Журнал «Безнең мирас»

Бабаларым, әбиләрем... (+видео, фотолар)

Үземнең кемлегемне барлап утырам әле.
Бабам Зиннур искә төшә. Ни әйтсәң дә, аның нигезендә, ул салган йортта туган сабый бит мин. Гел бабай, әби янында үтте балачак. Әти дә, әни дә – көнозын эштә. Әби – мич, казан алдында, бабай – өстәл янында дигәндәй. Мин шунда мәш киләм, уйныйм, рәсем ясыйм, гомумән, үз дөньям, үз шөгылем.
Тыныч кына яшәп булмый, энем Азат кысыла: уйный белми, чүкеч белән башка суга. Бишектә – нәни энем Айрат. Көйсезләнә башласа, әби аңа марляга эремчек төреп имезлек ясый да авызына каптыра. Еламый ул шуннан соң.
Миңа бабай ул чакта гел моңсу йөргән кебек истә калган. Беркөнне аның янына әллә нинди кешеләр килеп, кулын кысып, күкрәгенә медаль тагып китте. Әллә нинди батырлыгы өчен. Өйдә әби дә юк иде. Нигәдер, бабай елады. Елады дип, күзеннән яшь чыкты инде. Әти кайткач, ул медальне «Пленда күрсәткән батырлыклары өчен», – дип укыды. Шунда белдем: бабай да әтием шикелле сугышта булган икән. Тик аны әсир иткәннәр, ә әти аягын югалтып кайткан. Бабай үзе сугыш турында миңа беркайчан да сөйләмәде. Сөйләргә ярамаганлыгын соңыннан гына белдем, заманы шундый булган. Зиннур бабайның язмышы бик катлау­лы һәм гыйбрәтле — ул турыда бер нык­лап язармын әле. Инде Сафа бабайга күчим.
Кайбер елларда мине җәй буена әнинең авылы Иштирәккә кунакка җибәрәләр иде. Миңа анда тагын да рәхәтрәк. Сафа бабай да, Мәчтүрә әби дә, ни кылансам да, сүз әйтми. Умарталары бар, умырып бал ашыйм; сыерлары күп сөт бирә — каймак сыпырам, аннан соң бабайга булышам. Ул халыктан сөт җыя. Мин исә, бик тырышып, аның майлылыгын тикшерәм. Кысылып йөрим инде шунда, комачаулый торганмынмы?.. Әйтүче юк. Аннары бабай белән тире җыябыз. Мин сыйфатын карыйм: тишекләре, җыртыклары юкмы? Бабай сыйфатсызлыкка бик бәйләнми, күрше авыл җыючысын гел сүгәләр, шуңа күрә дә ул авыллар үзләре дә тирене бабайга китерә.
Без бабай белән умарта карыйбыз. Ул миңа яуда күргәннәрен сөйли. Сугышның дөньяда иң акылсыз гамәл икәнен аңлата. Тик менә үзенең бик озак әсирлектә ятуын әйтмичә калган икән, соңыннан белдем. Зиннур бабай кебек, аңа да рәхәт булмаган. Әле Сафа бабайга үләргә дә туры килгән — анысын соңрак язармын.
Кечкенә вакытта бер рәхәтлектән икенчесенә күчеп кенә йөргәнмен икән мин. Рәхмәт барысына да!
Үсә төштем, студент булгач, Казаннан авылга еш кайтам. Акча кирәк, бәрәңге, ит! Бар булганын бирәләр, укысын гына, диләр. Әле җәй көне кайтып йөрүләр истә. Мин кайтасын белеп, әбием Мәликә һәрвакыт капка төбенә чыгып утыра. Туксан биш яшь үзенә. Сөбханалла, таза-сау. Ходай Тәгалә алда да гомерен озайтсын! Янына якынлашу белән ул миңа:
— Нихәл, улым, кайттыңмы? Мин һаман исән бит әле, — ди.
— Әй, әбием, — мин әйтәм, — синең исән булуың шулкадәр шатлык, менә бит әле берәү дә каршыларга чыкмаган, ә син беренче булып кул бирәсең. Бәхет бит бу. Берәүнең дә мондый әбисе юк!
— Рәхмәт, улым, яхшы сүзеңә. Шулай да күп яшәдем инде, Ходайның рәхмәте, сез — оныкларым да йөзебезгә кызыллык китермәдегез. Телевизордан карап кына торабыз сине.
— Әби, әле син барында булдырабыз аны. Яшә генә! Тик озак яшәвеңә зарланма, яме! Кадер-хөрмәттә гомер итәсең, улларың, кызларың, оныкларың янәшәңдә. Икенче кайтуымда да шушында утырып каршыла, яме!
— Ярар, улым, исән-сау булсак, шулай итәрмен...
Сумкаларны тутырып, Казанга китеп барам. Вакыт дигәнең үтә тора, кесә такырая, эчләр суырыла, өйдәгеләрне сагынуның чамасы юк. Ябыккан сумканы алып, яңадан авылга сыпыртам. Әби капка төбендә:
— Әй, улым, әйтергә дә оят инде, мин һаман да исән бит әле, — дип каршы ала. Исән-саулыкка сөенешеп күрешүләр һәм үткән елгы шаяру катыш әңгәмәбез яңадан кабатлана.
Әбинең соңгы көннәренәчә — йөз дә бер яшенә кадәр – чөкердәшеп, сөйләшеп яшәдек. Урыны җәннәттә булсын! Аның урынында — капка төбендә – хәзер әнием утыра. Картлык шулай итә торгандыр инде, сагындырадыр... Һай, шуны белә торып та, сирәк кайтабыз шул туган нигезгә...
Мәчтүрә әбием турында язмадым бит әле. Матур әбиләрем күп. Ләкин әнинең әнисе — Мәчтүрә әбием кебек йомшак, киң күңелле, бер гөнаһсыз әбиләр сирәктер. Аның пешергән ашлары, аның кигән күлмәкләре, аның наз­лы сүзләре!.. Юк, аны кабатлап булмый. Аны бары тик күзеңне йомып, күз алдыңа китереп, күңелдән кичерергә генә була. Минем аңа пышылдап: «Әби, әби!..» — дип эндәшәсем килә. Ул, борылыр да, миңа: «Нәрсә, улым? Кулыңны канаттыңмы?» — дияр. «Пычак белән уйнамыйлар аны, ул — уенчык түгел», — дияр сыман һәм матур итеп чүпрәк белән бәйләп куяр. Ачуланмый гына назлап әйткән сүзләреннән бармак киселмәгән булып китә, авыртмый да.
Икенче вакыт мин тагын әбигә эндәшәм: «Әби, әби!» – «Нәрсә, улым? Һай, ул юньсез малайларны!.. Сугыштыгызмыни?.. Күзеңә төрттеләрме? Кылычлы уен куркыныч ул! Менә син үскәч, шафир булам, дисең, күзсез нишләрсең? Әй, балалар, ярамый, дисәң дә үзләренекен итә инде алар...»
Әби догасын укый. Күрәсең, Ходайдан мине бәла-казалардан саклауны сорый.
Мәчтүрә әбием дә туксанны узды. Хәтере бик начарланды, ләкин гадәтенә сеңеп калган ягымлылыгы кимемәде. Әни белән янына Иштирәккә баргач, яшь чакларны сөйләшеп утырабыз. Әби, тыңлый да, ара-тирә: «И, гүмерләр!» — дип куя. Язмышыннан канәгать рәвештә дисбесен тарта. Үзе өчен генә түгелдер, балалары, оныклары, гомумән, алдагы хәерле, бәрәкәтле тыныч тормыш өчен иреннәрендә дога сүзләре тирбәләдер аның.
Сирәк кенә булса да әби-бабаларым, ягъни кода-кодагыйлар сабан туе алларыннан безгә — Зиннур бабайларга җыела иде. Әле алар янына күрше авылдан әтинең сеңлесе Динә апаның каенатасы Зиятдин бабай да чакырыла. Ул да пленда булган. Менә ичмасам бәйрәм башлана. Ләкин бу бәйрәмнең күп өлеше һаман шул каһәр суккан сугыш газаплары белән бутала иде. Зиннур бабай үзенең ничек итеп, үкенечле рәвештә Волхов фронтында камалышта калып, әсирлеккә эләгүен сөйли. Конц­лагерьда нимесләрнең безнең илгә каршы татарлардан легионнар оештыра башлагач, анда бармавын, сугышның ахырынача эттән дә начар тормышта гомер кичерүен бәян кыла...Әй, Алла! Ни генә күрмәгән икән газиз бабам!
Аны аш бүлмәсендә тыңлап торган әбиләрем, әни, апаларым елый башлый.
Инде Зиятдин бабай сүз башлый:
— Концлагерьда исән калуымның сәбәбе бер генә булды. Үзегез беләсез — мин тегүче бит. Нимесләр шуны белеп алдылар. Бер ватык тегү машинасы китерделәр, шуны төзәтеп, әсирләрнең күл­мәк-ыштаннарын, бишмәтләрен ямап-җөйләп, нимесләрнекен рәтләп яшәдем. Нимесләр шуңа ипи сынык­лары, һәм башка калдык-постыклар биргәли иде. Тоткыннар белән бүлешеп тордым. Безне әнә шул тегү машинасы үлемнән коткарды. Ә күпләребезгә хәзерге тормышны күрергә насыйп булмады. Көн саен лагерьдан, арба-арба төяп, «җәһәннәм»нән котылганнарны үлек базына ташыйлар иде...
Хатыннарның елавы көчәя төшә. Сүзгә Сафа бабай кушыла:
— Менә мин шул баздан чыккан кеше инде. Үлгәнемне хәтерләмим. Бик каты чирли идем. Ни өчен бу вакыйганы беләм, соңыннан концлагерьдагы дуслар сөйләделәр. «Сине, беткән инде бу, барыбер үләчәк, дип, арбага салып, алып чыгып киттеләр», — диләр.
Әйе, мин берзаман аңыма килеп уянып киттем. Ниндидер базда, үлекләр өстендә ятам. Үлгән кеше дә сикереп торып басарлык яман әшәке ис бугаздан кыса. Белмим, нинди көч тапканмындыр, бу чокырдан мин үрмәләп чыга алдым. Таң атып килә иде бугай. Төнлә үлгәннәрне җыючы мәет арбасы минем янда туктады. «Карале, — диде ахрысы арбаны озатучы нимес сакчысы, — тере бит бу». Мине, арбаны бушаткач, яңадан лагерьга алып керделәр...
Аш бүлмәсе ягындагылар тыела алмый үкси үк башлады.
— Менә шуннан соң, — дип дәвам итте Сафа бабай, — тернәкләнеп киттем. Хәзер сезнең каршыда утырырга насыйп булган.
Шулчак Зиннур бабай өстәлгә тозлы балык астына җәелгән район газетасыннан бер рәсем күреп алды.
— Карагыз әле, күрше авылдагы безнең гадук Гәсимгул түгелме соң бу?! Гаиләсе белән. Рәсем астына «Бәхетле гаилә» дип куелган. Ай-яй болар үрчегән. Зиятдин кода, син аны беләсең. Сволочьны! Без сугышта йөргәндә дизиртировать итеп калган ул. Хайван! Бармакларын имгәтеп. Менә шул хәзер «Алтын кеше» булган! Кара син аны!..
Гәҗитне чүп чиләгенә бәрделәр.
— Әйе, ул заманда төрлесе булды! Хәзергесен хәерлегә әйләсен! Әйдәгез, кодалар, бүгенге гадел тормыш өчен! — дип, Зиннур бабайның сабан туена махсус әзерләнгән балын чәкештереп куйдылар.
— Еламагыз, хатыннар! Без чиста яшәдек, сезгә безнең өчен кызарырлык булмады!

Зиннур бабай Зиннур бабай
Мэчтурэ эби Мәчтурә әби
Сафа бабай Сафа бабай
Мәликә әби Мәликә әби

Теги: Алмаз Хәмзин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру