Журнал «Безнең мирас»

Башымнан узган эшләр

Педагог, журналист һәм тәрҗемәче Харис Фәйзи-Чистапулиның (1871-1933) автобиографик язмасын укуны дәвам итәбез.

 

Игътибарыгызга тәкъдим ителәчәк юлларда шәкерт Харисның Төркиядә гыйлем эстәп йөрүе бәян ителә. Текст укыганда аңлаешлы булсын өчен, шул чордагы татар һәм төрек мәгарифенә хас берничә төшенчә еш кабатланганлыктан, шәрехләп китүне урынлы булыр дип таптык. Ибтидаи – башлангыч; рөшдия – урта; игъдадия – югары белем алуга хәзерләү; галия – югары мәктәпләрдәге яки мәдрәсәдәге класслар. Ләйли игъдадия – югары белем алуга әзерли торган кичке мәктәп, гадәттә, анда пансионда торып укыганнар; нәһари игъдадия – югары белем алуга әзерли торган көндезге мәктәп; мөлкия мәктәбе – Төркиядә дәүләт җитәкчеләре әзерли торган уку йорты. Дареттәгълим, дарелгыйлем, дареттәдрис – югары уку йорты, югары мәктәп яки курсларга ишарә.

 

Текстның кулъязмасы КФУдагы Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана.

 

Редакциядән

 

 

Шәкерт-шөкертнең акчасы арабачыга җитми

 

Истамбулда Казан байларыннан кемнеңдер вакыф иткән бер йорты барлыгын, ул йортта фәкыйрь юлчыларга, бигрәк тә шәкертләргә түләүсез фатир бирелгәнен, Стамбулда арабачыларның (арбачыларның, извозчикларның) күп алганнарын күргәннән «Казанлы тәкиясе»нә багажларны хәммалга (йөк ташучыга) күтәртеп бару тиеш булганын остазыбыз Кәшшаф абзый миңа сөйләгән иде. Шуның өчен мин, көймәдән чыккач, извозчик эзләп тормадым.

 

Стамбулда безнең Русия шәһәрләрендәге кебек багажларын төяп, юлчыларны да утыртып аз гына акчага шәһәрнең бер читеннән икенче читенә илтә торган ачык пролеткалы извозчиклар юк. Анда фаэтончылар ике ягыннан ишекле ябык арбага ике ат җигеп, өч аршынга якын озын саплы чыбыркы тотып йөри торган извозчиклар гына бар. Боларга арабачы диләр. Арабачыларга аристократлар гына утырып йөри ала. Шәкерт-шөкертнең акчасы аларга утырып йөрергә җитәрлек булмый. Стамбулның күп урамнары бик тар була, аларга арабачылар керә алмыйлар. Хәммаллар исә бик тар урамнарга да тау кадәр йөкләрне күтәреп керәләр.

 

Стамбулның «Казанлылар тәкиясе»ндә куй койрыгын ашап яшәү

 

Мин дә, үземнең багажларымны бер хәммалга күтәртеп, «Казанлылар тәкиясе»нә барып кердем. «Казанлылар тәкиясе»нә барып кергәч, Башкортстаннан килгән ике шәкерт янына бер бүлмәгә урнаштырдылар. Бу шәкертләрнең исемнәре хәтеремдә калмаган. Мин барганда аның иске мөдире Баһаветдин әфәнде үлгән, аның урынына Барый исемле бер кеше урнашкан иде. Әлеге ике шәкерт, самавыр куеп, миңа чәй эчерде. Ләкин аларның ашарга күмәчтән башка  бернәрсәләре юк иде, чәй эчкәч тә, алар, дәрескә барабыз, дип, чыгып киттеләр.

 

Мин кибеткә чыгып ашарлык бернәрсә алып керергә уйладым. Кибеттә миңа пинер һәм зәйтүн күрсәттеләр. Кабып карадым, бере дә ошамады. Кибетче миңа: «Зәйтүн мае бар, күмәчне манчып ашарга бик шәп бернәрсә», – ди. Тәкиягә кайтып, чынаяк чокыры алып чыгып, зәйтүн мае (агач мае) салдырып алдым да ашадым, ләкин бер дә ошамады. Шәкертләр кайткач аш пешерделәр. Стамбулда ит кыйммәт булганлыктан, әлеге шәкертләр куй койрыгы турап аш пешереп ашыйлар икән. Шулпа өстендә шакмак-шакмак йөзеп йөри торган куй койрыгын ашап тамакны туйдыргач, йокларга яттык. Гыйнвар аенда һава салкын, бүлмәне ягып елытырга мич юк, тәрәзәләр сыланмаган, җил өреп тора, барлык киемнәремне ябып, йокларга тырышып карасам да, рәтләп йоклап булмады.

 

Дин галиме булып чыгу өчен 20-30 ел мәдрәсәдә ятканнар

 

Иртә көн Җиһангир хәлфә килеп мине үзләренең фатирына алып китте. Җиһангир хәлфә Казан мөдәррисләреннән Галимҗан хәзрәт* мәдрәсәсендә ысулы җәдид белән танышыр өчен җибәрелгән бер кеше иде. Җиһангир хәлфә Галимҗан хәзрәтнең туганы Габдерахман Порохови Нургали хәзрәт улы Мөхәммәт һәм дә Күгәрчен Габдерахман бергә торалар иде. Галимҗан хәзрәттән һәм Нургали хәзрәттән хатлар алып барган идем, алар мине үзләре янына торырга чакырдылар. Алар бар да байлар, тормышларын юлга салганнар иде.

 

Мин элек Стамбулга баргач та «Дареттәгълим» (дарелгыйлем) дип исем бирелгән мәктәпкә йөри башладым. Стамбул хуҗаларыннан, ягъни дин галимнәреннән Ибраһим әфәнде гарәп теленең кагыйдәләрен шәкертләргә җиңеллек белән өйрәтү өчен, төрекчә дәреслекләр язган, шул дәреслекләр буенча укытып дөньядан хәбәрдар дин галимнәре җитештерү өчен, «Дареттәдрис» дип исем бирелгән бер мәктәп ачкан. Бу мәктәптә хисап, җәгърафия, ислам тарихы һәм башка фәннәр дә әзрәк укытылса да, күбрәк вакыт гарәп теле кагыйдәләрен өйрәтүгә бирелгән. Әлеге мәктәп ачылганчы дин галиме булырга теләгән укучылар мәдрәсәләрдә ятып, җамигъларга, мәчетләргә йөреп укыганнар. Дин галиме булып чыгу өчен, егерме-утыз ел мәдрәсәдә ятканнар. Ибраһим әфәнде мәдрәсәләрдә 20-30 елда укылган фәннәрне 6-7 елда белдереп чыгаруны дәгъва кылып керешкәнлектән, иске мәдрәсәләргә каршы революционер булып танылган иде. Ибраһим әфәнде максатына ирешә алмаган, утырткан агачының җимешен күрә алмаган, үлеп калган. Үзе үлгәч, аның мәктәбендә укытучылар үзара килешә алмаганнар, мөдирлекне алыр өчен талашып, икегә аерылганнар, укытучыларның берничәсе «Дареттәдрис»тән чыгып, аерым мәктәп ачып, «Дареттәгълим» дип исем биргәннәр.

 

Минем фатир иптәшләрем «Дареттәдрис»кә йөрсәләр дә, анда уку хакы айга 10 грош сиксән тиен, «Дареттәгълим»дә 5 грош 60 тиен булганлыктан, мин «Дареттәгълим»гә йөри башладым.

 

Шахмай авылыннан фаэтончы Мәмәд аганың ярдәме тиде

 

Чистай мәдрәсәсендә мин гарәби сарыф, нәхү һәм мантыйк укыган булсам да, мине беренче сыйныфка гына алдылар. Бу сыйныфта төрекчә язылган гарәп сарфы белән хисаптан башка һич бернәрсә укытылмый иде. Бу дәресләр мине бер дә канәгатьләндермәде. Хисап дәресе дә минем өчен яңа бернәрсә түгел иде. Анда укылган дүрт гамәлне урыс мәктәбендә укып барган идем. Минем Стамбулга барудан максадым урыс мәктәпләре кебек төрле фәннәр укыла торган низамлы хөкүмәт мәктәпләрендә уку булса да, ул вакытларда хөкүмәт мәктәпләренә шәкерт кабул ителмәгәнлектән, бер ай кадәр чарасыз йөрергә туры килде.

 

1878 елда урыс-төрек сугышында Шахмай авылының Әхмәтшаһ исемле бер солдатның Стамбулда качып калганын, Мәмәд ага исемендә фаэтончы булып йөргәнен мин ишеткән идем. Фаэтончылардан сораша торгач, шул кешене таптым. Бер көн килеп, ул мине үзенең Стамбулның бер читендә булган йортына алып барды. Минем яныма кунаклар чакырды, аның кунаклары бар да үзенең иптәшләре фаэтончылар – кырым татарлары иде. Арада бары бер укытучы – рөшдия мәктәбе мөдәррисе бар, Бодаҗлы Ногман әфәнде исемендә кырымтатары иде. Ул бераз кичегеп килде. Байтак вакыт аны көтеп тордык. Ул килгәнче мәҗлестә сүз бар да ат, көпчәк тә кучер тирәсендә барды. Бу мәҗлес минем өчен бик артык эчпошыргыч булды. Ногман әфәнде килгәч кенә минем ишетәсе килгән сүзләрне ишетергә туры килде.

 

Ногман әфәндегә мин үземнең ни максат белән килгәнемне, хөкүмәт мәктәпләрендә укырга теләгәнемне сөйләдем. Ул мине бераз имтихан кылгач, шәкерт кабул итә торган вакыт булмаса да, үзенең идарәсендә булган рөшди мәктәбенә алырга вәгъдә бирде.

 

Рөшди мәктәбе безнең Русия гимназияләренең дүрт сыйныфы дәрәҗәсендә, хәзерге беренче баскыч мәктәпнең соңгы өч сыйныфы белән икенче баскычының беренче сыйныфы дәрәҗәсендә бер мәктәп иде. Ул вакыт Стамбулда өч еллык (ибтидаи) башлангыч мәктәптә укып төрекчә укырга-язарга өйрәнгәч, дин турында да бераз мәгълүмат алгач, Стамбул халкының күбрәге балаларын рөшди мәктәбенә биреп, хөкүмәт хезмәтчесе хәзерләргә тырыша, бик азлары гына дини мәдрәсәләргә биреп укыта иде. Дини мәдрәсәләргә шәкертләр күбрәк авыллардан килә иде. Дини мәдрәсәләрдә яшүсмер шәкертләр бик сирәк була. Аларның күбесе, Коръәнне бер дә аңламастан күңелдән бикләп, Коръән-хафиз булырга тырышып, баш ваталар иде. Дини мәдрәсәдә иң түбән дәрәҗәдә укучыларның яше 20-25 тирәсендә була иде. Боларның күбесе солдат хезмәтенә бармас өчен мәдрәсәгә килеп, шәкерт булып язылып, солдат хезмәтеннән качып ятучылар була иде.

 

Рөшди мәктәбе дүрт еллык булып, аннан соң дүрт ел игъдади мәктәптә укып, көзләргә гали мәктәпләргә керәләр иде.

 

Шәкертләр идәнгә тезләнеп утырып дәрес укыйлар. Мин канәгать түгел...

 

Мәмәд агада мәҗлестә булганнан ике көн соңра Хәли Ногман әфәнде идарәсендә Стамбулның Даут паша мәхәлләсендә булган рөшди мәктәбенә бардым. Хәли Ногман әфәнде мине рөшдиянең икенче сыйныфына алды. Бу сыйныфта тәртипле башлангыч мәктәптә укып рөшдигә кергән 12-13 яшьлек балалар булган кебек, кырым татарларыннан минем кебек җиткән егетләр дә бар иде. Һәм дә шәкертләрнең күбесе кырым татары иде. Рөшди мәктәбе низамлы, тәртипле мәктәпләрдән саналса да, бу Даут паша рөшдие (шәһәрнең бер читендә булганлыктан булса кирәк) бинасы бик начар, парталар юк, шәкертләр идәнгә тезләнеп утырып дәрес укыйлар иде.

 

Бу мәктәп тә мине канәгатьләндермәде. Шулай да, дәрес программасында мин белмәгән байтак нәрсәләр булганлыктан, язга кадәр мин шул мәктәпкә йөрдем. Минем фатирым Стамбулның Такта кальга дигән мәхәлләсендә булып, аннан Даут пашага бару өчен бер сәгать вакыт уза иде. Дини мәдрәсәләрдә ятучы шәкертләр рамазан алдында җәргә, ягъни авылларга чыгалар иде. Авыл халкына тәравих намазы укытып, вәгазь, нәсихәт кылып, хәер-садака җыйнап кайту өчен мәдрәсәдән китүләренә җәргә чыгу диләр. Шул вакыт мәдрәсәләр фәкыйрь өчен буш фатир була иде. Шундый буш фатир булып торганда фатирга акча түләп торасым килмәде. Суык кое мәдрәсәсендәге Хөсәен әфәнденең бүлмәсенә күчеп тора башладым. Шул мәдрәсәдән Даут паша рөшдиясенә йөреп дәрес укыдым.

 

Рөшдиянең икенче сыйныфы дәресләр минем яшемә күрә бик түбән булганлыктан, көз көне мәктәпләргә шәкертләр алынганда ничек булса да югары күтәрелергә кирәклеген уйлый идем.

 

Гобәйдулла Бубый һәм Фатих Кәримиләр белән укый башладым

 

Шул елның язында, апрель аенда булса кирәк, Гобәйдулла Бубый белән Фатих Кәрими дә Стамбулга бардылар. Алар баргач, өчебез бергә Сәедкый әфәнде исемендә мәдрәсә шәкертеннән хосусый рәвештә дәрес алып, игъдадиның беренче сыйныфына имтихан белән керү өчен хәзерләнә башладык. Сәедкый әфәнде дини мәдрәсә шәкерте булса да, яшь вакытында франс мәктәбендә укып шәһадәтнамә алганнан соң, ни сәбәптәндер, гали мәктәпләрдә укымыйча, дини мәдрәсәдә торып, дин дәресләренә дәвам итә иде.

 

Ике ай кадәр хәзерләгәннән соң, өчебез дә игъдадинең беренче сыйныфына керә алдык.

 

Фатих әфәнденең әткәсе Гыйльман ахун Стамбулның мәшһүр язучыларыннан Әхмәт Мидхәт әфәнде белән электән хатлашып торган. Хат белән моназәрә кылышып торганлыктан, Әхмәт Мидхәт әфәнде Фатих Кәриминең бик якын дустының улы кебек кабул итте. Аның аркасында Фатих әфәнде игъдадинең ләйли кыйсеменә, ягъни пансионга түләүсез кабул ителде. Бубый Гобәйдулла әфәнде (анда Фәез әфәнде булып йөрде) акча түләп керде. Пансионга керү өчен елга 300 сум акча кирәк булганлыктан, миңа расходка ул кадәр акча җибәреләсенә ышанычым булмаганлыктан, пансионга кермәдем, нәһари игъдадига кердем. Суык кое мәдрәсәсендә торып, игъдадига барып дәрес укый идем. Ул вакытларда дини мәдрәсәләрдә рәсми мәктәп кичәсенә йөрүчеләргә торырга рөхсәт ителми иде. Шуның өчен мин дини мәдрәсә шәкертләре кыяфәтендә җөбия (җилән) киеп, чалма чалып йөрергә мәҗбүр булдым. Игъдадинең үзенә махсус рәсми киеме булса да, дини мәдрәсә шәкертләре кыяфәтендә йөрергә дә рөхсәт ителә иде.

 

Яхшы укыганым өчен, солтан мине алтын сәгать белән бүләкләде

 

Суык кое мәдрәсәсенә Хөсәен әфәнде бүлмәсенә күчеп тора башлаганымны язган идем. Хөсәен әфәнде, үзе җәрдән кайткач та, мине чыгармады, бергә тордык. Хөсәен әфәнденең бүлмәсе минем өчен буш фатир. Мин аңар хаксыз – түләүсез хезмәтче булдым. Шулай итеп, без килешеп тордык: аш пешерү, самавыр кайнату, бүлмә җыештыру, базардан, кибеттән кирәк нәрсәләрне китерү минем эшем иде. Бу эшләр миңа авыр тоелмады. Рөшдидә дүрт ел укыла торган дәресләрдән имтихан биреп игъдадига кергәч, мин тәмам тынычландым, максудыма ирештем. Түләүсез фатирда торганыма куанып, бер дә иренмичә хезмәт иттем. Дәресләремне бик тырышып укыдым. Хөсәен әфәнде, үзе ятып йокласа да, төнге сәгать бергә-икегә кадәр ут сүндермичә утырып дәрес хәзерләвемә рөхсәт итә иде. Бу кыш минем башымда яз көне имтихан биреп сыйныф күчүдән башка һичбер уй булмады, эшләдем дә укыдым, эшләдем дә укыдым.

 

Шулай тырышып укый торгач, имтиханда сыйныф күчү генә түгел, сыйныфта икенче шәкерт булып, мөкяфәткә (наградага) дә мөстәхикъ булдым. Солтан Гаидел Хәмиттән сыйныфта алдынгы дүрт шәкерткә алтын сәгатьләр китереп бирделәр. Шул сәгатьне мин әле дә саклыймын. Дөрес, бу сәгать бик зәгыйфь нәрсә, шулай булса да, ул миңа бик зур истәлек булып сакланадыр. Моннан соң инде үземә ышаныч артты. Алдагы елларда да сыйныфта калмаслыгыма ышандым. Сәламәтлегемне бетерү дәрәҗәсендә тырышып укырга да хаҗәт күрмәдем. Шулай да, игъдадины бетереп, гали әл-әгъла (иң югары) дәрәҗәдә шәһадәтнамә алдым.

 

Стамбулда башлангыч (ибтидаи) мәктәпләр, рөшдиләр, дини мәдрәсәләр санап бетергесез күп булса да, югары мәктәпләргә шәкерт хәзерли торган бары өч игъдади мәктәп бар иде. Аның берсе хәрби, ягъни гали сугыш мәктәбенә шәкерт хәзерли торган гаскәри игъдади, икесе мөлкия игъдадия булып, аның берсе ләйли (пансионлы), икенчесе нәһари (пансионсыз) иде.

 

Без анда булган елда (1891 елда) дини мәдрәсәләрдә – «Дареттәдрис»тән берничә генә укучы татар шәкертләре булса да, мөлкия игъдадисында укучы һичбер татар шәкерте юк. Бездән соң анда барып керүче татар шәкертләре байтак булса да, аларның күбесе акча түләп пансионда ятучы бай балалары иде. Алар бетермичә ташлап кайтып киттеләр.

 

Төрек язучысы Әхмәт Мидхәт татар милләтенә хезмәт итәргә өндәде

 

Икенче, өченче елларда инде мин дәрес өстенә генә кадалып ятмадым, милли-сәяси мәсьәләләр белән дә кызыксына башладым. Яшь төрекләр партиясе членнарыннан гаскәри тыйббия, ягъни военный врачлар хәзерли торган гали мәктәп укучыларыннан Гыйззәт әфәнде, мәшһүр язучылардан Әхмәт Мидхәт, мәшһүр фәйлософ Җәмалетдин әфәнде белән дә таныштым. Ауропада чыга торган Төркиягә яшерен кергән яшь төрекләр газеталарын укыдым. Укып кеше рәтенә кергәч, Төркиядә калуны алда тота идем.

 

Әхмәт Мидхәт әфәнденең ул вакытка кадәр язып мәйданга чыгарган төрле мәүзугътагы китапларының күплегенә карап, мин аны һәрвакыт язу өстендә утыра торгандыр дип уйлый идем. Ләкин мин аны һичбер вакыт язу өстәле өстендә очратмадым. Без аңар җомга көннәрдә, бәйрәм көннәрдә бара идек. Ул һәрвакыт дүрт стенасы китап ышкафлары белән капланган үзенең көтепханәсендә үзенең дәрес эшләре белән шашки, домино, карты уйнап вакыт уздыра торган була иде. Ул безгә һәрвакыт Төркиядә калмаска, Русиягә кайтып, татар халкына, татар милләтенә хезмәт итү турында киңәшләр бирә иде.

 

Җәмалетдин Әфгани да төрекләрнең, бөтен төрек халкының мәдәнияттә алга китүләре Русия татарлары аркылы буласына ышанганын сөйләп, безнең күңелләребезне күтәрә иде.

 

Гыйззәт әфәнде безгә Солтан Хәмит идарәсенең начарлыгын, халыкның ничек җәберләнгәнен аңлата иде.

 

Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.

"Безнең мирас". – 2024. – №3. – Б. 36-42.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру