Cүз һәм сурәт
Без – дүрт кеше: Әбрар ага Кәримуллин (сулдан өченче), Илдар Юзеев (уңнан бишенче), Казакъстанда туып үскән Мәхмүт Хөсәен (уртада, ак күлмәкле) һәм аның артында – мин. «Абай юлы» романына кече яшьтән гашыйк булган, казакъ әдәбиятын, шигъриятен яратучы фәкыйрьләрегез...Утыз ел узып киткән икән, әй! Әмма кичәгедәй истә. Гомер-гомергә татар мәдрәсәләре, татар муллалары, байлары булган Семипалатинск (Семей) шәһәре, Абай булган җирләр, Иртыш елгасы. Достоевский яшәгән урыннар, музей. Аннары дала, Чыңгыз тавы итәгендәге казакъ авыллары, Абайның сөйгәне Тогҗан яшәгән авыл, Абай күмелгән мула (зират)... Төне буена сузылган «алтын бакан» (таган) уеннары, чәчәннәр-акыннар ярышы (казакълар «айтыз» диләр, безнеңчә «әйтеш» була инде). Безнең дә борынгы чәчәннәребез белгән булыр ул думбра уйнап сүз һәм җырда көч сынашуны! Төрки рух, Айдалада талантлы казакъ «бавзә»ларыбыз, җанга якын «чырак»лар ! Шунда ук Тукай китапларын укып белгән чал аксакал акын белән әңгәмә. Шактый «утрак»ланган без «нугай»лар да тамырларда төрки каны акканын тойдык ул көннәрдә. Кызганыч ки, юлдашларым инде күптән вафат. Казакъстанда ул көннәрдә танышкан дусларның да күбесе дөньяда юк. Семей айданы тирәләре дә полигонлы, радиацияле урынга әйләнеп, шактыйдан ябылып торды...
Хәзер, бездән соң нәкъ утыз ел узгач, Абайның быелгы зур юбилеена (казакъча: туена) Казаннан дустыбыз, олы галим Хатыйп Миңнегулов барды. Казакъстанның күптәннән «үз кешесенә» әйләнгән төрки әдәбиятлар белгече Хатыйп дустым Семейның бик нык үзгәргәнен, үскәнен, Абай белән бәйле мемориаль комплекслар үсеп чыкканын, Чыңгыз таулары итәгендә – Абай каберендә дә, энесе Шәкәрим гүрендә дә – мәрмәр һәйкәл, төрбәләр төзелүен, Абай юбилееның дөнья күләмендәге олуг бәйрәм ителүен сокланып, һушы китеп сөйләде. Безгә дә мөстәкыйль төрки кардәшләребездән көнләшергә генә түгел, ә үрнәк алырга, бөекләребезне чын-чынлап зурлый белергә өйрәнергә кирәктер инде, бәлки?! Әлбәттә, шулай.
***
Җитәкчебез – Туфан Миңнуллин. Без шактый санда делегатлар идек (Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Миркасыйм Госманов, Ренат Харис, Тәлгат Галиуллин, Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, Нонна Орешина һ.б. белән мин фәкыйрегез дә). Кызыл мәйданда төшкән күмәк фотобыз төрле китапларда дөнья күрде. Мәшһүр Чыңгыз Айтматов белән бергәләп төшкәне дә басыла тора. Фотографы – Фәнил Тимербаев, үзебездә – Казанда эшләп, яшәп киткән егет, минем якташ. Истәлеккә сурәт алдыруны Гәрәй Рәхим белән икәү оештырдык. Ә Андрей Вознесенский белән төшкәне – минем «тырышлык». Атаклы урыс шагыйре бик теләп кабул итте тәкъдимне.
Татар язучылары нәкъ шул көнне Раиса Горбачёва белән дә рәсемгә төшеп калды бит әле! Китабын алырга дип, Гәрәй ашыгып өенә кайтып киткән иде, мин дә бер якта башкортлар белән сөйләшеп, керми калдым. Ул съезд (соңгылардан булгангадырмы?) бик кызыклы узды. Бөтен Союздан җыелган делегатлар, төрле халык вәкилләре арасында танышлар да күп иде. Таныш булмаган бөек замандашлар да...
СССР таркалу алдыннан Мәскәүдә язучыларның уртак бер җыелышына шаһит сурәтләр. Ихлас дуслык көннәре, аралашулар хатирәсе!..
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА