Бабайларыбызның каберләре кайда?
Минем ике бабам да сугыштан кайтмаган. Тимерче Хөҗҗәт бабамның (әтинең әтисе) кайсы бәрелешләрдә катнашуы, кайчан, кай туфракларда җирләнүе турында әле дә берни белмим.«Хәтер» китабында «1943 елның июлендә хәбәрсез югалган» дигән коры мәгълүматтан гайре сүз юк. Тиешле урыннарга хатлар юллыйм, эзләнәм, интернетта утырам, әмма аның язмышының очына һаман чыга алганым юк. Тик өметемне өзмим. Икенче бабам Әүһади (әниемнең әтисе, өстәге рәсемдә беренче рәттә – сулдан икенче. – Л.Л.) хакында исә азмы-күпме беләм сыман...
Эзләнә торгач, интернеттан Әүһади бабамныкына охшаш исем-фамилия язылган бер бит кәгазь – «Именной список безвозвратных потерь начальствующего и рядового состава» табып алдым. Кәгазь өстенә, бит санын күрсәтеп, кызыл карандаш белән 139 дип язылган. Бер биттә 13 сугышчы турында мәгълүмат бар. Исемлектә 146 нчы итеп теркәлгән бабай хакындагы язмалар түбәндәгечә: «Шехрадиев Авходы, 107 с.п., ТАССР, Калининский район, с.Улиман, 1907, Калининский РВК, умер от ран 2.09.1942 г., похоронен 400 м.сев.зап. д.Херенки. Полавский р-н, Ленингр. обл., жена – Шехрадиева Мусафкира, Тат.АССР, Калининский р-н, с.Улиман».
Эчемә җылы йөгерде. Кайбер төгәлсезлекләр булуга карамастан (бабайның атасы кем икәнлеге күрсәтелмәгән, үзенең исем-фамилиясе дә дөрес язылмаган), әлеге сугышчының нәкъ минем Әүһади бабам булуына бөтенләй шигем калмады. Чыннан да туган җире (Актаныш районы элек Калинин исемен йөрткән) туры килә, туган авылы шул – Олыймән (Улиман), исем-фамилияне ничек ишеткән булсалар, шулай язганнардыр, күрәсең, чынлыкта Шәйхразыев Әүһади (Шайхразиев Аухади), хатыны – Мофаккирә (Мусафкира дип ялгыш язылган). Бераздан тагын шулар ачыкланды: 1964 елда бабайның җәсәден Херенкадан (ул авылны немецлар, партизаннарга калмасын дип, тулаем яндырган) Борки дигән икенче бер авылдагы туганнар каберлегенә (хәзер аны шул зиратта күмелгән генерал-майор С.Г.Штыков (1905-1943) каберлеге дип тә атап йөртәләр) күчереп җирләгәннәр. Күчергәч, ниндидер сәбәпләр аркасында (исем-фамилияләре артык хаталы булганнарны яисә төгәллектә шик уятканнарны ташка уймаганнар), бабайның исем-фамилиясе ташка язылмыйча кала. Бәлки аның җәсәде бөтенләй күчерелмәгәндер, дигән шик тә бар...
Кыскасы, көннәрдән беркөнне (узган елның август ахырында) хатыным Фидания һәм туганнан туган энем Фирдәвис (әниемнең энесе Рөстәмнең улы) белән булдык без бүгенге көндә Новгород өлкәсенә караган, Парфин районына кергән әлеге Борки авылында. Әлеге авылдан читтәрәк урнашкан бер зират янына килеп туктадык. Ләкин ул туганнар каберлегенә охшамаган иде. Шулвакыт безнең янга мотоцикллы бер ир-егет белән мотороллерлы хатын-кыз килеп туктады. «Сугышта һәлак булганнарның каберлеген эзли идек» дигәч, алар икесе беравыздан «Әз генә түргәрәк керегез, Штыков каберлеге шунда», – диде.
Кердек, таптык каберлекне. Мин андагы ташларга язылганнардан бабамның исем-фамилиясен тапмасымны чамалый идем. Шулай да күңел төбендә нәни генә бер өмет чаткысы да бар иде. Ташлардагы исемлекне берничә кат җентекләп карап чыктык, әмма таныш исем-фамилияне очратмадык. Язуларның барчасын фотога төшердем, кайткач, исемлекне иркенләп барлап чыктым: каберлектәге 1002 сугышчының кырыгы мөселман исем-фамилияле булып чыкты (бәлки әле монда керәшен кардәшләр дә җирләнгәндер, анысын инде бер Ходай белә). Кан-кардәшләрнең барысы да диярлек 1942 елның мае һәм 1943 елның августы аралыгында шушы тирәдәге Херенка, Замошка, Кутилиха дигән авылларда җирләнгән булган. Әйткәнемчә, 1964 елда, шушы тирәлектә җирләнгән сугышчыларның җәсәден казып алып, Борки авылы читендәге ошбу туганнар каберлегенә китереп күмгәннәр. Борки авылының урта бер җирендә тагын бер каберлек бар. Монысында 472 сугышчы җирләнгән (башка зираттан күчереп түгел). Шуларның 14е татар булуы ихтимал. Кан-кардәшләребезнең исем-фамилияләрен башка якын-тирә авыллардагы туганнар каберлегеннән дә (ә андый авыллар Парфин районында бихисап!) күпләп очратырга мөмкин (мәсәлән, Парфино бистәсе зиратында җирләнгән 1088 кешенең кимендә 7се (кабер ташындагыча язам: Ахметов Ибрагим, Займулин Юсуп, Зайнулин Ибрагим Хайнович, Вахрутдинов Галидзян (дөресе, бәлки, Фахрутдинов Галимзян?), Гизиев Химитджан (Газиев Хамитзян?)...), Загоскадагы 1080 кешенең 39ы, Парфино авылы зиратындагы 264нең 4есе (Хасанов Самат, Ахметов Ибрагим, Балыкбаев Ахмед, Балыкбаева Ания...), Ясная Полянадагы 1351 мәрхүмнең 31е, Конюховодагы 2056 кешенең 37 есе, Юрьеводагы 647 нең 11е (Абдулов Нуры, Валиуллин Тимер, Салиев Якуб...), Хмелеводагы 149ның 6сы (Газизов Гариф Насибуллович...), Тополеводагы 122 кешенең 5есе (Амиров Смагул (Исмәгыйль?), Арзиев Ахмед, Бизарбаев Искандер, Мухамедзянов Косим...), Сельцодагы 329 кешенең кимендә 2се (Исмалов Кургаш, Файзулин Абдулкалим...), Обшадагы 325 сугышчының 6сы (Хуснимардапов Такип, Сотрудинов Расих, Сайдалиев Акзам...), Пола бистәсендәге 505 кешенең 10ысы, Ростани авылндагы 188 кешенең 3есе (Галлямов Шарифан, Имашов Фубай, Кабаев Муслим...), Дубровыдагы 262 кешенең кимендә 10ысы, Ивашоводагы 345 кешенең кимендә 13е, Навельедагы 413 кешенең кимендә 18е, Лукинодагы 154 сугышчының кимендә 4есе, Мануйловодагы 978 кешенең кимендә 24е, Тулитоводагы 136 кешенең 3есе (Баязитов Ахмет Райсатович, Салахутдинов Хайдар Фаркутдинович, Акчурин Белял Келанович...), Кече Заходтагы 194 кешенең кимендә 5есе, Кузьминское авылы зиратында җирләнгән 5286 сугышчының кимендә 120се... безнең милләттәшебез булуы ихтимал.
Бәлки, кем дә булса, туганын, якын кешесен танып алыр дип, Штыков каберлегендә җирләнгән газиз кардәшләремнең исем-фамилияләрен үз вакытында «Шәһри Казан» газетасында («Бабам каберен эзләп...» дигән язмамда) бастырып чыгарган идем. Әлеге исемлеккә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев тә игътибар иткән икән. Күп тә үтми миңа Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан, төгәлрәк әйткәндә, идарә җитәкчесе Р.Р.Кадыйровтан М.Ш.Шәймиев күрсәтмәсенә таянып язылган хат килде (№ Л – 18537/1755). Анда мондый юллар бар: «...Язмада телгә алынган 56 солдат һәм офицерның 21е безнең якташ булып чыкты. 29 кеше безнең төбәкнеке түгел, шул сәбәпле алар Татарстан Республикасының Хәтер Китабына кертелмәгән. Исем-фамилияләрендәге төгәлсезлек аркасында 6 сугышчының (хатта язылганча китерәм: рядовой Карамов Валеж (похоронен 29.07.1942 в д.Кутулиха), рядовой Машков Абдрашит (1916 г.р., похоронен 06.09.1942 в д.Замошка), рядовой Хафизов Ахмедзян (1916 г.р., похоронен 18.09.1942 в д.Херенка), Демидов Закей Синотулович (похоронен 11.02.1942 в д.Борки), старшина Шарафутдинов З.К. (похоронен 04.02.1943 в д.Борки), Зинатуллин Гинят (похоронен 14.10.1942 в д. Борки. – Л.Л.) чынлыкта кем булуын ачыклап булмады. Чыгышы белән ТАССРдан булган 21 якташыбызның 19ы Татарстан Республикасының Хәтер Китабына кертелгән. Ике сугышчының (берсе минем бабам Әүһади) исем-фамилиясе Хәтер Китабының 29 нчы өстәмә томына кертеләчәк».
Инде хәзер Новгород өлкәсе Парфин районы Борки авылындагы туганнар каберлегендә җирләнгән 21 якташыбыз турындагы мәгълүматларга игътибарыбызны юнәлтик (барысы да дөрес һәм анык аңлашылсын өчен һәлак булган яисә ярадан вафат булган сугышчылар турындагы мәгълүматлар русча, исем-фамилияләр дә кабер ташларында язылганча бирелә):
1. Шайхразиев Аухади Шайхразиевич, 1909 г.р., место рождения с.Улиманово Актанышского (Калининского) района, мобилизован Актанышским (Калининским) РВК, красноармеец, 107 стрелковый полк, погиб в декабре 1943 года (дөресе: алган ярасыннан 1942 елның 9 сентябрендә үлә, Херенка авылында җирләнә. – Л.Л.), похоронен в Новгородской обл., Парфинском районе, д.Борки, братская могила (могила Штыкова). Будет занесен в 29 том Книги Памяти, без места захоронения есть в 2 томе Книги Памяти, стр.559;
2. Аменев Нурмахмед (Нуриахмет) Закирович, 1917 г.р., родился в Казани, моб. Свердловским РВК Казани, старшина, 151 стрелковая бригада, 55 стрелковая дивизия, умер от ран 24. 07. 1942 в 67 медико-санитарном батальоне, захоронен Новгородская обл., Староруский район (хәзер Парфин районы. – Л.Л.), д.Херенка. Книга Памяти, 11 том, стр.59;
3. Ахмедзянов Заки Ахунович (Гафурович), 1906 г.р., родился в с.Куш. Елга, мобилизован Заинским РВК, красноармеец, 228 стрелковый полк, 55 стрелковая дивизия, умер от ран 24. 09. 1942 в 67 медико-санитарном батальоне, захоронен Новгородская обл., Парфинский район, д.Херенка. Книги Памяти, 10 том, стр.32;
4. Бурганов Мингазидин (Мингазетдин) Хаеткутдинович (Хуснутдинович), 1905 г.р., г.Менделеевск, мобилизован Бондюжским РВК, гв.Старшина, 9 МСБ (ОУЧБ), 28 гвардейская стрелковая дивизия, умер от ран 15.08.1942 в 35 медико-санитарном батальоне, захоронен Новгородская обл., Парфинский район, территория Поплавского с/с. Книга Памяти, том 16, стр.295;
5. Габаев (Губаев) Ахметзян Шарифзянович, 1916 г.р., Будёновский район, с.Вольный Стан, мобилизован Дмитровским РВК Московской обл., красноармеец, 62 стрелковый полк, 10 стрелковая дивизия, погиб 08.08.1942, захоронен Ленинградская (хәзер Новгородская) обл., д.Кутилиха. Книга Памяти, том 23-1, стр.249;
6. Гарифуллин Унус (Юнус), 1902 (1912) г.р., совхоз им.Вахитова, мобилизован Мамадышским РВК, красноармеец, 65 гвардейский стрелковы полк, 22 гвардейская стрелковая дивизия, умер от ран 19. 08. 1942, захоронен Новгородская обл., Старорусский район (хәзер Парфин районы. – Л.Л.), д.Замошка. Книга Памяти, 16 том, стр.68;
7. Гильматов (Гильманов) Фатак (Фаттах, Фатых. – Л.Л.), родился в с.Камаево (шагыйрь Дифгать Сирай белән Вафирә Гыйззәтуллинаның туган авылы. – Л.Л.), мобилизован Бондюжским РВК, красноармеец, умер от ран 24.07.1942 в 405 медико-санитарном батальоне, захоронен Новгородской обл., Парфинский район, д.Борки. Книга Памяти, 16 том, стр. 10;
8. Идиятуллин Рахим (Рахимзян) Хафиятович (Гафиевич), 1921 г.р., с.Нижние Тиганы, мобилизован Алексеевским РВК, гв.мл. сержант, отдельный учебный батальон, 28 гвардейская дивизия, умер от ран 02.10.1942 в 35 медико-санитарном батальоне, захоронен Новгородская обл., Парфинский район, д.Борки. Книга Памяти, 16 том, стр.108;
9. Иштуков Абдулла Валеевич, 1918 (1919)г.р., с.Куштово, мобилизован Апастовским РВК, сержант, 1318 стрелковый полк, погиб 23.02.1942, захоронен Новгородская обл., Парфинский район, д.Борки. Книга Памяти, 4 том, стр.336;
10. Музагитов Акрам Музагитович, 1920, Тукаевский район, д.Кугашево, мобилизован Ворошиловским РВК, гвардии лейтенант, командир строевой роты, служил 28 гвардейская химическая дивизия, 89 гвардейский стрелковый полк, умер 07.07.1942 (07.08.1942) в 35 медико-санитарном батальоне, захоронен Новгородская обл., Парфинский район, д.Борки. Книга Памяти, 12 том, стр. 353 не все данные, войдёт в 29 том;
11. Вофин (Вафин) Хариз (Харис), 1907 г.р., из г.Казани, красноармеец, пом.командира взвода, служил в 52 отдельной стрелковой бригаде, убит и похоронен 25.02.1942 в Новгородской обл., Парфинский район, д.Борки. В Книге Памяти не было данных на него, будет занесён в 29 том;
12. Заляв (Заляев) Нури (Нурияздан) Заляевич (Габбасович), 1905 г.р., родился в Арском районе, призывался Арским РВК, служил 107 полк, 55 стрелковая дивизия, умер 05.06.1942, похоронен 03.12.1942. (Биредә ике кеше хакында сүз бара булса кирәк. – Л.Л.). Похоронен у Дома инвалидов. Книга Памяти, 5 том, стр.230;
13. Хазлеев (Хазиев) Муллахмат (Мулахмет), 1923 г.р., родился Арском районе, д.Сикертан, призывался Арским РВК, красноармеец, автоматчик, служил в 1274 стрелковым полку, 384 стрелковая дивизия, убит 17.08.1942 г., похоронен 28.08.1942 в д.Ярцево. Книга Памяти, 5 том, стр.521;
14. Хайруллин Минихай (Минах), 1910 г.р., родился Кукморском районе, д.Янцыбино, служил в 717 стрелковом полку, 170 стрелковая дивизия, рядовой, убит и похоронен 05.11.1942 в д.Херенка. Книга Памяти, 14 том, стр.524;
15. Валитов Файзурахман (Файзрахман) Ахмедов (Ахмедович), 1908 г.р., родился в Казани, мобилизован Верхне-Муллинским РВК Пермской обл., служил в 1276 стрелковом полку, штаб 384 стрелковой дивизии, умер от ран в 469 медико-санитарном батальоне, похоронен 03.11.1942 в д.Борки. Книга Памяти не было на него данных, будет внесён в 29 том ;
16. Шакиров Нургалей (Нургали) Шакирович, 1905 г.р., родился Верхне-Услонском районе, п.Идель, служил 42 ЗАП, 52 отдельная стрелковая бригада, номерной, красноармеец, убит и похоронен 03.02.1942 в д.Борки. Книга Памяти. 8 том, стр.199;
17. Шакирзянов (Закиров Сабирзян Р.), 1915 г.р., г.Казань, стрелок, красноармеец, служил 52 отдельная бригада, убит и похоронен 12.02.1943 в д.Дубки (д.Борки). Книга Памяти, 11 том, стр.472;
18. Хасанов Нури Хасанович, родился в д.Б.Берези, мобилизован Арским РВК, красноармеец, разведчик, служил 52 отдельная стрелковая бригада, погиб 13.02.1942 и похоронен в д.Борки. Книга Памяти, 5 том, стр.557;
19. Абдрахманов (Габдрахманов) Фабзраман (Файзрахман), 1923 г.р., с.Тихие Горы, мобилизован Бондюжским РВК, красноармеец, 496 стрелковый полк, 370 стрелковая дивизия, умер от ран, похоронен 06.04.1942 в д.Борки. Книга Памяти, 16 том, стр.301;
20. Сибгатуллин Набиулла, 1904 г.р., мобилизован Лаишевским РВК, красноармеец, 1230 стрелковый полк. 370 стрелковая дивизия, умер от ран 05.12.1942 в 462 медико-санитарном батальоне, похоронен в д.Борки. Книга Памяти, 15 том, стр.253;
21. Гилязов Файзрахман Гилязович, 1905 г.р., с.Дубъязы, Высокогорский район, мобилизован Кировским РВК, красноармеец, 52 отдельная стрелковая бригада, погиб и похоронен 13.02.1942 в д.Борки. В Книге Памяти в 26 томе на стр. 184 не все данные, войдёт в 28 том.
Кем әйтмешли, боз кузгалды... Югарыда исемнәре әйтелгән бабайларыбызның җәсәде яткан Боркидагы Штыков каберлеге бүген яңартылуга, чын мәгънәсендә тәртипкә китерелүгә мохтаҗ: искереп беткән кабер ташларындагы (алар куелганга быел илле ел тулды! – Л.Л.) язулар акрын-акрын җуелып бара, ташларны яңаларга алыштырасы иде, каберлекне әйләндереп алган койма да үзен заманча итеп яңартканнарын көтә. Моны без – исәннәр – эшләмәсәк, тагын кем эшләр?! Минем янә бер теләк-хыялым бар: шушы Парфин районы җирлегендә (бәлки ул татарлар күпләп җирләнгән каберлек янында булыр), яуда башларын салган кардәшләребез истәлеген яд итеп, стелла куясы иде. Мондый күркәм эшләрнең безнең республиканың (җитәкчелек дип тә аңларга кирәк) турыдан-туры катнашы белән җиренә җиткереп башкарылганы бар инде. Бу юлы да шундый нәтиҗәгә ирешербез, дигән өметтә калам. Әлеге гамәлне тормышка ашыру юлында Татарстан Республикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарының (инвалидларының) иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-майор Әхәт Гайнулла улы Юлашев, аның ярдәмчесе полковник Равил Гыйният улы Хәкимов, «Ватан» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Александр Юрьевич Коноплёв актив эшчәнлек күрсәтә башлады инде. Бу эшнең барышы белән Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең дә даими кызыксынып торуы ниятнең уңышлы булачагына һичбер шик уятмый.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА