Беренче татар әлифбалары
«Әттәхөҗи», «Әлифби», «Әлебби», «Әлпи»...
Татар әлифбаларының тарихы «Шәраител-иман»нан («Иман шарты»ннан) башлана. Аның беренче басмасы 1801 елда «Әттәхөҗҗи» («Иҗекләп уку») дигән исем астында чыга. 1800 елда Казанда Сенат типографиясенең филиалы ачыла. «Азия типографиясе» дип аталган бу типографияне карап тоту китап басу остасы, нашир Габделгазиз Бурашевка йөкләнә. 1801 елда беренче ике басма чыга: «Әттәхөҗи» һәм «Һәфтияк» («Коръәннең 1/7 өлеше»). Татар әлифбасы 1802-1928 нче елларда «Әлифба иман шартлары белән», «Иман шарты», «Шәраител-иман» исемнәре астында басыла. Халыкта ул «Әлифби», «Әлебби», «Әлпи» исемнәре белән таралган була.
100гә якын басмада (1801-1928) нәшер ителгән әлеге әлифба татарлар арасында бик популяр булган. Исмәгыйль Рәмиев бу турыда менә нәрсә яза: «Менә ул – татар халкы өчен чыгарылган, иң беренче халык кулына бирелгән һәм 100 елдан артык аның өчен беренче уку китабы булып торган беренче әлифба». Әмма әлифбаның авторы һәм төзелү вакыты турында төгәл мәгълүмат юк.
Бу әлифба гарәп графикасы нигезендә татар теленә һәм санарга өйрәтү буенча уку әсбабы булып тора. Әлифбаның башында ике вариантта гарәп теле алфавиты китерелә. Алга таба «Әбҗәд» гыйбарәсе – саннарны белдерүче гарәп хәрефләре җыелмасы, аннары дини эчтәлектәге текстлар урнаштырылган.
Яңа әлифбалар кирәк була
XIX гасырның икенче яртысында татар җәмгыятендә кулланыла торган хәреф ысулының нәтиҗәсезлеге, кулланма текстларының дини эчтәлектә генә булуы, укырга өйрәтү методикасы булмау һәм татар орфографиясе буенча мәгълүматлар юклыгы «Иман шарты» әлифбасын алыштыру зарурлыгын тудыра. Татар мәгарифе системасын үстерү өчен, яңа заман таләпләренә җавап биргән һәм кыска вакыт эчендә уку һәм язуны үзләштерергә өйрәтүче яңа әлифбалар кирәк була.
1890 нчы елларда иҗек һәм аваз ысулы нигезендә төзелгән яңа ысуллы әлифбалар барлыкка килә. Әлеге эшне беренчеләрдән булып Исмәгыйль Гаспринский, Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, М.Мөхәммәтрәхимов башлап җибәрә.
«Хаҗәи сыйбиян» – беренче яңача әлифба
Беренче яңача әлифба Бакчасарайда басылып чыга. Аның авторы – җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, мәгърифәтче, педагог Исмәгыйль бәй Гаспринский. Аның аваз ысулы буенча төзелгән «Хаҗәи сыйбиян» («Балалар укытучысы») (1890) әсбабы кыска вакыт – 9 ай эчендә кырым татар телендә укырга һәм язарга өйрәтүне күздә тота. Дәреслекнең беренче чыгарылышы укытучылар өчен җитәкчелек буларак төзелә, алга таба ул укучыларның беренче китабына әверелә. «Хаҗәи сыйбиян» әлифбасы арифметика буенча башлангыч мәгълүматлар китерелүе белән дә үзенчәлекле. Әлеге әлифбада, укуны ныгыту өчен, әхлакый-дини характердагы кыска текстлар (догалар, мәкальләр, Коръән сүрәләре) да китерелә.
«Сәвад хан» – Идел буендагы яңа ысуллы беренче әлифба
Идел буеның яңа ысуллы татар мәдрәсәләре өчен беренче әлифба булып Галимҗан Барудиның «Сәвад хан» («Грамоталы укучы», 1891) әлифбасы санала. Казан университеты типографиясендә беренче тапкыр басылып чыккан бу әлифба Идел буе татарлары арасында гына түгел, ә Россиянең бөтен төрки халыклары арасында да киң таралыш ала. Г.Баруди, татарларда гасырлар буена кулланылган ысул үсеп килүче педагогик практикага җавап бирмәвен аңлап, аны камилләштерә, бу исә уку процессын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә.
«Сәвад хан» китабы Г.Барудиның башлангыч һәм урта мәктәпләр өчен «Мәгариф әл-исламия» («Ислам мәгарифе») дини уку китаплары сериясенең беренче чыгарылышы була.
Әлифбаның нигезен дини текстлар (гыйбрәтле хикәяләр, үгет-нәсихәтләр, догалар) һәм татар фольклоры үрнәкләре (хикәятләр һәм мәкальләр) тәшкил итә, йомгаклау өлешендә сораулар һәм җаваплар рәвешендә тәкъдим ителгән этика һәм дин буенча башлангыч белемнәр китерелә. Шулай итеп, төзүче материалны яхшы үзләштерүгә һәм истә калдыруга юнәлдерелгән методик алымнар куллана.
Басма саннарына карап без «Сәвад хан» бик популяр булган дигән нәтиҗә ясый алабыз. Казан университеты типографиясеннән тыш, ул «Милләт», «Кәримия матбагаи», «М.Чиркова варислары» кебек шәхси типолитография йортларында да басыла.
Әхмәдһади Максуди татарларда иҗек ысулы буенча укытуга нигез сала
Галимҗан Баруди артыннан 1892 елда иҗтимагый-сәяси эшлекле, педагог, журналист Әхмәтһади Максуди үзенең иҗек ысулы буенча төзелгән «Мөгаллим әүвәл» әлифбасын бастыра. Ул хаклы рәвештә татарларда иҗек ысулы буенча укытуга нигез салучы булып санала. Ә.Максуди татар алфавитына беренче тапкыр 6 өстәмә хәреф (иске имляда) керткән һәм «ничек ишетелә, шулай языла» («имләдә ишетелгәнчә язу тиешле») принцибы буенча татар теленең орфография кагыйдәләрен төзегән. «Мөгаллим әүвәл» әсбабы кыска гына вакыт эчендә зур популярлык казана һәм уку процессында татарларда гына түгел, башкорт, үзбәк, кыргыз, казакъ кебек башка төрки халыклар тарафыннан да кулланыла. 1892-1918 нче елларда әлеге әлифба гомуми тиражы 1 200 000 данәдә 32 тапкыр нәшер ителә, Казан университеты типографиясендә һәм Казан шәһәренең шәхси матбугат йортларында басыла.
Шакирҗан Таһиров – укуның аваз ысулына нигез салучы педагог
Әгәр Ә.Максуди татарларда укуның иҗек ысулына нигез салучы булса, укуның аваз ысулына нигез салучы педагог, каллиграф, рәссам Шакирҗан Таһиров була. Казан укытучылар мәктәбен тәмамлаган, ә аннан соң озак еллар укыткан педагог татар алфавитын камилләштерүгә өлеш кертә, аңа 4 өстәмә аваз өсти. Ш.Таһиров татар алфавитына гына түгел, ә әлифба структурасына да үзгәрешләр кертә. 1893 елда аның «Бәдәэ әт-тәгълим нам мөкәммәл әлифба» («Усовершенствованный букварь под названием «Начало обучения») дигән методик кушымталы әлифбасы бастырыла. Әгәр башка татар әлифбасы төзүчеләре укуны «р», «з», «с», «ш» авазларыннан башласалар, Ш.Таһиров исә укуны «б» һәм «т» ававзларыннан башлый. Шулай ук текст сыйфатында татар мәкаль һәм әйтемнәрен, диалогларын, татар шигърияте үрнәкләрен кертүе дә яңалык була. 1916 елга кадәр ул кулланма үзгәрешләр белән һәм тулыландырылып 6 тапкыр басылып чыга.
1914 елда әлифбага өстәмә итеп Ш.Таһировның «Рәсемле әлифба» («Фонетик иллюстрацияле татар әлифбасы») дигән тагын бер әсбабы дөнья күрә. Хайваннар һәм кошларны сурәтләгән күп кенә иллюстрацияләр арасында шәһәр һәм авыл көнкүреше әйберләре, шул чордагы Казан татар җәмгыятенең чынбарлыгын чагылдыручы рәсемнәр аерылып тора. Бу кулланмада шулай ук арифметика буенча кайбер мәгълүматлар да китерелгән (1-100 санның дөрес язылышы).
XIX гасыр ахырында аваз ысулы буенча үз әлифбаларын төзегән авторларга Мөхәммәдзакир Ишмөхәммәтов, Габделманнан Рахманкули, Кәшшаф Жданов та керә. Иҗек ысулы буенча төзелгән революциягә кадәрге әлифбалар саны исә 15-20гә җитә. Аларга З.Касыйминең «Тәсһилет-тәгълим мөфид вә мөҗәррәб әлифба» (1909), Ш.Әхмәровның «Мөнтәхәб әлифба» (1909), А.Мостафаның «Мөсәүвәр әлифба» (1908), Г.Мөслимовның «Сабыйларга юл башы», Я.Хәлилинең «Татарча әлифба» (1912), Н. Думавиның «Безнең мәктәп» (1912) һ.б. керә.
XX гасыр башына татар уку китаплары, дини тематикадан аерылып, дөньяви төсмер ала. Шул исәптән, әлифбалар да дини эчтәлекле түгел, ә әхлакый, гыйбрәтле характерда була. Бу елларда үз әлифбаларын Мөхетдин Корбангалиев («Татар әлифбасы»), Гыйбад Алпаров («Татар әлифбасы»), Шаһит Әхмәдиев белән Галиәсгар Гафуров («Беренче мөгаллим») иҗат итә һәм халыкка җиткерә.
Шулай итеп, 1778 елдан 1919 елга кадәр татар, гарәп, рус һәм кырым татар телләрендә 1 966 170 данә тираж белән 124 атамада 336 басма әлифба чыга. Басмаларның зур өлеше Казан шәһәренең типография һәм нәшриятларына туры килә. Монда Казан университеты типографияләре, бертуган Кәримовлар, И.Харитонов, М.Чиркова, Н.Коковин, Б.Домбровский типографияләрендә, «Мәгариф», «Милләт», «Сабах» һ.б. нәшриятларда 301 әлифба басылган. Татарлар өчен әлифбалар нәшер ителгән шәһәрләр исемлегенә шулай ук Әстерхан, Бакчасарай, Оренбург һәм Санкт-Петербург калалары дә кергән.
"Безнең мирас". – 2024. – №7. – Б.18-21.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА