Журнал «Безнең мирас»

«Чыңгыз баласы» газетасы

Татарлар – патша армиясе составында хезмәт итәргә бурычлы булып, уртак Ватан – Россиянең мәгънәсез, канкойгыч сугышларында катнашырга мәҗбүр ителгән милләт.Ватанга тугрыхезмәт итүгә, батырлыклар кылуга карамастан, армиядә төп өстенлек титул милләт русларда булып, хәрби җитәкчеләр дә руслар (дөрес, югары хәрби дәрәҗәләргә ирешкән татарлар да булган), гаскәриләр арасында уку-укыту һәм аралашу теле дә русча булган.
Башка милләт солдатлары, аеруча татарлар, «инородецлар» дип каралып, аларның дини, милли ихтыяҗлары канәгатьләндерелмәгән. Еш кына хәрби бәрелешләр вакытында татарларны алгы сафларга куйганнар, кечкенә генә гөнаһ өчен дә зур җәзалар биргәннәр. Татар солдатын рус телендә сөйләшмәгәне өчен дә, русча җырламаганы, чукынмаганы өчен дә, дуңгыз ите ашарга теләмәгәне өчен дә, гомумән татар, мөселман булганы өчен кыйнаганнар. Армиядә иркенләп үз телендә аралашу, уку, дини һәм милли йолаларны башкару, милли телдә вакытлы матбугат, китаплар уку, аерым милли берләшмәләр төзү аларның хыялында гына булган. Фәкать 1917 елның февралендә патша бәреп төшерелгәннән соң гына армиягә берникадәр хөррият сулышы үтеп керә.
Россия армиясендәге тәүге мөселман оешмаларының берсе – Казан гарнизонының мөселман хәрби комитеты 1917 елның 8 мартында оеша. Аның рәисе – Ильяс Алкин [1]. Комитетның 24 мартта булган гомуми мәҗлесендә «мөселман гаскәриләренә аерым гаскәри фиркаләр», ягъни татар полк­лары төзергә карар бирелә. Шул ук елда оешманың идея-максатларын һәм тактикасын пропагандалаган ике китапчык басылып чыгуы мәгълүм. Аның берсе – «Комитетларны ничек оештырырга?», икенчесе «Татар полклары ни өчен кирәк?» дип атала. Икенче китапчыкта татар полкларының кирәклеге өч төрле сәбәп белән аңлатыла: «1) Ирек­ле Ватанымызга бөтен бер көч булып хезмәт итәсемез килүдән; 2) Милләтемез ноктаи нәзарыннан (карашыннан); 3) Мөселман гаскәриләре башкалар белән аралашып торганда хөррияте диния (дин иреге) икътизасынча (таләпләре буенча) тора алырга мөмкин булмавыннан». Аеруча, мөселман полкларында милли һәм дини гореф-гадәтләрне сак­лау, татар телендә укыту-тәрбияләү кирәклеге ассызыклана, тирәнтен анализлана [2]. Сентябрьдә исә Казан хәрби округы буенча мөселман солдатларын аерым полкларга аеру турында боерык игълан ителә. Мөселман полкларының төп максаты мөселман солдатларын берләштерү, аларны агарту, аң-гыйлем дәрәҗәләрен арттыру, дини йолаларны хәрби частьларда башкару мөмкинлеген тудыру булган. Гарнизонның частьларында 10 уку бүлмәсе ачыла, аларны 20гә җиткерү планлаштырыла [3].
1918 нче елны гыйнварның беренче яртысында дөньяга чыга башлаган «Чыңгыз баласы» газетасы да Казан гарнизонының мөселман хәрби комитеты басма органы булып, аның максат-бурычларын гамәлгә ашырыр өчен хезмәт иткән [4]. Әлеге басма турында «Корылтай» газетасында түбәндәге мәгълүмат теркәлгән: «Казан мөселман хәрби комитеты тарафыннан мөселман гаскәриләре өчен атнага бер «Чыңгыз баласы» исемендә газета чыга башлады. Мөндәриҗәсе (эчтәлеге) хәзерге милли хәрәкәтебез рухы белән сугарылганлыгы күренеп шатландырды. Хәзерге мөһим вакыт вә тыйнаксыз әхвәл вә вакыйга эчендә гаскәриләребез арасында милли бөтенлек, милли аң вә тәрбия тарату эшенең зур әһәмиятен вә бик читен булганлыгын билгеләп, шул юлда «Чыңгыз баласы»на муаффәкыять (уңыш) вә тиешле хезмәт телибез». Газета мөхәррияте тарафыннан язылган түбәндәге мәгъ­лүмат та әһәмиятле: «Иптәшләр! Кулыгызда тоткан ошбу газетаны фәкать сөекле гаскәриләребез өчен генә чыгарабыз. Һәм аны язучылар да гаскәри хезмәтнең Николай заманында ачысын татыган, соры шинельгә капланган крестьян-эшче гаскәриләр идекен мәгълүм итүебез илә бәрабәр, укыган вакытта өстән генә карап, кайбер җирен генә уку илә, яки бер-ике кеше укыгач та, газетаны юкка чыгармыйча, бәлки кулдан-кулга йөртеп, укый белмәгән иптәшләрегезне дә яныгызга җыеп, бергәләшеп, аңлашып укуыгызны үтенәбез». Казан мөселман хәрби комитетының аңлату-берләштерү шөгъбәсе (бүлеге) наширлегендә дөнья күргән газетаның шигаре исә киңрәк, гаскәриләрне генә түгел, ә бөтен милләтне берләштерү, шуның өстенә азатлык өчен көрәш рухында яңгыраган: «Милләтнең бөтен таркау көчләре берләшегез! Милләтнең якты, киләчәк рәхәт көннәре өчен көрәшегез!»
Күрүебезчә, газета Казан гарнизоны Мөселман хәрби комитетының максатларын гамәлгә ашыруда бер корал булып, басманың нигезендә берләшү идеясе яткан. Бер полкка, бер милләткә берләшү, авыллардагы кадимчеләр белән җәдитчеләрне, Русия җөмһүриятенең төрек-татар штатын («Волга буе һәм җәнүби Урал татарлары һәм башка милләтләрнең аерым штаты») игълан итеп, Идел-Урал буендагы төрки халык­ларны берләштерү. Газетаның исеме дә юкка гына «Чыңгыз баласы» дип аталмаган. Чыңгыз хан – төрки халыкларны берләштерүче символ. Биредә тарихи аңны гаскәри берәмлекләр формалаштыруда корал итеп кулланырга теләү омтылышы да бар. Газета, безнең Чыңгыз хан төзегән, зур, гайрәтле гаскәребез булган, ә ни өчен әле андый гаскәр хәзер оешмас­ка тиеш кебегрәк аң, фикер, кузгатып, горурлык хисен тәрбияләргә омтылган. «Чыңгыз баласы» Казан мөселман хәрби комитетының хәбәрләрен бастыру белән бергә, татар гаскәриләрендә әдәп, тарихи, сәяси үзаң, әхлак сыйфатлары тәрбияләү өчен дә хезмәт иткән.
Исмәгыйль Рәмиев истәлекләрендә газета турында: «Атнасына бер тапкыр, гаять тә кечкенә кулда, дүрт битлек булып чыгарылды. Типография техникасы яхшы иде. Аеруча алып әйтерлек каләм ияләре күренми», – дип языла [5]. Казан гарнизонының мөселман хәрби комитеты Екатеринская урамында (Г.Тукай) Габидулла Юнысов йортында урнашкан. Мөгаен аның «аңлату-берләштерү шөгъбәсе» һәм «Чыңгыз баласы»ның «һәйәте тәхририя»се (редакциясе) дә шунда урнашкан булгандыр. Газета Казандагы «Милләт» корылтай матбагасында басылган. 1918 елның мартында Мөселман хәрби комитетының эшчәнлеге туктатыла, шул сәбәпле газетаны 3 ай дәвамында чыккан, дип уйларга мөмкин.
«Татар вакытлы матбугаты» дигән библиографик күрсәткечтә «Чыңгыз баласы» газетасының ТР Үзәк дәүләт Тарихи-сәяси документлар архивында һәм БР Милли китапхәнәсендә фәкать бер саны гына сакланып калуы турында теркәлгән [6]. Бу «Чыңгыз баласы»ның 1918 елда дөнья күргән 19 гыйнвар (№3) саны. Газетаның сакланып калган бердәнбер номерында «Икенче мөселман гаскәриләр съезды тирәсендә», «Милли полкларыбыздагы гаскәри иптәшләргә», «Төрек-татар штаты», «Тәүфыйк», «Өйләренә кайта торган солдат иптәшләргә», «Чыңгыз кем?» (фельетон),  «Казанда», «95 нче полк митингысының карарлары» кебек яз­малар басылган.
DSC03611
Игътибарыгызга әлеге газета сәхи­фәләреннән берничә мәкалә тәкъ­дим итәбез.

Милли полклардагы гаскәри иптәшләргә!


Гаскәри иптәшләр!Һәрберемезгә мәгълүм, бу милли полкымыз­ны алу, бөтен гаскәри көче­мезне оештыру өчен, мөселман гаскәренең мөселман халкы өчен генә хезмәт итәргә тиешлелеге өчен без никадәр тартыштык. Бөтен бер милләтнең бер агыздан кычкыруы, соравы соңында нинди зур кара көчләр дә чыдамадылар! Юлымызга аркылы куелган киртәләр дә җимерелергә мәҗбүр булды. «Алсагыз, алыгыз инде, без берлек белән оешкан куәткә каршы тора алмыймыз», – дигән кебек полк­ларын безнең кулга тапшырды­лар. Без, бу эшемезгә берлек аркасында гына ирешкәнемез шикелле, киләчәктә дә бөтен эшләремезне шул берлек белән генә алачакмыз. Бөтен эшләремез вөҗүдкә чыгачак [барлыкка киләчәк]. Без, полкны кулымызга алу белән, бөтен вазифамызны үтәгән кебек булдык. Ләкин юк, без бөтен вазифамызны үтәп бетермәдек, бәлки моннан да зуррак вазифалар өстемезгә йөкләнде. Беренче буларак, милли полкымызны үз тормышымызга муафыйк ислах кылу [туры килгәнчә яраштыру], милли полкымызны кабахәт иске рус казармаларыннан чыгарып, гүзәл тәртипкә кую, милли полк гаскәриләрен башка рус полклары өчен нәмунә [үрнәк] булырдай аңлы, тәртипле, куәтле гаскәри каһарманнар итеп чыгару. Читләр татар гаскәриләрен күргәндә, алардан тәртип, куәт берлеген күреп, гаҗәпкә калырдай гаскәриләр күрсәтү...
Хәзергә полкымызны тәртипкә са­лу эше акырынлык белән бара. Мо­ның иң зур сәбәбе – бөтен Русияне басып барган башбаштаклыкларның без татар гаскәриләре арасына килеп төшкән чаткысыдыр. Шуның аркасында, гаскәриләр арасында башбаштаклык, үземез яхшы дип сайлаган кешеләремезнең биргән әмерләренә буйсынмау кеби гамәлләр эшемезнең алга китүенә киртә булып торалар.
Эш башындагы кешеләремез дә аптырашта торалар. Бәгъзе бер роталарымыздан гаскәри иптәшләремезнең үз белдекләре белән, һичкемнән сорамый кайтып китүчеләренә вә үзләре сайлаган кешеләргә кырын караучыларга шуны әйтәмез: «Иптәшләр! Сез ник болай кайтып китәсез? Үз халкыгызның, үз милләтегезнең гүзәл, якты тормышын сөймисезме? Теләмисезме?»
Нинди зур тартыш, зур теләк вә өметләр белән алган полкымызны ташласак, эш башындагы кешеләремезгә кырын карасак, үз-үземезгә аяк чалсак, без милли полкымыз булу белән милләтемез өчен нинди файда китерермез икән? Чит милләтләр каршында хурлыкка калмамыз микән?!. Татар солдатының соңгы матур исемен сатмамыз микән? Киләчәк балаларымыз каршында җаваплы булмамыз микән?.. Менә без шуны аңлыйк та бер көч, бер теләк булып, полкымызны уку вә тәрбия йортына әйләндерик. Без, тәрбияне тәкъдир итсәк, бөтен дөньяда татар солдатларының исемен тәкъдир итәчәкмез. Татар солдаты.

Төрек-татар штаты


Милләт мәҗлесенең [7] узган ел 29 нчы ноябрьдәге җыелышында, Русиянең хәзерге гомуми сәяси хәлен игътибарга алып, Төрек-татар штаты ясарга беравыздан карар кылынды. Бу штатта күбрәге башкорт, татар, мишәр һәм типтәрләр кеби төрек-татарлар торганлыктан, бу штат Төрек-татар штаты дип атала.
Бу штатны җәнүби Урал илә Урта Идел буе Казан, Оренбург, Уфа, Пермь һәм Вятканың бер кисәге, Самара һәм Сембер вилаятьләре (губерналары) тәшкил итә. Штатның читләре (кырыйлары) тәгаен кылынгач та Милләт мәҗлесе шул вилаятьләрне Русия кушма җөмһүриятенең мөхтәр (ирекле) бер төрек-татар кисәге итеп игълан итәчәк [8].
Әлбәттә, һәрбер ислам нуры илә йөрәге балкыган татар, башкорт, мишәр, типтәрләр (безнең һәркайсымыз мөселман булганлыктан, фәкать үзе­мез­нең мөселман дөньясын гына көчәйтү максаты идеген онытмый) һичбер фиркаләргә бүленмичә, фәкать бөтенемез бер җан, бер тән булып, Русия җөмһүриятенең Төрек-татар штаты ясау эшендә тырышырга тиеш.
Шуны да онытмаска кирәк ки, Кавказда йөзгә якын милләт булса да, алардан һәркайсы үз кирәкләрен, үз корсакларын кайгыртмыйча, фәкать гомуми Кавказ хокукын (кирәген) алыр өчен Кавказ милләтләренең бөтен сәяси хезмәткәрләре бер тимер көч булып оешып, Кавказны аердылар.
Үземезнең киләчәк буынымыздан шелтә алмас өчен, без төрек-татар милләтенә дә татарга, башкортка аерылмыйча, Кавказ халкыннан үрнәк алып, залимнәр тырнагыннан мөселманнарны аерып, Төрек-татар штаты ясау кичектерелмәс бурыч. Без шулвакытта гына камил дәрәҗәдә Коръән кушканча гамәл кыла алырмыз. Х.Я.

 Чыңгыз кем? (фельетон)


-Ә хмәдвәли! Чыңгыз да, Чыңгыз, диләр. Җые­лыш­ларга барсаң да аның исемен ишетәсең, газеталарда да шуның исеме еш очрый. Өстән генә аңлавыма күрә, аның безнең бабаларымыздан атаклы бер баһадир булуын белсәм дә, кайда булуын, аның ниләр эшләгәнен ачык белә алмыйм. Җае килгәндә син миңа шул Чыңгыз турында кыска гына булса да бераз сөйләп төшендерсәң иде.
– Бик иптәш, бик. Мин аны сиңа шатлык белән сөйлим. Чыңгыз ул, дустым, батырлыгы, гайрәте белән безнең татар тарихының якты бер йолдызы. Моннан алты-җиде йөз еллар элек безнең татар халкы таркау көенчә кабилә-кабилә булып кына яшәгәндер. Үз ыругларыннан кала башкага катышмый, Сибириядә Кытай чигенә якын җирләрдә көн иткәннәр. Алар, төрле-яры чәчелеп бер хөкүмәтсез яшәгәнгә күрә, тирә-яктагы чит халыклардан байтак золым вә авырлыклар да татыганнар. Үзләрендә каршы торырлык оешкан бер көч булмаганлыктан, читләрдән килгән уңайсызлыкларны алар тавыш-тынсыз гына күтәрә килгәннәр. Аларның малларын кытайлар килеп тә талаганнар, Боз диңгезе ягында торучы вәхши халыклар да татарларга җәбер җибәреп торганнар. Татарлар, үзләрен сакларлык көч ясап, боларга каршы тормакчы булсалар да, кинәт кенә оешып җитә алмаганнар. Менә шул вакытларда аларны бергә җыеп, таркау ыруларны укмаштырып куярлык бер каһарман чыга ки, ул да Чыңгыз була. Чыңгыз үзенең тырышлыгы вә сәясәткә осталыгы аркасында көчле бер хөкүмәт төзеп, татарларны дөньяга танытырга ирешә. Аз гына бер вакыт эчендә куәтле татар ханлыгын ясый.
Гаскәри куәтне тергезеп, татар гаскәрен ул вакытның иң куәт­леләреннән вә камилләреннән саналырлык бер дәрәҗәгә җиткерә, тирә-яндагы башка халыкларны да үзенә буйсындыра. Үзе артык гайрәтле, килбәте белән котны очырырлык бер кеше булса да, бүтән халыкларны җәберләргә ирек бирмәгән. Аларга теләгәннәренчә торырга, үз диннәрен тотарга камил ихтыяр биргән. Шунлыктан, ул вакытта золым күреп торган көчсез милләтләр үз ихтыярлары белән Чыңгызга тапшырылып, аның хөкеменә буйсынганнар.
Чыңгыз аларны үз химаясенә (канаты астына) алып, бүтәннәрдән кыерсыттырмаган. Шунлыктан аны кул астында булган бөтен халык сөйгән. Аны сөюләре, аңа буйсынулары кылычыннан бигрәк, үзләрен оештырып башкаларның золым-җәберләреннән саклаучы, изелгән халыкны яклаучы сыйфаты белән булган.
Аның юлдашы – солдат, сөйгән эше – йорт-ил, җир йөзе, теләге – илнең төзеклеге, хезмәте – кул астындагы халыкның тынычлыгы өчен булган. Татар тарихында мәңге онытылмаслык бер урын алып, безнең өчен гомер буе макталырга тиешле бер каһармандыр. Ул үз халкын коллыктан коткарып, бүтәннәргә таныткан. Ул татарларның кулларыннан да уйланмаслык зур эшләр килүен эш белән күрсәткән. Башкалар белән бергә аларның да җир йөзендә хөкем сөрергә хаклары бар икәнен исбат иткән. Шуның өчен без аның белән мактанамыз.

Батыргәрәй.


 Тәүфыйк


Аллаһы Тәгалә – юмарт, юмартлыкны ярата вә күркәм холыкны сөя һәм, киресенчә, начар холыкны сөйми.


(Хәдис)


Без, мөселман балалары, тарихта әхлакымыз белән беренче урынны тотканмыз. Сәбәбе – безнең динемез бик күп начар нәрсәләрдән тыйган. Әмма руслар белән бергә тора башлагач, бигрәк тә русларның казармаларында кара урыс солдатлары белән безнең бик күп әхлакымыз бозылган. Начар йогышлы гадәтләр сырхау кебек безнең арамызга кергән. Инде без, мөселман гаскәриләре, үз башымызга үземез яши башлагач, ашларымызның гына үземезнеке булуына шатланырга җитмидер, бәлки иске төрек-татарларның пакь әхлак вә тәүфыйкларын кайтарырга да бурычлымыз. Әхлагы яхшы булган адәм – ярлы булса да, күңеле бай, киләчәге өметле була. Яшәсен яхшы, әхлаклы тәүфыйклы мөселман гаскәриләре!

Ахун Гатаулла Баһаветдин.


 Тәртип вә чисталык


Кадерле иптәш солдатлар! Иске Николай заманында изелгән бер милләт булып яшәгәндә, шул русларның иң кабахәт, иң шакшы эшләрен эшләргә безгә кушалар вә безне көчләп эшләтәләр иде. Гәрчә без авылларымызда алардан чистарак, һәркөн җыенып, бишәр вакыт намазларны укып, йортларымызда тәртипле рәвештә торсак та, шул тышкы яктан караганда чиста вә тәртипле булып күренгән, ләкин эчке яклары иң кабахәт вә нәҗесләргә баткан казармаларга килеп керүемез белән үземезне онытып, шуларның кабахәтләрен без җыярга мәҗбүр буладыр идек. Вә шул эшләрне эшләргә безне көчләп кушалар иде.


 


Кадерле иптәш солдатлар! Ходайга шөкер булсын, без шундый көчләүләр астыннан чыктык! Безне көчләүчеләрне вә газаплаучыларны  аяк астына салып таптадык! Хөр Русиянең бөек гражданнары булдык! Теләгәнемезчә торып, эшләремезне һичберәүдән курыкмый, бәлки вөҗданымыз кушуы буенча эшли башладык.
Менә, иптәшләр, шул иске кортларны агулап үтерергә вә аларның җәелгән тамырларын изгәләп җыеп ташларга вә икенче аларны үсмәслек дәрәҗәдә итәр өчен без ни эшләргә тиеш? Ошбу эшләрне тәртипле рәвештә алып барырга, динемез, Коръәнемез, пәйгамбәремез, вөҗданымыз кушу буенча чисталыкны сакларга тиеш. Без никадәр чисталыкны алдымызда тотсак, шулкадәр милләтемезнең алга баруына вә милләтемезнең сәламәтлегенә ярдәм итәчәкмез. […]

Фельдшер Габдрахман Даллин.


Текстларны басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде.
1. Гыйззәтуллин И.Г. Казан гарнизонының мөселман хәрби комитеты / ТЭС. Т.3 – Казан, 2012. – Б.59-60.; Гыйззәтуллин И.Г. Мусульманские военные организации (1917-1921гг.). – Казань: Фән, 2002.
2. Әлеге китап тарихчы, текстолог Җәүдәт Миңнуллин тарафыннан басмага әзерләнеп, аның кереш сүзе белән «Мирас» журналының 1994 елгы 9 санында (Б.114-117) халыкка кайтарылды.
3. Гыйззәтуллин И.Г. Күрс. хезм.
4. Русча: Чингиз-баласы. Орган Казанского мусульманского военно-гарнизонного комитета.
5. Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (1905-1925): альбом. – Казан: Гажур, 1926. – Б.95.
6. Гайнанов Р.Р., Мәрданов Р.Ф., Шәкүров Ф.Н. Татар вакытлы матбугаты (1905-1924): библиографик күрсәткеч. – Казан: Рухият, 1999. – Б.178-179.
7. Милләт мәҗлесе – төрки-татарларның милли парламенты. 1917 елның 20 ноябреннән 1918 елның 11 гыйнварына кадәр Уфа шәһәрендә эшли. (ТЭС.Т4. – Казан: 2014. – Б.157.)
8. 1918 елда татар һәм башкортларның милли дәүләтчелек проекты – Идел-Урал штаты гамәлгә ашмый кала.

Теги: Ленар Гобәйдуллин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру