Тарихи мирас Уку өчен 1 минут

Cүз һәм сурәт

Cүз һәм сурәт

«Зөлфәт белән Разил Вәлиев таныштырды мине (Разил – якташым, авылдашым; Казанга килгәч, мин гел аның янында булдым). Шуннан соң без гомерлек дусларга әверелдек. Мин аның күп кенә җырларын башкардым.Го...

«Зөлфәт белән Разил Вәлиев таныштырды мине (Разил – якташым, авылдашым; Казанга килгәч, мин гел аның янында булдым). Шуннан соң без гомерлек дусларга әверелдек. Мин аның күп кенә җырларын башкардым.Гомумән, каләм ияләре белән һәрдаим дустанә мөнәсәбәттә яшәдем, Аллага шөкер. Хәзер дә шулай...


Сулдан уңга: Зөлфәт һәм мин. 1980 нче еллар


Хәтерләүчеләр бардыр: теге заманнарда ай саен диярлек Мәскәүгә концерт куярга йөрү гадәте бар иде. Язучылар, шагыйрьләр, җырчылар җыелып, «аккаланы» шау-гөр китереп кайта идек. Бу фото шундый сәфәрләрнең берсендә, концерттан соң төшерелде».


***


Сулдан уңга: Хосе һәм Моралес... 1980 нче еллар
«Хәйдәр Бигичев белән консерваториягә бергә укырга кердек. Аннары озак вакыт бергә Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында эшләдек, бергә концертлар куеп йөрдек. Күз ачып йомган арада үтеп киткән ул озын-озак елларның бер истәлеге: Жорж Бизеның «Кармен» операсында Хосе (Хәйдәр Бигичев) һәм Моралес (мин фәкыйрегез) партияләрен башкарабыз».


***


 Оныгым Нариман белән. 2010 ел, 30 август
«Оныгым Нариман – горурлыгым да, өметем дә. Бик күп дөньякүләм конкурсларда катнашып җиңү яулый тора, һәрдаим чит илләргә (Алмания, Канн кинофестивале, Нью-Йорк һ.б.) җырларга чакырыла. Казан музыка училищесы шәкерте. Тавышы – бас-баритон. Әлеге сурәттә – Шәһәр көнендә (Татарстан Республикасының бәйсезлек көне – Суверенитет бәйрәменең кай арада шулкадәр «тыйнакланып» калуын абайлап та өлгермәдек, ә!) Тукай һәйкәле каршында икәү чыгыш ясаганнан соң».

#Рафаэль Сәхәби #Яңалыклар

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи