Япанча бәк һәйкәлгә лаекмы?
Япанча бәк һәйкәлгә лаекмы?
Фәргать Әхмәтшин
Япанча авылы (Мишә-Тамак) болгар чорында ук булган
Язучы Гаяз Исхакый үзенең «Идел-Урал» исемле китабында, тарихи чыганакларга нигезләнеп: «1553 елда Казаннан 60 чакрым ераклыкта, Мишәнең Иделгә койган төшендә, төрки-татарлар «Мишә-Тамак» кальгасын салалар. Бу кальга урыслар тарафыннан дүрт елдан соң гына яулап алына», – дип язып калдырган. С.Мельников Япанча авылы турында: «Вопреки татарскому названию, (Миша Тамак) деревня находится ниже устья р.Меши верста на 4. При деревни находится казенный перевоз через р.Кама. На местном кладбище сохраняется древний могильный камень, похищенный жителями с кургана Таш-Кирмень»; «...деревня была местожительство известного в истории покорении Казани наездника княза Епанчи, увезшего сюда дочь боярина Шеина Марию; дворов 92; жители 380 м., 344 ж.; магаменяны. С 1843-1856 г. был двор помещика Деларю. Земельный надел деревни 329 десятина. В деревне мещан 2 м., 3 ж.; крестьян других обществ 6 м., 3 ж. Из них занимаются торговлею 5 м., 3 ж.; приказчик 1 м.; ремеслами 2 м. 3 ж. (Книга 1895 г.)», – дигән мәгълүматлар калдыра.
1795 елга караган картада, дөрестән дә, Япанча Мишә елгасыннан 4 км түбәндәрәк күрсәтелгән. Ә инде 1882 елгы картада ул Мишәнең кочагына ук кереп утырган. Авылның төзелеше дә башка. Күрәсең, элек бик зур янгын булган. 1519 елга караган кабер ташының Япанчага катнашы юк, шулай да ул безнең бабаларыбызга бик кадерле, изге булуы белән зур сер саклый. Ташны 1850-1855 нче елларда алып кайталар. Бу ташка теркәлгән датадан элек үк – 1500 нче елларда ук инде авыл булган. Минем ДНК анализы буенча, без – болгарлар, бабайларыбыз Кара диңгез буеннан моннан 1500 ел элек күтәрелгәннәр. Бу авыл моннан 1500 элек барлыкка килгән дип әйтергә теләмим, шулай да ул инде болгар чорында ук булырга мөмкин, чөнки Идел буе Болгар дәүләте төзелгәч, стратегик урынны сакларга, күз-колак булырга үз кешеләре кирәк булган. 1843-1856 нчы елларда – 13 ел буе авылда Макар алпавыты, француз, маркиз Деларью яшәгән.
Бу шәхес хакында хәтта роман язылган!
С.Мельников Япанча бәкне бу авылда яшәгән дип күрсәтә. Дөрестән дә, аның бирегә килеп ял итәрлек, яшәрлек урыны булгандыр? Мөгаен, ул, Казан ханлыгының бөек полководецы буларак, башкалада яшәгәндер. Безгә монда иң кыйммәтле мәгълүмат: автор Япанча бәкне безнең авылга бәйли. Ә «увез Шеина Марию»га килгәндә, 1865 елда Александр Москвичин «Япанча, татарский наездник или Завоевание Казани царем Иоаном Грозным» исемле роман яза. Анда Япанчаның рус кызына гашыйк булып, соңыннан русларга хезмәткә күчкәнлеге языла. Бу, хәзерге тел белән әйткәндә, мәгълүмати сугыш. Әлеге Мария шуннан алынмадымы икән? Явыз Иванның шәхси дошманы булган Япанча бәкне каралтырга кирәк бит инде. Ни кызганыч, хәзер татар тарихчылары, берсе-берсе уздырып, шушы «Шеин кызы Марияне» үз китапларына күчереп язалар.
Конгресста узган презентация вакытында бер әфәнде, мине бүлеп, Япанча бәк ул җыелма образ булырга тиеш дигән инде. Мин телсез калдым. Руслар аны Явыз Иванның шәхси дошманы дип күрсәтәләр, китаплар язалар, ә безнең өчен ул юк кеше! Татарстанның өч җирендә Япанча исемле авыл бар. Моны, шуңа сылтап, «җыелма образ» дип әйтәләр. Өйрәнергә теләүче юк, ә юкка чыгару җиңел бит!
Япанча бәк – Казан ханлыгының гаскәр башлыгы
Япанча бәк Казан ханлыгының атлы гаскәр башлыгы була. Сугыш атларын аерым тәрбияләргә кирәк. Шуңа күрә Казан артындагы Казансу елгасы үзәнлегендә гаскәр атлары көтелгән, ашатылган, алар шунда ук кышлаган да. Нәтиҗәдә, биредә беренче Япанча авылы барлыкка килгән. Кама, Идел, Мишә болыннарында да Япанчаның атлары көтелгән. Шулай итеп, икенче Япанча авылы да үсеш алган. Тау ягындагы Кубня-Берлә, Зөя болыннарында өченче көтүлек булган һәм өченче авылга нигез салынган. Болар барысы да Япанча бәккә буйсына. Шулай булырга мөмкинме?! Әлбәттә, мөмкин. Ни өчен рус тарихчылары үз шәхесләренең тарихын барлык нечкәлекләренә кадәр өйрәнә, ә безнекеләр юк?! Без булдыра алмыйбызмы? Мин, Татарстан архивларыннан бернәрсә дә таба алмагач, Мәскәүнең борынгы актлар архивына бардым, үземчә эзләнергә тырыштым. Әмма документларның күчермәләрен үземдә булдыру зур финанс чыгымы таләп итә.
Бу олы шәхес Бахши Иманның «Җәгъфәр тарихы»нда «Гали-Гази оныгы Туба улы Япанча» дип теркәлгән һәм аның Себердән килгәнлеге язылган. Алтын Урда таралгач, 1523 елда Казанга хәзерге Чиләбе өлкәсеннән, Әхмәтшаһ бәк кул астында, Табын кабиләсеннән бер төркем гаскәр килә. Япанча бәк тә шунда булган дигән фикер бар. Япанчаның Кубрат ханга кадәр булган, шулай ук Нугай Урдасына барып тоташкан шәҗәрәсе саклана.
Атаклы тарихчы Н.Карамзин Япанча хакында менә ниләр яза: «Войско наше в течении недели утомились до крайности, всегда стояло в ружье, не имело времени отдыхать и за недостатком в съеских припасах питались только сухим хлебом. Кормовщики наши не смели удалится от стана: князь Япанча стерег и хватал их во всех направлениях. Казанцы сносились с ним посредством знаков, выставляя хоругвь на высокой башне, махали ею и давали разуметь, что ему должно ударить на осаждающих. Сей опасный наездник держал россиян в непрестанном страхе. Иоанн собрал Думу, положил разделить войско на две части: одной быть в укреплениях и хранить особу царя, другой под начальством мужественного княза Александра Горбатого-Шуйского, сильно действовать против Япанчи, чтобы заслонить осаду, очистить лес, успокоить стан наш, Александру Горбатому-Шуйскому выделил 30000 конных и 15000 пеших воинов». Япанча гаскәре җиңелә. Татар тарихчылары аның Арча янындагы сугышларда һәлак булганлыгын язалар.
Япанча бәккә һәйкәл – истәлек билгесе кую мәсьәләсе
Япанча авылы Куйбышев сусаклагычы астында калу сәбәпле, мин аңа Табайда стела кую буенча эшне берничә ел алып барам. Бу хакта хөкүмәт җитәкчеләренә хатлар да яздым. Шул чор шәхесе – мариларның гаскәр башлыгы Мамыш-Бирдегә стела инде күптән куелган. Ә Япанча бәкнең истәлеген мәңгеләштерү өчен нигә берни дә эшләнми? Шундый олы шәхесләрне дә онытсак, безнең киләчәк бармы соң? Халык, әгәр дә аның бөек шәхесләре турында хәтер яшәсә генә яши, диләр. Болай булгач, без халык буларак яшәрбезме икән? Япанча бәкнең рухы безне кичерерме? Аллаһ кушса, бәлки, Япанча бәккә дә истәлек билгесе куелыр дип өметләнәм. Татар халкы өчен канын койган, җанын биргән бөек шәхесне онытырга хакыбыз юк! Заманында археолог Фаяз Хуҗин, Япанча бәкнең һәйкәле Казанны саклаган барлык халыкларның символы булып, Казан Кремлендә үк торырга тиеш, дигән иде.
Япанча авылы аша Сөембикә ханбикә дә узган
Япанча авылында Кама аша кичү була. Кама аръягы, Себер, Нугай Урдасы белән элемтә шуннан барган. Бу якны юкка гына Нугай даругасы дип атамаганнар. Заманында әлеге юлдан Казанга Сөембикә ханбикә килә. Соңрак биредә «Мишә-Тамак» кальгасы төзелә, борынгы бабаларыбыз дәүләт азатлыгы өчен кан коя. Патшабикә Екатерина Икенче вакытында авыл яныннан уза торган юлга таш түшәлә. Шунлыктан ул «Әби патша юлы» яки «Каторжаннар юлы» дип аталып йөртелә башлый. Тирә-якта бердәнбер мәдрәсә һәм почта да Япанча авылында була.
Археологлар япанча авылы янында Казан буе (Приказанская) культурасына кергән, безнең эрага кадәр II-I меңьеллыкларга караган ядкярләр таба. Шулай ук биредә неолит чоры табышларына да юлыккалыйлар. Фәнни-археологик яктан да, туризм үсеше җәһәтеннән дә төбәгебезнең әһәмияте бәяләп бетергесез зур. Бирегә килгән һәр кеше әлеге төбәкнең Казан ханлыгы чорындагы бөек гаскәр башы Япанча бәк биләмәләре икәнен белсен, тарихи хәтерне аз гына булса да яңартсын иде дигән өметтә калам.
Япанча – Казан морзасы, татар атлы гаскәре башлыгы.
Яшәгән еллары: ?-1552.
1552 елда Иван IV гаскәрләре Казанны камап торганда Япанчаның атлы гаскәре рус гаскәрләренең тылында хәрәкәт итеп, шәһәрне яклаучыларның дошманга каршы һөҗүмнәренә булышлык итә.
30 августта А.Б.Горбатый-Шуйский җитәкчелегендәге рус гаскәрләре Япанчага каршы чыга һәм аның атлы гаскәрен җиңә. Япанча Арчага чигенеп көч туплый һәм русларга кабат һөҗүм итә. 6-8 сентябрь көннәрендә руслар, Япанча гаскәрен тулысынча тар-мар итеп, Арчаны штурмлыйлар һәм яулап алалар. Япанча сугыш вакытында һәлак була.
«Безнең мирас». – 2024. – №11. – Б.16-19.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА