Арт капкадан кергәндә…
"Авыл кешесе бит ул!
Татар халкының бүтән төркемнәреннән мишәрләр аерылыбрак тора. Бу хакта күренекле тарихчыларыбыз да язып калдырган.«Мишары народ рослый и довольно красивый. По характеру добрый, гостепреимный, в поступках своих смелый и благородный, народ бравый и стыдливый, в обещаниях своих твердый». (Гайнутдин Ахмеров. Избранные труды. ТКИ. 1998, 158 стр.) Ефимий Малов та безнең адреска җылы сүзләр әйтә: «На самом деле мишары добродушнее и благорасположеннее к другим, чем татары-мухаммедане, последние уклончивее и хитрее», – ди ул «Сведения о мишарях» дигән хезмәтендә. (Типография императорского университета. Казань. 1885 г.)Ефимий бабай белән бер нәрсәдә генә килешеп бетеп булмый: шомалыкка, «чошлыкка» һәм хәйләкәрлеккә безнең мишәр халкы да әлхәмделилләһи генә… Мин моны Кара Чишмә авылы мисалында дәлилләргә тырышырмын.
Мишәрнең күркәм вәкиле булган безнең авыл халкы, чыннан да холык-әхлак ягыннан, райондашлар фи-керенчә дә, читтән килгән кешеләр күзәтүенчә дә шактый үзенчәлекле. Тел дә үзгә, сөйләшү рәвеше, үзара мөнәсәбәт, чит-ят кешегә мөгамәлә – бар да аермалы. «Кара Чишмәдән кыз алма, Кара Чишмәгә кыз бирмә», дип сөйлиләр иде бабайлар», – ди Бәркәтә егете, эшмәкәр Радик Төхфәтуллин. (Алай да беренче хатынының тамырлары Кара Чишмәгә килеп тоташа…) Метрика кенәгәләренә күз салганда да Кара Чишмә егетләренең тирә-як авыллардан гына түгел, хәзерге Аксубай-Норлат ягы, Чистай тирәсе, Бөгелмә, хәтта Самара өлкәсеннән дә килен төшерүләре күренә. Начар кешегә кыз бирмәсләр иде! Ул заманнарда кыз баланың нинди гаиләгә, кем кулына барып төшәчәген ата-ана бик нык тәфтишләгән бит…
Туймәтләрнең безгә карашы да үзенчәлекле. Күрше авылыбызның бер агае Кара Чишмәдән Кәлимә исемле кызны алган була. Ул гомер буе: «Карешмәдән эт алсаң, усал була, ә хатын алмасаң – яхшы», – дип сөйләгән имеш. (Безнең Кәлимә әбекәй бөтенесен җептән генә йөрткән ахрысы!) Болар барысы да халыкның шаяруы гына, әлбәттә. Бездә укытучы булып эшләп алган Иске Кади егете Марсель Мортазин да: «Элек Кара Чишмә кырыенда кара багана утыртылган булган, шуны күреп юлаучылар авылны читләтеп узып китәргә тырышканнар. Сездә үткен, усал кешеләр яшәгән, авылның исеме дә «кара» бит», – дигәнрәк фикер әйткәне бар. Болары – халыкның иҗат фантазиясе нәтиҗәседер. Бабайларыбыз ул дәрәҗәдә үк кансыз булмагандыр, дип беләм. Мәгәр үткенлек, һәртөрле хәлдән дә чыгу җаен табу, берникадәр эпатаж, хәтта артистлык сыйфатлары – боларын инде яшереп калып булмый. Авылдашлар турында яман фикерләрне исә безнекеләрдән кыен күргән, үз булдыксызлыгы аркасында «чыбык ашаган» кешеләр тарата, дип беләм. Безнең халык дөрестән дә гаделсезлекне, урынсыз золымны, чамадан чыгуны, кирәгеннән артык масаеп китүне, «эре бәрәңге ашаганнарны» өнәп бетерми шул. Ә инде ихлас, пакь күңелле, булсынга йөрүче бәндәләрне, әдәп-хәя белүчене кем кыерсытсын? Бу фикеремне дәлилләрдәй вакыйга авыл тарихында да бар. Сугыш арты елларында районнан исәпсез-хисапсыз тикшерүчеләр, надзор-дозорлар, уполномоченныйлар, инструкторлар армиясе авылга ябырыла. Ач үлемнән ничек булса да исән калырга теләгән крәстиән халкының соңгы кисәген тарткалаганнары да очрый, колхоз эшен күзәтәләр, икмәкне дәүләткә «югалтусыз» озатуны кайгырталар. Аларның да төрлесе булгандыр инде. Кайсысы халыкның хәлен аңлаган, кайсысы мескен колхозчының яшергән бер уч бодаен «күрмәгән»дер. Күрсә дә кисәтү-фәләннән узмагандыр. Арадан берсе – районнан килгән «уполноймоч» аеруча принципиальлеге белән аерыла. Көнне-төнгә ялгап кырда бил бөккән апаларның гына түгел, ил азатлыгы хакына гомерен биргән фронтовикның ятим баласын да кызганмыйча, кулларындагы ризыкларын, җыйган печәнен, капчыкларын алып кала, суд юлларында йөртә икән. Йә, фашистлардан ни аермасы бар? Инде бала-чага, хатын-кызны кимсетүе генә түгел, ирләргә дә кул күтәрә башлагач, Европаны азат итеп кайткан икешәр метрлы гайрәтле егетләребез бу бәндәгә хәйләкәр тозак әзерли – үзе сизмәгәндә генә тарантасына бер капчык бодай салалар да аулак җирдәрәк туктаталар.
– Йә, абзый, нәрсә бу? – диләр аңа. – Ач колхозчы баласының авызыннан бөртекләп тартып аласың, үзең дәүләт байлыгын капчыклап урларга булдыңмы? Әйдә, бодаеңны үлчибез... Вәкил нәрсә әйткәндер, ләкин безнең егетләр аны ныклап кисәтә:
– Кара аны, абзый, әгәр тагын авылның берәр кешесен рәнҗетсәң, җаен табабыз, черетәбез, шуны белеп тор!
Авыл халкына бердәмлек, татулык сыйфаты да хас. Нинди генә сынау башка төшсә дә, бергәрәк булу, бер-береңә ярдәмләшү гадәте! Тормышның меңләгән сынавы алдында калганда, язмыш дилемма каршына китереп терәгәндә, «Авыл кешесе бит ул!» дигән тылсымлы сүз ярдәмгә килә. Димәк, Кара Чишмә бәндәсе юлыңа тарыды икән, хәлеңнән килсә, булыш. Юк икән, аңа комачау¬лама, мөмкин кадәр аны рәнҗетүдән саклан – бусы да язылмаган кануннарыбыздан, дип беләм...
КАРАБОДАЙ СУ ҮТКӘРӘ
Иң әүвәл телдән башлыйк. Кара Чишмәнең ике кешесе үзара сөйләшә икән, өченче кеше, читтән килгәнрәк булса бигрәк тә, боларның ни турында гәп корганын аңламаска мөмкин. Хөсәенов Хәниф, бригада җыеп, читкә шабашкага чыккан. Ләкин ни сәбәптәндер, эшләре комга терәлгән, әллә материалны бозганнар, әллә хуҗа арзанга эшләтмәкче. Мондый очракта бер генә ысул бар – качып китәргә. Тик тоткарлык чыга: егетләр качарга җыенганда гына... хуҗалары төзелешкә килгән дә, текәлеп карап тора икән. Безнең егетләр ишек элеп маташкан мәл. Эш шулхәтле «кызу» – боларга мөмкин кадәр тизрәк ычкынырга кирәк. Шуннан Хәниф бабай «Кара Чишмә алымына» керешеп болай ди:
– Егетләр, ишекне эләргә кирәк, баштан сызабыз. Мин бу яктан «сызам», сез теге яктан җайлап кына «сызарсыз».
Тел мәсьәләсендә Кара Чишмәләр чыннан да киная, әйтеп бетермәү, төрттерү, шуклык, читләтеп «суктыру», халыкча әйтсәк, «күзгә карап артка тибү» алымнарын яратып куллана. Лашманнан Карешмәгә кунаклар төшә. Табынга утыралар. Хуҗабикә бер әтәләм (кавын формасында) ак май чыгара. Лашманнарның берсе майны кашыгы белән буеннан-буена сыдырып каба. Шуннан безнең бер кеше телгә килә:
– Бүген иртән кырга чыккан идем. Кырпак кына кар төшкән. Шунда чана белән үтеп киткәннәр, нишләптер, бер табан эзен генә күрдем! – ди.
Әкъдәс Мисбахов Әмир авылыннан безгә 1969 елны колхоз рәисе булып килә. Укытучылар көненә җыелалар. Укытучы ханымнар соравы буенча, председатель җәмәгате Разыя апаны да алып килә. Мәҗлес башлана. Хатын-кызлар бөтенләй чит темага сөйләшкән сыман сүз башлый:
– Фәррахша абзыйлар ягындагы кыркапканың такталары төшкән икән...
Разыя ханым бөтен барлыгы белән борчылып:
– И, Ходаем, чөгендер кырына маллар чыгар инде алайса! – дип куя.
Кара Чишмә халкын белеп өлгергән хуҗа, тост әйтеп котлагач, болай ди:
– Җәмәгать, ул капканың такталары ышкылап әзерләп куелган инде, тик кадакларга гына өлгермәдек...
Шунда тынлык урнаша. Баксаң, Разыя ханымның ике теше төшкән бул¬ган, шуларны Шенталага барып куйдыртырга өлгермәгәннәр икән. Бу очракта «түбәдән су үткән» булып чыга. Аңлаешлы телдә әйтсәк, әңгәмә геройларының берсе безнең шартлы телне төшенә, сер фаш ителә, дигән сүз. Мондый очракта безнекеләр бер-берсен «башы карабодай белән япкан», дип кисәтеп куючан. Ягъни, арада безне төшенүче бар, сак булыгыз!
Әнә шулай «су үткән» хәлләрнең берсе 1969 елны була. Язучыларның бер төркеме көзге дәвердә Чирмешән районы буйлап йөри. Кара Чишмәгә Разил Вәлиев белән Батулла килеп чыга. Авыл уртасындагы кибеткә керәләр болар. Мичкәсе белән кызыл аракы кайткан, авыл ирләре шуның өстенә утырып ят кешене күзәтә икән. Батулланың сакал-мыек җибәргән көннәре. Безнең ирләр мондый йөнтәс кеше күргәннәре булмагач, үзара сөйләшә икән:
– Карале, быел Чатлауда урмаган арыш калдырганнар. Нәрсә дип калдырганнар икән инде аны?
Эшне тиз төшенеп алган Батулла:
– Комбайны ватылган иде шул! – дип куймасынмы... Бу вакыйганы мин Рифкать Гомәровтан ишетеп калган идем.
Авылдан авылга кунакка йөрешүләр вакытында әлеге тел көрәштерүләр, зиһен һәм тапкырлык ярышлары аеруча калку күренгән. Элек заманнарда шулай итеп халык үзенең күңелен юаткан, сагынып сөйләрлек истәлекләр калдырган. Әминә апа Ситдыйкова Елховойга утырмага төшә. Аның сеңлесе Минбәян шунда кияүдә икән. Әминәнең Тукайныкы төсле күзенә ак төшкән һәм ярыйсы ук сизелеп тора икән инде. Табында утырганда Елховойлардан берәү төрттерә:
– Хәзер күп халык читкә китә, тәрәзәләрен кадаклыйлар да китәләр...
Әминә апа чәйне эчеп чынаягын кап¬лый да, болай ди:
– Тәрәзәләрен алар Елховой хәерчеләрен күрмәс өчен кадаклый торганнардыр...
Әлеге читләтеп сөйләү, ягъни Эзоп теле, безнең авыллар тарафыннан чынлап та яратып кулланыла. Аның гамәлгә кереп китү сәбәбе әнә шул тормыш зарурияте, нужа аркасындадыр. Җиде ят халык арасында эшләп йә яшәп үз денеңне, асылыңны җуймау өчен дә кирәк булгандыр ул образлы тел... Чирмешәндә яшәүче Чумачка авылы кешесе Насыйх абзый Мөхәммәтҗанов (1938 елгы) бу турыда кызыклы гына мәгълүмат биргән иде. Аның сөйләвенчә: «Карешмәләр Бәркәтә аша узып урманга йөргән, аның кырларында, шулай ук Чумачкадан арендаланган җирләрдә иген иккәннәр. Бәркәтә халкы Шушма елгасын узганда аларга бәйләнеп йөдәткән, атларыгызның тоягы безнең күперебезне туздыра!» – дигәннәр. Шул заманда Кара Чишмәгә мәдрәсә бетереп бик булган, акыллы бер мулла килгән. Һәм нәкъ менә шул дин әһеле безнең бабайларны үткенлеккә, атап әйткәндә, Эзоп теленә өйрәткән, имеш. Шул хәзрәтнең сабагы белән «коралланып», Кара Чишмәләр бервакыт күршеләрен дә уздыра башлаган, ди. Инде Совет заманындагы бер вакыйганы язып үтим. Белгәнебезчә, бездә атларны яхшы тәрбиядә тотканнар, бик елгыр, көр атларыбыз күп булган. Беренче май (Чирмешән) районы судьясы үзенең хәлсез, арык атын алып килеп Кара Чишмәдән шәп кенә айгырга алыштырып китә. Калдырып киткән мескен атны көзгә хәтле ашаталар, симертәләр. Судьяның бик көр атта җилдерүен күргән прокурор да көнләшеп үзенең йолкыш атын Карешмәгә китерә. Һәркайсының атына безнең авыл халкы озак уйлап тормас борын үз исемен кушамат итеп тага: бер ат «Судья», берсе «Прокурор» булып китә. Көз җитә. Октябрь бәйрәменә аш үткәрелә иде бит. Колхоз олы мал – елкы йә сыер чалдыра. Менә беркөнне арканнар, зур пычаклар тоткан ирләр идарәгә килеп керә. Кайсын суябыз: «Судьяны»мы, «Прокурор»нымы? Идବрә эчендәгеләр әлләни курыкмасалар да бер-берсенә карашып куйганнар, ди. Шул ук дәверләрдә район үзәгеннән Кара Чишмәгә «уполноймоч» бер ир кеше килеп төшә. Бик яман бәйләнә икән үзе, теге әйбер ник тегеләй дә, бу әйбер ник болай? Җыелышта да усал үгез сыман каш астыннан сөзеп кенә карап утыра икән. Авылдашлардан берәү моның ялгыз чагын чамалап кабинетка кергән. Вәкилнең «нәрсә кирәк?» дигән кырыс соравына каршы абзый:
– Мир үгезе ычкынган, бөтен дөньяның астын-өскә китереп, кем очрый шуны сөзеп йөри икән! –дигән.
– Не позволю! Бәйләп куярга кирәк аны! Немедленно! – дип кычкырган вәкил.
– Кичкә таба бәйләрбез дә әле без аны!
Хәйләкәр абзый шулай дигән дә ишек артына чыгып «мир үгезе»ннән көлгән, ди.
Безнекеләр Тумба авылына урман кисәргә баралар, Чумачкадан таза гына гәүдәле, сыңар күзле Әсхәт абзый да була. Аны әүвәл күргән Карешмә халкы үзара сөйләшә икән: «Карале, нинди зур ызба, тәрәзен ватканнар...» Совет заманнарында шифер формасында кабыргалап эшләнгән йомшак түбә ябу материалы кулланыла иде. Аны, битумнан төрле өстәмәләр кушып, Шөгердә җитештергәннәр, бимит дип йөрткәннәр. Чумачка авылында Туймәт егете белән Кара Чишмәнең бер ир кеше шабашкада эшлиләр. Инде эш бетеп килә – түбә ябалар икән. Болар янына ниндидер йомыш белән ике кеше килеп чыккан. Берсенең бите сәламәт, икенчесенеке шадра икән. Кара Чишмә кешесе болар янында ук Туймәт егетенә:
– Карале, янәшә ике ызба тора, берсенең башы тюль белән япкан, икенчесенеке бимит, – дип әйткән, ди.
Бу рәвешле яшерен сөйләшү борынгыдан килә. «Икенче план»га күчеп бу рәвешле аралашуны авылда «арт капкадан» дип атыйлар. Фольклорчы Рәшит Ягъфәров фикеренчә, балалар авыз иҗатындагы санамыш кебек кайбер жанрларда тарихи мәгълүмат сакланып калган. Алар өлкәннәрнең дошманнардан саклану максатында җиткерелгән «шифрлы» хәбәре булган. Әйтик, монысы:
Алатыр, мул атыр,
Тау ягыннан таң атыр,
Алабуга бигәнәк.
Чистай чигәнәк.
Татарский мирский
Ялтан, ялпак
Тити куян,
Үз юлыңнан бара тор...
Биредә Тау ягыннан гаскәр булып барабыз, Алабуга ягында бәкләр-морзалар яши, Чистайдагы гаскәр чигенергә ихтимал, татар дөньясына иминлек теләсәгез, үзегезчә эшли торыгыз дигән «депеша»ны күрәбез. Казан алынганнан соң урманнарда посып җан саклаган бабайларыбыз үзара шул рәвешле элемтә тотканнар булса кирәк. Соңрак әлеге поэтик үрнәкләрнең зарурияте калмагач, алар бала-чаганың уен элементына әверелгән. Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри бу хакта «Кырык бакча» әсәрендә язып калдырган: «Дөньяда бар үткен кешеләр, һәрни сөйләсә шартлы билге вә читләтеп әйтү белән сөйләшерләр. Берәү ишетсә, ни сөйләшкәннәрен бер дә аңламас. Төртмәле вә яшерен сүз, вә мәзәк сөйләмәк – ушбу кабилдәндер».
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА