Журнал «Безнең мирас»

Казакъстанга сәфәрләрем

Республикабызның Сарман төбәгендә КПСС райкомының беренче секретаре булып эшләгән чорымда 1972 һәм 1975 елларда булган көчле корылык турында китапларымда язган идем инде. Бөртекле, кузаклы культураларны урып-җыю эшләре август башында ук тәмамланды, уңыш исә бер гектардан 6-7 центнер гына булды...Шул ук җирләрдә 1976 елда һәр гектардан 20 центнер – рекордлы уңыш җыеп алган идек. Табигать шартлары төрлечә була шул...


1976 ел азагында Казанга күчеп эшли башладым... Ел йомгаклары буенча узган тантаналы җыелышта КПСС Татарстан Өлкә Комитетының Беренче секретаре Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев берничә районны мактап сөйләде. Алдынгы районнар сафында безнең Сарман районы да бар иде.


1978 ел исә, моңа кадәр булмаганча, явымлы иде. Бөртекле культуралар шактый югары уңыш вәгъдә итеп, өлгереп җиттеләр. Урып-җыю эшләре башланды. Август ае яңгырлары көз көннәрендә дә дәвам итте...


Дәүләтнең ашлык кабул итү пунктларында бөртекле ашлык киптерү машиналары көн-төн эшләп тә, җитешә алмыйлар иде. 1979-80 елларда рес­публикада уртача гына уңыш җыеп алдылар. 1981 елда янә бик каты корылык башланды. Яшелчә, кукуруз басуларында, сугарулы көтүлекләрдә су сиптерү агрегатлары тәүлек буе эш режимына күчте. Терлекләргә кышка яфрак-азык, кычыткан әзерләүгә хәтта шәһәр халкы да җәлеп ителде.


Бөртекле культуралар, үсә алмыйча, саргаеп кибә башлады. Иң куркынычы — терлекләргә хәтта салам да җитмәве көн кебек ачык иде..


1981 ел... Авыл хуҗалыгы продуктлары әзерләү һәм сыйфаты буенча Дәүләт инспекциясендә җитәкченең беренче урынбасары булып эшли идем. КПСС Өлкә Комитетының Беренче секретаре Рәшит Муса улы Мусин, өч бригада туплап, илебезнең башка төбәкләренә барып, салам әзерләргә боерык бирде.


Татарстан АССР Министрлар Советы рәисе урынбасары Мансур Хәсән улы Хәсәнов бе­лән мине Казакъстанга салам ә­зер­ләргә җибәрергә карар кабул ителгән икән.


Шундый ук төркемнәр Краснодар краена һәм Оренбург өлкәсенә дә юл алды.


Ман­сур Хәсәнович белән без — яшьтәшләр, тиз генә җыенып, Ка­закъстан башкаласы Алматы (Алма-Ата) шәһәренә очтык. Безне анда Мансур кордашның коллегасы каршы алды һәм кунакханәгә урнаштырды. Шунда ук җиңелчә генә ашап, чәй эчеп алдык. Дөя сөтеннән эшләнгән кымызның тәмен дә беренче мәртәбә шунда татып карадык. Бия сөтеннән әзерләнгән кымызга караганда йомшаг­рак, татлырак тоелды ул безгә.


«Сезне иртәгә көндезге сәгать унбердә иптәш Кунаев Динмөхәммәт Әхмәтович көтә», – дип, саубуллашып чыгып китте безне каршы алган җитәкче.


Икенче көнне күрсәтелгән вакытта Казакъстан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының Беренче секретаре бүлмәсенә кердек.
Чал чәчле, озын таза гәүдәле чибәр кеше безнең каршыга килеп, елмаеп күреште.


Урынына барып утыргач, исемнәре­­безне сорады. Югыйсә, анысын гына белгәндер инде ул.


— Мансур Хәсәнов.
— Ә сезнеке?
— Миннәхмәт Кашапов.
— Минем атамны да шулай атаганнар – Миннәхмәт! — дип куйды ул татарча.
— Сез татарча да беләсез икән!
— Гаиләбездә өч телдә сөйләшәбез: русча, казакъча һәм татарча. Хатыным Зөһрә Шәриповна — татар кызы.
— Татарстаннанмы әллә?
— Юк, ул Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәреннән.
— Фикрәт Әхмәтҗанович Табиев1 та Касыйм ягыннан лабаса!
— Фикрәт белән минем хатыным — якташлар. Без алар белән, гаилә дуслары булып, очрашкалап яшибез.


Инде төп йомышыбызны әйттек.


— Динмөхәммәт Әхмәтович, безнең Татарстанда бик каты корылык булды. Терлекләргә хәтта кышлату чорына салам да җитмәячәк. Салам белән ярдәм итә алсагыз, яхшы булыр иде,— дип Мансур Хәсәнович үтенечебезне җиткерде.
— Ике көн элек кенә башкортлар да килгәннәр иде салам сорап, аларга бераз иске салам бирдек. Сезгә дә бирмичә булмас инде... Хәзергә 5 мең тонна иске саламны үзегезгә якынрак Кустанай өлкәсендә әзерли башларсыз. Тиздән урып-җыю эшләренә керешкәч, яңа саламны да урыннарда сөйләшеп, хәл кадәри алырсыз, — дип безне сөендерде.
— Кичә Мәскәүдән Михаил да шалтыраткан иде әле салам сорап, – дип куйды ул аннары РСФСР Министр­лар Советы Рәисе Соломенцевны исеме белән генә атап. — Россия Федерациясендәге кайбер башка өлкәләрдә дә корылык булган икән, аларга күп кирәк, барысына да биреп булмый инде, — дип аңлатты хуҗа хәлне.
Без, рәхмәтләр әйтеп, китәргә җыенганда гына ул:
— Мин Рәшиткә, бик яхшы баянистыгызга фатир алырга ярдәм итегез әле, дип телефоннан әйткән идем. Гозеремне үтәдеме икән? — дип сорап куйды. Рәшитнең КПСС Татарстан Өлкә Комитетының Беренче секретаре Мусин икәнен аңлап алдык.
— Төгәл генә әйтә алмыйм, кайткач та ачыклармын! — дип җавап бирде Мансур Хәсәнович.


Динмөхәммәт аганың үз рес­публикасындагы халыкның тор­мыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен тырышып эшләвен белә идек инде. Танылган баянчыбызны фатирлы итү өчен, борчылып, Рәшит Мусинга шылтыратуы — аның киң күңелле, гадел, кешелекле булуы – соклану катыш гаҗәпләндерде безне. Баянчының исем-фамилиясен язмыйм. Бәлки, ул үзе­нең хезмәте, дәрәҗәсе белән алгандыр фатирын. Шөкер, Казаныбыз, республикабызда сәнгать, мәдәният хезмәткәрләре ихтирамга, хөрмәткә лаек шәхесләр булып яши һәм эшли.


...Динмөхәммәт агага рәхмәтләр әйтеп, чыгарга кузгалдык. Ул безне ишеккә кадәр озатып куйды. Икенче көнне Кустанай шәһәренә очтык, җитәкчеләре белән таныштык — кайсы районнарда, хуҗалыкларда салам хәзерли башларга мөмкинлеген ачык­ладык. Казакъстан далаларында, авылларында йөрү өчен миңа җиңел машина — «УАЗ» беркетелгән иде.


Мансур Хәсәнович кайтып китте. Мин Татарстаннан килгән звеноларны каршылыйм, совхозларга урнаштырам. Тиздән салам пресслау эшенә дә керештек.


Динмөхәммәт ага2 1911 ел азагында туган, төрле җаваплы эшләр башкарып, зур тәҗрибә туплаган. Казакъстан Республикасы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының Беренче секретаре булып 1964 елның декабрендә эшли башлаган. 1964-1970 елларда чирәм җирләрне эшкәртеп, бөртекле культураларны, бигрәк тә сыйфатлы язгы бодай чәчү мәйданнарын, аның уңышын һәм тулаем җыемын арттыруда зур хезмәт куйган дәрәҗәле олуг җитәкче ул! Чирәм җирләрне үзләштерү елларында 550 яңа совхоз оештырылган. Совхозлар — зур! Салам әзерләгәндә 50-60 мең гектар биләмәле совхозларда булырга да туры килде миңа.


Иксез-чиксез, урмансыз, сусыз тигез дала, гасырлардан-гасырларга көтүлек булган чирәм җирләр... Казакъстанда ел әйләнәсендә явым-төшем бик аз. Шуны исәпкә алып, аларда кулланыла торган агрочаралар белән дә танышыйк әле. Дым саклауга аеруча игътибар бирәләр. Мин, агроном буларак, агротехникалары белән дә кызыксындым. Алар туфракны көздән туңга сөрмиләр. Урып-җыю эшләреннән соң калган камыл туфракны җил-давылдан, тузан өермәләреннән саклый, ә кыш көннәрендә кар тоту өчен ярдәм итә икән. Яз көне туфракны эшкәртмичә, махсус камыл чәчкечләре белән чәчәләр икән язгы бодайны. Камыл күләгәсендә бодай тишелә, көчле тамырларын, өстәмә сабакларын җибәреп үсә, ныгый, җил-давылларга бирешмичә җитешә. Урып-җыю эшләрен комбайннар белән турыдан-туры урып суктыралар; аерым урып, теземнәрдән җыеп суктыру ише артык эшләрне башкармыйлар. Чирәм җирләрдә яңа технология белән эшләү нәтиҗәсендә, 1966-1970 елларда Казакъстанда бодай җитештерү, алдагы бишьеллык белән чагыштырганда, 1,6 мәртәбә арткан.


Казакъстанда урып җыю эшләре август аенда ук бик оешкан формада — 25 көндә тәмамлана. Табигатьнең әллә нинди хикмәтләре була бит! Анда август аенда беркайчан да яңгыр яумый. Махсус заказ буенча диярсең бу могҗизаны! Югары сыйфатлы коры бодай элеваторларга, складларга вакытында кереп урнаша... Салам хәзерләүдә звеноларыбыз яхшы гына эшли башлагач, 7-8 көннән соң мин дә кайттым Казанга, үземнең төп вазифаларны да үтәргә кирәк бит әле. Атна-ун көн узгач, Мансур Хәсәнович миңа телефоннан фикерен җиткерә.


— Миннәхмәт, Кустанайда эшләр бик әкрен кыймылдый башлады, янә барып, ашыктыру чараларын күрергә кирәк иде! — ди ул.


Мин барып, тагын 7-8 көн эшләп кайтам. Әзерләнгән саламнарны безнең көньяк-көнчыгыш районнары машиналар белән ташый да башладылар инде.


Ә шулай да поезд белән вагоннар­га төяп ташу уңайлырак иде. Иң беренче салам вагоннары Татарстаныбызның төньякта урнашкан Арча, Саба, Кукмара кебек районнарына кайтты. Вагоннар күп кирәк, фактта исә бик аз бирелә. Мин, өстәмә вагоннар сорап, Целиноградта урнашкан тимер юл идарәсенә дә барып кайттым. Аның җитәкчесе булып безнең Тәтеш районыннан татар егете эшли икән.


— Ярдәм итәргә тырышырбыз, хәзер вагоннар күп кирәклеген аңлыйбыз, — дип әйтеп куйды ул.


Целиноград шәһәре хәзер Астана шәһәренә — Казакъстан Рес­пуб­ликасының башкаласына әверелде инде. Алматы шәһәре исә Казакъстанның көньяк читендә иде бит.


1981 елда җәй-көз айларында мин биш мәртәбә Кустанай өлкәсенә барып, салам әзерләү һәм ташу эшләре буенча атна-ун көн эшләп кайта идем... Нәтиҗәдә, Казакъстаннан Татарстаныбыз хуҗалыкларына 120 мең тонна яхшы сыйфатлы салам кайтты.


...Шул елның азагында, 70 яше тулган көннәрдә, Динмөхәммәт Әхмәт улы Кунаевка Социалистик Хезмәт Героеның икенче Алтын Йолдызы һәм Ленин ордены тапшырылды. Аның техник фәннәр докторы, академик дигән, фәнни эшләре өчен бирелгән дәрәҗәле вә лаеклы исемнәре дә бар иде. Казакъстан халкы аны ярата һәм хөрмәт итә иде. Без дә аңа бик рәхмәтле булдык!


1. Ф.Ә.Табиев бу вакытта СССРның Әфганстан Демократик Республикасындагы Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе вазифасын башкара иде. – Ред.
2. Динмөхәммәт Миннәхмәт улы Кунаев, рәсми мәгълүматлар буенча, казакъ милләтенә нисбәтләнә. Вәләкин уйгыр әдибе Абдекәрим Ганиев Кунаевның чыгышы белән татар булуын, карьера үсеше өчен генә паспортта милләтен казакъ итеп үзгәртүе хакында яза. Партия эшлеклесе Сатыпалды Тотанов та үзенең «Өткен өмiр өткелдерi» («Үткән гомер үткелләре») исемле автобиографик китабында ошбу фаразны ныгыта. – Ред.


Редакциядән: Журналыбызның актив авторы Миннәхмәт Кашафетдин улы Кашаповка30 октябрьдә 85 яшь тула. Аны шушы күркәм гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез!



Теги: Миннәхмәт Кашапов Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру