Иң гүзәл гайрәт...
(Ризаэддин Фәхреддиннең балаларына язган хатлары)
1995 елның 25 маенда Әлмәт районы Кичүчат авылында Р.Фәхреддиннең мемориаль музее ачылды. Шул көннән «Татнефть» ААҖнең «Елховнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе көче белән галим туып үскән нигездә төзелгән һәм җиһазландырылган музей авылга нур сибеп үзенә кунакка дәшә башлады.
Биредә Р.Фәхреддиннең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү, якын туганнарын барлау, мирасын туплау буенча зур эш алып барыла. Музей фондында 4300 берәмлек экспонат бар. Шулар арасында галим үзе исән вакытта дөнья күргән «Асар», «Гаилә», «Нәсыйхәт», «Тәрбияле хатын», «Мәшһүр хатыннар», «Җәвәмигуль кәлим шәрхе», «Шәкертлек әдәбе», «Рихләтел-Мәрҗани», «Моталлага», «Гакыйдә» кебек тирән эчтәлекле әсәрләр, Р.Фәхреддиннең һәм якыннарының кулъязма мирасы, төрле еллардагы «Шура» журналы басмалары, төп нөсхәдәге фотодокументлар һәм шәхси җиһазлары да күргәзмәләр залында урын алды. Р.Фәхреддиннең мемориаль музей фондын тулыландыруга галимнең кызы Әсма Шәрәф, оныгы Арслан Шәрәф, якын туганнары Альмира Әминова, Рөстәм һәм Фәрид Фәхреддиновлар нык ярдәм итте.
Музей фондының күп өлешен Р.Фәхреддиннең кызлары Зәйнәп Фәхреддинова белән Әсма Шәрәф саклаган гаилә архивы документлары алып тора. Гаиләдә фотоларга һәм хатларга карата аеруча сакчыл караш тәрбияләнгән, бәлки шуңа күрә бу кульязмалар хәзерге көнгә кадәр саклангандыр.
Р.Фәхреддиннең гомеренең соңгы елларында үз балаларына язган хатлары да үгет-нәсыйхәтләргә бик бай. Бар яктан камиллеккә омтылган галим балаларына да камил тәрбия бирү өчен тырышкан. Гаиләдә балаларның һәрберсендә күңел дәфтәре булып, әлеге блокнотларның беренче битләре әти кешенең аерым шушы бала өчен генә язылган нәсыйхәтләре белән башланып китүе игътибарга лаек. Әсма Шәрәф блокнотының беренче битендә язылган сүзләргә тукталып үтик: «Сөекле кызым Әсмага. Гыйлем өйрән, гыйлем изгегә тартыр, гыйлем булган кешедә зиһен артыр. Үзеңә кирәк булачак әйберләрне хасил кылсаң, кешеләргә ачык йөзле булсаң, сүзеңне йомшак сөйләсәң, шулвакыт син булырсың акыллы кыз, яхшы кеше. Сезгә догачы Р.Фәхреддин».
Тәрбияви хезмәтләрендә җәмгыятьне гыйлемгә өндәгән кебек, кызының шәхси күңел дәфтәренә язылган фикер дә гыйлем өйрәнүгә багышланган. «Сезгә догачы Р.Фәхреддин» дигән юлларны укыгач, мондый сүзләрне бары тик балаларына тәрбия үрнәге булган аталар гына яза ала, дигән уй сызылып үтә күңелдән. Балалары исеменә язылган хатларны да бик мәгънәле итеп «сезгә догачы әткәгез» сүзләре белән тәмамлап дата куя торган булган. Димәк, ни генә булмасын, ата кешенең балаларына даими рәвештә хәер-догада, бары тик изгелек теләп торганын бала үзе дә төшенергә тиештер.
1930 нчы еллар илебез тарихында нинди генә авыр еллар булса да Р.Фәхреддин Мәскәү, Казан шәһәрләрендә яшәүче балаларына, туганнарына Уфа шәһәреннән даими рәвештә хат салып торган. 1936 елда Мәскәүгә улы Габделәхәд гаиләсенә язылган хатта аны шик-шөбһә биләп алганлыгы ачык күренә: «...сезгә хат яза алмауның сәбәбе – хатлар укылыр да, сезгә зарар килүдән курку булды...» Мондый эчтәлектәге хатларны саклау үзе бер кыюлык сораган. Курку белмәс кызлар хатларны гомер буе саклап киләчәк буын өчен олы мирас калдырган. Музеебыз фондындагы Әсма Шәрәф документлары арасында номерлар белән тамгаланган җиде хат бар. Әлеге хатлар аша гаиләнең шатлыгын, кайгы-кичерешләрен күзалларга мөмкин.
Беренче номерлы хат Зәйнәп Фәхреддиновага 1931 елның февраль аенда язылган. Хатта Р.Фәхреддин кызына нәсыйхәтләр бирә: «...дөнья көтү өчен «гыйлем» генә җитми, бәлки «гамәл» дә кирәк, «гамәл» булмаса, «гыйлем»нән күп хикмәт чыкмый...» Әлеге сүзләрнең махсус аның өчен язылуын искәртеп, «бу сүз синең хакта да булганлыктан яздым», – дип тәмамлый. Зәйнәп Фәхреддинова 1929 елда Казан дәүләт университетының медицина факультетын тәмамлап, «врач» дипломы алган югары белемле яшь белгеч буларак, клиник хастаханәдә эшли башлаган була. Нинди генә тормыш авырлыклары кичәргә туры килсә дә, Зәйнәп Фәхреддинова, үзе сайлаган һөнәргә тугры калып, лаеклы ялга чыкканчы җәмгыять алдында үз вазифасын җиренә җиткереп башкара. Билгеле булганча, монда ата кешенең нәсыйхәтләре йогынты ясамый калмаган.
Икенче номер белән билгеләнгән хатны Р.Фәхреддин белән Нурҗамал абыстай 1931 елның март аенда оныклары Йолдыз Шәрәфкә язган. Эчтәлектән күренгәнчә, алты яшьлек оныгы бабасы исеменә үз кулы белән язып ачык хат юллаган булган. Аңа каршы Р.Фәхреддин болай дип яза: «...үз кулың белән язуың өчен бик шатландык. Яза белү, укый белү – бик зур һөнәрдер. Хатыңны абзаларың вә туганнарың укыдылар вә бик шатландылар. Өстәл өстендә торадыр...» Сабыйны киләчәктә белем эстәсен өчен дәртсендереп язган хаты да тәрбия чарасы булып тора. Оныгының укый-яза белергә өйрәнүе аның өчен зур сөенеч икәнлеге ачык аңлашыла.
Йолдызның сеңлесе Бәллүр 1930 елны туып, 1934 елда дүрт яше дә тулмыйча үлеп китә. Яшь гаилә олы кайгы кичерә. Түп-түгәрәк йөзле, сөйкемле сабыйның бакый дөньяга күчү хәбәрен Р.Фәхреддингә улы Габдерәшит хәбәр итә. Өченче номер белән билгеләнгән, 1934 елның октябрь аенда язылган хатта бу турыда тәфсилләп әйтелә: «...Аллаһы Тәгаләдән инде сабыр җан кыйлуны телимез, нечкәргән күңелемез берлә үзегезгә дә сабыр итү вә түзү берлә нәсыйхәт кыйламыз. Буласы эш булды, моңа һич чара юк. Моннан да олуг кайгылар вә хәсрәтләр булырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә шундыйлардан сакласын...» – дип кызлары Әсма белән Зәйнәпкә, кияве Галимҗанга, оныклары Йолдыз белән Арсланга сабыр итәргә нәсыйхәт кыла. «Балаларыгызның калганнары бәхетле вә тәүфыйклы, чын адәм булып җитешсеннәр, үзегезгә һәм мөхтәрәм карендәшләренә вә яхшы бәндәләргә ярдәмче булып дөнья көтсеннәр!» – дип теләкләр тели. Р.Фәхреддин кызы Зәйнәп өчен 1934 елның ноябрендә язган (дүртенче номер белән билгеләнгән) хатта да артык кайгырмаска өнди. «Дөнья шулай инде. Рәхәтлектән генә тормый. Һичнәрсәдә дәвам юк, була да бетә, килә дә китә...» – дип фәлсәфи фикерен белдерә. Шул ук көнне кызы Әсма белән кияве Галимҗан исеменә язган хатта: «Бер мәртәбә кайгыга батабыз, чумабыз, шул арада нинди рәвештә үзеңнең хәлеңне язып аңлатырлык, үз-үзеңә акыл бирерлек вә үзеңне юатырлык балаларымыз вә кызларымыз булган икән, моның өчен күзләребездән дәрьялар агызып елап Аллаһы Тәгаләгә шөкер итсәк тә аз булыр, дип куанабыз... Үзебезне бәхетле бәндәләрдән саныйбыз.... Буласы эш булды, күреләсе маҗара күрелде. Ахыры хәерле булсын. Үзегез, һәммәгез сәламәт булып тынычлыкта бер-берегезгә ярдәмче, бер-берегезгә юаныч булып гомер сөрсәгез иде», – дип ата кеше изге теләкләрен җиткерә. (Тик киләчәктә бу гаиләне ни көткәнен бары тик Аллаһы Тәгалә үзе генә белгәндер. Бәллүрнең үлеме Әсма белән Галимҗан Шәрәфләр гаиләсенең беренче югалтулары гына, беренче кайгылары гына булмый. Бу ачы хәсрәтнең артында тагын да зуррак сынаулар көтә.) Шушы ук хатта Зәйнәпнең Әсма гаиләсе янында булып, авыру балага тиешле тәрбия бирүен олы куаныч буларак та билгеләп үтә Р.Фәхреддин. Кызлар өчен язылган «Нәсыйхәт» китабында: «...бөтен гомерегез – кызлык, хатынлык, аналык диелгән өч хәлдән гыйбарәт булганлыгы вә хасталарны карау хезмәте дә бу кешеләрнең хезмәте булганлыктан, бу хезмәтләрне игътибар белән үтәгез!» – дип белдерә. Авыру кешеләрне карау олы сабырлык вә түземлек сорый, шуңа күрә бу хезмәтне гүзәл холыклы кешеләр тиешенчә башкара ала. Балаларына язылган хатта да бу хакта тукталып фикер йөртүе аерым игътибарга лаек.
Алтынчы номер белән билгеләнгән хат 1935 елның гыйнвар аенда Казанда яшәүче балалары исеменә юлланган. Ни дәрәҗәдә сабыр булуны сораса да, оныгы Бәллүрнең вафат булуы бабай кешенең сәләмәтлеген шактый какшаткан булып чыга: «Бер айдан артык буладыр, үзем күптөрле авырулар белән мәшәкатьләндем. Бу көннәрдә колакларым ишетмәүдән кала башкалары бетеп торалар», – дип үз исәнлеге турында хәбәр кыла. Җиденче номер белән тамгаланган, Мәскәүдә яшәүче балалары исеменә 1936 елның февраль ахырында язылган хаттан күренгәнчә, галимнең сәламәтлеге әле дә ныгымаган, киләчәк тормышына өмете сүнеп бара: «... ике ай кадәр вакытлардан бирле сәламәтлегем зәгыйфь. Дөньяда рәгъбәтем калмады... Сездән вә балаларымның һәммәсеннән камил дәрәҗәдә ризамын, бәхилмен...» Бу хаттан соң Р.Фәхреддиннең үз кулы белән язылган хаты сакланмаган. 1936 елның җан өшеткеч авыр еллар икәнлегенә шик юк. Ил өстенә килгән гарасат та мөфти күңеленә борчу салган. Ул вакытта какшаган сәламәтлекне ныгытырга һич кенә дә мөмкинлек булмаган. Гаилә әгъзалары арасында соңрак язылган хатлар да бу елларга ачыклык кертә алмыйлар. Хатларның күп очракта тикшерү аша узганын истә тотып, алар бер-берсе белән хәбәрләшүне дә сирәгәйтергә мәҗбүр булган. Соңрак Р.Фәхреддиннең балалары бәйрәмнәр белән котлаган открыткалар аша бер-берсенең исән-саулыгын белгертеп торган. Ә вакыт тәгәрмәче туктаусыз алга тәгәрәгән...
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА