Журнал «Безнең мирас»

Искер – изге җир

Әле күптән түгел генә Казаныбызда уздырылган Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре җыенында Саратов өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Татарстан Республикасының Саратовтагы сәүдә вәкиле, эре эшкуар Камил Әбләзов, татарның изге җирләре бер Болгар гына түгел, кимендә 150 шәһәр урыны билгеле;ел саен берсен торгыза алмасак та, һич югы аларны тамгалап, монда элек – Алтын Урда заманында татар шәһәре торган, дип билгеләп куярга кирәк; мондый хәл башка халыклар арасында татарны танытуда мөһим чара булыр, шул ук вакытта милләттәшләребез өчен горурлык чыганагына да әвереләчәк, дип чыгыш ясаган иде.


Исем хикмәтләре


Т убыл шәһәре янындагы Искер – Себер ханлыгының башкаласы шулай ук Алтын Урданың бер үзәге булган. Төмән өлкәсендәге «Мирас» төбәк иҗтимагый татар оешмасы советы рәисе Луиза Шәмсетдинова да: «Себер татарларының милли горурлыгын тергезү өчен Искер шәһәрлеген торгызу зарур», – дип исәпли. Хәер, берничә ел элек алар бу эшкә кереште дә инде. «Бу зур эшкә ничек алынырга булдыгыз? Искернең изге җир икәнен ничә яшегездә ишеттегез?» – дип, мин аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.


Багай районының Күбәк авылында туып үстем мин. Бабамның алты баласы да мәктәп директоры булган. Авылда, төп нигездә бер әнием торып калган. Шул Рәшит бабам үләр алдыннан, ул вакытта миңа җиде яшь иде, кулыма бер бакыр акча салды. «Әлеге акча иске йирнеке. Шул йирне табу, торгызу белән шөгыльләнерсең. Бүген олы көн – онытма! Кызың туар. Син борынгылыкны өйрәнерсең. Бу акчаны югалтма. Мин инде үләм», – диде. Кызганыч, ул акчаны югалттым. Аны 26 октябрь көнне җирләгән идек. 26 октябрь көнне кызым туды. Шунда бабамның васыятен искә төшердем. Ничектер шулай килеп чыкты: Искерне искә алып, 2004 нче елның 26 нчы октябрендә беренче мәртәбә Хәтер көне үткәрдек. 2000 нче елдан башлап кызымның туган, бабамның үлгән көненә туры китереп Хәтем ашы үткәрә идем. 2000 нче елда туган авылымдагы яңа урамда йорт сала башладык. Шул көнне төшемдә Күчем хан белән Ермакны күрдем. Шул урамга Күчем хан исеме бирдек. 2004 нче елда, бу урамга Күчем хан исеме бирелде, дигән язу элеп куйгач, безгә Тубылдан казаклар килеп җитте. Башта авылдашларым, кайдан таптың ул исемне, дип көлделәр, аңламадылар. Югыйсә, авыл җирлеге башлыгы да, район башлыгы да – татар. Алар да килеп, алып ташла моны, дип үгетләп йөрде. Риваятьләр буенча, авылыбыз каршында Күчем хан яугирләре белән аны сагалап торып суга батырып үтергән. Килгән казаклар, монда Ермак баткан, шуны искә алып биредә тәре баганасы утыртып куябыз, дигән иде. Шунда авылдашларым, хәлемә кереп, тәре баганасын утыртып куярга ирек бирмәделәр. Әле берничә ел дәвамында хакимиятләр, теләгебезгә каршы килеп, әүвәл Ермак исеме кушыйк, тора-бара берәр яңа урамга Күчем хан исеме бирербез, дип җавап бирде. Ризалашмагач, Придорожный, Береговой, Центральный урамының дәвамы дигән исемнәр тәкъдим итте. Сайлау вакытында район башлыгына, теләгебезне үтәмәсәң, сайламыйбыз, дип шарт куйдык. Өч татар авылы халкының уртак карарына каршы килә алмыйча, ул тыныч кына Күчем ханы исеме бирелүен раслап куйды.


Һаман рәсми тыючы юк


– Мәктәптә укыган вакытта Искер хакында сөйләүче булмадымы?


– Без Татар-Багай мәктәбендә укып, Күбәктә яшәп, Тубылда училище, техникум, институт бетергән вакытта Себер ханлыгының башкаласы Искернең яныннан узып йөргәнбез икән – белмәдек. Туган як тарихын мәктәптә укытмадылар. Онытылсын диптер инде, Искернең бер ягында, бер чакрымда чиркәү салып куйганнар, шунда Преображенка дигән авыл корганнар, икенче ягында, биш чакрымда Абалаково дигән хатын-кызлар монас­тыре салганнар. Инде бирегә татарлар кайтмас, дип шул тирәдә кабер казып мәетләрен күмә башлаганнар. Югыйсә, Искер янында гына ханнарыбызның каберләре бар. Риваятьләр буенча, анда җиде ханыбыз күмелгән.


– Әле былтыр да, Тубылдан алып килеп, православлар Искер җирендә үз кешеләрен җирли иде. Бу хәл һаман дәвам итәме?


– Без хәзер анда алып баручы капкаларны яптык инде. Прокуратура аша да тыйдырмакчы булабыз. Су буйларын саклау законын бозу булып та чыга бу. Анда болай да Зәнки бабаның ике оныгы ята. Шәехләр җирләнгән. Җирле археологыбыз Ришат Рәхимов шактый гына каберләрне, астаналарны (төрбәләрне) ачыклап-барлап паспортлаштыруда күп тырышты. Тарихи документлар буенча эзләнә торгач, шушы Искер тирәлегендә булган өч каберне ачыклауга ирештек. Әмма дә шулар янына Тубылдан, Абалак монастыреннан мәетләрен күмә башлаганнар иде. Табигый, монда яңа каберләр булырга тиеш түгел. Инде бу тирәне койма белән әйләндереп алдык. Чөнки рәсми органнар тарафыннан әле дә, күмү тыела, дигән карар чыгарылмады.


Бу җирне үзебезгә беркетү өчен тугыз ел көрәшергә туры килде. Биредә изге кешеләр күмелгәнен күрсәтү өчен, сигез почмаклы чардуган – истәлек билгесе ясатып, өскә ярымай билгесе куйдык. Аны тугыз ел буе мәсхәрәләп, бозып-ватып мәш килделәр. Без аны алыштырып тордык. Кулларыннан тоткан чаклар булса да, эшне судка җиткерә алмаган идек. Ниһаять, судка җиткердек. Биредәге җәнлек совхозы директоры үзе безгә каршы митинглар оештырды. Бу хакта прокуратурага язсам да, һаман күз йомып килделәр...


Ике тапкыр геодезия тикшеренүләре үткәртергә туры килде. Арендага алу турында рөхсәт кәгазьләрен алганчы вакыт уза, каршы торучылар куәтле. 2007 нче елда, өч ел тартышканнан соң гына, безгә бу җирне арендага бирделәр. Моңа хәтле 47 комиссия аша узарга туры килде. Татарстанга, Минтимер Шәймиевкә рәхмәт: геология-геодезия эшләренә 3,5 миллион сум акча күчерделәр. Шунда Искер тыюлыгына база төзеп калдык. Безгә Казан «Компрессормаш» предприятие­се нык булышты.


Менә җиде ел инде Искер җыены уздырабыз. Күрше-тирә республика-өлкәләрдән кунаклар килә башлады. Искергә кайттык, дип әйтергә була инде хәзер. Күчем ханның хатыны Сүзге ханымның исемен мәңгеләштерү буенча да эш башланды. Моның өчен Тубылның үзендә 70 сутый җир кишәрлеге алдык. Дөрес, әле ул тулысынча рәсмиләштерелмәгән.


– Менә бервакыт ярдәм итүче калмады...


– Шунда мин Искер тыюлыгының проекты төшерелгән баннер ясатып, төзергә кирәк, дип яздырдым да, юл буена куйдырдым. Аска кечкенә итеп телефон номерымны сырладым. Утырып дога кылдым...


Бер булсын, берәгәйле булсын


Шушы вакытта әңгәмәгә эшкуар, Башкортстанда туып үсеп хәзер Төмәндә яшәүче Дамир Ибраһимов кушылды. Олы юлдан узып барганда әлеге баннерга, язуга игьтибар итә ул.


– Мин сәүдә белән шөгыльләнәм. Тубылда кибетем бар. Төмәннән ике атнага бер килеп сәүдә эшенең барышы белән кызыксынам. Товар китерәм. Еш кына үзем «Газель»гә төйим дә алып киләм. Зур кибет түгел. Шулай туры килде: юлда туктап чәй эчеп алыйм әле, дидем. Ике-өч ел элек тә «Искер җыены» дигән сүз күземә чалынганы бар иде. Әмма анда башка мәгълүмат юк, Искернең кайда икәнен дә белмим. Үзем Башкортстан кешесе мин. Телефон номерын җыйдым да шалтыраттым, Сезгә нинди ярдәм кирәк, дип сорадым. Ул вакытта ашыга идем. Бер атнадан соң килдем, очраштык. Луиза, мәчет түбәсен ябарга калай кирәк, диде. Барып карасам – бер бура гына тора. Бригада яллагыз, монда эш күп әле, кулдан килгәнчә булышырмын, дидем. Эшли башладык. Искер җыенына түбәсен яба алдык. 2013 нче елның җәе бу. Төзи башлагач, якын-тирәдән усал адәмнәр килеп йөри башлады. Мәчет салмагыз, яндырабыз, дип куркыта болар. Яндырырга да мөмкиннәр иде. Без инде ике катлы, ике манаралы, проекты расланган таш мәчет төзетергә булдык. Проекты гына 800 мең сумга төште. Күпме генә басым булса да, рәхмәт яугыры, Виктор Кашко исем-фамилияле Тубыл архитекторы проектыбызны раслап кулын куйды (ул 10 ай гына эшләп калды, безгә рөхсәт биргәне өчен аны эшеннән алдылар, мөһер салмасын дип, 31 нче декабрь көнне аны кабинетына кертмәделәр; имзасы бар иде, урынбасары кабинетына кереп, шунда мөһер сукты; берничә көннән мин Викторны урамда очраттым. «Нигә ризалык бирергә диеп күңелем тартыла дисәм, үзем дә татар икәнмен, чын фамилиям Моратов икән бит», – дип әйтте ул миңа, дип өсти шунда Луиза ханым). Проектка ризалык алгачтын, 50 мең данә кирпеч алып куйдык. Былтыр яздан башлап нигезен казып, фундамент ясап, бинаның аскы катын өч метр өскә чыгарып куйдык. Хәзер анда каравылчы бар. Башта янәшәдәге урыс авылыннан каравылчы алган идек, татарларга ялландыгызмыни, дип авылдашлары эшләргә ирек бирмәде.
Аллаһ боерса, 2015 нче елда план буенча мәчетнең беренче катын салу, 2016 нчы елда тулаем төзеп бетерү күздә тотыла.


Яртылаш киметкәннәр


– Луиза ханым, Искер тыюлыгы өчен гектар ярым җир аз түгелме? Башкала биләмәсе шактый зур булгандыр бит?


– Безгә башта өч гектар җир бирәбез, дигәннәр иде. Аннан соң яртысын гына бирергә булдылар. Башта, эшне башлаганда, бирегә Искерне карарга Мәскәүдән монахлар да килеп йөрде. Янәшәдә, теге гектар ярым җирдә монастырь салу ниятләре дә булган икән. Бәлкем хәзер дә бу ниятләреннән кире кайтмаганнардыр – безгә мәгълүм түгел. Төмән өлкәсе администрациясенең милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьёв: «Шулхәтле биек, ике катлы, ике манаралы мәчет сезгә нәрсәгә кирәк?» – дип сорады миннән. «Бу – символ. Бер манарасы – Искернең булганлыгына ишарә, икенче манарасы – аның хәзер дә исән икәнлеге билгесе. Бу мәһабәт мәчет киләчәкне уйлап төзелә», – дип җавап бирдем.


Сакланып калган документлар буенча, басып алучылар килгәндә Искердә 32800 кеше булган, шартлату-җәзалаулардан соң, шуларның ике меңе генә исән калган. Кечкенә балаларны бәкегә чумдырып чукындырганнар. Күчем хан акыллы булган: баскынчыларны Искергә кертеп, аннан чыгармыйча, ике ел тотып, үч алган. Күбесе шунда үлемен тапкан. Фәкать биш дистә кешесе белән аннан чыга алган Ермакны, авылыбыз янында куып җитеп, Иртышка батырып үтергән. Юкка гына аңардан легенда ясап маташалар. Без – себер татарлары – казаклар, дигән сүзне кабул итә алмыйбыз. Мондый сүз-атамаларны сак куллансыннар иде. Бәлкем кайсыдыр төбәкләр өчен казаклар булу табигыйдер. Бездә бу сүз үгезгә кызыл чүпрәк күрсәткән кебек кабул ителә. Ул фаҗигале вакыйгаларга 400 ел үткән бит инде, диләр. 400 ел түгел, мең ел үтсә дә, әлеге яра һаман сызлап тора. Без тарихыбызны, татарлыгыбызны, ислам динендә икәнлегебезне оныта алмыйбыз. Искер тыюлыгы үзебез күзаллаганча төзелеп бетсә, туган җиребездә горур йөри алачакбыз. Без беркая да китмәдек. Шушы җирдә яшәп калдык, исән калган кечкенә нәселдән кабат күтәрелдек. Ермак отрядын эзәрлекләп барганда унсигез яшьлек мәргән егет аның күзенә тидергән. Патша гаскәриләреннән бу егетне эзләтеп таптырган бит. Шул вакыттан бу нәселгә Мәргәнов фамилиясе ябышып калган. Мәргәновлар нәселе бүген дә исән. Шушы Искердән унике генә чакрым җирдә яшиләр. Әлеге тарихны аларга сөйләгән идем, өченче Искер җыенын уздыру чыгымнарын тулысынча үз өсләренә алдылар. Кеше туган ягы тарихын белсен өчен, мәктәптә әлеге фәнне укытырга кирәк.


Күчем ханның кем икәнен күпләр белми иде. Фәүзия апа Бәйрәмова килеп, 2005-2007 нче елларда архивларда утырып, авыллардагы риваятьләрне җыеп, Күчем хан турында китап язды. 2007 нче елда Күбәктә Хәтем ашы уздырганда без әлеге китапны бушлай тараттык. Шуның нәтиҗәсендә 2008 нче елда Искер җыенына бик күп кеше килде. Мәктәпләргә йөреп, Хәтем ашлары, Искер җыеннары үткәреп аңлата торгач, халкыбызның күзе ачылды, тарихи хәтере уянды. Әгәр тиз генә Искерне төзеп куйсак, халык төшенми калыр иде. Максатыбызга шушылай озак килүнең дә бәрәкәте, хикмәте бар, күрәсең. Эшкуарларның керткән өлеше дә бәяләп бетергесез. Бөтендөнья татар конгрессы да тарихи дөреслекне торгызуга зур өлеш кертә.


Без биредә хан йорты, мәчет янында шәехләр өчен төрбә-астана, музей, Күчем ханга, Сөзге ханымга истәлек билгесе, өч кунак өе, чәйханә булыр, дип торабыз. Ун ел элек барча ниятебезгә риза булсалар да, хәзер, төзелеш эшләре башлангач, мәчет кечкенә булсын, чәйханә, хан йорты салырга ярамый, Искер җыены үткәрмисез, дип каршы төшеп маташалар.


Искерне популярлаштыру өчен, Искер җыены уздыра башладык та инде без. Башта бит күпләр борынгы башкалабызның кайда икәнлеген дә белми иде. Бу беренче казанышыбыз булды. Элек монда электр баганалары булмагач, дизель ягулыгы белән эшли торган электр станциясен кулланырга туры килә иде. Шактый гына зур акча чыгарып, Дамир әфәнде Искергә электр чыбыклары суздырды. Анысы да – зур казаныш. Быел «Мирас» оешмабызның оешуына ун ел тула. Шунысы да бар: моңарчы хакимиятләр Искер җыенына кеше аз килсен, дип Сабантуйны шул көнгә туры китерергә тырыша иде. Ике ел моңа ирештеләр дә. Шуның өчен дә быел VIII халыкара Искер җыен-фестивален һәм «Мирас» оешмасының унеллыгын август аенда билгеләп үтәргә булдык. Әлегә, берни үзгәрмәсә, аны 7-9нчы августта оештырырбыз, дип торабыз. Әлеге җыен алдыннан ел да Искерне өйрәнүгә багышланган Бөтенрусия гыйлми-гамәли конференциясе дә уздырабыз. Конференция материалларын бастырып чыгару үзе үк безгә Искерне тарихи татар җире итеп беркетүгә, анда христиан каберлеге ясатмауга нигез, дәлил бирә. Бу гыйльми җыелышның да, Искер җыенының да 425 ел көткән тарихи ядкярләребезне саклау-барлау, торгызуда зур өлеше бар.


Бәһасез табылдык


Без музейлаштыру эшен дә алып барабыз. Халыктан борынгы чорларның, узмышыбызның матди чагылышы булган, Искер заманына караган корал-җиһазларны сатып алабыз. Хан йор­тының бер бүлмәсенә урнаштырылачак болар. Күптән түгел генә безгә бер казан китереп бирделәр. Аны китереп биргән урыс бабае җитмешенче елларда туган авылым Күбәктә, Күчем хан урамының очында, козыклыкта, козык суккан чакта, гади генә әйткәндә, эрбет күркәсе, чикләвеге җыйган вакытта куш эрбет төбендә тимер әйбергә тап була. Дүрт йөзьеллык эрбет төбендә хәзинә күмелгән ахры, дип фаразлыйлар башта. Ике кеше дә колачлый алмый бу агачны. Шул казанның астында кабер бар икән. Мумияләнгән кеше ята. Утыртып күмелгән. Башы, гәүдәсе аерым. Сугышта һәлак булган ир-ат бу. Минемчә, ул йә Күчем хан үзе яки аның бер туганы, нәселе-заты. Яхшылап сагызлап куйганнар, казан белән каплаганнар, казан астына бронза саплы кылыч куйганнар. Кылыч сабына гарәп хәрефләре белән татарча язылган булган. Әлеге кылычны музейга тапшырганнар, казанны үзләрендә калдырганнар, мәеткә тияргә курыкканнар, кире ябып куйганнар. Күчем хан Ермакны батырып үтергәннән соң да, кире кайтып, әле 20-30 ел бу тирәләрдә сугышып йөргән. Ул бит соңгы сулышынача сугышчы булган, коралын ташламаган, картаеп үлгән. Күрәсең, соңгы теләге, васыяте Искергә кайту булгандыр. Шуңа күрә дә аны Күбәккә кадәр кайтарып җиткергәннәрдер, дип уйлыйм мин.


Бу тирәдә – Кондан, Хуҗалан, Тузы авылларында хәзер дә татарлар яши. Искер безнең Күбәк авылыннан егерме генә чакрым ераклыкта. Башкала җимерелгән, Тубылда чиркәүләр төзелеп ята. Тора-бара татарлар аңламый калмас әле, дип, мумияләп, казаны белән каплап, җирләп калдырганнардыр, дип фаразлыйм. Хәзер рөхсәт алып кабат казып карарга иде, дип йөрим. Ул бабай да, кылычны музейга кабул итеп алган кеше дә исән. Әмма, ни кызганыч, без ул кылычны таба алмадык. Күрәсең, вакыты җитте. Күчем хан без төзеп яткан төрбәгә килеп ятарга тиештер шәт. Бүген бик тырышып Ермакның мәетен эзлиләр. Бу эшкә бик күп акча сарыф итәләр. Аны эзләп тапканчы, безгә әлеге затны – Күчем ханмы, шәехме, бер сугышчымы ул – шул төрбәгә урнаштырып куярга кирәк. Һичкемгә бирмичә, лаеклы рәвештә без аны шул җирдә җирләргә тиеш. Башкалар мыскыл итеп, вәйран кылып китмәсен өчен, мин әлегә аның урынын күрсәтә алмыйм.


Биредә шуны да әйтмичә кала алмыйм: бердәмлек җитми. Тәгаен алганда, бездә Себер татарлары конгрессы дигән оешма бар. Андагылар хисап биргәндә Искерне телгә алырга яратса да, Искерне таныйсылары, күтәрәселәре, булышасылары килми. Конгресс җитәкчеләренең берсе булган Насыйров бер мәртәбә килсә, Саттаровның гомумән бирегә аяк бас­каны юк. Булышмасалар да, һич югы Казанда, җыен вакытында, олуг мөнбәрдә чыгыш ясау мөмкинлеге бирелгәч, Тубылда олы ниятебезне тормышка ашырып киләбез, әйдәгез, Искерне бергәләп күтәрик, «Мирас» оешмабызның унъеллыгына килми калмагыз, дип бел­дерергә була иде. Ни кызганыч, андый сүз чыкмады. Киресенчә, «Мирас»ны Конгрессның бер филиалына гына әйләндереп калдырмакчылар. Бергәләп эшләгәндә казанышларыбыз зуррак булыр иде ләбаса.


Әбләзов әйткәнчә, хәзер татарның тарихи ядкярләрен билгеләп кенә калмыйча, анда биналар торгызырга, халык килеп, күреп, горурланып йөри торган урынга әйләндерергә кирәк. Әнә, Кырым ханлыгы. Бакчасарайда ханнар күмелгән урын яхшы мәгълүм. Казан ханлыгында да хан сөякләре яткан изге җирләр, барча халык күрерлек итеп, билгеләп куелды. Без дә Себер ханлыгының изге урыннарын билгеләп кую максатында ниятләгән эшләребезнең утыз процентын эшләдек, дип әйтергә мөм­кин. Хәзер менә Әстерхан ханлыгы кала. Казанда уздырылган җыен вакытында мин әстерханлыларга, бөтенебез җыелып килеп андагы изге җирләребезне билгеләп куйыйк, дип тәкъдим иттем. Аның да вакыты җитте. Әстерхан ханлыгын торгызу түгел бит бу. Этнотуризм, бабайларның изге җирләре, балаларыбыз, оныкларыбыз тарихыбызны белергә тиеш, дип яхшылап аңлатсаң, хакимиятләр каршы килә алмаячак. Билгеле, бу эшне җирле татар иҗтимагый оешмалары үзләре башлап йөрергә тиеш. Без барып ярдәм генә итә алабыз.


Теги: Рәшит Минһаҗ Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру