Алтынга тузан кунмый
Халык арасында бер мәзәк йөри. Галәмгә беренче космонавт очу турындагы хәбәрдә ул чактагы Илбашы Никита Хрущёв «Галәмдә – Гагарин!» дигәнне «Галәмдә – татарин!» дип аңлаган һәм бик ярсып:
– Галәмгә татар очарга тиеш түгел, тиз арада кире борыгыз! – дип боерган, ди, имеш.
Дөнья хәлен кем белә, бәлки, чынлап та, шулай булгандыр?! Безгә ул ягы караңгы. Әмма кызыгы шунда: Юрий Гагаринның тормыш юлы татарлар белән тыгыз бәйләнештә үтә. Аның, мәсәлән, галәмне яуларга тиешле беренче төркем очучылар арасындагы бердәнбер татар егете Марс Рәфыйков белән яхшы мөнәсәбәттә булуы мәгълүм. Хәрби самолётларда очарга аны икенче бер милләттәшебез, Ырынбур югары хәрби авиация училищесы очучы-инструкторы Ядкәр Шакир улы Акбулатов өйрәтә. Аның хакында Юрий Гагарин:
– Ул мине зәңгәр күкне бөтенләй башкача күрергә өйрәтте. Самолётларны, очу серләрен, әти миңа балта белән фуганка тотарга өйрәткәндәй, гаять гади итеп аңлатты, – дип еш әйтә торган булган.
Билгеле инде, «Галәмгә юл» китабын «Очарга өйрәткән укытучыма һәм тәрбиячемә» дигән сүзләр язып бүләк итүе илдә генә түгел, ә бәлки бөтен дөньяда беренче булып галәм киңлекләрен иңләгән шәхеснең үз остазына карата ихтирамын ачык күрсәтә.
Бактың исә, Гагаринның беренче шофёры да татар булган икән. Ул – Тукай районының Теләнче Тамак авылында туып-үскән Гариф Сәйфиев атлы егет. Хәрби хезмәтен Мәскәү янындагы космонавтлар әзерләү үзәгендә үтә. Өч ел дәвамында бик җаваплы вазифа йөкләнә аңа: якташлары белән космонавтларны йөртә. Космоска беренче булып юл ярган Юрий Гагариннан тыш, Герман Титов, Валерий Быковский, Валентина Терешкова, Андриан Николаев, Павел Попович белән якыннан аралаша. Тырышлыгы, уңганлыгы, осталыгы белән аларның хөрмәтен казана. Әлбәттә, әлеге уңай сыйфатлары Юрий Гагарин игътибарыннан да читтә калмый. Ул космонавтлар әзерләү Үзәге башлыгы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое генерал-полковник Михаил Одинцовны йөрткән Гарифка үз шофёры булырга тәкъдим итә. Нык ышангандыр, күрәсең, беренче машинасын сайлап алуны тулысынча аның ихтыярына калдыра.
Хәрби хезмәте тулгач, дусты Юраның аны үз вазифасында калырга кыставы да кызыклы. Әле хәтта сеңлесе белән таныштыруны да кирәк таба. Тик менә авылдан чыккан татар малайлары нечкә күңеллерәк шул алар, туган төбәкне ныграк сагынучаннар. Гарифның да туган ягын чит-ят төбәкләргә алыштырасы килми, авылга кайтырга карар кыла. Мәгәр космонавтлар Үзәге белән ике яклы элемтләре озак еллар дәвам итә.
Янә бер мавыктыргыч язмышлы шәхес – Мөслим районының Яңа Усы авылыннан чыккан Никон Егоров – Юрий Гагаринны яхшы белгән. Илнең галәмгә омтылган чагы. Беренче космонавтлар төркеменә берничә мең хәрби арасыннан ике дистә ир-ат вак иләктән иләнеп сайлап алына. Аларны галәмгә әзерләүче галимнәр төркеменә Жуковский исемендәге хәрби һава академиясенең икътисад кафедрасы мөдире, икътисад фәннәре кандидаты, полковник Никон Егоров та кертелә. Сугышның башыннан алып ахырына кадәр фронтның алгы сызыгында булган кыю командир әнә шулай итеп булачак космонавтларга политэкономиядән белем бирә. Татар милләте исә тагын бер каһарман улы белән хаклы рәвештә горурлана ала: Юрий Гагарин, Герман Титов, Валентина Терешкова, Валерий Быковский һәм башка күп кенә совет космонавтлары – якташыбыз, милләттәшебез Никон Романовичның шәкертләре.
Никон Егоров 1906 елда туа. Кешелек тарихындагы гаять катлаулы һәм кырыс дәвернең башланган мәле. Шул гасыр башында туганнарны дәһшәтле чорлар сагалый. Усы егете Никонга да зур сынаулар әзерли язмышы. Беренче Бөтендөнья сугышы башланып өч ел үтүгә, Россияне революциянең канлы ялкыны чорнап ала. Ул Гражданнар сугышына әйләнеп китә һәм дүрт еллап дәвам итә. Нәтиҗәдә дистәләрчә миллион кешенең гомере өзелә, шуңа ачлык афәте өстәлә, авыл-калаларны ятим, үксез балалар баса. Янә шунысы игътибарга лаек: дәһәшәтле «кызыл террорлары» белән тарихка канлы юллар язып калдырган яңа хакимият яшь буынга карата, киресенчә, мәрхәмәтле сәясәт үткәрә. Илдә азмы-күпме тынычлык урнашуга, урам чатында калган балаларны дәүләт канаты астына сыендыру җәһәтеннән җитди адымнар ясала башлый. Күрше Башкортстанның Бәләбәй каласында 1922 елда педагогия техникумы ачылуы – шуның бер чагылышы. Шул хактагы хәбәр Мөслим төбәгенә дә килеп ирешә. Моны ишетү белән, тәвәккәллеге белән аерылып торган Никон юлга кузгала.
Зирәк үсмерне кире бормыйлар – техникумга кабул итәләр. Аң-белемгә омтылышы көчле, тиз арада үзен уңай яктан гына таныта. Җыелышларда кыю чыгышлары белән җәлеп итә, студентлар хорында һәм спорт ярышларында теләп катнаша. Андый актив кеше игътибар үзәгеннән читтә кала димени – техникумның комсомол секретаре итеп сайлап куялар үзен. Укуын тәмамлагач, Бакалы районындагы Верхне-Троицк авылы крестьян яшьләре мәктәбенә мөдир итеп җибәрәләр.
Сыйнфый көрәшнең кызган чагы. Ата – улны, ана кызны белми. Берәүләр гомерләре буена җыйган мал-мөлкәтләрен саклап җан тартышса, икенчеләр, киресенчә, аларның байлыкларын уртак милеккә әйләндерү өчен көрәшә. Никон – соңгылар сафында. Туган һәр көне яшәү белән үлем арасында үтә. Төнлә читән артыннан атып та, янап та карыйлар. Мәгәр куркыта алмыйлар. Күрше Водвиженка авылындагы комсомол секретаре Илья Черняткинны кулак Щукин атып үтергәч, Никон аның урынына баса. Бераздан, партиянең өлкә комитеты сыналган яшь егетне Мәскәүдәге Орджоникидзе исемендәге икътисад институтына укырга җибәрә. Яхшы укый, аспирантурада кала.
Ә бу вакытта туган авылында бөтенләй башка вакыйгалар булып ята. Авылдашлары «ярдәме» белән атасын кулак ясап авылдан сөрәләр. Өч ел «утырып» кайта. Югыйсә, эшчән һәм уңган игенче. Туплаган байлыгы юк. Әмма ялкау хөрәсәннәрне кызыктырырлык, көнчелек утында яндырырлык алтыпочмаклы йорты, аты һәм сыеры бар. Бүген Усы авылында яшәүче сеңлесе Галина Романовна, моны көнчелек галәмәте белән кылынган явызлык булгандыр, дип гөманлый. Ни дисәң дә, үз атасын саткан Павлик Морозовлар заманы бит. Туган-туганны, күрше күршене аяп тормаган.
Әнә, Галина Романовнаның каенатасын, ягъни ире Прокопийның атасын ун елга утыртып куялар ич. «Кулак» тамгасы тагып. Туры сүзле була Дмитрий Прокопьевич. Авылдашларына: «Шушы власть яшәсә, уч төбемә йон чыгар», – дип белдерә. Әлбәттә, шул ук төнне алып та китәләр. 1943 елда көч-хәл белән Пермь якларыннан туган төбәгенә кайтып егыла ул.
Никон исә – Ватан сугышында. Җиңүдән соң Берлин коменданты, генерал-полковник Николай Берзарин карамагына җибәрәләр. Үзәк комендатурада дүрт ел буена икътисади идарә башлыгы вазифасын башкара. Бөтен Германия җимерелеп беткән. Әйтерсең, ул хәрабәләрдән генә тора. ГДРның халык хуҗалыгын аякка бастыруда Никон Егоровның да саллы өлеше бар.
1949 елда, ниһаять, гаиләсе янына Мәскәүгә кайта. Кабат хатыны Елена Михайловна, кызлары Люда һәм Таня белән бергә яши башлыйлар. Өч Кызыл Йолдыз һәм Кызыл Байрак ордены, күп санлы медальләр белән бүләкләнгән өлкән офицер тыныч тормышка кайта. Жуковский исемендәге хәрби-һава академиясенең политэкономия кафедрасы мөдире итеп билгелиләр күренекле якташыбызны. 15 ел шул җаваплы вазифада эшли.
Мәгәр туган авылын бер дә онытмый. Җае чыккан саен кайтырга тырыша. Сагынуы көчле булган, күрәсең, Усы урман-кырларын әйләнми калмый. Чишмәләрен барлый. Агроном булып эшләүче кияүләре Прокопийны бик үз итә. Аның сиртмәле мотоциклы да ярап куя табигать хозурына чыгарга.
– Туган яктан бизмәде, гел ашкынып кайтты. «Әһ» тә дими 20 чакрым араны узар иде. Матур җырлый. Үзе – көрәшче. Киңәш сорап килүче авылдашларның да иге-чиге булмый иде ул кайтканда. Үзебез дә еш барып тордык кунакка, – дип үткәннәрен искә ала Галина Романовна.
Тик, ни кызганыч, күзләрен көнчелек сөреме каплаган авылдашлары да табыла араларында. Алары еш кына шикаять язып юаналар. Анда язганнарның төп мәгънәсе: «Ни өчен Усы авылының «кулак малае» шундый зур урында эшли?» – дигән сорауга әйләнеп кала. Нәкъ менә андыйларның «тырышлыгы» белән тагын да югарырак дәрәҗәләргә ирешә алмый кала Никон Романович. Өч тапкыр инфаркт кичерүе һәм алтмыш яше тулуга башына кан савудан вафат булуы тәгаен әлеге хөсетлекләр нәтиҗәсе булгандыр, дип расларга нигез бирә.
Ни генә димәсеннәр, мондый вазгыять һич башка сыймый. Илдә иң олы ихтирам-хөрмәткә ия булганнар – галәмне яулаучылар. Юрий Гагарин исеме бөтен дөнья халыклары теленнән төшми. Күпләр өчен аны ерактан гына булса да күреп калу – тормышка ашмас хыял. Ә Никон Егоров Юрий Гагарин һәм башка космонавтлар белән даими аралаша, бергәләп төшкән фотосурәтләре Усыга да ирешә. Мантыйк буенча, андый якташың белән горурланырга, аңа карата ихтирамның иң зурысын күрсәтергә кирәк тә соң. Юк шул! Һаман шул хөсетлек, көнчелек кимерә милләтне.
Берчакны шулай Усыга чакыртып кайтаралар үзен. «Кулак малае»ның данлыклы исеме тәки тынгы бирми тар күңелле кайберәүләргә. Якташларын каралтырга теләүчеләр клубка җыела. Райком секретаре да килеп җиткән. Чөнки тәртибе шулай. Никонны күрүгә, тегеләр кыбырсый башлый.
– Син, Никон Романович, чыгып тор инде, авылдашларың сөйләргә кыймый үзең булганда, – диләр аңа.
Тыңлый. Хәрби кеше бит. Әмма чыгып бераз торуга: «Мин Мәскәүдән ишек артында торырга кайтмадым», – дип кире керә.
Ул кергәндә Ермолай дәдәй дигәннәренең Егоровларның ничә дисәтинә җир биләүләре турында сөйләп торган чагы була.
Никон Егоров:
– Бәй, сезнең җирләрегез безнекеннән күбрәк түгел идеме соң?! – дип, тегене үз урынына утырта.
Мондый омтылышлар берничә мәртәбә кабатланса да, хөсет җаннар уңышка ирешә алмый. Алтынга тузан куна димени? Бөек Ватан сугышы ветераны, күп орден-медальләр кавалеры полковник Никон Романович Егоров үзе дә ваклыклардан өстен кала белә. Иң мөһиме: мондый ыгы-зыгы аның туган ягына мәхәббәтен, авылдашларына ихтирамын юкка чыгара алмый. Үз төбәгенең чын патриоты булып кала. Якташлары да онытмый аны. Мөслим музеенда аның хакында байтак материал тупланган.
Гәрчә ул күбрәккә лаек. Моны дусты, Уфа журналисты Сөләйман ага Сәетбатталов бик ачык итеп язып калдырган:
«...Татар халкы үзенең бу данлы улы белән горурлана ала. Зур галим, хәрби эшлекле иде Никон Романович Егоров. Аның гомер юлы һәм эшчәнлеге яшь буыннар өчен үрнәк булып торырлык».
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА