Журнал «Безнең мирас»

Чаллы-Чибәркүл арасы...

Чибәркүлме – әллә Чуаркүлме? Уфа-Чиләбе юлында бер караганда киртә кебек утырган, ә эченә килеп кергәч, кыргый матурлыгы, борма-борма юллары, өскә авам дип торган текә
кыялары, тауны кисеп үткән тар тоннель юллары, җәелеп агучы саф, салкын сулы елгалары белән гаҗәпләндергән дә, сокландырган да Урал тауларын узгач, күлләр иле башлана.Татарстаннан йөзләрчә чакрым ераклыкта булсак та, күлләрнең исемнәре гаҗәпләндерә: Алакүл, Акчакүл, Еланчык, Ишкүл, Кисегач, Комкүл, Кечекүл, Сөнкүл, Ташкүл, Тирәнкүл, Озынкүл, Чибәр­күл...
Кисегач, Тирәнкүл, Табанкүл, Сөн­күл, Чибәркүл, Еланчык, Кондра күл­ләре – без килергә чыккан Чибәркүл районы территориясендә. Районның исеме дә иң зур күл саналган Чибәркүл белән бәйле. Биредә бер күрергә зарыккан карендәшләребез – керәшеннәр, үзлә­рен­чә әйтсәк – нагайбәкләр, бакаллар яшәп ята. Алар яшәгән Ключевка (Лягушино), Балатау (Болотово), Варлам (Варламово), Папау (Попово) авыллары мәйданы 8 мең квадрат километрга җәелгән Кондра күле буенда урнашкан. Үзе шәһәр, үзе район үзәге булган Чибәркүл (Чебаркуль) шул ук исемдәге күл буенда утыра. «Күлнең исеме башкортча «Чыбар күл» («Пёст­рое озеро») була, дип аңлаттылар безгә. Татарчалаштырып, «Чибәркүл» дип тә йөртәләр.
«Тынычлык күгәрченнәре». Керәшеннәр бу соклангыч матур якларга XIX гасыр уртасында, патша Указы нигезендә, Башкортстаннан күчереп утыртылганнар. 1840 елда Россия хөкүмәте «Оренбург казак гаскәрләре белән идарә итү» дигән Положение кабул итә. Положениедә казакларның санын арттыру, хуҗа­лык­ларны ныгыту, казак хезмәтен үстерү буенча реформалар карала. Башкортстанның Бакалы, Нагайбәк станицаларында яшәүче керәшен казаклары да Оренбург гаскәре составында Россия дәүләт структурасының бер звеносы булып исәпләнә башлый. Дистәләгән еллар буена үзара сугышып көн иткән башкортлар белән кыргыз-кайсаклар арасында казак станицаларыннан торган «Оборона линиясе» төзелә. Шул «линия»не ныгыту өчен, керәшен казакларын күчереп утыртып, 1842 елда патша хөкүмәте «эчке политик» мәсьәләне хәл итә...
Үзгәртеп корылган «Большевик». Хәрби хезмәттә торып, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән казак­лар өчен ХХ гасырның беренче яр­тысы үтә дә авыр була: Япон, I һәм II Бөтендөнья, гражданнар сугышлары, революция, репрессияләр, 1901, 1911, 1921, 1931 елларда килгән корылык һәм ачлык еллары зур сынаулар китерә. Шушы афәтләрне исән-сау кичкән, Совет власте елларында шактый ныгып калган, инде бүген перестройка казаларын кичереп ятучы Попово авылына кичке эңгер төшкәндә генә килеп җиттек.
Төз, киң урамнары, каты агач карагайдан салынган йөзәр еллык йортлары Поповоның, үзләре әйтмешли, Папауның шактый нык авыл икәнен күрсәтеп тора. Нарат урманы эчендә утырган бу авыл кайчандыр бик авыр тормышлы булып, соңыннан миллио­нер колхозга әйләнгән. 25 ел буена «Большевик» колхозын җитәкләп, авылны районның үрнәк хуҗалыгына әйләндергән авылдашлары Иван Афанасьевич Уряшевны әле дә булса сагынып сөйлиләр. Иртән радиодан бар авылның хәлен белешә, кайсы бригаданың кайда эшләячәген әйтә, «Кыстыбый, тәбикмәкләр белән чәй эчтегезме? Балаларыгызны мәктәпкә озаттыгызмы? Тамагыгыз тук, өстегез бөтен. Инде эшкә чыгыгыз!» – дип әйтә торган иде. «Эшкә җырлап бара, җырлап кайта торган идек», – дип искә алдылар аны авыл әбиләре.
Кайчандыр авыл янәшәсендә уран чыгаручы рудник гөрләп эшләп торган. Перестройка давыллары колхозның да, рудникның да астын өскә әйләндергән. Бүген авылда бернинди производство да, авыл хуҗалыгы объектлары да юк. Культура йорты, китапханәсе, урта мәктәбе, балалар бакчасы гөрләп эшләп торган авыл терәксез калган. Янәшәдә урнашкан, югары сыйфатлы мәрмәр чыгаручы Коелга руднигы җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып баралар, диделәр безгә район җитәкчеләре. Бәлки, авылда берәр произвдство ачу мөмкинлеге табылыр...
Кем арбасына утырсаң... Папауга килеп чыгуыбыз очраклы түгел. Узган елның декабрь аенда Казанда узган керәшен яшьләре Форумына шушы авылдан делегация килгән иде. Укытучылары Надежда Уряшева җитәкчелегендәге яшьләр, форумнан кайткач, авылда «революция ясаганнар». Дистәләгән еллар буена үз кабыкларында бикләнеп яткан папаулылар хәзер Татарстанда үзләре кебек керәшеннәрнең күпләп яшәгәнен, туган телләрендә сөйләшкәнен, үз йолалары белән яшәгәнен, аларга да ярдәм кулы сузарга әзер икәннәрен белә. Аларның да арбадан төшеп каласылары килми... Татарстан кунаклары белән очрашуга Папау гына түгел, Варлам, Балатау, Лягушино керәшеннәре дә җыелды.
«Французлар» белән «Зубкалар». Авыл белән якыннанрак танышу өчен безне Папауның хөрмәтле кешесе, «аяклы энциклопедиясе» Валентина Ивановна Уряшевага җибәрделәр. Ул элеккеге хуҗалык җитәкчесе, атак­лы Иван Уряшевның кызы. Гомер буе авыл мәктәбендә тарих укыткан. Пенсия яшендә булса да, авыл халкы аңа зур өметләр баглый. Безнең катнашта узган авыл җыенында район администрациясе Валентина Ивановнаны балаларга туган тел өйрәтү буенча җаваплы кеше итеп билгеләде.
Мамау ягыннан «Зубкалар», тәтәү ягыннан «французлар» без, дип таныштырды ул үзе белән. Карт бабам малай чакта, тырыша-тырмаша, урысча өйрәнгән. Урыс авылларында йөреп кайткач, авылдашларына: «Мин урысчаны шытырдатып өйрәндем, урыс мине мактады, «Зубка» дип әйтте», – дип сөйләгән. Тәтәү ягыннан бабаларымның бер агай-энесе Франциягә походтан, Париждан үзенә хатын алып кайткан. Ул хатын татарча да, урысча да бер авыз сүз белмәгән. Шуннан бирле без «французлар» булып йөрибез. Шулай да, ул җиңгәбез француженка түгел, төрек хатыны булгандыр, дигән уебыз бар. Бабаларыбыз Франциядә генә түгел, Германиядә дә сугышканнар, күп походларда булганнар. Лейпциг, Кассель, Фершампенуаз – барысы да алар аяк баскан җирләр.
1904 елдагы Япон сугышында зур батырлыклар күрсәткәннәр. Безнең станицаларда тупланган 11 нче казак полкы Маньчжуриядә ике ел сугышкан. Күрше, Травники авылында Япон сугышында башын салган казакларга памятник бар. Ул 1910 елда ук ачылган, 186 казакның исеме уеп язылган. Араларында таныш фамилияләр дә очрый...
Минем карт бабам сөйли торган иде. Япон сугышыннан атлар белән дүрт ай кайтканнар. Дальний Востокта Пык­рау көнне бер авылга төнгә туктаганнар. Үзебезчә сөйләшкәннәрен ишетеп үз колакларына үзләре ышанмаганнар. Бу керәшен авылы булып чыккан. Пыкрау пироглары белән сыйлаганнар, мунчалар керткәннәр. «Кунак булып, тагын юлга кузгалдык,- дип искә ала торган иде бабай. – Кайларга гына илтеп чыгармый бу нужа бабай адәм баласын...»
«Иван Грозный». «Зубкалар» да, «французлар» да авылның асыл нәселләре булдылар, дип сөйләвен дәвам итте Валентина Ивановна. Бабам Зубка Микулае (Юртеев Николай Иванович) 1929 елда төзелгән «Уракчы» колхозының беренче председателе булган. Соңрак, колхоз «Большевик» булып үзгәртелгәч, хуҗалыкны минем атам – француз Иваны җитәкләгән. Тик аны «француз» дип түгел, «Грозный» дип йөрттеләр. Бик тырыш, таләпчән иде. Үзлегеннән урысча өйрәнеп, башта кызыл диплом белән Пермь финанс-экономика техникумын, соңрак Оренбург авыл хуҗалыгы институтын бетерде. Сугыштан капитан званиесендә кайткан. Кайту белән колхоз дилбегәсен тоттырганнар. Дәүләт делегациясе составында чит илләргә йөрде, чит технологияләр өйрәнде, экспериментлар уздырды. Үзен дә зурладылар, орден-медальләр белән бүләкләделәр. Безне иң беренче итеп басуга чыгара, туганнарны иң авыр урыннарга куя торган иде. Эшне үзе башлап эшләде, кешегә үрнәк күрсәтте. Яраткан киеме – солдат галифесе, сатин косоворотка булды. Гадел булды, кеше рәнҗетмәде, шуңа күрә, «Грозный» булса да, яраттылар.
Увелька нагайбәкләре. Безнең Папау авылының тарихы бик зур, ди Валентина Ивановна. ХIХ гасыр башында аңа качкын урыслар нигез салган. Беренче килеп урнашкан Попов фамилияле урыс кешесе хөрмәтенә «Попово» дип атаганнар. 1842 елда Башкортстаннан, обозларга төяп, керәшен казакларын китергәннәр.
Килүчеләрне 12 авылга урнаштырганнар. Җиде авылны Гөмбәй елгасы буена (хәзерге Нагайбәк районы), 5 авылны Увелька елгасы буена (хәзерге Чибәркүл районы) урнаштырганнар. Аралар 200 чакрымнан артык. Минем бабамның бабасы 12 яшьлек малай булып килгән. Ул әйтеп калдырганнарны бабай безгә дә сөйли торган иде. Карт бабаларыбыз Гөмбәйгә китүче агай-энеләре белән елашып аерылышканнар. «Безнең якларга бер килеп чыгарсыз, тәрәзә рамымда безнең нәсел тамгасы булыр, безне шуннан танып табарсыз», – дигән минем бабам туганнарына. Безнекеләр, беренчеләрдән булып, йорт җиткергәннәр. Иске йортыбызның тәрәзә рамында чыннан да, сәнәк формасындагы тамга ясалган иде. Туганнары бабамны килеп тапканнар, бик куанганнар. Увелькалар белән Гөмбәйләр элегрәк бик кунакка йөрешкәннәр, хәзер генә аралар ерагайды, ди Валентина Ивановна. Иң зур кунакларга гына каралган түр урынны, бездә хәзер дә «Гөмбәй кунагы урыны» дип йөртәләр. Унике авыл, аралар ерак булса да, бер гадәт, бер «мораль кодекс» белән яшәгән. Элегрәк бездә, мактасалар да, хурласалар да, «унике авылга дан», «унике авылга гыйбрәт» дип сөйләшәләр иде...
Килүчеләрне кочак җәеп каршы алганнар, дисәм, ялган булыр. Урысчалары ипи-тозлык та булмаган, җитмәсә, казакларга җир, өй салырга урман бүлеп биргәннәр, ә урыслар, казак хезмәтендә тормагач, җирсез. Безнекеләр ашлык үстергән, мал асраган. Урыслар бакча тотканнар. Аларда шалкан, кишер, суган, кәбестә бик уңган. Иген уңмаган елларда керәшеннәр, урысларга ялланып, бакчада хезмәт иткән. Җәй буе эшләгәне өчен бакча хуҗасы Пыкрау көненә (14 октябрь) азрак кишер, кәбестә, шалкан, суган биргән. Түләү шуннан артмаган.
Көз җиткәч, безнекеләр урысларга тегермәнгә барган. Иң беренче булып килсәләр дә, 4-5 көн чират торганнар. Кеше беткәч кенә, безнекеләрнең чираты җиткән. Менә шулай башлаганнар монда тормышны безнең бабайлар...
«Кайтам әле Папауыма...». Яшьләр Казанга формуга барып кайтканнан соң, авылда тормыш үзгәрде, ди Валентина Ивановна. Җитәкчеләре Надежда Уряшева, авыл халкын җыеп, җыен уздырды. Йокыдан уянгандай булдык. Балаларыбыз телне белми, тамырларыбыз корый бара икән бит...
Без моны үзебез дә күреп кайттык. Шушы ярты ел эчендә ике коллектив төзелеп, Чибәркүл нагайбәкләре беренче тапкыр Бажов фестивалендә катнашканнар. Дөньяга беренче чыгуларында ук төрле номинацияләр буенча җиде дипломга лаек булган Папаулар район администрациясен дә, башкаларны да таң калдырган. Балалар коллективына да, зурларга да костюмнар тегеп биргәннәр. Папау авылында хәзер туган телдә сөйләшү модада. Авылда узган гаилә бәйрәмендә «Кыз сорау» йоласын күреп, нагайбәк җырларын тыңлап, балаларның «Нагайбәкчә кадриль» биегәнен карап кайттык.
«Кайтам әле Папауыма
Сызылып таңнар атканда», -
дип җырлады авыл хоры.
Сүзләре, көе Виталий Агаповныкы булса да, башкарулары үзләренчә иде.
Кайтырлар, болай булса...
Ред.: Мәкаләнең журналдагы исеме - "Чаллы-Чибәркүл арасы, Урал кичеп барасы"

Теги: Людмила Белоусова Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру