Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

Беренче татар фотографы Кыйвам Зөлфокаров

Каллиграф, педагог Кыйвам Зөлфокаров (Кыйвамкарый Камалетдин улы Зөлфокаров, 1870-1921) Татарстанның хәзерге Әлки районына караган Төгәлбай (Татар Төгәлбае) авылында туган.

 

Тукай туган, үскән, укыган йортларның беренче фотосурәтләрен ясап калдырган фотограф Кыйвам Зөлфокаров гаиләсе.

 

 

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. Каллиграфик рәвештә язылган «Үтәк шәҗәрәсе», «Мәүлед китабы», «Шмали гакыйдәсе», «Хөсне хат» китаплары, шәмаилләр бастыра. Казанның 17 нче мәхәллә мәчетендә мөәзин булып торган, Коръәнне төрле мәкамнәр белән укый белгән. Габдулла Тукай аның Коръән укуыннан көлеп, иронияле сүзләр кыстырып мәкаләләр язган («Күрешү хотбәсе» һ.б.).

 

Кыйвам Зөлфокаров 1921 елда Казанда тифтан вафат була.

 

 

 

Габдулла Тукай туган Кушлавыч авылының гомуми күренеше. 1914 ел. Кыйвам Зөлфокаров фотолары. Ул, Тукай вафатыннан соң, Казан артында йөреп, Тукай яшәгән урыннарны рәсемгә төшерә. Әлеге сурәтләр ТР Милли музеенда саклана.

 

 

Кыйвам Зөлфокаров, татарлардан беренче фотограф буларак, Габдулла Тукай вафатыннан соң ук, Казан артында йөреп, аның белән бәйле урыннарны фоторәсемгә ала. Тукай басмаларында чыгып килгән Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авылларының Тукай истәлеге белән бәйле урыннары (рәсемнәре) – аның хезмәте.

 

 

Кушлавыч авылында Г.Тукайның әтисе Мөхәммәдгариф хәзрәт йорты.

 

 

Өчиле авылы. Г.Тукайның әнисе Бибимәмдүдә туган йорт. Әнисе үлгәч бәләкәй Габдулла бу йортта торган. 1912 елда Өчилегә кайткач та, Тукай бу йортта булган. (Алгы планда өч кеше – Тукайның әнисенең энесе Кәшфелкәбир Әмиров, аның кызы Нурания һәм фотографның улы Салих).

 

 

Яңа Кырлай авылында Г.Тукай укыган мәктәп. Шагыйрьнең остазы имам Фәтхерахман хәзрәт мәчете.

 

 

Яңа Кырлай авылында Фәтхерахман хәзрәт йорты. Г.Тукай биредә сабак укый башлаган.

 

 

 

 

Марсель ӘХМӘТҖАНОВ (1939-2025), филология фәннәре докторы («Археографик экспедицияләр һәм Габдулла Тукай хатирәләрдә» китабыннан).

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи