, 1825 елда авылда манарасы булмаган агач мәчет (гыйбадәт кылу йорты) төзелә.

 

1834 елның 6 апрелендә уздырылган 8 нче халык санын алу мәгълүматларында Портянур-Маматов (Купай) авылында хуҗалыклар саны алдагы еллардагыча калган, ә халкы арткан – 53 кеше булган. Ә инде 1850 елда саладагы 7 хуҗалыкта 33 ир кеше һәм 38 хатын-кыз яшәгән. 1858 елгы 10 нчы «Ревизская сказка» мәгълүматларыннан гаиләләрнең бер өлеше күрше Мазарбашы авылына күченгәнлеген, пүчинкәдә бары тик өч гаилә генә калганлыгын беләбез.

 

Купай атамасын Арча районындагы Кәче мулласы алып килә

 

1860 нчы еллар уртасында «Портянур-Маматов ыруы» пүчинкәсендә чыгышы белән Казан өязенең Кәче авылыннан булган беренче указлы мулла Мирхәлиулла Гобәйдуллин билгеләнә. Минем фикеремчә, нәкъ менә аның «Купай» дигән кушаматы булган. Чөнки Мирхәлиулла хәзрәтнең хәзерге Балтач районының Кариле авылында яшәүче нәселе шушы кушамат белән йөри. Шуның өстенә, риваятьләрдә авылның Купай атамасы бу якларга хәзерге Татарстан Республикасының Арча районыннан килгән Купай исемле имам хөрмәтенә бирелгән дип сөйләнә. Шул ук вакытта тел белгечләре авылга бу исем «Купайка» дип йөртелгән инеш атамасыннан күчкән булырга мөмкин дип саныйлар. «Куп» сүзе мари телендә сазлык, иңкү җир дигәнне аңлата.

 

Нәкъ менә XIX гасырның уртасыннан бу торак пункт документларда «Портянур-Маматов Купаев тож» буларак күрсәтелә. Әлеге торак пункт исеме кайбер тарихи карталарда да теркәлгән. Аларда «Копаев» яисә «Купаев» дип язылган.

 

Купай халкы начар яшәмәгән

 

1884 елгы йорт башыннан исәп алу кенәгәсе «Портянур Маматов ыруы (Купай) пүчинкәсе»ндә 21 хуҗалыкта 35 ревизия җаны (салым түли ала торган кеше саны), барлыгы 121 кеше бар, ди. Пүчинкәдә яшәүчеләргә 369 дисәтинә җир теркәлгән. Бу – якынча 403 гектар, һәрбер кешегә 3,3 гектар җир тигән дигән сүз. Крестьяннар 63 эш аты, 38 савым сыеры асраган. Әлеге мәгълүматлардан Купай халкының начар яшәмәвен аңлыйбыз.

 

1891 елда Купайда 22 хуҗалык күрсәтелгән. Бу вакытка беренче мулла вафат булганнан соң, чыгышы белән Малмыж өязенең Нөнәгәр авылыннан килгән икенче указлы мулла – Баһаветдин Сәйфелмөлеков (1841 елгы) билгеләнә. Кызганыч, аның гомере кыска була, ул 1897 елда үлә.

 

1909 елның ахырында манаралы мәчет төзүгә рөхсәт алына. 1906 елда махсус проект буенча салына башлаган мәчет, рөхсәт алынганнан соң, ике гыйбадәт кылу залы булган, манаралы һәм шәкертләр өчен мәдрәсәле итеп ачыла. Авыл халкы мәчет тирәсендә кечерәк кенә бакча булдырып, анда канәфер, чия, сәрви куаклары утырта.

 

1910 елның 26 июлендә мулла вазыйфасына Муллахмәт Мөхәммәтгалиев (1876 елгы) раслана. Элекке хәзрәт Баһаветдин үлгәч, Муллахмәтне, мәҗбүриләп, карт абыстайга өйләндерәләр дә мулла итеп сайлап куялар. Авылның соңгы указлы мулласының язмышы фаҗигале – узган гасырның 30 нчы елларында ул репрессияләнә һәм 1940 елда лагерьда вафат була.

 

ХХ гасырда авыл районда иң алдынгылардан санала

 

XX гасырның 20 нче елларында Портянур Мамат авылы Мари-Төрәк кантонының Мазарбашы районына керә. Барлык йортлар агачтан, бер катлы була, тик сәүдәгәрләр Гарифҗан бай белән Газизҗан бай гына ике катлы өйләрдә яшиләр, кибетләр тоталар. 1925 елда 58 хуҗалыкта 290 кеше гомер итә. 1926 елдан рәсми документларда авыл «Порт-Маматово» дип языла, ә җәяләр эчендә (Копаев яисә Купай) дип күрсәтелә. 1928-1929 нчы елларда җирләренең бер өлешендә Куянавылдан күченеп килгән кешеләр Игенчеләр авылын оештыралар, ә аннан соң коллективлаштыру чоры башлана.

 

1931 елның 14 июлендә Порт-Маматово авылында оештырылган колхоз Климент Ворошилов хөрмәтенә аның исеме белән атала.

 

Колхоз яхшы гына үсеш ала: терлекләр өчен ат һәм сыер абзарлары төзелә, йорт кошлары, сарыклар асрый башлыйлар. Барлык терлекнең исәбе 600 башка җитә. Сугыш алды елларында колхоз районда иң яхшылардан санала һәм ярышларда алдынгы урыннарны ала. 

 

Авылда беренче баскыч мәктәп 1932 елда ачыла. 1938 елның 25 мартында, Партиянең Мари өлкә комитеты Президиумының карары буенча, Порт-Маматово авылы мәчете Бәрәңге район советы башкарма комитеты карары белән ябыла. Мәчет бинасы башта башлангыч мәктәп һәм клуб буларак кулланыла, аннан соң ашлык саклау склады булып кала.

 

Бөек Ватан сугышы башланганда, монда 38 хуҗалыкта 206 кеше яши. Гаиләләрен туендырып тору өчен, авыл халкы мал асрауга зур игътибар бирә.

 

Хуҗиннар гаиләсенә сугыштан дүрт кеше әйләнеп кайтмый. Гаилә башлыгы Әхмәтгали Хуҗин белән аның өч улы – Гомәр, Нәҗип һәм Шәфикъ дошманга каршы яуда һәлак була. Фәйзерахман Вәлиевнең ике улы – Габделхәбир һәм Мансур да Ватан өчен башларын сала. Фронтовикларның күбесе өйләренә яраланып кайта һәм, озак вакыт үтмәстән, вафат булалар.

 

Бүген Купайда нибары 3 кеше яши

 

1951 елда Ворошилов исемендәге һәм «Танк» (Югары Мазарбашы) колхозларын берләштерәләр. Ул вакытта Купайда 45 баш мөгезле эре терлек, 17 ат була. Эре терлекнең барысын да Мазарбашына күчерәләр, авылда бары тик сарык фермасы гына кала. 1962 елдан авылның борынгы исеме «Порт-Маматово» документларда бөтенләй язылмый башлый. Шуннан башлап ул Купай дип кенә йөртелә.

 

1965 елда авыл йортлары электрлаштырыла, 1973 елда суүткәргеч сузыла, ә 1974 елдан 23 йортта баллонлы газ плитәләре кулланыла башлый. 50 урынлык клуб, Кулланучылар җәмгыяте кибете эшли. Яшәү шартлары уңайлануга карамастан, халык авылдан күченеп китә. 1960-1980 нче еллар эчендә хуҗалыклар саны 62дән 25кә генә кала. Авыл халкы да, кимеп, 214тән 73 кешене тәшкил итә.

 

«Перспективасыз» дип саналган авылдан кешеләр Мазарбашына яки Бәрәңгегә күчеп урнашалар. Яшьләргә колхозның үзәк усадьбасында фатирлар бирәләр. 1989 елга авылдагы 18 хуҗалыкта 36 кеше яши: аларның 13е – ир-ат, 23е – хатын-кыз. 2003 елның 1 гыйнварына Купайда 9 торак йорт, 12 кеше исәпләнә, аларның эшкә яраклысы – 2 кеше. Ә бүген исә авылда нибары 3 кеше гомер итә.

 

 

"Безнең мирас". – 2023. – №12. – Б. 38-42.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру