Татар яугирләре
Германиялеләрнең көнчыгыш тарафка юнәлтелгән яуларының төп кораллы көче дип рыцарь-монахларның хәрби оешмаларын (орден), аерым алганда, прус кабиләләре җирләрендә төзелгән Тевтон орденын (1128) һәм эст, латгал, лив һ.б. кабиләләр биләмәләрендә оешкан Ливон орденын атарга кирәк.Бу ике хәрби-дини оешма 1237 елда Тевтон ордены бөек магистры кул астында берләшәләр. (Өсләрендәге ак плащларына кара тәре сурәте төшерелгәнгә күрә, аларны да «тәре йөртүчеләр» дип йөрткәннәр.)
Тәре йөртүчеләрнең күзе Литваның Балтыйк диңгезенә чыгу юлында яткан һәм Тевтон-Ливон орденнарын бер-берсеннән аерып торган Жмудь өлкәсенә төшә. Бу өлкәне яулап алган очракта, рыцарьларга хакимиятләрен тагын да җәелдерү белән беррәттән, орденнарны бербөтен дәүләткә берләштерү мөмкинлеге дә туар иде.
XIV нче гасыр азагында Литваның бөек кенәзе Витовт (Витаутас) өчен сәяси вазгыять катлаулана. Шул сәбәпле, ул Жмудь өлкәсен калдырып китәргә мәҗбүр була. Орден шунда ук бушап калган җирләргә үз гаскәрен кертә. Әмма тора-бара җирле халык яңа тәртипләргә түзә алмыйча, туган җирләрен ташлап, Литвага качып китә башлый. Витовт, әлбәттә, качакларны кабул итә. Орден бу уңайдан канәгатьсезлек белдерсә дә, Витовт моңа игътибар итми, ватандашларын яклап чыга. Халыкта бу гамәл орденга каршы баш күтәргән тәкъдирдә, Витовтның ярдәм күрсәтәчәгенә өмет тудыра. Түнтәреш 1409 елның маенда башлана. Баш күтәргән гавам илбасарларны утарлардан сөреп чыгарса, ярдәмгә килгән Витовт гаскәрләре рыцарьларны калалардагы гарнизоннардан куып җибәрә.
Әлеге вакыйгалардан соң, 1409 елның җәендә бөек магистр илчеләре Польша короле Ягайло хозурына килеп, Жмудь өлкәсен югалту сәбәпле, Орденның Литвага каршы сугыш башларга теләвен һәм бу очракта Польшаның үзен ничек тотачагын, ягъни Литвага ярдәм итү-итмәвен белергә телиләр. Беркадәр вакыттан соң илчеләргә Польшаның үз союздашын (бу чакта әле Польша-Литва униясе гамәлдә була) бәладә берүзен калдырмаячагы хәбәр ителә. Шуңа күрә сугыштан тыелып калуны кабул итмәгәч, 1409 елның августында бөек магистр Польшага сугыш игълан итә. Ике як та киләсе 1410 елда буласы бәрелешкә әзерләнә башлый.
И.Литвин «Тевтонский орден» дигән мәкаләсендә сугышка әзерләнүнең бер чарасын менә ничек бәян итә: «1409 елның декабрендә Брест шәһәрендә Ягайло белән Витовт очраша. Алар анда җентекләп тәре йөртүчеләргә каршы яу йөрү планын карап-тикшереп чыгалар. Киңәшмәгә Бөек Литва кенәзлегендә сыену урыны тапкан Туктамыш хан угылы Җәләлетдин дә чакырулы була. Ханзадәгә яу кырына билгеле бер санда атлы гаскәр чыгару бурычы куела. Бу изге гамәле өчен Витовт аны атасының тәхетенә утыртырга вәгъдә итә. Шул хакта рәсми килешү төзелә».
Мәгълүм булганча, Батый хан яуларыннан соң Киев Русе яшәүдән туктый, ә аның территориясенең байтак өлешенә Литва Бөек кенәзлеге хуҗа була. Шуңа күрә, кенәзлек составына этник литва гына түгел, ә хәзерге Белоруссиянең шактый өлеше, шулай ук элеккеге Киев кенәзлегенең «рус» халкы да кергән (дөресрәге, «русин»нар – Г.Г.). Алар Польша корольлеге составында да байтак булган. Шул рәвешле, союздашлар армиясенә Польша корольлегеннән, Литва Бөек кенәзлегеннән, Алтын Урда татарларыннан, чех иреклеләреннән һәм башка этник төркемнәрдән торган җыелма гаскәр кергән.
Тәре йөртүчеләр ярдәм сорап католик илләргә мөрәҗәгать итәләр. Чакыру авазына колак салып, Европаның төрле почмакларыннан маҗара эзләүче рыцарьлар килеп җитә. Әмма ярдәмгә килгән көчләрнең иң зурысын герман җирләреннән җыелган немец рыцарьлары тәшкил иткән.
Висла елгасы буенда урнашкан Червинск шәһәреннән союздашларның берләшкән гаскәре орденның башкаласы Мариенбургны (хәзерге Мальборк) күздә тотып, Пруссия җирләренә яу сәфәренә кузгала. Юл өстендә, Грюнвальд авылы янында аларны бөек магистр Ульрих фон Юнгинген җитәкләгән тәре йөртүчеләр каршы алып, Мариенбургка юлны бикләп куя.
Тарихчы галимнәр якларның көчләр нисбәтен болай фаразлый: Тевтон ордены армиясендә 27 мең, ә союздашлар гаскәрендә, Җәләлетдиннең 3 мең җайдагын да кертеп барлыгы 31 мең кеше исәпләнгән. Тикшеренүчеләр шуны да билгеләп үтә, поляк – литва – татар җыелма гаскәре сан ягыннан күбрәк булса да, баштанаяк коралланган, үзләре генә түгел, атларын да тимергә төргән тәре йөртүчеләр хәрби осталык буенча да, кораллану ягыннан да, аеруча литвалылардан, шактый өстен торган.
Орден гаскәре якындагы урман аланында, биегрәк урында ике рәт булып тезелә. Аның Грюнвальд авылы белән янәшә булган уң флангысын урман ышыклый, ә сул кырые Танненберг авылына килеп терәлә һәм Марша елгасы буендагы сазлыклар белән ышыклана. Сафлар алдында бер сызыкта йөз туптан (бомбарда, татарча «түфәк») торган артиллерия урын ала. Туплар арасында җәяүле укчыларны һәм арбалетчыларны бастыралар. Иң алда яшерен «бүре базлары» казыйлар, аркылы-торкылы аударылган агачлардан тоткарлыклар ясыйлар.
Союздашлар тәре йөртүчеләр торган аланга 15 июльнең таңында килеп җитә. Алар 3 рәт булып тезеләләр: поляклар сул флангыга, шул ук Грюнвальд урманы янәшәсенә баса. Ә литвалар бераз алга узып, уң флангыда, Танненберг авылы янында урнаша. Литва гаскәре составына кергән Җәләлетдин атлылары уң флангыны капларга тиеш була. Моннан тыш, аларга һөҗүмгә сигнал бирелүгә, Витовт атлылары белән бергә дошман өстенә ташланырга, тупларны сафтан чыгарып, җәяүле укчы, арбалетчыларны кылычтан уздырып алга узарга һәм «бүре базлары» артында торган авыр коралланган атлы рыцарьларны хәйлә белән союздашлар өчен җайлы урынга чыгару бурычы йөкләнә.
Тәре йөртүчеләр башлап һөҗүмгә күчәргә уйламый. Чөнки, алар фикеренчә, беренчедән, каршыдагы гаскәр сан ягыннан күбрәк булганга, аларның җиңел коралланган атлылары флангыларны уратып узарга мөмкин; икенчедән, шундый зур тырышлык белән эшләнгән «бүре базлары»ның, башка тоткарлыкларның мәгънәсе бетә. Шуңа күрә, тевтонлылар ачык аланда эссе июль кояшы астында кызган көбә киемнәрендә әлсерәп, дошман һөҗүмен көтәргә мәҗбүр була.
Ягайло белән Витовт гаскәрләрен урман кырые буйлап күләгәдә урнаштыралар. Аларга эсселек янамый. Шуны истә тотып, дошманны алдан ук хәлсезләндерер өчен, Польша короле Ягайло ашыкмый. Ике мәртәбә гыйбадәт кылырга куша, батырлык күрсәткәннәргә рыцарь исемен бирү йоласын үткәрә, артта калганнарны көткән була. Шактый вакыт ул шул рәвешчә сафта торган рыцарьларны интектерә.
Ниһаять, рыцарьларның гына түгел. үз гаскәрләренең дә түземлеге төкәнә башлаганын күреп, Ягайло сәгать 12ләр тирәсендә гомуми һөҗүмгә күчәргә боерык бирә. Менә быргыларның һаваны ярган ачы тавышлары астында польша-литва гаскәре алга кузгала. Тәре йөртүчеләр якынаеп килүче дошманны барлык тупларыннан атып каршы ала. Куркыныч, әле күнекмәгән йөзләгән тупларның гөрселдәве күп йөрәкләргә шом салса да, күпчелек ядрәләрнең һөҗүм итүче сафларга килеп җитмәве сәбәпле зур зыян китермәвен күреп, сафтагылар янә җанланып, алга баруларын дәвам итә. Ачы дары төтене аша бернәрсә күренмәгәнгә, икенче залп тагын да уңышсызрак була. Соңрак, аланда кыямәт башлангач, артиллерия бәрелеш беткәнчегә кадәр бүтән ата алмый.
Хәер, бомбардаларның файдага караганда зыяны күбрәк булуын рыцарьлар үзләре дә аңлап ала: ике залптан соң алар ягына авышкан төтен баганасы артында тевтонлылар, гомумән, дошманны күрмәс була. Бу Витовтның алдынгы төркемнәренә һәм Җәләлетдин җайдакларына куйган бурычны үтәргә мөмкинлек бирә. Алар югалтусыз диярлек туплар урнашкан сызыкка килеп җитә һәм тупчыларның, укчы-арбалетчыларның бик күбесен кылычтан уздырып, калганнарын качып китәргә мәҗбүр итә. Бер үк вакытта Җәләлетдин җайдаклары тоткарлау киртәләрен җимерә.
...Тевтонлыларның бөтен сул канаты буйлап каты бәрелеш башлана: магистр башта Витовт гаскәрен тар-мар итеп, бөтен көчләре белән поляклар өстенә ташланырга тели. Яу кырын кылычлар чыңлавы, сөңгеләрнең шартлап сынуы, атлар кешнәве, көбә киемнәрнең бер-берсенә бәрелеп гөрселдәве, җайдакларның төрле телдә усал сүгенү-кычкырулары, яралыларның ыңгырашу һәм ярдәм сорап ялварулары, башка орыш тавышлары күмеп китә.
Аяусыз кисешү бер сәгать чамасы дәвам итә. Әмма тевтонлыларның өстенлеге сизелә башлый. Дошман басымы астында литвалылар белән татарлар башта әкрен-әкрен генә чигенеп барса, бераздан инде алар яу кырын ташлап, чаптырып урман эченә кереп югалалар. Тыгыз сафларын таркатырга мәҗбүр булган рыцарьлар качкыннарны эзәрлекләп урманга килеп керәләр һәм бу шөгыль белән шулхәтле мавыгып китәләр ки, алдан Җәләлетдин әзерләп куйган поскынга (засада) ничек килеп эләгүләрен сизмичә дә калалар. (Мондый хәйләләү тактикасы урдалыларның күптәнге һәм сыналган алымы була. – Г.Г.) Бернинди хәвеф-хәтәр көтмәгән рыцарьлар киң мәйданга таралып, бер-берсеннән аерылап хәрәкәт иткәнгә, тыгыз сафлардагы бөтен өстенлекләрен югалталар (мәсәлән, күршесен ышыклау-каплау мөмкинлеге). Агачлар арасында бик шәп бара алмаган рыцарьга көтмәгәндә чытырманлыктан берьюлы берничә кеше ташланып, аны йә ияреннән сөйрәп төшерә, яки атының аягын чабып ега. Шулай итеп, урман эчендә тевтонлыларның беренче рәте тулысынча диярлек юк ителә. Калганнарына кире борылудан башка чара калмый. Тик аланга чыкканарга да бәхет елмаймый: артларыннан куып киткән татар җайдаклары үзләрен арканнар ыргытып, ыргаклар белән эләктереп, ат өстеннән йолкып алып, җиргә ташлый. Егылудан миңгерәүләнгән рыцарьларны бугазлап чыгу, әлбәттә инде, кыен булмаган.
Ачык аланда тевтонлыларның әллә ни зыян күрмәгән икенче рәте үзләрен тәртипкә китереп һәм яңадан тыгыз сафларга тезелеп, урманнан эзәрлекләп чыккан җайдакларны туктата. Алар тагын агачлар арасына кереп югала.
Витовт белән Җәләлетдин төрле якка таралган-сибелгән кешеләрен җыеп, орден гаскәренең артына төшәр өчен, урман эченнән Танненберг авылы тарафына юнәлә.
Ә бу чакта аланда мөшкел хәл килеп туа. Көне буе дәвам иткән канкойгыч бәрелеш ахырына якыная шикелле: тевтонлыларның уң канаты һәм Витовт гаскәрен туздырган сул канатның зыян күрмәгән икенче рәте ялгыз калган полякларның үз-үзләрен аямыйча каршылык күрсәтүенә карамастан, аларны һәрьяктан кысрыклап, чолганышка алу куркынычы тудыра.
Нәкъ менә шушы хәлиткеч мизгелдә, кичке сәгать 7ләр тирәсендә, Танненберг авылы ягыннан бәрелеш урынына бик тиз якынлашып килүче атлы гаскәр пәйда була. Рыцарьлар бик тиз югалып торган дошманнарын шәйләп ала, алар арасында паника башлана. Шунда ук полякларны кысрыклау да зәгыйфьләнә, тевтонлылар ашык-пошык сафларын үзгәртеп тезәргә тотынса да, инде соң була. Арттан китереп суккан Витовт һәм Җәләлетдин атлылары, дәртләнеп киткән поляклар белән бергә, рыцарьларның үзләрен камалышка алалар. Тиздән алар тулысынча диярлек тураклап ташлана.
Бәрелеш Тевтон ордены өчен искиткеч авыр нәтиҗәләр белән тәмамлана. Яу кырында 8 мең рыцарь ятып кала, 14 меңе әсир төшә. Тевтонлыларның өч югары хәрби җитәкчеләреннән барысы да һәлак була. Литвалар белән татарлар каршында торган сул канат җитәкчесе маршал Валленрод Җәләлетдиннең мең җайдак башлыгы (меңбаш) Йосыф бәй тарафыннан корбан китә. Ә бөек магистр (командующий) Ульрих фон Юнгинген исә Пруссия тикшеренүчесе А.Коцебу фаразлавынча, морза Багардин (Бәдретдин?) кулыннан һәлак була. Уң канат җитәкчесе бөек комтур (бөек магистр урынбасары) Лихтенштейнның гомере поляклар белән алышканда өзелә.
Мәгълүм булганча, һәр сугышта иң зур хурлык булып хәрби берәмлекнең байрагын югалту санала. Тевтонлылар бу орышта 52 байрактан барысын да югалта. Шуларда 51е бөек магистрның «байраклар байрагы» җиңүчеләр кулына эләгә.
Аерым алганда, Җәләлетдин җайдаклары исәбендә ике байрак, 14 әсир (шул исәптән ике комтур – гарнизон башлыклары) булуын да әйтеп үтәргә кирәк.
Җиңүчеләр биниһая күп ганимәт малына ия була. Хәрби табыш арасында ядрәләре, дары белән йөзләп бомбарда, тау-тау өелгән башка корал һәм көбә кием (алар арасында зиннәтле, алтын йөгертелгәннәре бихисап була), саклагыч тимер япмалары белән дистәләрчә мең баш менә дигән сугыш атлары, лагерьда мичкә-мичкә югары сыйфатлы шәраб һ.б. мал була.
Кәеф-сафа кылып бару аркасында җиңүчеләр Мариенбург янына 10 көннән соң гына, ягъни 25 июльдә генә килеп җитәләр (100 чакрым араны!). Мариенбург Европада иң куәтле ныгытмаларның берсе булганга, кыенлыклар башлана: саклаучылар яу кырыннан исән-сау ычкына алган биш меңләп рыцарьлар исәбенә саклану чараларын тагын да камилләштерә. Берничә һөҗүм зур югалтулар белән кире кайтарыла. Нәтиҗәдә, союздашларның мондый көчле крепостьларны камау һәм алу тәҗрибәсе булмаганга, алар 18-19 сентябрь көннәрендә Мариенбургны калдырып китәргә мәҗбүр була.
Килешү турында сөйләшүләр башлана һәм 1411 елның 1 февралендә Торунь шәһәрендә ике арада килешүгә кул куела. Килешү шартлары буенча Тевтон ордены Польшаның 1409 нчы елны тевтонлылар тарафыннан басып алынган Добжински җирен кире кайтарырга һәм Ягайло белән Витовт исән чагында Жмудь өлкәсенә дәгъва белдермәскә тиеш була.
Моннан тыш орден 1409-1411 елларда ике арадагы сугыш вакытында союздашлар тарафыннан алынган ныгытмаларны һәм әсирләрне кире кайтарган өчен заманы өчен гаять зур акча – 300 меңгә якын гульден түләргә йөкләмә ала.
Шулай да, килешү ирешелгән җиңүгә тәңгәл килми: тәре йөртүчеләр тарафыннан басып алынган Польшаның Поморье өлкәсе әле алар кулында кала, бер үк вакытта алар Жмудь өлкәсен дәгъвалаудан да баш тартырга уйламыйлар.
Татар атлыларының күрсәткән ярдәме Торунь килешүендә билгеләп үтелә һәм Витовт Җәләлетдингә Кырымны алуда булышлык күрсәтә (1411).
Мәкаләнең журналдагы исеме: "Грюнвальд аланында татар җайдаклары"
PS. 2010 елның 25 ноябрендә Польшаның Гданьск шәһәре паркында атка атланган татар җайдагы сыны урнаштырылды. Ул Польша-Литва дәүләтенең Грюнвальд бәрелешендәге тарихи җиңүнең 600 еллыгы уңаеннан куелды. Польша президенты Бронислав Коморовский һәйкәл ачу тантанасында әлеге бәрелештә татар улларының күрсәткән батырлыгы турында чыгыш ясады. Татар яугирләренең Европа сугышларындагы кыюлыклары турындагы истәлекләрне бик күпләр искә төшерде ул көнне.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА