Алтын Урданың дин галимнәре
(Шиһабетдин Мәрҗани әсәрләре буенча)
Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) – утыздан артык саллы хезмәт авторы. Шулардан тарих фәне өчен иң әһәмиятлеләре – Мостәфад әл-әхбәр фи әхвәли Казан вә Болгар» һәм «Вафият әл-аслаф вә таһият әл-әхлаф».
«Мостәфад әл-әхбәр фи әхвәли Казан вә Болгар» әсәрендә галим Болгар, Алтын Урда, шулай ук татар ханлыклары тарихын тасвирлый. «Вафийат әл-аслаф вә тахийат әл-әхлаф» әсәрендә исә бөтен ислам дөньясы галимнәре һәм тарихи шәхесләренең биографиясен бәян итә.
Ш.Мәрҗани хезмәтләрендә Алтын Урда галим-теологлары хакында да саллы мәгълүмат табарга мөмкин. Галим биографик тасвирламаларны язганда урта гасыр гарәп чыганакларына, әс-Суюти, әл-Макризи, Ибн Тагриберди, Ибн Халдун һәм башкаларга таяна. Ш.Мәрҗани шулай ук үз кулына эләккән кулъязмалар турында да яза. Алар арасында Алтын Урда чорына караганнары да бар.
Ш.Мәрҗани Алтын Урданың дин белгече Мәхмүт әл-Болгариның «Нәһҗ әл-фәрадис» китабы турында тарих фәнендә беренче мәртәбә белдерә. «Мостәфад әл-әхбәр фи әхвәли Казан вә Болгар» китабында ул үзенең коллекциясендә «Нәһҗ әл-фәрадис» кулъязмасы булуы турында мәгълүмат китерә. Ш.Мәрҗанинең бу кулъязма коллекциясе 1877 елда Казанда узган IV Бөтенроссия археология съезды күргәзмәсендә күрсәтелә. «Нәһҗ әлфәрадис» белән беррәттән, «Йосыф китабы», «Кисекбаш», «Нәсыйхәт әссалихин», «Бәдавам», «Нәүрүз», «Шәһри Болгар газилары» әсәрләре дә күрсәтелә һәм Ш.Мәрҗани бу әсәрләрнең Алтын Урдада, соңрак Идел буе татарлары арасында таралыш тапканлыгы турында сөйли. Әсәрләрнең теле Болгар шәһәрендә табылган кабер ташларындагы язуларга бик охшаш икәнен дә искәртә галим. Әмма Марҗани кулланган «Нәһҗ әл-фәрадис» кулъязмасы, кызганыч ки, югалган.
«Мостәфад әл-әхбәр»да Алтын Урда чорында «әл-Болгари» исеме йөрткән башка дин белгечләре хакында да мәгълүмат китерелә. Мәсәлән, ул Борһанеддин Ибраһим ибне Хозыр әл-Болгари әл-Хәнәфи дигән 13 нче йөздә яшәгән галим, шәех, хәнәфи мәзһәбе тарафдары, каллиграф, дин белгече Мөхәммәд Акситани (1246-1247 нче елларда вафат) әсәрләрен күчереп язган. Ш.Мәрҗани, шуның нигезендә «Ысул әл-Хосами» дигән китап та яза. «Ысул әл-Хосами»ның кулъязмасы Мәрҗани коллекциясендә саклана. Аның мәгълүматы буенча, әлеге хезмәт 751 елда (милади 1350 ел) рабигыл-әүвәл аеның өченче көнендә тәмамланган. Ш.Мәрҗани, кулъязманы анализлаганнан соң: «Бу китап камил һәм аңлаешлы, дөрес язу, гыйлем белән тулы. Язуы Дәмәшектә һәм Сүриянең башка шәһәрләрендә кулланылган стильгә охшаш», – дип язган. Аның сүзләренә нигезләнеп, Борһанетдин әл-Болгари әлеге китапны язганда Дәмәшек һәм башка Сүрия шәһәрләре кергән Мәмлүкләр солтанлыгы территориясендә яшәгән дип уйлыйбыз.
Шиһабетдин Мәрҗани болгар галиме, казый Әбү Мөхәммәдсадр ибне Галәветдин әл-Болгари хакында да кыскача мәгълүмат бирә. Әл-Болгариның Алтын Урда чоры галимнәреннән булуына дәлил – аның Таҗетдин Кыртименинең фикердәше булуы. Таҗетдин Кыртимени 1363 елда язылган «Имам Фәхрелислам ысулы» китабының авторы дип санала.
Шәех Минһаҗетдин Ибраһим ибне Сөләйман әс-Сараи һәм аның остазы, дин белгече Рәшидетдин Исмәгыйль ибне Мәхмүт ибне Мөхәммәд әл-Кардари «Фаваид әл-масаил әд-дарурия» дигән китап язган. Ә Минһаҗеддин әс-Сараи «Мафатих әл-әкфаль» исемле китапны 771 елда (1369 елда) Харәзем шәһәрендә язып тәмамлый.
Ш.Мәрҗани «Вафият әл-әсләф» әсәрнең битләрендә тугыз ел дәвамында Болгар шәһәрендә дини белем алган Хәсән ибне Гомәр әл-Болгари турында яза. Ул Тәбриз шәһәрендә туып-үскән, соңрак суфичылык белән мавыгып китә, Бохарада сәяхәт итә, анда зур галим, шәех Сәйфетдин әл-Бохарзи белән очраша. Тарихтан билгеле ки, шәех Сәйфетдин әл-Бохарзи Алтын Урда хакиме Бәркә ханның остазы була.
«Мостәфад әл-әхбәр» һәм «Вафият әл-әсләф» әсәрләрендә искә алынган иң танылган дин белгечләренең берсе – Саадетдин Мәсгуд ибне Гомәр әл-Хорасани ан-Насаи аш-Шафигый әтТәфтазани (722-792 ел [милади 1322- 1390 ел]). Ул – калям, мантыйк, ысул әлфикъһ, гарәп теле кагыйдәләре, тәфсир буенча саллы хезмәтләр авторы. Аның иң мәшһүр китабы – «Шәрхел-гакаид ән-насафиййа». Әт-Тафтазани хәнәфи һәм шәфигый мәзһәбләре буенча фәтвалар чыгара. Шулай ук ул – «Шәрхел әл-макасыд» китабының, калям буенча күптомлы энциклопедиянең һәм башка затлы китапларның авторы. Ш.Мәрҗани әт-Тафтазаниның күпмедер вакыт Алтын Урданың башкаласы Сарай шәһәрендә яшәвен әйтә. Аның үз хезмәтен Алтын Урда хакиме Җәнибәккә багышлаганлыгы турында мәгълүматлар башка чыганакларда да бар.
Күп кенә Алтын Урда хакимнәре галимнәргә, дин белгечләренә олы хөрмәт белән караган. Ихтирамга лаек һәм иң күренекле шәхесләрнең берсе – шагыйрь, галим Камалетдин әлХуҗанди. Мәрҗанинең хәбәр итүе буенча: «Туктамыш хан гаскәре Тәбризга барганда хөрмәтле шәех Камалетдин бу шәһәрдә була. Шәһәр басып алынгач, Туктамыш хан әмере буенча, ул башкала Сарайга китерелә».
Ш.Мәрҗани күп шәхесләр хакындагы мәгълүматларны урта гасыр гарәп әсәрләреннән ала. Шундый авторларның берсе – Мәхмүт әл-Котлышаһ әс-Сараи (1374 елда вафат.) Сарай шәһәрендә туып, инде өлкән яшькә җиткәч кенә ул Мисырга күчеп китә. Үзенең дәрәҗәсе, белем-сәләте сәбәпле, күп шәкертләр җыя. Абруе турында Каһирә хакимнәре дә ишетеп, Мәхмүтне Каһирәдәге Әмир Саргатмыш мәдрәсәсенә чакыралар. Ул шунда фикъһ һәм мантыйк гыйлемен укыта.
Кырымнан Каһирәгә Әхмәт әл-Кырыми исемле укымышлы да күчеп килә. Ул Кырымда казый вазыйфасын башкара, ә Каһирәгә килгәч, әл-Әзһәр мәчетендә казый ярдәмчесе була һәм фәтвалар чыгара. Әхмәт әл-Кырыминең Әл-Бохари язган хәдисләр җыентыгына шәрехнамә китабы да бар.
Хәнәфи мәзһәбе тарафдары, галим Мәүләнәзадә әс-Сараи исә 1353 елда Сарай вәкыф милкенең караучысы Зәкиетдин Әбүязид гаиләсендә туа. Мәүләнәзадә әс-Сараи егерме яшендә туган шәһәреннән китеп, мөселман дөньясы шәһәрләрен гизә, фикъһ, гакыйдә һәм башка фәннәрне өйрәнә, суфичылык белән мавыга. Каһирәгә күчеп килгәч тә, ул төрле мәдрәсәләрдә укыта.
Ш.Мәрҗани Мәхмүт әс-Сараи әл-Гөлстани исемен китерә. Галим, урта гасыр гарәп авторлары мәгълүматларына нигезләнеп, «әл-Гөлстани» исеме бу шәхескә озак вакыт «Гөлстан әс-Саади» китабы өстендә эшләгәне өчен бирелгән дип яза. Әмма Ш.Мәрҗани Алтын Урданың мәшһүр шагыйре Сәйф Сараи һәм аның «Гөлстан бит-төрки» әсәре турында хәбәрдар булмаган. Мәхмүт әс-Сараи әл-Гөлстани әл-Каһири дә башка зыялылар артыннан мәмлүкләр янына тартыла – Мисырга күчеп килә. Затлы мәмлүк әмиренең ярдәме белән, Дәмәшек һәм Каһирәнең күп кенә мәдрәсәләрендә гыйлем эсти. Татар телен камил белгәне өчен, мәмлүкләр солтаны Баркук аны солтан канцеляриясе секретаре итеп билгели.
Мәрҗани искә алган тагын бер күренекле шәхес – Хафизеддин Мөхәммәд ибне Мөхәммәд ибне Шиһаб ибне Йосыф әл-Харәзми әл-Кардави ибне әл-Баззаз. Хәнәфи мәзһәбенең танылган дин галиме Хафизеддин хәзрәт, 80 яшенә җитеп, 827 елда (милади 1423 елда) вафат була. Ш.Мәрҗани хәбәр иткәнчә, бу кеше Идел буе Болгар дәүләте, Кырым һәм Византия илләренә сәяхәт итеп кенә калмаган, ә озак вакытлар Болгарда да яшәгән. Ул «Баззаз фәтвалары» дип исемләнгән җыентык авторы буларак билгеле.
***
Урта гасыр Болгар, Сарай һәм Кырым шәһәрләре мәдәни, әдәби һәм фәнни үзәкләр булган. Биредәге галимнәр, гарәп һәм фарсы телләрен белүләре сәбәпле, Урта Азия һәм Мисыр шәһәрләренә дә барып, югары вазыйфалар башкарган.
Алда искә алынган дин белгечләре һәм аларның хезмәтләре урта гасыр татар язма мирасының зур катламын тәшкил итә. Хәзерге вакытта галим-тарихчылар һәм теологлар алдында аларның биографиясен тәфсилләп өйрәнү, мирасларын барлау һәм фәнни әйләнешкә кертү бурычы тора.
"Безнең мирас". – 2024. – №8. – Б.8-11.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА