Бурсыклы сугышы
1396 елның азагы, 1397 еллар башында Тимер Котлык белән Идегәй 1395 елда Терек суы буендагы кырылыштан соң Кырымда ныгып урнашкан Туктамыш ханга каршы сугыш ача. Тимер Котлык Кырым аксөякләренә төрле бүләкләр өләшә,
өстенлекләр вәгъдә итеп, аларны үз ягына аударуга ирешә. Нәтиҗәдә, Туктамыш ханга хыянәт иткән югары катлау вәкилләре орышның хәлиткеч мизгелендә тылда баш күтәреп, Тимер Котлыкка җиңү китерә. Шул рәвешле, Туктамыш ханга Кырымны ташлап китүдән башка чара калмый [1]. Хан гаиләсе (ханбикәләр, олы уллары Җәләлетдин, Кәримбирде) һәм өч төмәннән (30 меңнән) артык гаскәр белән сыену урыны эзләп бу вакытта Киевта яшәүче Литва кенәзе Витаутас янына килергә мәҗбүр була.
Туктамыш белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булган Витаутас ханны һәм аның чирүен зур хөрмәт белән кабул итә. Аның белән килгән, соңрак өстәмә көчләр буларак килеп җитәргә тиешле булган яугирләргә дәүләт чиге буенда, аерым алганда Черкас һәм Канев шәһәрләре тирәләрендә утлавыкларга бай булган җирләр бүлеп бирелә. Ә Туктамыш хан гаиләсе һәм яраннарына исә әйләнә-тирәдәге җирләре белән бергә Лида шәһәре дә бирелә. (Төрки-татарларның Литва кенәзлегенә күчеп утыруларына 1997 елда 600 ел тулды. Шул уңайдан элек Бөек Литва кенәзлегенә кергән Польша, Белоруссия, Балтыйк буе илләрендә бу датаны зурлап билгеләп үттеләр. Бүгенге көндә бу дәүләтләрдә 20 меңләп кан-кардәшләребез гомер кичерә. Гәрчә гасырлар дәвамында туган телләрен югалтсалар да, алар гореф-гадәтләрен, ислам динен хәзергәчә саклап кала алган.)
Киевта кенәз Витаутас белән Туктамыш хан арасында уртак тел табылып, алар үзара ярдәмләшү турында килешү төзиләр. Килешүдә Витаутас Туктамышка кире Сарайны алуда булышлык күрсәтү, ә Туктамыш хан үз чиратында моның өчен, Русь Алтын Урда олысы булып исәпләнгәнгә, Литва кенәзенә урыс кенәзлекләре белән идарә итү хокукын бирү турында ризалык белдерә. Әлеге ниятне тормышка ашыруда киртә булып Тимер Котлык белән Идегәй генә торганлыктан, иң әүвәл аларны Сарайдан куып җибәрү бурычы куела.
Каршы якның рухын алдан ук төшерү максатында һәм килешү шартларын үтәү йөзеннән, Витаутас 1398 елның көзендә Днепр белән Донның түбән агымнарына зур яу сәфәре ясый. Литва гаскәрләре әллә ни зур каршылыкка очрамыйча, Алтын Урданың көньяк олысларына үтеп кереп, шактый зур мәйданны бөлгенлеккә төшерә. Биниһая мал-мөлкәт, бихисап терлек-туарны талап алып, бик күп гаиләләрне тоткын итеп, баскынчылар кире кайтып китә.
Хәер, уңышлы дип исәпләнгән сәфәр көтелгән нәтиҗәгә китерми. Витаутас белән Тимер Котлык арасындагы мөнәсәбәтләр тагын да кискенләшеп, Бурсыклы (Ворскла) суы буендагы һәлакәтне тизләтә генә.
Үз-үзенә чамадан тыш ышанган Витаутас Тимер Котлык һәм аның артында торучы Идегәй мирза көчләрен бәяләп бетермәгән, күрәсең. Туктамыш ханның кан дошманына әверелгән Идегәй, Тимер Котлыкның әмирләр башлыгы буларак, хан җитәкчелегендә шактый зур төрки-татар гаскәрен Витаутаска каршы җибәрә. Бер үк вакытта ул Тимер Котлыкка Витаутастан Туктамыш ханны, аның улларын кире кайтару бурычы куеп, беркадәр вакыттан соң калган гаскәр башында хан артыннан үзе дә кузгала.
1399 елның июль азакларында Тимер Котлык 13 төмәннән (130 мең) торган чирү белән Днепрга койган Бурсыклы суының сул як ярында, Идегәй мирзаның килеп җитүен көтәргә ниятләп, ыстан корып урнаша. Бер үк вакытта кенәздән Туктамышны кире кайтаруны таләп итә. Мәгәр Витаутас Туктамышны кире кайтарудан баш тартып, күп тә үтмәстән, елганың уң як ярында, нәкъ урдалылар ыстаны каршында үз гаскәрен урнаштыра. Үзеннән күпкә көчлерәк дошман белән бергә-бер калу мөмкинлеген күздә тотмаган Тимер Котлык каушап кала.
Чыннан да, төп литва-беларус гаскәреннән тыш аңа ярдәмгә килгән Польша шляхтичлары, Пруссиядән – немец рыцарьлары, урыс дружиналары [2] һәм билгеле инде, Туктамыш хан чирүе белән көчәйтелеп, өстәвенә бик күп утлы корал – туп һәм пищальләр белән тәэмин ителгән 240 меңлек союздаш гаскәрләр төрки-татар чирүеннән ике мәртәбә диярлек артыграк була.
Витаутас үзенең гаять зур өстенлеген күреп, орыш башлап җибәрергә бик ашыкмый. Ул, Урданы кылычтан үткәрү белән янап, Тимер Котлыктан тулысы белән буйсынуны таләп итә, куркуга төшкән дошманның сугышсыз да бөтен куйган шартларны үтәвенә өмет баглый.
Каушаудан соң бераз тынычланган Тимер Котлык үз нәүбәтендә вакытны сузар өчен сөйләшүләр башлап җибәрә, хәйләләп, төрле вәгъдәләр биргән була. «Бөек кенәз шәфкать күрсәтеп, мине үз улы кебек күрсен иде. Шуның өчен мин аңа буйсынып җәй саен бөтен Урдадан җыелган салым-имананы җибәреп торыр идем», – ди ул кенәзгә. Витаутас моннан ары Урдада сугылачак акчаларда үзенең сурәтен төшерүне таләп итә.
Үзен инде «Литва белән Русьның бөек кенәзе» дип игълан иткән Витаутас, сөйләшүләрне сузып, хан кармагына эләгүен сизми дә кала. Шул арада 60 меңлек чирү белән Идегәй мирза да килеп җитә.
Тимер Котлык ыстанына килеп җитеп, мондагы хәлләр белән танышкач, Идегәй әле юлда булган чирүенең яртысына лагерьга бер ярым фәрсах (1 фәрсах – 7 чакрым чамасы) ара кала сулгарак борылырга, шунда бер урында яшеренеп торырга атчабар аркылы фәрман җиткерә. Бер үк вакытта ул Тимер Котлык чирүеннән дә өч төмәнне далага шул ук ераклыкка озатып җибәреп, аларга уңгарак керергә һәм таң атканчы күрсәтелгән урында булырга, берәр чокыр яисә агачлыкта поскында торырга әмер бирә.
...Идегәй килеп җиткәч, Витаутас белән сөйләшүләр бөтенләй көтелмәгән төс ала. Аның: «Батыр кенәз! Сине безнең хан атасы урынына исәпләми булдыра алмагандыр, чөнки яшь буенча син аңардан олырак. Мәгәр, үз нәүбәтендә, син миннән яшьрәк (бу чакта Идегәйгә 47 яшь була). Шуңа күрә, әгәр дә син миңа буйсынуыңны белдереп, салым түләргә йөкләмә алсаң, аннары Литва акчаларында минем исемне күрсәтеп суктырсаң, дөрес булыр иде, шәт», – дип, хан белән сөйләшүләрдән аермалы буларак, Идегәйнең Витаутас алдында үз таләпләрен куюы кенәзне ни дәрәҗәдә ярсытып җибәрүен хәтта күз алдына китерүе дә кыен.
Хәлбуки, әлеге сүзләрдән тынычланып кына килгәндә, кинәт төрки-татарларның торган урыннарын калдырып, кире китүләре турында хәбәр алына. Һәм шул мизгелдә үк (1399 елның 12 август көне) кенәз үз гаскәрләренә елга аркылы чыгып, урдалыларны эзәрлекләү турында боерык бирә.
Алдалап далага чыгарылган Литва гаскәре, шактый зур мәйданга җәелеп (чөнки җәяүле гаскәр белән авыр туплар атлы гаскәрдән күпкә артка калып хәрәкәт итәләр), урдалыларны эзәрлекләп китә. Әмма яр буеннан 10 чакрымнар чамасы ара узгач, кенәзне гаять гаҗәпләндереп, урдалылар көтмәгәндә атларын кире боралар да, имәнеч тавышлар белән куып баручыларга каршы ташланалар.
Озак та үтми, алдагы җайдаклар килеп бәрелешә һәм бөтен рәт буенча каты орыш башланып китә. Башта бәрелеш литвалылар өстенлеге белән барган кебек күренә. Аларның кысрыклавына каршы тора алмаган урдалылар, артка тайпылыш ясап, менә-менә тәртипсез чигенә башларлар төсле сыман. Мәгәр, һич көтмәгәндә литвалыларның уң һәм сул якларыннан бер үк вакытта диярлек урдалыларның поскындагы атлы төркемнәре һөҗүм ясый. Җайдаклар атларын җан-фәрманга чаптырып килгән хәлдә, дошманның флангларын урап алып, аларның тылына үтеп керә башлыйлар...
Туктамыш хан төмәннәре Литва гаскәренең уң канатын тәшкил итә. Поскындагы чирүнең һөҗүмен беренчеләрдән булып Туктамыш хан күреп ала. Орыш вакытында ул барыннан да бигрәк чолганышта калудан курка. Шуңа күрә хан, төмәннәрен кире борып, менә-менә һөҗүмгә ыргылган дошман яугирләре белән бәрелешне булдырмас өчен, бөтен көчкә тылга чабып китә.
Мәгәр литвалылар моны үзләренчә аңлап, һәркайда: «Без чолганышта! Туктамыш хан гаскәре кача!» – дип, сөрән сала башлыйлар. Ахыр чиктә ыгы-зыгы һәм гомуми паника килеп туа. Бу хәлдән файдаланып, Идегәй шунда ук ике-өч төмәнне Туктамыш ханнан калган бушлыкка кертеп җибәрә һәм бер үк вакытта үзәккә һөҗүмне көчәйтә. Әйләнә-тирәдәге таркалышны һәм камап ала башлауларын күреп, союздаш гаскәрләр белән беррәттән, үзәктәге Литва полклары да качарга тотына.
Шул арада тылда куркынычсыз урынга үз вакытында килеп җиткән Туктамыш хан төмәннәре Идегәйнең камап алу өчен җибәргән төркемнәре белән бәрелешкә керә. Алар Идегәй гаскәренә елгага таба чигенү юлын кисәргә ирек бирми. Ләкин Литва гаскәрләренең яу кырын ташлап качуларын күргәч, алар бөтенесен калдырып, су буена ыргылалар. Юл уңаенда литвалыларның туплар белән әле һаман яу кырына хәрәкәт итүче җәяүле гаскәрен таптап китеп, алар беренчеләрдән булып елга буена чабып килеп җитәләр, мондый очракларда еш күзәтелә торган мәхшәр башланганчы уң як ярга чыгып өлгерәләр.
Паникага бирелгән Литва гаскәрләре дә, башлыкларына буйсынудан туктап, аларның акырыну-җикеренү, куркыту-янауларына бернинди игътибар бирмичә, елга буена атлыга. Хәзер литвалыларга бер генә нәрсә мөһим: ул да булса төрки-татарлар чигенү юлларын кисеп өлгергәнче, кичү урынына барып җитү.
...Кичү барышында Витаутас гаскәре санап бетергесез югалтуларга дучар ителә. Каршылык күрсәтү сәләтен бөтенләй югалткан литвалылар, поляклар, немецлар, урыслар кылычтан һәм ук яңгыры астында, шулай ук кулга төшкән тупларны кире борып хуҗаларына каршы ут ачу нәтиҗәсендә яр буенда, суда батып, мизгел саен меңәрләп-меңәрләп сафтан чыгып тора... Гаять зур гаскәрдән бик аз өлешенә генә елганы аркылы чыгып, эзәрлекләүдән котылу бәхете насыйп була.
Тар-мар ителгән гаскәрнең зур-зур олауларының, бар туп һәм пищальләренең (авыр мылтыкларның), тау-тау өелгән салкын коралның, бихисап әсир һәм меңләгән атларның ганимәт малы буларак җиңүчеләр кулына эләгүе – литвалылар өчен әлеге орышның ни дәрәҗәдә фаҗигале тәмамлануын дәлилли. Йөз меңнән артык яугир, шул исәптән Л.Н.Гумилёв раславынча, 20дән артык кенәз ошбу хурлыклы сәфәрдән әйләнеп кайта алмый.
Төрки-татар гаскәре качып китүчеләрне артларыннан калмыйча 500 чакрым ара, ягъни Киевка кадәр эзәрлекләп килә. Фәкать Витаутастан заманына күрә шактый зур – 3000 сум күләмендә йолым алгач кына алар кире үз далаларына кайтып китә [3].
Идегәйнең Туктамышны тота алмаудан гына кәефе кырыла. Туктамыш исә әлеге кырылыштан соң Витаутасның аңа берничек тә ярдәм итә алмаганлыгын яхшы төшенгәнлектән, Бурсыклы буенда канлы суешның тәмамлануын көтеп тормый. Елганы калганнардан ике-өч сәгатькә элегрәк кичеп чыгып, ул үзенең төмәннәре белән, Киев тарафына түгел, ә Донның үрге агымы якларына һәм аннан да арырак – Алтын Урданың Урал артындагы олыслары ягына чабып китә. Идегәй исә, Туктамыш ханның Витаутас гаскәре алдыннан чабып баруына инанган хәлдә, аны эзәрлекләми.
Искәрмәләр.
1. Фәхретдин Р. Туктамыш хан // Мирас. – 1993. – №10. – Б.74-75; Гумилёв Л.Н. Древняя Русь и Великая степь. – М.: Т-во Клышников, Комаров и Ко, 1993. – 452 с.
2. Немец рыцарьлары белән шляхтаның ярдәмгә килүләренең сәбәбе – өстен чыккан очракта Туктамыш ханның Алтын Урдада католик динен кабул итү белән кызыктыруы булса, урыс дружиналарының катнашуы исә туганлык мөнәсәбәтләре белән аңлатыладыр (Витаутас кызы София Мәскәү кенәзе Василий Дмитриевичта (Дмитрий Донской угылы) кияүдә була).
3. Фәхретдин Р. Күрс. хез. – Б.74; Каратеев М. Русь и Орда. II книга. – М: «Новая книга», 1993. – С.343-352.
Мәкаләнең журналдагы исеме: "Бурсыклы (Ворскла) суы буендагы сугыш"
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА