Журнал «Безнең мирас»

Бөек шигар, олуг идеал

Исмәгыйль Гаспринский вафатына 100 ел
Олуг мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспринский вафатына ошбу елның 11 (24) сентябрендә 100 ел тула. Аның вафат булу хәбәре татар җәмәгатьчелеген зур кайгыга сала, шул уңайдан «Вакыт», «Йолдыз», «Кояш» газеталарында, «Аң», «Шура», «Мәктәп» кебек журналларда мәкаләләр циклы, кайгынамәләр басыла. Фатих Әмирханның әлеге мәкаләсе «Кояш» газетасының 14 сентябрь (№ 509) санында дөнья күргән. Мәкалә Ф.Әмирханның 1958, 1989 елларда басылган сайланма әсәрләренә, И.Гаспралының 2006 елда «Җыен» нәшрияты чыгарган тарихи-документаль җыентыгына кертелмәгән.
Моннан утыз ике ел әүвәл иде Гаспринский «Дилдә [1], фикердә, эшдә берлек!» дип өстенә язылган бер әләм тотып шималь төрекләренең [2] юл башына төште.
Гомуми идеаллардан мәхрүм, тар­каулыкның соң дәрәҗәсенә килеп йиткән төрек[3] кабиләләреннән берсе булган без, татарлар, ул караңгы көннәрдә инде борылмаска дигән шикелле бер катгыять белән бетү юлында адымнар ата идек. Һәйәте иҗтимагыя хәлендә яшәр өчен кирәк булган бөтен мөкаддиматтән[4] хиссасыз[5], надан, фәкыйрь, идеалсыз без татарлар ул мәнхус[6] көннәрдә үземезнең кайгылы, вак, сукыр тормышымызны, шундый ук кайгылы, вак һәм сукыр үлем белән очлар өчен ашыгып-ашыгып бара идек.
– Менә шулвакытта, шул мәнхус вакытта Гаспринский чыкты. Чыкты да бөтен милләтнең барыш юлын борып йибәрер өчен бөтен көчен сарыф итте.
Бу вакытта «Ул» Гаязның бәхетсез Җәгъфәре[7] шикелле ялгыз иде.
Халык наданлыктан чери, берән-сәрән зыялылар милләтне хәкарәт[8] итеп, аңар кул селки вә аннан аерыла торган бу вакытта Гаспринский берүзе халык өчен яна, аның өчен егълый иде. Тауларны йилкәгә күтәрү кадәр авыр күренгән олуг йөкне Гаспринский үзенең миллият уты белән чыныккан йөрәге, рухы өстенә күтәреп салып, милләтне сахил[9] сәламәткә илтеп чыгарыр өчен тырыша иде.
Нинди генә бер мәтеннән[10] милләтнең тарихе тәмәддененә[11] каралмасын, анда зур даһиның ихтирам белән телгә алына торган зур исеменә очраладыр.
Безнең милләтемез өчен шул зур даһи, шул зур исем Гаспринский вә аның исемедер. Безнең бөтен хәрәкәт фикриямезнең башы аңар барып тоташа, безнең бөтен хадим милләтемезнең «тәрәкъкыят силсиләләре» аңар барып чыгадыр.
Шималь төрекләре бу көннәрдә баш­ка төрек кабиләләре шикелле үк үзләренең истикъбальләре[12] өчен идеал тәгъкыйб итүдән[13] түбән торалар иде. Милләтләрнең бөтенлеге аннан башка мөмкин булмаган шул идеалны мөҗмәл[14] сурәттә бөтен төрек галәме өчен Гаспринский сузып бирде.
Гаспринский үзенең бик ерактан күрә ала торган бәсыйрәте[15] белән милләтне өстери торган юлының кайда илтеп чыгарырга мөмкин икәнен бик дөрест күреп килә вә шуңар күрә үзе алып бара торган юлның бердән-бер тугры юл икәненә бөтен вөҗүде[16] белән иман итеп, бөтен гомере буенча инде шул иманының ялкыны белән армый-талмый хезмәт итә. Аның бөтен гомерендә без бер минут кына булсын тәрәддедкә[17] төшкәнен күрмимез, аның бөтен юлында, бөтен барышында без кечкенә генә дә боргалану тапмыймыз. Ул үзенең шул кырык елга якынлык хезмәтен гаҗәеп бер ышаныч вә гаҗәеп бер катгыять белән алып бара.
– Бәхетле мондый каһарман!
Фикерләрнең сикеренгән дәверләрен­дә, гакылларның ыргытылган идеал эзләп йөдәгән елларында Гаспринскийда бу сикеренү, бу эзләнүне без күрмибез. Ул әүвәл аяк баскан юлы белән туп-тугры бара, яшьлегеннән ясаган идеалы белән үзенең озак гомере буенча аерылышмый, милләтне ул бервакытта да әле бер якка, әле икенче якка өстерәп йөдәтми, бәлки һаман бер якка гына өстери. Мондый ачык аң, мондый нык мәсләк горфи[18] адәмнәргә түгел, бәлки зур талантларның да бик күбесенә мөяссәр булмыйдыр.
– Олуг мондый сахибе фикер[19]!
Гасприский нинди нәрсәгә эш башласа, нинди нәрсәгә тәшәббес итсә[20], шул эштә вә шул тәшәббестә без бер бәрәкәт вә бер ныклык күрәмез. Шул эштә вә шул тәшәббестә без, вакытындамы яхуд бераз соңракмы, зур бер хикмәт, зур бер мантыйкыйлык табамыз.
Милләт Гаспринскийны кырык елдан бирле инде күреп килә. Менә шул кырык еллык күрү нәтиҗәсе буларак, ул инде гаҗәиб бер ышаныч белән аңар ышанган, Гаспринский артыннан һәр кая барырга мөмкин икәнлегенә иман иткән иде.
Милләтнең фикри барышы фортналарга[21] очрап, әле анда, әле монда борылырга хазир торган вакытларда Гаспринский милли корабның баһадир капитаны иде. Ул рухани куәтле куллары белән милләтне, дилдә, фикердә, эштә берлек юлыннан инхираф иттерми[22], итә башласа, тагы юлга төшереп алып барырга бөтен көчен сарыф итә вә муаффәкътә[23] була иде. Аның шул кабилияте, аны табигый сурәттә, милләтнең юлбашчысы ясады.
– Юлбашчылары шулай гына булырга тиешләр!
Милләт башта аны икърар итмәгән, хәтта аңар ачуланган, аннан соң аның фикри, рухи куәтенә каршы тора алмыйча, аңар ияргән.
– Хаклык, рухани куәт һәрвакыт өсткә чыга!
Гаспринский вафат итте, ләкин аның төрек галәме өчен күрсәтеп киткән юлы, сызып куйган планы, тутырып кал­дырган идеалы, дилдә, фикердә, эштә берлек идеалы – болар калдылар, ныгып, тамырлар җәеп калдылар. Болар инде үлмәсләр вә үзләре белән бергә хөрмәтле юлбашчының хөрмәтле хатирәсендә мәңгегә калырлар.
Гаспринскийның кабере өстендә эчеләчәк бер ант, биреләчәк бер вәгъдә бул­са, ул да аның юлына хыянәт итмәскә, ул игълян иткән шигаргә вафасызлык[24] кыйлмаска биреләчәк вәгъдәдер.
Текстны һәм искәрмәләрне басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде.
________________________________________
1 Дилдә – телдә.
2 Шималь төрекләре – биредә татарлар күз алдында тотыла.
3 Төрек – төрки дип укырга.
4 Мөкаддимат – башлангыч.
5 Хисса – өлеш.
6 Мәнхус – шомлы.
7 Гаязның бәхетсез Җәгъфәре – Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәренең төп герое.
8 Хәкарәт итеп – хурлап.
9 Сахил – диңгез кырые, яры.
10 Мәтен – китапның тексты.
11 Тарихе тәмәддененә – мәдәниятле булу тарихына.
12 Истикъбальләре – киләчәкләре.
13 Тәгъкыйб итү – эзләү.
14 Мөҗмәл – гомуми.
15 Бәсыйрәт – аң.
16 Вөҗүде – барлыгы.
17 Тәрәддед – икеләнү, бер карарга килми тору.
18 Горфи – гади.
19 Сахибе фикер – фикер иясе.
20 Тәшәббес итсә – керешсә.
21 Фортналарга – форт, ныгытма.
22 Инхираф иттерми - тайпылдырмый.
23 Муаффәкъ – эше барып чыккан.
24 Вафасызлык – тугрысызлык.
ГАСПРАЛЫ
4
3
2

Теги: Фатих Әмирхан Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру