Башымнан узган эшләр
Мин солдатка яраксыз булып калдым
Бара торгач, Төркиядән минем җаным тәмам сүнде, ничек булса да Русиягә кайтып үземә бер хезмәт табу кайгысы башыма керде. Ләкин минем Русиягә кайтырга бер манигъ (тыю) бар: мин әле солдатка каралмаган идем. Төркиядә калачак булсам, солдатка каралуның кирәге дә юк иде. Кайту фикере башка кергәч, ул мәсьәләне хәл кылу кирәк булды. Шул фикер башыма кергәч, мин бик зур ахмаклык эшләдем. Өченче сыйныфның имтиханнарын биреп торганда, имтиханнар беткәнне көтмичә, ике-өч имтихан калгач, пансионда укый торган Ибраһим Камалов белән без кайтып киттек.
Мин үземнең имтихан ташлап кайтып китүемнән бер зарар да булыр дип уйламадым. Узган имтиханнарны яхшы бирдем, калган ике имтиханнан әллә ни булмас, килгәч тә бирермен, дидем. Солдатлык мәсьәләсен хәл кылу алдагы көндә Русиягә кайтып, хезмәт итүгә хәзерләнеп килү өчен юлдаш булганга, кайтып китүне артык күрдем.
Ибраһим Камаловка туйга чакырып анасыннан хат булган иде. Имтихан беткәнче кайтуны кичектерүгә аны күндерә алмадым. Русиягә кайтып, солдатка алынудан мин курыкмадым. Берьяктан, үземнең ябыклыгыма, икенче яктан, абзыйның дуст-ишләренең күплегенә таяна идем.
Мин солдатка яраксыз, ак билетлы булып калдым, көзгә кадәр Русиядә кунак булып йөрдем. Йөри торгач, миңа кичегебрәк китәргә туры килде. Мәктәпләр ачылып, дәресләр башланганчы мин Стамбулга барып җитә алмадым. Айдан артык кичегеп бардым. Мәктәп идарәсе минем калган дәресләрдән имтихан кабул итмәде, өченче сыйныфта тагын бер ел утырырга туры килде.
Йосыф Акчуралар белән төрмәдә
(Харис Фәйзи 1896 елда, соңгы сыйныфка имтихан биргәндә, «Яшь төрекләр» җәмгыятендә катнашуда гаепләнеп, Йосыф Акчура һәм башка татар зыялылары белән кулга алына һәм 3,5 ай тоткынлыкта була. Кулъязманың төрмәгә килеп эләгү вакыйгасы тасвирланган дүрт бите ертылган һәм юк ителгән. – Р.Ш., Ред.)
Ике атна ятканнан соң, комиссия, мине чакырып, вәгазь-нәсыйхәт белән гаебемне игътираф иттерергә (танытырга) тырышып караса да, мин әүвәлге җавабымнан аерылмадым. Бу кышлада без өч ай яттык. Безне бу бүлмәдә бер урында гына яткырмадылар, мәхбүсләрнең (тоткыннарның) урыннарын атна-ун көнгә бер алмаштырып тордылар. Урын алмашканда яки бәдрәфкә йөргәндә бер-беребезне күрсәк тә, часовойлар безне сөйләштермәделәр. Шулай итеп, часовой солдаттан башка һичкем белән дә сөйләшә алмыйча, өч ай вакытыбыз узып китте. Часовойлар ике сәгатькә бер алмашып торганлыктан, килгән берсе белән сөйләшеп, кайсы кушта (гаскәриләр ята торган бүлмәгә куш диләр) кемнәрнең мәхбүс булганын сорашып тора идек. Часовой алмашкан саен, тышка йөрим, дип чыгып, коридорда гына булса да йөреп, һава алып керә идек.
Беркөн мәхбүсләрне берәм-берәм чыгарып, рәсемнәрен алдылар. Берничә генә мәхбүснең рәсемнәре алынмады, мин дә шулар эчендә калдым. Ике көн соңра рәсемнәре алынган мәктәплеләрнең һәм забитларның (офицерларның) рәсми киемнәрен салдырып, барына да яңа костюмнар, пальтолар кидерделәр. Икенче көн, тагын гади кием белән рәсемнәрен алдылар да шул көн төн уртасында яңа киемнәр бирелгән мәхбүсләрне, урын-җирләрен үзләренә күтәртеп, барын да алып чыгып киттеләр. Ул вакыт бездән, рәсемнәрне алмаган мәхбүсләрдән, часовойлар алынган иде инде. Тик тышкы ишекләрдә генә часовой тора иде. Без бәдрәфкә үз ихтыярыбыз белән чыгып йөри ала идек. Ай калыккан, төн якты, кышланың иң югары кат тәрәзәләреннән диңгез ягындагы урамнар ап-ачык күренә иде.
Безгә һичнәрсә әйтмиләр. Безнең хәлебез ни булачак? Иптәшләрне нишләтәләр? Һичнәрсә белмибез... Йөрәк сикерә, беләсе килә... Ишектәге часовойдан да сорап карыйбыз. Алар да безгә бер җавап бирми. Күп йөри торгач, бәдрәф тәрәзәсеннән бездән аерылган мәхбүсләрне унар-унар төркемнәргә бүлеп, күп гаскәр белән уратып, диңгезгә таба озатканнарын күреп калдык.
Йосыф Акчура сөрелде, мин калдым...
Аларны озатып бетергәч, калган барыбызны да бер бүлмәгә җыйдылар. Монда 150ләп мәхбүстән бары 12 кеше – 8 мәктәпле, 4 офицер калган идек. Бу унике кеше арасында Йосыф Акчура, Байтар Габдулла һәм Габдерахман юк иде. Икенче көн, кич сәгать 10нарда сарайдан бик ямьсез кыяфәтле, кечкенә генә башлы, зур күзле, нәзек, озын борынлы, зур сакаллы бер адәм килде дә: «Сезнең өстегездә исбат кылынган гаеп булмаганга, җир йөзенең хәлифәсе әфәндебез хәзрәтләренең сезгә бүләге», – дип, бишәр лира биреп, безне чыгарып җибәрде. Бу адәм Солтан Хәмитнең якыннарыннан Чиркәс Мәмәт иде.
Без, унике кеше, Солтан Хәмитнең бишәр лирасын алып чыктык, әмма иптәшләрнең тәкъдире ни булганын һаман да белмәдек. Соңыннан мәгълүм булды: безнең белән бер вакытта кулга алынганнардан Солтан Хәмит идарәсен яманлап язган Яуропада чыга торган бер гәзит укыганын яки шул фикерне таратучыларга ярдәм иткәнен игътираф иткәннәрне (таныганнарны), зарарлы кешедән санап, барын да Траблиска сөргәннәр. «Яшь төрекләр» җәмгыятенә катнашы исбат ителгән, үзе игътираф итмәгәннәр генә гаепсез саналып чыгарылган икән. Минем иптәш Габдерахман да үзенең туры сүзе аркасында сөргенгә җибәрелгән булып чыкты. Аның вакыйгасы шулай булды: Йосыф Акчура кулга алынганны ишеткәч, Акчура йортындагы язуларны югалтырга кушып, Акчура каравылчысы Ахунҗан муллага Байтар Габдулла хат язган иде. Ахунҗанга шул хатны Габдерахман илтеп биргән иде.
Акчура йортында тентү ясалып, Ахунҗан мулла кулга алынгач, бөтен серләр ачыла. Ул садыйк бәндә Акчура өенә кемнәр килеп йөргәнне, ниләр сөйләшкәнне барын да ачыктан-ачык сөйләп биргәч, мине һәм Габдерахманны да кулга алганнар икән. Габдерахман беренче мәртәбә җавап алганда ук бар гаепләрен игътираф иткән (таныган) икән. Акчура белән Байтар алып барган эшләрне дә сөйләп биргән. Габдерахман комиссиягә беренче тапкыр кергәч тә Байтарны китерүләре, Габдерахман белән каршылаштырып, гаепне муенына салу өчен булган икән. Шуның өчен дә Байтар, комиссиядән бик күңелсез чыгып: «Бәдбәхет, йөзе кара, харап итте!» – кебек сүзләр белән мыгырданып, Габдерахманга ачуланып, минем ягымнан узып киткән иде. Габдерахман үзенең турылыгы өчен сөрелде.
Миннән ни сорасалар да, «күрмәдем, белмәдем, ишетмәдем»нән аерылмадым. «Ахунҗан шулай әйтте», «Габдерахман, Йосыф, Габдулла болай диделәр», «Син дә шунда булгансың», – дисәләр дә: «Хата әйткәннәр» яки «Ялганнаганнар, мин булган җыелышта ул эшләр булмады, андый сүзләр сөйләнмәде, андый эшләр булса, миннән башка җыелышларында булгандыр», – дип җавап бирдем.
Татар халкына хезмәт итү минем идеалым иде
Таш кышладан чыкканда инде җәй узып киткән, көз җиткән, мәктәпләрдә дәресләр башланган иде. Таш кышладан чыгар көннәрдә Оренбуртагы Габдерәхим карыйдан Хөсәеневләр мәдрәсәсенә укытучылыкка чакырып язган хат алган идем. Русиягә ничек кайтып, ничек эшкә башларга дип торганда алынган бу хат миңа бик зур шатлык булды. Хәбестән (төрмәдән) чыккач та юл расчетына акча сорап җавап яздым. Жалуниясе турында сатулашмадым, татар милләтенә, татар халкына хезмәт итү минем идеалым иде. Хезмәт итәргә җай булгач, тамак хакына хезмәт итәргә чакырсалар да, разый булачак идем. Вакыйган (чынлыкта) бу шулай булды да: елга 450 сум жалуния белән биш ел укытучы булып торырга туры килде.
Хәбестән чыгуга Оренбурга чакырып хат килү мине куандырса да, минем әле мәктәптә эшем бетмәгән, биш-алты имтихан бирәсем бар иде.
Кышын – мәдрәсәдә мөгаллим, җәен – Мәкәрҗәдә кассир һәм мөдир
Ике атна эчендә калган дәресләрдән имтихан биреп, шәһадәтнамә алгач та, 1897 елның октябрендә Оренбурга кайтып, Хөсәеневләр мәдрәсәсендә хисап, җәгърафия, һәндәсә (геометрия), тарих гомуми кебек ул вакытларда татар мәдрәсәләре өчен бик яңа булган фәннәрдән дәрес укыта башладым.
1899 елда җәй көне, Мәскәүгә барып, бухгалтерия курсларында укыдым. Алты айлык курсларны өч айда бетереп, шәһадәтнамә алдым.
Моннан соң, кышын мәдрәсәдә укыттым, бер җәй көне Мәкәрҗә ярминкәсе вакытында Әхмәт байның сәүдә конторында кассир булып хезмәт иттем. Аннан соңгы елларда Әхмәт байның Мәкәрҗәдәге нумерларына мөдир булып бара идем. Мәдрәсәи «Хөсәения» шул нумерлардан килгән доход белән идарә кылына иде. Бу нумерлардан елга 12-13 мең сум саф доход алына иде.
Әхмәт бай, барлык чыгымын үз өстенә алып, мәдрәсә ачкан
Әхмәт бай Хөсәенев, яшь вакытында биш-алты ел мәдрәсәгә йөреп укыса да, язу өйрәнә алмаган. Соңыннан сәүдәгә керешеп, Оренбур ягында зур бер бай булгач, үзенең сәүдә эшләренә татардан яхшы хисапчы хезмәтчеләр тапмаганын күреп, татар мәдрәсәләренең тәртипсезлеген, халыкка һичбер төрле аң-белем бирмәгәнен аңлаган да, барлык чыгымын үз өстенә алып, бер мәдрәсә ачкан.
Мин укыта башлаганда бу мәдрәсәнең ачылганына алты-җиде ел булган иде инде. Яхшы гына аңлы шәкертләр дә бар иде. Бу мәдрәсәне торгызудан Әхмәт байның максуды: бер яктан – аз вакытта балаларга уку-язу, исәп-хисап өйрәтеп, үзенә хисапчы татар хезмәтчеләре әзерләү булса, икенче яктан – тәртип белән укытканда, балаларга аз вакытта күп нәрсә белдереп булганын халыкка күрсәтеп, иске мәдрәсәләрне шәкертләргә ал фикер бирерлек рәвештә тәртипкә салу кирәклеген халыкка аңлату һәм аларны шул юлга өндәү иде.
Шәкертләрне халык алдында имтихан кыла идек
Шуның өчен без шәкертләрне халык алдында имтихан кыла идек. Имтихан көннәре алдан халыкка игълан кылына иде. Мәдрәсәнең зур бүлмәсенә урындыклар, эскәмияләр тезелә, теләгән кешегә кереп утырырга ихтыяр, һәркемгә ишек ачык буладыр иде. Хәзрәтләргә, муллаларга, иске мәдрәсә хәлфәләренә алдан чакыру кәгазьләре җибәрелә иде. Карт хәзрәтләрне атлар җибәреп тә алдыралар иде. Әхмәт бай үзе дә башыннан ахырына кадәр шунда була иде. Мин укыткан дәресләрдән шәкертләрнең имтихан бирүләре Әхмәт байга бик ошаган булырга кирәк, мине шул мәдрәсә тирәсеннән ерак җибәрмәскә, ничек булса да үз тирәсенә бәйләргә тырыша торган булды. Ләкин аның корган планнары барып чыкмады. 1902 елда, имтиханнан соң, мин мәдрәсәи «Хөсәения»не ташлап китәргә мәҗбүр булдым.
Хисап, һәндәсә имтиханнарына Әхмәт бай бик зур әһәмият бирә иде. 12-13 яшьлек шәкертләрне, хисаптан имтихан кылганда, счетка оста, дип, танылган сәүдәгәрләргә, үзенең кантурында хезмәт итүче хисапчыларына счетлар тоттырып, мәсьәләләр биреп хисаплата, балаларның, каләм белән хисаплап, счетчылардан элек җавап бирүләренә кәефләнә иде.
Падишаһ рөхсәт бирмәсә дә, курыкмадык, укыттык
Мин шул мәдрәсәдә укытканда мин укыта торган фәннәрдән татарча язылган дәрес китаплары юк иде. Татар мәдрәсәләрендә дин өчен кирәге булмаган хисап, һәндәсә, тарих, җәгърафия кебек халыкның күзен ача, аң-фикер бирә торган фәннәрне татарча укытуга падишаһ хөкүмәте законнары ирек бирмәсә дә, без курыкмадык, укыттык. Төркиядә басылган китапларны мәдрәсәгә кертү бик зур җинаять саналганлыктан, төрекчәдән китаплар китертә алмадык. Миңа күбрәк урыс китапларыннан файдаланырга туры килә иде. Шул мәдрәсәдә укытыр өчен әзерләнгән дәресләрдән җыелган берничә китабым, падишаһ хөкүмәте цензоры тарафыннан күп җирләре сызылганнан соң, бастырылган иде.
Шул елларда мин язган әсәрләрдән басылганнары болар булды: «Рәһбәре имля» – татарча дөрес язу кагыйдәләрен өйрәткән беренче әсәр; «Тәгълими кыйраәт» – татарча укып, аңлаганны сөйләргә өйрәтү өчен язылган беренче әсәр; җәгърафиядән (географиядән) «Ысулы җәгърафия», «Тәгълим җәгърафия» һәм «Мәдхәле җәгърафия» исемнәрендә өч китап; «Холасаи тарих гомуми»; «Хифзысыйххәт әл-издиваҗ». Ул әсәрләр урыс һәм төрек китапларыннан файдаланып язылган иде. Болардан соң урысчадан тәрҗемә ителгән «Гыйльме әшья» (физика гыйлеме) дип исемләнгән табигыятьтән бер китабым басылды.
Әлеге китаплар күп таралды. Төрле мәдрәсәләрдә укыган күп шәкертләрнең бу китаплардан файдаланганнарын бу көнгә кадәр миңа сөйләп, мине куандыралар.
«Рәһбәре имля»ны Гани бай Хөсәенев, үз акчасына бастырып, бушлай таратты. «Тәгълиме кыйраәт» белән «Ысулы җәгърафия»не һәм «Хифзысыйххәт»не Кәримевләр бастырып саттылар. Миңа, каләм хакы, дип, китап бирделәр. Икенче, өченче басмаларына һичнәрсә бирмәделәр.
Бу китапларның күп сатылганын күргәч, ул вакыт Казанда булган башка китапчылар да миннән китаплар язып бирүемне сорый башладылар, акчалата каләм хакы бирәчәкләрен дә белдерделәр. Шуннан китапчы Ибраһим Идрисовка («Милләт» көтепханәсенә) «Холаса тарих гомуми» һәм «Тәгълим җәгърафия» язып бирдем. Шәрәфләр идарәсендә булган «Мәгариф» көтепханәсенә «Мәдхәли җәгърафия» һәм «Гыйльме әшья» язып бирдем. Болар миңа тиражыннан табагына ½ тиен яки 1 тиеннән хисаплап, авторский бирделәр. Ике табаклы китап 5 000 данә басылган булса, 50 сум яки 100 сум авторский алган булам. Шул ике фирмадан алган барлык авторский гонорарым алты-җиде йөз сумнан артмагандыр.
Әхмәт бай мәдрәсәи «Хөсәения»не минем карамагыма тапшырырга уйлаган иде...
Укытучыга – жалуниянең, язучыга авторский гонорарның азлыгы – бер яктан, Әхмәт бай корган планнарның барып чыкмавы – икенче яктан, мине гыйлем юлыннан аерылырга сәбәп булдылар. Әхмәт бай миңа үзенең борадәре Мәхмүт байның кызы Нәфисәне биреп, мәдрәсәи «Хөсәения»не минем карамагыма тапшырырга уйлаган иде. Гани бай бу фикергә каршы килде, ул үзенең улы Габделхәмиткә Нәфисәне алырга уйлаган икән, Хөсәеневләр малына чит кеше катыштырырга ярамый дигән фикердә торган.
Мәдрәсәи «Хөсәения»нең хуҗаларында мондай ихтиляф (каршылык) барлыгы сизелгәч, мәдрәсәдә укытучы булып калу минем өчен күңелле булмады. Мин аннан ерак булырга һәм Алабуга шәһәренә, туган агаларым ягына кайтып, сәүдәгә керешергә уйладым. Абзыйлардан сәүдәгә акча алып, 1902 елда Алабугада кибет ачтым. Шул ук елда Минзәлә өязе Кучәмәт авылының Әхмәтгәрәй Сәетбатталов кызы Әсмага өйләндем. Минем Алабугада ачкан посуда сәүдәсе уңышлы булып чыкмады, мин анда бер елдан артык тора алмадым.
Дәвамы бар
Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.
"Безнең мирас". – 2024. – №5. – Б.20-24.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА