Журнал «Безнең мирас»

Күңелгә якын Төркия...

Май аенда Казанда төрки дөнья журналистларының II корылтае узды. Моннан нәкъ ун ел элек Татарстаннан бер төркем журналист һәм мөхәррирләр Истамбул һәм Анкара шәһәрләрендә төрек телендә эшләп килүче гаммәви мәгълүмат чаралары белән җентекләп танышкан иде.


Пушкин шигыренә гашыйк консул


2004 елда Төркиянең Та­тар­­­­с­­тан Республикасындагы Генераль Консуллыгын Исмаил Хаккы Муса җитәкли башлады. Ул – профессиональ дипломат. Казанга килгәнче Төркиянең Ауропа Берлеге каршындагы Вәкиллегендә даими киңәшче булып торган. Моннан унбер ел элек Казан үзенең олуг бәйрәмен – меңьеллыгын каршылар­га әзерләнә иде. Күп кенә төрек компанияләре, эшкуарлары һәм төзүчеләре башкалабызда эшли. Алар Кол Шәриф мәчетен, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексын төзүдә һәм башка төзелешләрдә, шулай ук Кремль китапханәсен, Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрын, Казан университетын төзекләндерү вә ямьләндерүдә актив катнашты.


«ТАТМЕДИА» агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә дә сүз әнә шул хакта барды. Төп кунагыбыз исә Исмаил Хаккы Муса иде. Июль аеның ул мәртәбәле көне әле бүген дә хәтеремдә саклана. Төрек дипломаты тәбрикләү сүзен бөек Пушкинның шигырьләрен русча яттан сөйләп башлап җибәрде. Исмаил бәй белән мин моннан берничә генә көн элгәре танышкан идем. «ТАТМЕДИА» җитәкчесе урынбасары буларак, матбугат вә мәгьлүмати оешмалар белән очрашулар, халыкара хезмәттәшлек өчен җаваплы идем. Шулвакыттан бирле без Академическая урамында урнашкан «ТАТМЕДИА» офисында, яисә ул чактагы Казан санаториесы бинасында тыйнак кына урын биләгән Төркия Рес­публикасы Консуллыгында еш очраша идек. Бүгенге көндә исә Консуллык бинасы гаҗәеп күркәм, тарихи урында – күренекле дәүләт эшлеклесе һәм мәшһүр шагыйрь Гавриил Державин хөрмәтенә куелган һәйкәл каршында – юл аша гына тора. Консул белән безнең арада дуслык мөнәсәбәтләре урнашты. Исмаил Хаккы Мусаның гаиләсе Франциядә яши, ул үзе дә француз телен бик яхшы белә. Миңа, чит телләр факультетын тәмамлап, француз телен һәм әдәбиятын махсус өйрәнгәнлектән, аның белән шушы телдә аралашу үзе бер рәхәтлек бирә иде.


Дәүләт бәйрәмнәрендә, тантаналарында да һәрдаим очрашып тордык. Төркия Республикасы көне аеруча истә калган. Безне – журналистларны – иң кадерле кунак сыйфатында кабул иттеләр. Шәрык нигъмәтләреннән бөркелгән гаҗәеп тәмле исләр, мөгаен, кечкенә Швейцариянең (Консуллык урнашкан бу урынны элек шулай атап йөрткәннәр) һәммә ягына да таралгандыр... Хуҗабыз Исмаил бәй исә Ватаны – Төркия хакында сөйли. Йотлыгып тыңлыйбыз. Бераздан безнекеләр дә Истамбулда, Анкарада, яисә Ак диңгез буйларындагы сәфәрләрдә алган тәэсирләре белән уртаклаша башлады. Генераль консулның зәвык белән җиһазланган кабинетындагы затлы китапларын караштырганда ул минем яныма килде, тәэсирләремне сорады. Пәхләвә, рәхәт-лукум һәм ширбәт телләребезне дә балландырган иде, мин, кыюсызлыгымны да онытып, ни кызганыч, әле моңа кадәр Истамбулда булырга туры килмәгәнемне әйттем.
– Берничә журналистны Истамбулга сәфәргә оештырып җибәрик, алайса! – диде ул.


Яңалык «күгәрченнәре»


Янә берничә айдан, төгәлрәге, 2005 елның гыйнвар азагында безнең журналистлар төркеме Төркия җиренә аяк басты. Ике атна дәвамында без илнең ике төп каласында – Истамбулда һәм Анкарада булдык. Без дигәнем – «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова, «Татарстан яшьләре»нең баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының директоры (бүгенге көндә «Бизнес онлайн» электрон газетасын җитәкли) Рәшит Галләмов, Түбән Кама телерадиокомпаниясе директоры Айдар Сәлимгәрәев, Чаллы телерадиокомпаниясе директоры Хәбибрахман Шәфигуллин һәм мин – делегация җитәкчесе. Сәфәребезнең максаты – Төркиянең гаммәви мәгълүмат чаралары эшчәнлеге белән якыннан танышу.


Тормышта тәүге тапкыр күргән һәрнәрсә, беренче мәхәббәт шикелле үк, гомерлеккә истә калучан, диләр. Безне дә, бактың исә, әнә шундый мәхәббәт көткән икән биредә. Төркиягә мәхәббәт! Һава аланыннан (аэропорттан ягъни) безне туп-туры кафега алып киттеләр. Төрле нигъмәтләрдән, тәм-томнан өстәлләр сыгылып тора! Әмма дә безне иң әсәрләндергәне биниһая зур ләвәш һәм аңа мәк орлыкларын тезеп язган «Татарстан» сүзе булды. Чын-асыл мәгънәсендә кардәшлек мәхәббәте билгесе иде бу!


Сәфәребез вакытындагы иң әһә­мият­ле очрашу Дәүләт министры Бә­шир Аталай белән булды, дип исәп­лим. Вәләкин әле бу очрашуга кадәр үк безгә Төркиянең гаммәви мәгълүмат чаралары (ГМЧ) – «TRT», «ATB», «CNN TURK», «SKY TURK» телерадиокомпанияләре, «Заман» газетасы, «Анадолу» һәм «Җиһан Нәбәр» мәгълүмат агентлыкларына барып, аларның тарихы белән танышып, төрек медиа системасын «эченнән» өйрәнү мөмкинлеге тудырылды. Иң әүвәл Төркия Республикасының матбугат һәм мәгълүмат буенча Баш идарәсе генераль директоры Габдрахман Билгич бу эштә безгә хәерхаһлык күрсәтте. Баш идарә статусы буенча бездәге мәгълүмат министрлыгы дәрәҗәсенә тәңгәл һәм ГМЧ белән җитәкчелек итүче Дәүләт минист­рына турыдан-туры буйсына. Нәкъ менә шушы, биш мең хезмәткәрне берләштерүче идарә, безнең эшлекле сәфәрне оештырды да инде. Төркия хакында ил эчендә һәм дә бөтен дөньяга мәгълүмат тарату – идарә алдына куелган төп бурыч әнә шул.


ГМЧ эшчәнлеген оештыруда бер­ничә оешма катнаша. ГМЧ өчен хөкү­мәт грантлары каралмаган. Әмма дә милли мәгълүмат чараларына иҗ­тимагый оешмалар ярдәм итә ала.


Радио һәм телевидение буен­ча мөс­тәкыйль Югары Совет телерадио­ком­панияләрне теркәү белән шөгыль­ләнә. Әлеге Совет ил парламенты ка­рары белән булдырылган. Безгә, әлбәттә, хөкүмәтнең ГМЧ эшчәнлегенә тыкшынмау сәясәте алып баруын кат-кат әйттеләр. Төркиядәге ГМЧ, Конституция буенча, бәйсезлеккә ия. Цензура тыелган. Вәләкин, кайбер телевидение журналистлары әйтүенә караганда, рәсми булмаган цензура телевидение өлкәсендә, өлешчә булса да, барыбер бар икән. «Сез, әлбәттә, хупланмаган материалны тапшыруга бирә аласыз, ләкин алга таба сезнең өчен һәммә ишекләр дә ябылачак», – дип аңлатты алар.


Бүгенге көндә Татарстанда «ТАТМЕДИА» АҖ карамагында йөзгә якын ГМЧ эшләп килә. Дәүләт «Яңа гасыр» каналын да яртылаш финанслый. Төркиядә исә ике ГМЧ гына дәүләттән матди ярдәм ала. Болар – «ТRТ» дип аталучы бик зур милли телерадиокомпания һәм акционерлык җәмгыяте рәвешендә эшләп килүче «Анадолу» дәүләт мәгълүмат агентлыгы. Соңрак мәгълүм булганча, дәүләт әлеге агентлык акцияләренең контроль пакетына ия булып тора икән.


«Анадолу» агентлы­гының гасырга якын тарихы бар. 1920 елда Анкарада Төркиянең Бөек милли җыены уздырыла һәм анда милли хөкүмәт оеша. Бер елдан соң, 13 октябрьдә Анкара башкала дип игълан ителә. Шул ук елның 6 апрелендә, милли азатлык көрәше вакытында, Мостафа Кәмал Ататөрек мәгълүмат һәм идеологиянең биниһая зур көчен бик яхшы чамалаган, әлбәттә. Ул чакта да, хәзер дә агентлыкның төп максаты – ил һәм дөнья күләмендә Төркия Республикасы хакында мәгълүмат тарату. Быел безнең беренче мәгълүмат агентлыгыбыз «Татар-информ» 25 яшен тутырса, «Анадолу» исә 95 яшьлеген бәйрәм итә. Халыкара электрон челтәрләр өлкәсендә Төркиядә аерым агентлык – «Рейтер» эш йөртә.


«Анадолу»ны барып күрү, җитәк­челек һәм журналистлар белән очрашу, аралашу һәммәбезнең дә күңеленә хуш килде.


Без еш кына: «дәүләти мәгълүмат чаралары үз-үзен акламый, табыш китерми», – дигән фикерләр ишетәбез. Ә менә «Анадолу» мәгълүмат агентлыгы, көн саен дөньяга 700 яңалык «күгәрчене» очырып, елына 25 мил­ли­он доллар табыш ала. Үзара хез­мәт­тәшлек формасы да бик камил эш­ләнгән: хөкүмәт мәгълүматка заказ бирә, әгәр дә хәбәр кызыклы һәм сыйфатлы икән, аны сатып ала. «Анадолу» – илнең иң эре биш мәгълүмат агент­лыгының берсе.


Велосипедларда килүче «Заман»


Моннан ун ел элек Төркиядә байтак кына мәгълүмат агентлыклары эшли иде: «Хөррият», «Миллият», «Ихлас», Икътисади яңалыклар агентлыгы, Күңел ачу һәм актуаль яңалыклар агентлыгы. Без «Хәбәр» агентлыгы (Cihan Haber Agency) белән дә таныштык. Ул «Заман» газетасы белән бергә уртак холдингта эш алып бара. Әле ул елларда ук үсеш вә алгарыш җәһәтеннән бу агентлык бездәгеләрдән ике адымга алда бара иде. Агентлык видеосюжетлар белән аралаштырылган мәгълүмати яңалыклар, текстсыз фотосурәтләр тәкъдим итә. Аларда илнең һәммә ГМЧ вәкилләре белән хезмәттәшлек итү җайга салынган. Утыз интернет-сайт, чит илләрдәге Reuters, BBC телевизион каналлары белән дә элемтә булдырганнар. Боларының телевизион төркемнәре исә даими рәвештә Әфганстанда, Казакъстанда, Багдадта, Керкукта, Лондонда, Франктфуркт-Майнда даими эшли. Бу хакта безгә көндәлек «Заман» газетасында очрашу вакытында Мәхмәт бәй Камыш сөйләде. «Заман», «Хөррият», «Милләт», «Төркия», «Са­­бах», «Мәйдан», инглиз телендәге «Тюркиш Дейли Ньюс» – илдәге иң йо­гынтылы матбугат чаралары. 18 ел нәшер ителүче «Заман»ның ул вакытта 510 мең укучысы бар иде. Абунәдән кергән табыш – өч миллион ярым дол­­лар. Еллык абунә – җиде доллар. Мө­хәр­рирләребез сорау арты сорауны яудырып кына торды. Абунәчене яулап алу бер хәл, тиражны да даими саклый алырга кирәк бит әле! 90 нчы елларда үзебезнең «Сөембикә», «Чаян», «Идел» журналлары йөзәр мең данәдә нәшер ителде. Ә хәзер?! «Заман»ның зур тираж җыюдагы бер шарты – илдәге 700 журналист, шулай ук Нью-Йорктагы, Лондондагы, Мәскәүдәге, Чикагодагы махсус хәбәрчеләр газета өчен сыйфатлы контент тудыра. Икенче шарты – «Заман», «Вакыт» газетасы белән берлектә, альтернатив язылу системасын булдырган, һәр абунәчесен белеп тора. «Бездә һәркөнне ике мең кеше «Заман»ны туп-туры өйгә яисә офиска китерә! – ди алар, – күбесе – велоси­педларда».


Журналистлар берлеге


Профессионал журналистларга BASIN карточкасы бирелә. Бездәге «Пресса» таныклыгы кебегрәк. Аны унөч кешедән торган Матбугат буенча комиссия (күбесе – журналистлар берлеге әгъзалары) тапшыра. Төркиядә иң беренче (1860 елда) нәшер ителгән газета – «Тәрҗуман-и Әх­вәл». Бүгенге көндә илдә тугыз мең­нән артык журналист газеталарда эшли. Профессионал Берлекләре 1946 елда оеша. 3200 әгъзасы бар. Төркиядә яһүд, итальян, грек, әрмән телләрендә дә чыгучы газеталар бар. ГМЧның тулаем табышы – алты йөз миллион долларга якын. Әмма дә соңгы елларда Берлекнең матди хәле шактый ук кыенлашты, диләр әңгәмәдәшләребез. Пенсиягә чыгу тәртипләре дә үзгәргән. Элек ир-ат – 20, ә хатын-кыз 18 ел мат­бугатта эш­ләп лаеклы ялга чыга алган, хәзер исә – фәкать гомуми пен­сия яшенә җиткәч кенә...


Күптармаклы ТrТ


Төркиядә радио – 1927 елдан, ә те­левидение 1952 елдан эшли башлый.


2005 елда илдә 16 хосусый телекомпания бар иде. Иң зур милли телерадиокомпанияләре – ТRТ – 1964 елда ачыла. Анкарада без аның җитәкчесе Мостафа Демирбашы белән дә очраштык. Программаларны бер ел алдан әзерләп куялар икән. ТRТ үзе 7 каналдан тора: ТRТ-1 – гаилә каналы, ТRТ-2 – яңалыклар каналы, тәүлек дәвамында эшли. ТRТ-3 – спорт ка­налы. ТRТ-4 Төркия парламенты утырышларын тапшыра. Мәгарифкә багышланган канал да бар. ТRТ INT чит илләрдә яшәүче ватандашларга, ә ТRТ TURK исә Үзәк Азия һәм Кавказ мәмләкәтләренә юнәлеш тота. ТRТның Тышкы яңалыклар департаменты 26 телдә, шул исәптән татарча да, яңа­­лыклар әзерли. Тапшырулар бөтен дөньяга тарала.


ТRТ карамагында 4 илкүләм һәм 8 төбәкара радиостанция эшләп килә.


Дәүләт министры белән очрашу


Төркия Республикасының Дәүләт министры Бәшир Аталай белән очрашуыбыз эшлекле сәфәребезнең чын мәгънәсендә таҗы булды.


Бәшир Аталай Төрки Бердәмлек һәм Үсеш Идарәсе (TIKA), Төркиянең радио һәм телевидение комитеты (TRT), радио һәм телевидение Югары советы (RTUK), Дәүләт статистика институты (DIE) эшчәнлеге өчен җавап бирә, аның вазифасы вице-премьер статусына тиң. Узган ел Казанда төрки әдәби журналларының Форумына бөтен дөньядан баш мөхәррирләр җыелган иде. Аларның сәфәренә әнә шул TIKA матди ярдәм күрсәтте.


Бәшир Аталай белән очрашу вакытында Төркия һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләр, мәгълүмат чараларының юнәлеше, әһәмияте хакында да сөйләш­тек. Дөньякүләм мәсьәләләр дә читтә калмады.


Саубуллашканда үзара сувенирлар алыштык. Кулына китап тоткан чалмалы татар аксакалы белән нечкә билле биюче татар кызының фарфор сыннары бүләкләр музее киштәсендә әле дә сакланадыр. Ә менә алтынсу бизәкләр белән бизәлгән төрек тәлинкәсе эл­гәре­ге җитәкчебезнең шкафында берничә ел дәвамында балкып торды.


Сой – Тамыр!


Узган ел Казаныбыз төрки дөнья­ның мәдәни башкаласы дип игълан ителгән иде. «Төрксой» атамасындагы соңгы иҗекнең ни аңлатканын да, ниһаять, бик күпләр белә башлады. Сой – төрекчә тамыр дигән сүзне аңлата. Бик тә мәгънәле сүз!


Төрки милләтләр мәдәниятен һәм сәнгатен үстерү белән шөгыльләнүче «ТӨРКСОЙ» оешмасының штаб-фати­рында да булырга туры килде. Безне департамент башлыгы Сәрдәр Эрдем, төрки сәнгать һәм мәдәният буенча администратор Мәхмәт Окутан һәм вәкилебез Лилия Саттарова каршы алды. Оешмада 14 ил әгъза булып тора, дивар буенча аларның әләмнәре эленгән.


Бюджет әгъза илләр керткән акчага һәм Төркия Республикасының Мәдәният һәм туризм министрлыгының саллы матди ярдәме белән тулылана.


Истамбулда булган янә бер күркәм очрашу күңелдә саклана. Татарстанның Төркиядәге Вәкиллегендә булды бу очрашу. Ул чакта биредә Радик Гыйматдинов эшли иде. Бүгенге көндә ул – Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановның ярдәмчесе. Төркиядәге Вәкиллегебездә ул 2012 елга кадәр эшләде. Истамбулдагы мәдәни программабыз да гаҗәеп эчтәлекле булды. «Великолепный век» сериалы төшерелә торган Топкапы Сарае безне аеруча таң калдырды. Истамбулның төп Солтанәхмәт мәйданы, янәшәдәге Айя Суфия мәчете, Зәңгәр мәчет манаралары – тарихи биналарның күпле­геннән башың әйләнмәле!


Язмамның азагында янә бер тарихи һәйкәлгә тукталмыйча китә алмыйм. Чөнки ул турыдан-туры мәгънәсендә тән һәм күңелләрне пакьләндерә торган һәйкәл иде. Сүз Чемберлеташ хамамы (мунча) хакында бара. Аның бинасы 1584 елда Солтан Сәлим IIнең хәләл җефете Нурбану Солтанбикәгә атап салынган.


***
Ә кичкырын без Босфор буенда Истамбулда яшәүче милләттәшләребез белән очраштык. Кайбер апаларның безнең белән татарча сөйләшкәндә күзләренә ихлас яшь бөртекләре шытып чыкты. Ватанны, Казанны сагыну, юксыну хисләре иде бу. Хәер, үзебезнең дә күңелнең бер өлеше Рим, Византия һәм Госманлы империяләренең башкаласы булган меңьяшәр Истамбулда калды...


Теги: Сөмбел Таишева Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру