Журнал «Безнең мирас»

Гыйлем хәзинәсе, хәтер сакчысы...

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе нигезләнүгә быелның гыйнварында 150 ел тула. Ул Россиядәге һәркем файдалана ала торган җәмәгать китапханәләренең иң әүвәлгеләреннән берсе булып санала. Башлангычы Казан шәһәрендә 1865 нче елның 10 (24) гыйнварында ачылган Казан җәмәгать китапханәсенә барып тоташа. Ә аның нигезен танылган китап сөюче (библиофил) Иван Алексеевич Второвның шәхси китапханәсе тәшкил иткән. Кечкенә генә җәмәгать китапханәсе шушы гасыр ярым вакыт эчендә Россиядәге иң зур милли китап хәзинәләренең берсенә әверелде.
1844 елда «Казан губерна­сы хәбәрләре» газе­тасының бүлек мөхәр­рире, әдәбият белгече, археолог һәм этнограф Николай Иванович Второв Казаннан Петербургка хезмәткә күчкәндә, әтисе Иван Алексеевич гомере буе туплаган, 1908 нөсхәдән торган китапханәне шәһәргә бүләк итеп калдырган. Бу китаплар бәйләмнәрдән киштәләргә күчеп, җәмәгать китапханәсен тәшкил иткәнче 20 ел вакыт үтеп киткән. Бер урыннан икенчесенә күчерелә-күчерелә шактый гына томнар югалган. Ул заманнарда да гади халыкка игелек-изгелек эшләүдән тайчыну, рухи кыйммәтләргә битараф карау җитәкче аппарат вәкилләре, «йомшак урындыкларда» утыручылар өчен ят гамәл булмаган икән. Ниһаять, күп киртәләр алып ташланып, 1865 елның гыйнварында Казан шәһәр җәмәгать китапханәсе ачылган. Моңа кадәр университетта, Духовная семинариядә китапханәләр эшләгән булса да, шәхси кулларда китаплар сакланса да, җәмәгать китапханәсе үз укучыларын тапкан, фондлары да елдан-ел үсә барган. Бик озак еллар Казанның беренче бушлай җәмәгать китапханәсен «Второвлар китапханәсе» дип тә атаганнар. Әйтергә кирәк, аталы-уллы Второвлар – шул чорның зыялы һәм күренекле кешеләреннән булып, Казан шәһәре һәм Идел буе төбәкләрендә үзләреннән соң тирән эз калдырган шәхесләр.
Ул заманнарда китапханә, нигездә, «өлкән туган»га гына хезмәт иткән. Ә китапны гомере буена җан юлдашы иткән татар халкы шәхси куллардагы, мәдрәсәләрдәге, соңрак җәмгыяте хәйрияләр оештырган китапханәләрдән файдаланган. Шанлы дәүләтләре бар чакта китапханәләре гөрләп торган халыкка, дәүләтеннән мәхрүм калгач, җәбер-золым, милли-дини изү астына эләккәч, әлбәттә, җәмәгать китапханәләре оештыру хокукы да бирелмәгән. Ләкин XIX гасырның 70-80 нче елларында ук мондый уй-фикерләр, өмет-хыяллар белән янып йөрүчеләр була. Аларны тормышка ашырырга 1905-1907 еллардагы инкыйлаб мөмкинлек бирә, аның нәтиҗәсендә халык китапханәләре оештыруда зур урын тоткан татар хәйрия һәм төрле мәдәният-мәгариф җәмгыятьләре барлыкка килә. Күренекле татар журналисты, тел галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди инициативасы һәм тырышлыгы белән 1906 елның башында «Көтебханәи исламия» – Казан шәһәр җәмәгать китапханәсенең мөселман филиалы ачыла. Ул башта Печән базарындагы Кәримовлар йортында, аннары «Болгар» кунакханәсенең өченче катында урнаша. Беренче эш көннәреннән үк «Көтебханәи исламия» белән кызыксынучылар күп булган. Моны укучыларга хезмәт күрсәтү һәм китап­лар, газета-журналлар бирү турында безнең көннәргә кадәр сакланган мәгълүматлар раслый.
1906 елның 2 гыйнварында Казанда ачылган татар китапханәсе үз эшен уңышлы дәвам иткән. Советлар хакимияте урнашкач, 1920-1929 нчы елларда китапханә «Мәркәз шәрык көтебханә-музее» исемендә эшләп кил­­гән. 1920 нче еллар ахыры – 1930 нчы еллар башында китапханә төрле фәнни оешмаларга таркатылган. Нәтиҗәдә, хәзерге вакытта, «Мәркәз шәрык көтебханә-музее» фондының борынгы гарәп һәм фарсы кулъязмаларыннан, газета һәм журналларның еллык төпләмнәреннән, күп санлы башка китаплардан гыйбарәт булган зур бер өлеше Казан университеты Фәнни китапханәсендә, бер өлеше Татарстан Матбугат архивында һәм аз күләмдәге бер өлеше Татарстан Милли китапханәсендә саклана.
***
1919 елда Казан шәһәр җәмәгать китапханәсен шәһәр үзәгенә урнашкан ике катлы матур бинага – элекке Зинаида Ушкова йортына – күчерәләр. Бу бина бүген дә Китап Сарае вазифасын үти. Ул XX йөзнең башында архитектор К.Л.Мюфке проекты буенча төзелгән.
Менә сез тышкы яктан сәнгати-ар­хитектур алымнарның бик күп төр­лә­рен мул кулланып бизәлгән, зур тәрәзәләре, көмеш сыман гөмбәзчеге, турыпочмаклы һәм түгәрәк балконнары, балконнарның челтәрле кырлары белән үзенчәлекле бер сәнгать һәйкәле булган бинаның әүвәлге авыр ишекләрен ачып эчкә үтәсез, Сарайның тыныч, серле һәм гаҗәеп дөньясына чумасыз. Сезне ишек тоткаларына, баскыч култыксаларына, диварларга, тәрәзә пыялаларына ясалган кошлар, җәнлекләр, әкият каһарманы – аждаһалар каршы ала, идәннәргә, түшәмнәргә һәм диварларга төшерелгән үсемлек, чәчәк-яфрак бизәкләре күзне иркәли. Монысы – кытай-япон стилендә эшләнгән вестибюль. Бамбук таяклары белән бер-берсеннән аерылып торган рәсемнәр – шушы халыклар көнкүрешен чагылдырган күренешләр. Зур тантаналар залы (хәзер зур уку залы) үзенең күзне камаштырырлык аклыгы һәм алтын йөгертелгән, ампир стилендәге сынлы бизәкләре белән ялтырап то­ра. Ашханә (хәзер техник әдәбият бү­лекчәсе) кара агачтан эшләнгән, ор­кестр өчен югары күтәртеп махсус сәндерә ясалган. Кунак­лар бүлмәсендә һәм йорт хуҗасының бүлмәсендә (хокук әдәбияты һәм гуманитар фәннәр әдәбияты бүлекчәләре) искиткеч шәп каминнар. Залларның берсе сталактитлы мәгарә рәвешендә ясалган, бер дивары уелып, аквариум куелган. Мәгарәнең уртасында элек фонтан атып торган, аның идәндәге эзләрен бүген дә күрергә мөмкин. Түгәрәк балконлы почмак бүлмәнең (хәзер күргәзмәләр залы) бизәлеше мавритан стиленә карый, балконга чыгу юлындагы түгәрәк бүлмә мәчет манарасын хәтерләтә, анда тавыш бик яхшы яңгырый. Ишекләргә сырлап үсемлек орнаментлары, тоткаларына гарәп язуы элементлары төшерелгән. Рәссам-архитектор шул дәрәҗәдә фантазиягә бай кеше булган ки, йортта бүлмәләр бик күп булса да, бизәкләр, сырлар, төсләр бер дә кабатланмый. Ике бүлмәне тоташтыручы ишекнең ике ягы ике төрле, бер бүлмәгә чыга торган берничә ишек уртак бер стильдә ясалган. Йортны бизәүдә мәрмәр һәм бронза, кара агач, төсле пыяла, йөгертелгән алтын, ифрат күп көзге кулланылган.
Бизәлештәге үзенчәлекләр турында бик күп сөйләргә мөмкин булыр иде. Гомумиләштереп шуны әйтәсе килә: бизәлештәге һәм эшләнештәге зәвыклылык, сәнгать бөтенлеге рәссамга, бинаны төзүчеләргә ихтирам һәм соклану уята.
***
Инде Милли китапханәнең бүгенге тормышына күчик. Аның китап укучыларга тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүен, өстәмә уңайлыклар тудыруын ике дистәгә якын бүлек һәм бүлекчә тәэмин итә. Мәдәният хезмәткәрләренә түләнә торган аз хезмәт хакына карамыйча, эшләрендә бернинди тоткарлык тудырмыйча, «китап укучы һәрвакыт хаклы» дигән сүзләрне үзләренә кагыйдә итеп алган тәҗрибәле-оста һәм белемле-тырыш 200дән артык хезмәткәр эшли биредә.
Китаплар туплау, аларны эшкәртү-каталоглаштыру, саклау бүлекләренең вазифалары турында исемнәре үк әйтеп тора. Уку залы (ул гуманитар фәннәр әдәбияты, хокук әдәбияты, техник әдәбият бүлекчәләреннән тора), башка китапханәләр белән китаплар алышып-бирешеп торучы китапханәара абонемент эшли. Китапханәдә китапларны, газета-журнал мәкаләләрен, һәртөрле информацияне эзләп табу эшләрен автоматлаштыру һәм компьютерлаштыру бүлеге яңа технологияләргә нигезләнеп елдан-ел камилләштерә. Белешмә-библиография бүлегендә төрле фән тармакларына караган биб­лиографик мәгълүматлар, белешмә-консультацияләр алырга мөмкин. Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә татар телендәге, респуб­ликабызда яшәүче башка халыклар телләрендәге, татарлар турында башка телләрдәге һәм туган якны өйрәнүгә караган китаплар, милли библиография һәм матбугат материаллары, башка басмалар тупланган.
Борынгы татар кулъязма һәм иске басма китаплары, татар тарихына караган әүвәлге документлар һәм фотосурәтләр, гарәп һәм латин язуындагы татар газета-журналлары, китапханәгә нигез салган Второв китаплары коллекциясе, 1917 елга кадәр басылган, сирәк очрый торган рус ки-таплары, хәзерге заманның сирәк китаплары, язучыларның китапханәгә бүләк иткән имзалы китаплары кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге киштәләрендә урын алган. Милли китапханәнең икенче бинасында (Карл Маркс урамы, 36 нчы йорт) вакытлы матбугат, чит ил телләрендәге әдәбият, фәнни-методик, патентлар, китапханә-мәгълүмати технологияләр, халыкара һәм төбәкара китап алмашу бүлекләре, өченче бинасында (Театр урамы, 5 нче йорт) сәнгать, редакция-нәшрият, китапларны реставрацияләү бүлекләре урнашкан.
Бүлекләрнең барысы да халыкның китапка, язма сүзгә, мәгълүматка булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм биредәге рухи байлыкны киләчәк буыннар да файдаланырлык итеп саклау бурычын үти.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе – татар мәдәниятен таныту үзәге, татар китабын һәм рес­пуб­ликабыз турындагы әдәбиятны туп­лау, саклау, тарату мәсьәләләре белән максатчан рәвештә шөгыльләнә торган, Россиядәге, якын һәм ерак чит илләрдәге татар укучыларына хезмәт күрсәтүче китапханәләр белән традицион элемтәләре булган бердәнбер зур китапханә. Аның фондларында 3 млн 300 мең нөсхәгә якын һәртөрле басмалар, шул исәптән татар телендәге 120 мең, чит телләрдәге 82 мең китап тупланган. Милли китапханә хезмәтләреннән ел саен 35 меңнән артык китап укучы файдалана, аларга 2 млн.га якын китап һәм башка төрле басмалар бирелә.
***
150 еллык олуг юбилей мөнәсәбәте белән язылган бу кыска мәкаләдә китапханәнең проблемаларына тукталмадык. Татарстан хөкүмәте, Мәдәният министрлыгы, китапханә җитәкчелеге аларны яхшы белә, уңай хәл итү юнәлешендә эшли. Республикабыз Милли китапханәсенең 150 еллыгыннан соң киләчәк юбилейларын (155, 160 еллыклар) каршылаганда мөһим проблемаларның күбесе (шул исәптән, яңа бина төзү мәсьәләсе дә) хәл ителгән булыр, алдагы зур бәйрәмнәрне дә ки­тап сөючеләрдән, мәгълүмат эстәү­челәрдән аерылмыйча, фән, мәдәният, мәгариф, каләм әһелләре китапханә бе­лән бәйләнешләрен өзмичә, бер­гә-бергә үт­кәрербез, дигән өмет-ышанычлар белән калабыз...
Ирек Һадиев – Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары

Теги: Ирек Һадиев Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру