Журнал «Безнең мирас»

«Инде алмаган ни калды?»

Дәвамы. Башы биредә. 


(Милли фаҗигабезне яктыртучы фарсы чыганагы)
Ватан ибне Әүләкәй дигән кешенең илбасар, залим булуы аерым әйтелә. Углы Ко[лә]хмәт әтисе үлгәннән соң бик курка, Ак Идел якларына качып китә. Ул тирәләрдә озак яшәми, үлә. Аны Муса авылы янына күмәләр. Анда зур төрбә бар. Икенче улы Акай Гур белән фетнә оештыра. Аның ике малае була. Габдулланың аякларын кисеп, үтерәләр. Икенче улы Биктәмүш бик бай Мөхәммәтшәрифкә хезмәт итә. Ул байның да үтерелүе турында хәбәрләр бар. Чуваш якларындагы Туган авылында яшәгән Васим исемле кешенең барлыгы билгеле. Ул чуваш булганга, аңа игътибар итмиләр. Аның әнисе чуваш була. Чуваш караклары Акайның атларын урлыйлар. Ко[лә]хмәт белән Акай соңыннан чувашлардан үч алалар: атларын алалар, аларны җәзалыйлар. Шулчакта бер карак чуваш качып, Гурга шикаять яза. Акайны кулга алалар. Шуннан соң Ко[лә]хмәт кешеләре: «Әгәр безгә Акайны исән-имин килеш бирмәсәгез, без сезгә үзегез сораган бернәрсәне дә бирмибез. Исән булырга теләсәгез, сугышмагыз, туктатыгыз сугышны. Безнең җирләргә кермәгез. Әгәр керсәгез, без сугышачакбыз... Сәлам булсын һидаять юлында булган кешеләргә», – дип шикаять язалар. Моңа каршы Гур: «Миңа Җаек елгасы ягына юлны күрсәтегез. Мин шунда барам һәм крепость төзим. Акайны яхшы урында калдырырмын», – дип җавап бирә. Аннан соң барлык мөселманнар җыелып, киңәшмә оештыралар. Акыллы кешеләр әйттеләр: «Әгәр Гур безнең артта саклаучы кеше калдырса, безгә авыр булачак. Безнең кешеләребез кяферләр хезмәтендә булачак. Ризалашырга кирәкми, ризалык бирмибез. Аңа Җаек елгасы ягына юлны күрсәтмибез. Аның белән сугышабыз».


Икенче көнне билгеләнгән урынга килеп, Гурга юлны күрсәтмәделәр. Барлык мөселманнар җыелып, аңа каршы сугыштылар. Русларның күбесе әсирлеккә алынды, байтагы яраланды. Бу сугыш барганда, ислам гаскәрләре һәрвакыт далада булдылар һәм Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорадылар. Аларның догаларын Аллаһы Тәгалә кабул итте. Сугышкан чакларда да мөселманнар «Аллаһы Тәгалә!» – дип кылычларын чыгардылар. Алар арасында кылыч һәм сөңге тоткан яшьләр дә күп була. Ләкин халык арасында төрле максатлы кешеләр булган. Кайберләре хәтта талау, урлау белән шөгыльләнә башлый. Шушы гөнаһ эшләре өчен мөселманнарга җиңү килмәде. Талаучыларга Аллаһы Тәгалә җиңү ачкычы бирми. Шуннан соң Гур яңадан мөселманнар янына килә, ләкин Акайны җибәрми. Ул Ак Идел һәм Нократ елгалары кушылган урынга килеп чыга. Ак Иделнең өске ягына менеп, яңадан мөселманнар белән сугыша.


Мөселманнардан бик күренекле, атаклы кешеләр шунда сугышып, шәһит киттеләр, үлем ачысы татыдылар. Сәлим батыр да шунда, алар кулыннан һәлак була. Мөселманнарны бу файдасыз сугыш бик ялыктыра. Алар нинди дә булса хәйлә корырга уйлыйлар. Сәлим батырның үлеме дә алар өчен авыр була. «Гур кануннары белән килешергәме соң әллә?» – дигән уйлар да килә алар башына. Алар төркем-төркем булып урманнарда яшиләр. 6 ай буена Гур гаскәрләре аларга төрле яктан һөҗүм итеп тора.


Шулай кыш килә. Мөселманнар, берләшеп, үзләренә һөҗүм иткән русларны җиңәргә омтылалар, аларны үзләре яшәгән җирләрдән куалар. Аллаһы Тәгалә гурларга булышмады. Шуңа да алар кыш көне башка һөҗүмнәр ясамадылар, язга калдырдылар. Шулай итеп, мөселманнар әкренләп кенә төрле якларга таралышалар. Бер-берсенә хатлар язып, сүз бирделәр: «Әгәр берәр төрле талаулар, һөҗүмнәр булса, шушы вакытта, шушы сәгатьтә фәлән урынга җыелырбыз».


Бераз вакыттан соң, алар Канал (Кинал) елгасы буенда очрашалар. Кайсылары: «Без Ватанны калдырып китәбез, моннан качабыз», – диләр. Алар арасында чувашлар, башкортлар да була. Шунда чакта Чирмешән якларына китүчеләр күп була. Канал янында Сазам (Сазали, кулъязмада Сазалияңга диелә) елгасы бар иде. Шуннан ерак түгел бер чишмә бар. Исеме – «Бөкешмә кырлыган». Анда бик күп мөселманнар яшәгән, алар арасында күренекле остазлар, галимнәр дә булган. Бу җәмәгатьтә беркем дә беркемгә дә хуҗа булмаган. Ләкин тора-бара алар арасында монафыйклар пәйда була. Алар хыянәт итәләр, монда мөселманнар барлыгын Гурга хәбәр итәләр.


Риваятьчеләр һәм тарихчылар сөйләве буенча, хыянәтче чуваш кешесе Зокрай ашар Корбанай атлы кеше булган. Аның кемлеге билгеле түгел. Мөселманнарның шунда икәнлеген белгәч, таң атканда гурлар аларга һөҗүм итәләр. Бу вакыт мөселманнар ни эшләргә белмәделәр, аптырап калдылар. Кайсылары суга ыргытыла һәм шунда батып үлә. Бу үзенә бер мәхшәр иде: акырыш-кычкырыш, картларны этне кыйнаган кебек таш һәм агачлар белән кыйнап үтерделәр, балаларны кылыч белән турадылар, бичара хатын-кызларны көчләделәр, мыскыл иттеләр, яшьләрне үтерделәр. Бу мәхшәрдән калган гәүдәләрне төлкеләр, бүреләр атна буена ашап йөрделәр, аларга ризык мул булды. Хәзер дә, анда барсаң, сөякләр табарга була.


Шушы хәлләрдән исән калган мөселманнарның бер төркеме кем җәяү, кем атта Субуга (Себергә) качтылар. Арыгач, Сәмил елгасы янына туктап, Аллаһка сыендылар. «Аллаһу әкбәр!» – диеп тәкъбирләр әйттеләр.


Озакламый Гур фәрман чыгара: «Мөселманнар! Әгәр сез минем законнарыма буйсынсагыз, искечә яши аласыз. Мин һәр җирдә күзәтүче калдырам». Моны кабул итү мөселманнарга бик авыр була, алар моны начар кабул иттеләр. «Бу фетнә кайчан бетәр?» – диеп кайгырыштылар. Курыккан кешеләр моның белән килештеләр. Ләкин күбесе килешмәде, тагын бу яклардан качып киттеләр. Аларга бик авыр булды. Ачлыктан, авырлыклардан аларның күбесе үлде.


Качып китүчеләр, кыш көне алар белән тормыш яхшы булыр диеп, Ак Идел янында бигиҗаннарга кушылдылар, кайсылары кыпчаклар ягына киттеләр. Ләкин барыбер тормыш яхшы булмый, аларны ачык йөз белән каршы алмыйлар. Алар монда да авырлыклар белән яшәделәр. «Без кол булырга тиеш түгел, әллә соң без Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең кадерен белмәдекме, шөкер итмәдекме? Шуңа Аллаһы Тәгалә безгә ачуландымы икән? Безнең кавем шулай бетәрме әллә?» – диеп уйладылар, хаталарын эзләделәр.


Ко[лә]хмәт бине Әүләкәйне эзләп табып, сөйләшеп, дошманнарына һөҗүм итәргә уйлыйлар. Шулай итәләр дә. Кылычлар белән уңга-сулга болгап барып, үч алалар. Булаттан ясалган (корыч) уклар белән һөҗүм итәләр. Бу юлы алар ялгышмыйлар, яхшы көрәшәләр.


Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә тәкәббер кешеләрне яратмый, Аллаһы Тәгалә тәкәбберләргә караганда түбәнчелекле кешеләрне хуп­лый, ярата. Аларга шулай җиңү килә. Аллаһы Тәгалә бу юлы ярдәменнән ташламый аларны.


Шулай кыш җитә. Мөселманнар киләчәк тормыш турында уйлый башлый, бергәләшеп киңәшләшеп яшәделәр. «Шулай булсак, бергә булсак, тормышыбыз яхшырыр», – дип уйладылар. Юлларны яхшыртып, сәүдә эше ачарга булдылар. (Бу ХVI гасырлардыр.) «Аллаһы Тәгалә, ярдәм бирче бу эшләребездә», – дип дога кылдылар.


Ләкин монафыйклык, икейөзле кешеләр алар арасында да була. Шуңа да Аллаһы Тәгалә аларга тагын бер бәла җибәрә. Үзләре арасында яшәгән, алар белән авырлыкларны үткән бер адәм Гурга мөселманнар турында хәбәр итә. Шулай итеп, аларның яхшы тормыш турындагы хыяллары тагын җимерелә. Гур гаскәрәләре аларга тагын һөҗүм итә. Тагын мәхшәр башлана: малларын урлыйлар, балаларны, картларны үтерәләр, кызларны үзләренә алалар. Бу сугышта күп кеше үлә, кайсылары тагын төрле якка кача. Төрле яктагы байларга, бәкләргә мөрәҗәгать итәләр, үз хәлләрен сөйлиләр, ләкин аларга ярдәм итүче булмый. Монда гурлар тарафыннан искиткеч явызлыклар эшләнә. Үлгән кешеләрне, кошлар ашасын дип, агачларга элеп куялар. Оренбург, Әстерхан якларына качкан мөселманнарны рус гаскәрләре эзләп китә. Бу вакытта Тураханкуча ибне Ко[лә]хмәт тә үлә. Аны шундагы Ташлы авылы янына күмәләр. Бу кеше бик көчле иде, аны беркем дә җиңә алмый иде. Мөселманнар һәрвакыт аңардан ярдәм сораган, ул ярдәм иткән. Бу кешенең үлүен алар бик авыр кичерә.


Тегеннән-моннан куылып йөргән татар халкы казакълар ягына килә. Ләкин тора-бара алар барыбер үз якларына кайтырга уйлыйлар. «Аллаһ үзе белүче, ярдәм итәр», – дип дога кылалар һәм кайтырга чыгалар.


Ә Гур яңадан-яңа указлар чыгарып тора: кем аны тыңламый – кулга алырга, кем начар – җәза бирергә. Икейөзле адәмнәр моңа шатланып торалар. Аларның йөзендә елмаю һәм шатлык пәйда була. Бу Аксара[й] дигән җиргә Казаннан Мөхәммәтшәриф, Надир ибне Ураз дигән кешеләр дә килгән. Алар халыкка гурларга буйсынырга, аларга итагатьле булырга, алар армиясенә хезмәт итәргә кушарга дип киләләр. Шулай итеп, татарларны тулысы белән аларга тапшыралар.


Бу турыда ишетеп, Сарытау якларыннан коралланган атлы мишәрләр килде. Алар татарларны якладылар. Ләкин Гур гаскәрләре аларны кабул итми, моннан куып җибәрделәр. Мишәрләр башкортлар ягына киттеләр. Ә Гур халыкка яңадан түли алмаслык ясаклар салды. Ясакны тире белән түлиләр, түли алмаган кешегә җәза бирелә. Кяферлектән һәм фетнәлектән Аллаһ сакласын!


Бичара мөселманнарга бу вакытта бик авыр була. Аларны аяк-кулларын богаулап, авыр эшләрдә эшләтәләр. Бу җирләрдән ераг­рак урыннарга таралып утырган яшьрәк мөселманнар йортлар салып яши башладылар. Шуларны күргәч, гурлар барабаннар кагып килеп, ул йортларны яндыралар. Мөселманнар, хәлләре авыр булса да, сабыр иттеләр. Тәүбә итеп, Аллаһы Тәгаләгә ялваралар. Руслар аларга карата төрле авыр һәм кырыс фәрманнарны чыгарып тордылар, мәҗбүр иттеләр.


Авыр вакытларда мөселманнар үз төбәкләрендәге рус кешеләрен үтерделәр. Аларны моның өчен руслар нык җәзаладылар. Хрис­тиан динен кабул итәргә мәҗбүр иттеләр. Халыкка үз диненә хыянәт итү бик авыр була. Төрле фикерләргә килделәр: «Әллә сугышыргамы, баш күтәрергәме? Дингә хыянәт иткәнче, үлүең яхшырак», – диеп тә уйлаганнар. Күпләр качып та киттеләр, ә качкан кешеләрне тотып кыйнадылар. Ләкин барыбер: «Гурга хезмәт иткәнче үлик, урыныбыз җәннәттә булыр, иншаллаһ. Амин, амин, Аллаһы Тәгалә, кабул ит», – диючеләр күп иде.


Олы кешеләр сөйләвенчә, мөселманнарга караш бик начар була. Аларны төрлечә җәзалаганнар: агачларга бәйләп куеп, үлгәнче шунда тотканнар. Аякларыннан асып куеп үтергәннәр. Үлгәч, гәүдәләрен алырга да рөхсәт итмәгәнәр, кошлар ашасын дип, шунда тотканнар. Ләкин мөселманнар, шуңа да карамастан, Коръән укыганнар, Аллаһы Тәгаләдән өмет иткәннәр. Хәзер дә аларның сөякләрен, янган өйләрен таба аласыз, ди риваятьче.


Шулай итеп, явызларча татарлар яшәгән урыннарны тараттылар, малларын куып киттеләр, барлык яшьләрне әсирлеккә алдылар. Сорап килгән туганнарына сатып бирделәр. Картлар әйтәләр иде: һәр йортның диярлек капкаларына аякларыннан кешеләр асылган, аларны этләр, каргалар ашый иде. Су буендагы бинага 40 кешене ябып куйганнар, һәр көнне бер кешене суга ташладылар. Соңыннан унар кешене ташлый башладылар. Судан чыгарга тырышучыларны яңадан батырганнар. Бу күренешне күз алдына да китерергә авыр. Искә төшергәндә дога кылырга кирәк.


Әле мондагы күп вәхшилекләр ачылып бетмәгән. Бу мөселманнарга Алла тарафыннан тиешле язмыш булган. Ләкин аларның иманнары нык булган. Алар шәһит киткәннәр һәм җәннәткә керәчәкләр. Калганнарны Аллаһ кодрәте белән җәяү Казан ягына куып алып киттеләр. Гур кешеләре атларда, ә болар җәяү баралар. Юлда авырып, бара алмаганнарны кылыч белән үтереп калдырганнар. Кайсыларын Казанга килгәч үтергәннәр, яшьләрне үзләренә файдага алганнар.


Тарихчылар сөйләве буенча, бервакыт Казан ягындагы мөселман авылына Уфа якларыннан Гур гаскәрләре килеп төшә. Алар халыкны бер өйгә җыеп, ишек-тәрәзәләрне ябып яндыралар. Кешеләр җан ачысы белән елый, ялвара. Дошманнар явызлык эшләп, бик зур гөнаһ эшлиләр, ә мөселманнар, Аллаһның яраткан бәндәләре булып, шәһит китәләр. Шуннан Гур шушы «бөек эшен» зурлап бәйрәм итә һәм фәрман яза: «Кем бу эштән котылган, алар казнага налог түләргә тиеш. Кем түләми –шундый җәза булачак». Аның максаты, халыкны куркытып акча алу була. Кемнәр башкорт, аларга шулай ук налог түләргә кушыла. Түләмәгән башкортларны аерым дәфтәргә язып барганнар һәм аларны «Ур башкорт, уар башкорт» дип атап мыскыллаганнар, үлем белән куркытканнар. Налог түләсәләр генә башкорт була алганнар алар. Халык налогны бик авырлык белән булса да, тынычлык өчен түләргә тырышкан. Тиреләр, бодай биреп булса да, русларны озатканнар, тыштан гына булса да хөрмәт күрсәткәннәр.


Аллага шөкер, бүген аларның хәлләре яхшы, үткән тормышны искә алып, бүгенгесе өчен Аллага рәхмәт әйтәләр, шөкер итәләр. Аларның үз торыр урыннары, йортлары бар. Аларның хәлен, үткәндәге тормышларын язган өчен хикәятчеләргә рәхмәт әйтәләр. Шәһит киткәннәр өчен дога кылалар. Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын!


Картлар әйтүе буенча, гурлар белән сугышлар булганда безнең халык кыпчаклар, казакълар ягына да кача. Ә казакълар аларны алдау, хәйлә юлы белән каршы ала. «Сез рәнҗетелгәннәр, хәлегез авыр. Сусасагыз, су бирәбез, ач булсагыз, ашатабыз, урынсыз булсагыз – урын бирәбез», – дип аларны алдап, малларын, хатын-кызларны алалар. Ә карт кешеләрне үтерәләр. Кызларны төрекмәннәргә, каракалпакларга, казакъларга саталар. Кем бу эшкә каршы була, аларны да үтергәннәр. Шуның өчен башкортлар, казакълардан качып, Гур белән кушылалар, аларга баш иеп, үзләрен саклап калалар. Шундый түбәнчелек белән булса да абруйларын күтәрәләр, тормышларын яхшырталар. Бу хәлләрне белүче – бер Аллаһы Тәгалә. Ул – бөек зат! Кемгә бәла язса, ул аны күрәчәк. Язмыштан узмыш юк. Булган хәлләрне онытмаска кирәк! Алда Аллаһы Тәгалә ни язганын без белмибез. Безнең халкыбызга шундый язмыш булган, Аллаһы Тәгалә безгә аны күрсәтте. Безнең ялгышларыбыз күп булганга бәлки Аллаһы Тәгалә шундый язмыш биргәндер.


Дога: «Раббым Аллаһ! Безне гафу кыл. Хәсрәт чигүче кавем ясама. Безнең халык күп хәсрәт күргән. Бу сугышлар, җәнҗалларны онытмыйк. Кешеләрне, олыларны хөрмәт итеп яшәргә насыйп ит. Үзара бердәмлек белән яшәргә насыйп ит. Ялгышмаска, булган хәлләргә игътибар итеп, тагын ялгышмаска, гафу итә белергә, кичерә белергә насыйп ит. Үз кануннарыбыз белән яшәргә, бу упкыннарга яңадан төшмәскә насыйп ит. Амин!»


Фарсычадан Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ аспиранты Алсу Газымова тәрҗемәсе.

Теги: Фарсычадан Алсу Газымова тәрҗемәсе Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру