Журнал «Безнең мирас»

Габдулла Тукаев хатирәсе

1910 нчы елның май ае иде. Ул вакыт Ташаяк ярминкәсенең иң кызу чагы иде. Беркөнне төштән соң олуг шагыйрь Габдулла Тукаев фатирга [1] алҗып кайтып:
– Ташаякта булдым әле, – диде.
Хәзер хәтеремдә юк, безнең кайсымыздыр аның анда нишләгәнлегене сорады. Ул, артык эш булмаган шикелле генә иттереп:
–Карусельдә әйләндем, элекке үчне алдым, – дип, Ташаяк ярминкәсе кергәч, инде өченчеме, дүртенчеме тапкыр, безгә бала вакытында Казанга килеп Яңа бистәдәге «әти»се тәрбиясендә торган чакта Ташаяктан карусельгә утыра алмаенча кайтуыны вә шунда шуның өчен ни дәрәҗә боекканыны, кимсенгәнене сөйләде.
Ул вакыт без шагыйрьнең бу хәрәкәтене йиңелчә генә көлеп уздырдык. Әмма шагыйрьнең үзенең тәбәссеме [2] хәтеремдә калмаган.
Шуннан бер өч-дүрт көн узгач, бервакыт шагыйрь миннән үзе белән Ташаякка минем дә чыгаламмылыгымны сорады (ул күп вакыт андый йиргә ялгызы гына йөрми торган иде).
Киттек.
Ташаякка барып кергәч, аның теләве буенча, иң әүвәл туп-туры карусельгә таба юнәлдек. Без барып туктаганда, карусель әле әйләнә, гармун әле уйный иде. Озакламады, карусель туктады. Әйләнеп туйганнар төшә башладылар, туймаганнар икенче тапкыр әйләнергә калдылар. Бушаган урыннарга яңа кешеләр (билгеле, күбесе бала-чага) урынлаша башладылар. Олуг шагыйрь дә агач аргамакка таба бара башлап, миңа карап:
– Әйдә, меник инде, – диде.
Мин, бераз кызарып, үземнең тартынганымны, оялганымны сөйләдем һәм:
– Син үзең генә әйлән. Мин менә бунда сине көтәрмен, – дидем.
Аның чәһрәсе [3] әүвәлгедән җитдиләшә төште. Ул, миңа тугры карап:
– Аннан ни булган соң? – диде.
Мин, аның кәефе китәчәкне күреп, вә эчемнән: «Чынлап та, аннан ни була соң?» – дип уйлап, аның артыннан киттем.
Икемезгә беррәттән ике агач аргамак табып алдык. Икемезгә дә атларның матур, яхшы, шәп төслесе тугры килде. Атландык.
Шагыйрьнең аргамакка атлангач, егыла күрмим дигән бала шикелле, куллары белән бик каты кысып, аргамакны түшәмгә беркеткән нечкә тимер баганага бик нык тотынганы әле хәзер дә күз алдымда. Әгәр ул тотыну гади бер тотыну гына булса, мин аны язмас та идем, ләкин ул чын күңелдән саклану иде.
Утыручылардан акча җыя башладылар, без дә икемезгә дүрт тиенне түләдек. Шуннан соң карусель салмак кына әйләнә башлап, гармунчы да салмак кына уйный башлап, бара-тора икесе дә куәтләнә башлады. Шуңар утыручылар бала-чаганың көлүләре, кычкырышлары, «кәефләнгән» пассажир марҗаларның җырлаулары бергә кушылып, шунларның барысыннан чынлап та игътибар итәрлек мәнзарә [4] хасил булды. Әмма шунларның шау-шуларына, гармун көенең күңел күтәргечлегенә карамаенча, олуг шагыйрьнең чәһрәсе һаман шул бер килеш җитди вә уйчан иде. Аның кыяфәте, баганага тотынышы карусель туктаганча һаман бер килеш булды.
Башым әйләнгәнлектән, карусель туктагач, мин «айгырым»нан йиргә төштем; ул миннән соң тагы ике тиенлек әйләнде. Аннан төшкәч миңа:
– Үч кайтты инде, – диде.
Аннан соң савыт-саба, уенчык кибетләре рәте буйлап киттек. Уенчык кибетләрене, савыт-саба кибетләрене туктый-туктый карап йөрдек.
Ул вакыт аның йөзеннән чынлап та тынычлану, канәгатьләнү, җиңү галәмәтләрене аңларга мөмкин иде. Ул, ул вакыт үзенең «Исемдә калганнар»ында:
«...Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, андагы уенчык базарларына кызыгып вә самакатларда [5] шатланып-шатланып агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем.
Мин дә атланыр идем – акчам юк. Әнидән сорарга куркам, ул үзе белеп бирми иде.
Шулай итеп, мин кеше рәхәтенә генә кызыгып кайта идем...» – дип, язганынча көчсез, кодрәтсез түгел иде инде...
Шагыйрь ник «үч» ала?
Анадан бәхетсез булып туган шагыйрьне тормыш үзе вә әллә нинди бәндәләре аркылы таптаган, изгән. Булачак вә булган олуг шагыйрьне, кайда гына булмасын, читсенгән, «эткән дә төрткән»... Аның тук вакыты да бик санаулы гына булган...
Менә шунлар, шул тирән җәрәхәтләр барысы бергә җыела-җыела нечкә хисне тишеп чыкканнар вә шуның өчен анларны басып калырга олуг шагыйрьнең куәте йитмәгән – ул анларны «үч» белән юарга тотынган, вә шул аңар ләззәт тә биргән, вә шул аны тынычландырган да.
Менә шулай итеп, олуг шагыйрьнең соңгы вакытта тормышка галәбәләреннән [6] берсендә миңа шаһит булырга тугры килде.


"Тукай - ядкярләрдә" сәхифәсен Рәмил Исламов һәм Җәүдәт Миңнуллин әзерләде


_________________________


* Ягъкуб Байбурин (1880–1914) – журналист, тәрҗемәче, Г.Тукайның дусларыннан берсе. Аның бу истәлеге беренче мәртәбә «Аң» журналының 1913 елгы 9 нчы санында басылган. Текст шуннан алынды.
1. Ул вакыт без: Габдулла Тукаев, Фатих Әмирхан, Вафа Бәхтияр, мин, язга чыккач, Ботанический бакча каршында дача шикеллерәк бер фатир алып тора башлаган идек. Автор искәрмәсе. Ул Литовченко дигән кешенең агачтан төзеттерелгән йорты Казанның хәзерге Һади Такташ урамында була. Аның урынына кирпечтән биш катлы 115 нче санлы яңа бина корылган.
2. Тәбәссем – елмаю, көлемсерәү.
3. Чәһрә – йөз, төс, кыяфәт.
4. Мәнзарә – күренеш.
5. Самокат – карусель. Автор искәрмәсе.
6. Г а л ә б ә – җиңү, өстенлек.

Теги: Ягъкуб Байбурин Яңалыклар Тукай - ядкярләрдә

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру