Журнал «Безнең мирас»

Адилә Айда: Төркиләрнең борынгы бабалары

 

Нума Помпилий

 

 

Римның этрур-төрки патшалары

 

Римда этрур патшалары б.э.к. 753-509 нчы елларда (244 ел дәвамында) идарә итә. Патшаларның кушаматлары исемнәре белән бергә йөри, бары тик Ромулның гына кушаматы булмый. Кушаматлар, гадәттә, латин телендә була. Шул ук вакытта патша исемен латинлаштыру күзәтелә: исем азагына -ус/-с кушымчасы ялгана.

 

Беренче патша Румулу

 

Римга нигез салучы беренче патшаның исемен карыйк. Аны латиннар «Ромулус» дип йөрткән. Сүз азагындагы -с кушымчасын алсак, Ромулу кала. Этрурларда «о» хәрефе кулланылмаган. Шуңа бәйле этрурлар аңа Румулу дип, ә италиялеләр Ромоло дип дәшкәннәр. Тит Ливий фаразлавынча, нигез салучы патша хөрмәтенә шәһәр Рим дип аталган. Без нәкъ киресенчә уйлыйбыз. Римга нигез салганга күрә, ул патшага «Румулу» кушаматы такканнар. Аның чын исеме, Рим шәһәре төзелгәннән соң, тора-бара бөтенләй онытыла. Истанбулны басып алганнан соң, Мәхмәт IIгә дә «fâtih» (илбасар, басып алучы) дигән кушамат тагыла бит. Вакытлар үтү белән Мәхмәт исемен кулланмый башлыйлар. Аны кушаматы белән генә – Фатих солтан яисә Фатих дип кенә искә алалар. Этрур патшаларының исемнәренең үзгәрүе белән дә нәкъ шундый ук күренеш күзәтелә.

 

Рим башта кечкенә генә берничә йөз кешелек бистә-авыл хәлендә була. Ул чорда һәр дәүләт-шәһәрнең идарәчесен патша дип йөрткәннәр. Беренче патшаның холык-табигате Рим шәһәре һәм дәүләте язмышына зур йогынты ясый. Яшь патша бик акыллы, кыю һәм гайрәтле кеше. Шул ук вакытта ул тәкәббер, башкаларны рәнҗетүдән, үзенә дошман булдырудан куркып тормаган. Еш кына үз белдеклелеге белән эш иткән. Гореф-гадәтләрне саклап, Аксакаллар шурасы (сенат) оештырса да, ул сенат белән киңәшләшергә яратмаган.

 

Рим шәһәренә нигез салынып, биредә яшәүчеләр өчен берничә алачык төзелгәч, тәңреләргә корбан китереп, дини бурычлар үтәлә. Шуннан соң яшь Ромул, беренче эш итеп, башка этрур шәһәрләренең патшалары кебек үк, башына таҗ кия, кызыл кырлы мантиягә бөркәнә, кулына патшалык таягын ала. Башка шәһәр-дәүләтләрнең патшалары бер сакчы белән йөргәндә, Ромул, нәкъ Тарквиния патшасы кебек, үз янына 12 хәрби-сакчы ала. Бу хәлне Тарквиния патшасы яратмый.

 

Белгәнебезчә, Рим – этрур йолалары һәм кагыйдәләренә («etrusco ritu») нигезләнеп төзелгән шәһәр. Рим төзелгәндә федерация җитәкчесе Тарквиния патшасының фикерләре исәпкә алына. Ике арада килешү дә төзелә, әмма Рим патшасы бу килешүне үтәүгә әллә ни әһәмият бирми. Ромул идарә иткәндә ясаган хата соңрак көтелмәгән нәтиҗәләргә китерә: шәһәр чикләрен сызгач, шәһәрне тиз арада кешеләр белән тутыру өчен, Рим гражданы булырга теләгән һәркемгә сыену урыны бирелә. Ромулның «сыену хокукы»н игълан итүе нәтиҗәсендә, Рим латин һәм сабин мародерлары белән тула. Ике йөз елдан соң, Римда этрурлар азчылыкны тәшкил итә башлый. «Этрур», «латин» кебек милләт атамалары юкка чыгарыла, анда яшәүче һәркем «римлы» булып кала. (Бу бөтен французларга «парижлы» дию кебек мәгънәсез һәм мантыйксыз бер нәрсә була.) Моннан тыш, Ромул Римга нигез салганда ярдәм итәргә килүчеләргә зур өстенлек бирә: аларга «нигез салучылар» (Quiris) дигән титул тага. Шәһәрнең үзәк өлешендә этрурлар өчен аерым урын билгели. Бу аристократлар мәхәлләсе, император чорында ук, латиннар тарафыннан «Tuscus vicus» (тускан, ягъни этрур урамы) дип йөртелә.

 

Римда яшәүчеләр санын арттырырга теләп, Ромул тагын бер хата җибәрә. Аның Альба-Лонгадан ияреп килгән дуслары да, сыену хокукыннан файдаланып күченеп килүчеләр дә буйдаклардан тора. Патша моңа бик борчыла. Ул кайбер милләтләрнең, сүз уңаеннан, пеласк һәм скифларның «кыз урлау» йоласы белән таныш була. Рим халкының беренче буында ук бетәчәген, юкка чыгачагын аңлаган патша әлеге адымга барырга карар бирә. Бер дини бәйрәм вакытында, сый-хөрмәт, зур тамаша әзерләп, күрше милләте – сабиннарны гаиләләре белән бәйрәмгә чакыра. Мәҗлестә Рим егетләре сабин кызларын күзли. Бәйрәм ахырына якынлашканда һәркайсы, үзләренә ошаган кызны кочаклап, өйләренә алып китә. Бу хәлгә аптырап, шау-шу куптарган ата-аналар Римнан куыла. Шушы вакыйгага бәйле рәвештә римнар белән сабиннар арасында сугыш чыга. Ләкин сабин хатын-кызлары, үз хәлләреннән канәгать булып, ата-аналары янына кайтырга ризалашмый. Француз язучысы Корнельның «Гораций» трагедиясе бу вакыйгадан илһамланып язылган. Сабиннар белән сугыш башка күрше милләтләр белән дә сугышка юл ача. Ромул идарә иткән 87 ел эчендә Рим һич тынычлык күрми. Ахыр чиктә сенаторлар, ягъни Аксакаллар шурасы әгъзалары көчле давыл вакытында Ромулны үтерәләр һәм аның гәүдәсен юк итәләр.

 

Ромулның уңай яклары да була, билгеле. Ул икейөзле түгел, мәкерсез, туры сүзле, эчендәге тышында була. Һәр эшен яхшы ният белән башкара. Идарә итүдә демократ була. Ул, Аксакаллар шурасы белән еш киңәшләшмәсә дә, халыкны еш җыя, халык белән киңәшә. Шуңа күрә халык та, гаскәрләр дә аңа табына.

 

Аксакаллар шурасы әгъзалары, халык арасында шик-шөбһә уяна башлаганын күреп, Ромул үлеменнән соң бер-ике көн үткәч, Прокул исемле кешегә ошбу сүзләрне әйттертәләр: «Бүген иртән таң атканда Ромул, күктән иңеп, минем каршыма чыкты һәм минем белән сөйләште. Ул сезгә сәлам җиткерде һәм болай диде: «Мин күктә – тәңреләр арасында. Килер бер көн: Рим Италиянең генә түгел, бөтен дөньяның башкаласы булыр!» Халык бу сүзләргә ышанды яки ышанырга тырышты.

 

Тит Ливий һәм хәзерге кайбер тарихчыларның сәер карашын ассызыклап узыйм: Римда идарә иткән патшалар арасында көчсез, сөйкемсез патша булса, алар фикеренчә, бу патшалар – этрурлар, ә уңышлы эз калдырган патша булса, ул – йә латин, йә сабин.

 

Тынычлык яклы Нума

 

Римның икенче патшасы Нума Помпилий(- ус) сабин дип санала, чөнки ул алдарак әйткән икенче төркемгә карый. Патша булып сайланганнан бирле, этрур йолаларының үтәлүен таләп иткән, этрур диненә бик бирелгән һәм башка этрур шәһәрләреннән яңа гореф-гадәтләрне, яңа этрур кагыйдәләрен керткән бу җитәкченең сабин булуына нинди дәлил бар соң?!. Сабин шәһәре Куреста яшәве дәлилме?.. Тарихчылар шуны оныта: Нума патша итеп сайланган вакытта этрурлар белән сабиннар арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы килешү була. Ул чакта йөзләрчә сабиннар Римга күченә. Шунда бер этрур кешесенең, сабин җирендәге берәр йортны ошатып, сатып алуы сәермени?!. Нуманы «бертавыштан» патша итеп сайлыйлар. Әгәр ул этрур булмаса, Римда этрурлар аның өчен тавыш бирерләр идеме икән?!.

 

Бәхеткә, дөреслеккә күз йоммаучы тарихчылар да бар. Алман этрускологларының берсе Отто Вильгельм вон Вакано «Борынгы дәвер дөньясында этрурлар» дигән хезмәтендә болай ди: «Нума... типик этрур иде» (хезмәтнең инглизчәгә тәрҗемәсе: АКШ, Индиана универ. нәшр., 1960. – Б.50).

 

Нуманы Ромул үлеменнән соң ук сайлап куймыйлар. Этрур йолалары буенча, патша үлгәч, аның урынына бер елдан соң гына яңа патша сайлана. Яңа патша сайланганчы, эшне Аксакаллар шурасы алып бара. Нума, Рим халкы

тарафыннан патша итеп билгеләнгәч, тәңреләрдән хуплау алырга тели. Этрур дине һәм традицияләре нигезендә, тәңреләрдән «юллама сорау» тантанасы Тит Ливий хезмәтендә җентекләп тасвирланган. Халык теләге – «күк теләге» булуы ачыклангач, Нума патшалык вазифаларын үти башлый һәм Римның дини структурасында реформалар үткәрә. Нума фикеренчә, Римда озак еллар дәвамында сугышлар барганга, тынычлык, тын алу чорына ихтыяҗ зур була. Озак вакыт сугыш эчендә булган Рим гражданына мәдәниләшү, рухи үсеш кирәк. Шуңа күрә Нума күрше халыклар белән яхшы мөнәсәбәт, тынычлык саклауга һәм римнарда дини хисләрне ныгытуга зур әһәмият бирә. Рухи байлыкны өстен куйган патша, башка этрур шәһәрләрен үрнәк итеп, Римның дини яшәешенә яңалыклар кертә. Ул ут, учак һәм гаилә алиһәсе Веста культын Римда таратуда зур көч куя. Нума идарә иткән 43 елда сугышлар булмый. Римда рухи һәм дини тормыш чәчәк ата.

 

Тулл Гостилий

 

 

 

Нума үлгәннән соң, йола буенча, халык тагын бер ел көтә. Соңрак сабиннар белән сугышта зур шөһрәт казанган бер гаскәринең оныгы Тулл(-ус) Гостилий(-ус) сайлана. Әлеге патшаның исеме этрур телендә, һичшиксез, Туллу була. Яңа патша, Нумадан аермалы буларак, сугышырга ярата. Ләкин ул үзенә дошманны дөрес җирдә сайламый. Ул, юктан сәбәп табып, Ромулның ата-бабалар шәһәре булган АльбаЛонгага һөҗүм итә. Бу уңайдан Тит Ливий болай ди: «Римнар белән альбалар арасындагы сугыш атаул сугышы кебек». Рим патшасы, альбаларны тармар итеп, халкын Римга күченергә мәҗбүр итә, ә Альбаны җир белән тигезли. Тит Ливий: «Дүрт йөз еллык Альба бер сәгать эчендә юкка чыга», – дип яза. Альбалардан соң, Тулл сабиннарга һөҗүмгә ташлана, аларны да җиңә, ләкин бу җиңүләрнең берсе дә аңа уңыш китерми. Башта Римда коточкыч эпидемия башланып, патша үзе каты авырый. Соңрак сараен яшен суга, һәм ул шул янгында һәлак була. Аның идарәсе 32 ел дәвам итә.

 

Оста икътисадчы Анк Марций

 

 

Анк Марций

 

Тагын бер ел узгач, патша итеп Нуманың оныгы Анк(-ус) Марций(-ус) сайлана. Ливий сүзләренчә, Анкның холкында Нумага да, Ромулга да охшаш яклар була. Анк күбрәк латиннар белән сугыша. Ул идарә иткәндә икътисад өлкәсендә үсеш күзәтелә. Тышкы сәүдә өчен Остия порты төзелә, тоз чыгару эшләре тизләтелә. Анк 24 ел идарә итә.

 

 

Тарквиний Приск

 

Тәңре сайлаган патша Тархан

 

Беренче Анктан соң Тарквиний(-ус) Приск патша итеп сайлана. Тарквиний исеме, һичшиксез, этрурчадан, «тархан» сүзеннән алынган. «Тархан» төркиләрдә мөһим титулны белдерә, шулай ук кытай чыганакларында «такан» дигән сүз дә очрый. Шуңа күрә Тарквиний исемле этрур патшасын телебез ияләшкән «тархан» сүзе белән атауда бер кимчелек тә күрмим. Тархан Беренче римлы булмый, ул Римга Тарквиниядән күчеп килә. Ә әтисе Демарат(-ус) Италиягә бик ерактан килгән була. Тарихчылар аны юнанлы дип саный, чөнки ул Тарквиниягә Юнанстанның Коринт шәһәреннән килә. Лингвистлар «Демарат» исемен юнан, хәтта һиндевропа сүзе дә түгел дип билгелиләр. Юнанстандагы һәм Анадолудагы җирле атамалар арасында -int/-ınt кушымчалары белән тәмамланган топонимнарның да Һинд-Европа сүзләре булмавы билгеле. Буталчык булып күренгән бу тарих безнең өчен ап-ачык. Коринт шәһәренә пеласклар нигез сала. Демарат (бәлки, Демират) шул шәһәрдән Тарквиниягә килгән бик бай пеласк була. Улы Тархан, Тарквиниядән Римга килеп урнашкач, юмарт бүләкләре, сый-хөрмәте ярдәмендә, патшаның күңелен яулый, аның белән дуслаша. Шуңа күрә дә Тархан, Анк үлеменә бер ел узгач, патшалыкка сайланырга батырчылык итә.

 

Чыгышы белән Римнан булмаганга, ул үз-үзенә пропаганда алып барырга мәҗбүр була. Тит Ливий сүзләренчә, Тархан сайлаулар алдыннан мәйданда митинг уздырган һәм халык алдында чыгыш ясаган беренче патша санала... Тархан белән аның хатыны Римга килгәч, беренче көндә үк гаҗәеп хәлгә тап булалар. Ир белән хатын шәһәр буйлап өсте ачык арбада шәһәрне гизгәндә, бер бөркет, күктән аска төшеп, Тарханның баш киемен эләктереп алып, күккә очып китә. Бераздан кабат җиргә төшә һәм башлыкны Тархан башына куя. Тарханның Танаквиль исемле хатыны югары белемле зыялы ханым була. Ул вакытта югары сыйныфларда укытыла торган иң мөһим гыйлем булып дини белем һәм вакыйгаларны шәрехләү, киләчәкне ачыклау сәнгате тора. Бөркет белән булган хәлдән соң, Танаквиль иренә: «Бөркет – тәңре вәкиле. Ул синең баш киемеңне, ягъни Сине күккә күтәреп төшерде. Бу тәңремнең сине патша итәчәгенә ишарәт!» – ди.

 

Билгеле булганча, Урхун язмаларында да тәңре каһаннарны, башларыннан тотып, тәхеткә утырта. Бу уңайдан, укучыны бераз көлдерү өчен, бер тарихчыдан үрнәк китерәм: «Тәңре Илтериш каһан белән аның хатынын, башларыннан тотып, күккә күтәргән. Моны төркиләр яхшы белә. Ләкин чәчләреннән тотып күтәргәнме, әллә башларыннанмы – моны төгәл белүче юк. Шуңа күрә төркиләр чәчләрен озын итеп калдыралар». Нинди беркатлылык... Артыгы белән…

 

Танаквильнең бөркет турында әйткән сүзләре, һичшиксез, Тарханның патшалыкка сайлануына йогынты ясый. Тит Ливий сүзләренчә, Тархан сайлауларда «зур өстенлек белән» җиңә. Тарханның беренче сәфәре латиннарга каршы була. Ул сәфәрдән ганимәт мал белән кайта. Җиңүе уңаеннан, халыкның күзен камаштырган тамашалар оештыра. Халыкка бу бик ошый, шуңа күрә патша мондый бәйрәмнәрне ел саен уздырырга карар кыла. Бәйрәмгә уенчыларны, көрәшчеләрне, хәтта атларны да һәрвакыт этрур шәһәрләреннән китертә. Римнарның горурлыгы булган атаклы биналар Тархан Беренче чорында төзелә. 38 ел уңышлы идарә иткән һәм гомере бәхетле булган бу патшаның үлеме тирәсендә караңгы пәрдә бар. Тит Ливий кызыклы фикер белдерә. Тархан Беренчегә кадәр идарә иткән Анк патшаның уллары үсеп җитә. Алар тәхеткә патшаның мирас буенча түгел, ә халык теләге белән билгеләнүен исәпкә алмыйлар. Бабалары аларны хокукларыннан мәхрүм иткән дип уйлыйлар. Шуның нәтиҗәсендә, аларның патшага дошманлыгы арта һәм аны үтертәләр. Тарханның үлемен халыктан яшерәләр. Дөресрәге, патшабикә Танаквиль моны шулай кирәк дип саный. Ул сарайда үскән һәм үз баласы кебек якын булган Сервий Туллий исемле яшь егетне тәхеткә утырырга үгетли. Төрле имеш-мимеш ишеткән халык урамга агыла. Дулкынлану, борчылу, хәтта бәрелешләр була. Танаквиль сарайның өске катына чыга һәм тәрәзәдән халыкка мөрәҗәгать итә: «Патша җиңелчә генә яраланды, ләкин ул тиз савыгыр. Барыгызга сәлам җиткерә. Үзе терелгәнгә кадәр, бик ышанычлы Сервий Туллийны эшләр белән җитәкчелек итүенә сездән ризалык сорый».

 

Туллий Икенче

 

 

Сервий Туллий

 

Шулай итеп, Тархан Беренчедән соң, Сервий Туллий патша була. Аның патша икәнлеген халык күпмедер вакыттан соң гына белә һәм хуплый. Сервийның исеме, һичшиксез, латин кушаматы булырга тиеш. Бу сүз латин телендә «сервус» (әсир) сүзе белән бәйле дип санала. Аның этрур телендәге исеме Тулли яки Туллу була. Шуңа күрә аны Туллу Икенче дип тә атарга мөмкин.

 

Күрүебезчә, Тархан патшалык иткән чор белән Туллий патшалыгы арасындагы вакыт буталчык һәм караңгы. Бу чордагы вакыйгалар турында төрле имеш-мимешләр бар, ләкин төгәл генә берни дә билгеле түгел. Шул сәбәпле, мин Туллий хакындагы риваятьләрне һәм төгәл мәгълүматларны да болай китерергә булдым.

 

Риваятьләр:

1) Рим патшасы Тархан белән сугышканда Туллийның әтисе һәлак була. Ә әнисе, сугышта әсир төшеп, Римга китерелә һәм, базарда сатылмыйча, сарайга алына. Ул әсир төшкәндә инде йөкле була. Туллий сарайда туып, сарайда үсә.

2) Туллийның әнисе ире үтерелгән вакытта йөкле булмаган. Сугышта әсир төшеп, патша сараенда яшәгәндә, ул бер көнне учакка озак карап утыра һәм учак яктысыннан балага уза. Шулай итеп, Туллий сарайда туа. Билгеле булганча, Урта Азиядә дә уттан балага узу хакындагы риваятьләр бар. Мәсәлән, Монголия тарихында Аланкова исемле хатын-кыз ай яктысыннан балага уза.

 

Документлар:

1. Рим империясенең бер өлеше булган Галлиянең (элекке Франция) Лион шәһәрендә бронза такта табыла. Анда чыгышы белән этрур булган император Клавдийга бәйле язу була. Клавдий бер сәфәре вакытында үзенең туган җире Лион (ул вакытта Лугдунум дип аталган) шәһәренә урый һәм анда чыгыш ясый. Лион халкы бу нотыкны бронза такталарга уеп яза. Табылган тактада шуларның берсе, ягъни Клавдий нотыгының бер өлеше була. Анда Сервий Туллийның этрур булуы һәм аның чын исеме Мастарна икәнлеге әйтелә.

2. XIX гасырда этрур шәһәре Вульчида казу эшләре вакытында бик зиннәтле гаилә каберлекләре табыла. Шуларның берсендә диварлар фрескалар белән бизәлгән. Бу фрескаларда мифологик күренешләр һәм Вульчи шәһәренең үткәне белән бәйле вакыйгалар, мәсәлән, сугыш күренешләре тасвирлана. Анда бер кешегә каршы өч кешенең кылыч белән сугышуы сурәтләнгән. Фрескада этрур хәрефләре белән шул 4 кешенең исеме язылган. Берүзе сугышканы – Тарквиний, өчесе бергә сугышучылар – Авл Випенас, Кайле Випенас һәм Макстрна.

 

Римның борынгы заман риваятьләрендә һәм хәтта кайбер авторларның әсәрләрендә дә Римны буйсындырырга тырышкан Вибенна кардәшләренең исеме телгә алына. Алар янында Макстрна нишләгән соң?!. «Мастерна» дигәндә Клавдий сөйләгән Мастерна, ягъни Туллий турында сүз барырга тиеш. Тархан (Тарквиний) патшага дошман булган Вибенналар (Авл Випенас һәм Кайле Випенас) туганнармы? Аларның теләге патша булу түгел, бары тик Тарханнан үч алу гынамы? Кенәзләр Вибенналарга: «Тарханны үтерегез, кемне телисез, шуны патша итеп куегыз!» – дигәннәр дә, Вибенналар ватандашлары Мастернаны сайлаганнармы? Әллә рәсемдәге Тархан Рим армиясен гәүдәләндерүче символ гынамы? Археологик казулар вакытында Вейи исемле этрур шәһәренең бер табыну урынында ваза кыйпылчыгы табыла. Анда бу вазаның Вибенна кардәшләренең берсе тарафыннан бирелгән рәхмәт бүләге икәнен күрсәткән язу бар. Моңа бәйле тагын сорау туа: бәлки, Сервий Туллий Рим тәхетенә Танаквиль патшабикә ярдәме белән түгел, ә корал көче белән утыргандыр?! Бүгенге көндә бу сорауга да, алдарак санап үтелгән башка сорауларга да җавап бирү мөмкин түгел.

 

Туллий Икенченең иң беренче эше җир реформасын үткәрү була. Ул байларның җирләрен эшкәртүчеләргә җир өләшә. Римда халык санын алу үткәрә. Нәтиҗәдә, б.э.к. 577 елда Римда 800 000 ирекле граждан (әсирләр кеше дип саналмаган) булуы ачыклангач, Туллий ирекле гражданнарны, хәлләренә карап, биш сыйныфка бүлә һәм сугышта да, тыныч вакытта да түләнергә тиешле гадел салым билгели. Армия өр-яңадан үзгәртеп корыла. Туллий байларның үз чыгымнарын үзләре капларлык итеп кавалерия роталары, ә урта хәлле һәм ярлыларның җәяүле гаскәр оештыруларына һәм аларның чыгымнарын дәүләт каплаячагы турында карар чыгара. Рим урамнарында беренче тапкыр Туллий заманында тротуарлар түшәлә. Римның чикләре киңәйтелә, өр-яңадан ныгытмалар төзелә. Бу ныгытмаларның кайбер өлешләрен Римда әле бүген дә күрергә мөмкин. Туллий Икенченең патшалык чоры 44 ел дәвам итә. Әлеге еллар турында Тит Ливий болай ди: «Бу яхшы, уңышлы чор була, әмма аннан соңгы идарәче Туллий күрсәткән нәтиҗәләр белән ярыша алмый».

 

Тархан Икенче

 

 

Тәкәббер Тархан (Луций Тарквиний)

 

Туллий Икенчедән соң Рим тәхетенә соңгы патша Тархан Икенче утыра. Латиннар аны патша тәхетеннән бәреп төшерә һәм Римнан куа. Шуңа күрә латин тарихчылары аның исемен каралтуны бурыч дип саный. Бу тарихчыларның яла ягарга тырышкан гаепләү сүзләренә ышанмаска кирәк. Патшаны ни өчен Тәкәббер Тархан дип атаганнар соң? Тит Ливий сүзләренчә, Тархан II, алдан имзаланган килешү белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышу өчен, латин аксакалларын Римнан читтә бер җиргә очрашуга чакыра. Латиннар киләләр, Рим патшасы соңга кала. Көтеп ачулары чыккан латин юлбашчыларының берсе: «Белсәгез иде, ул моны махсус шулай эшли. Безне түбәнсетүен шулай аңлата... Үз-үзен яратучы Тәкәббер Тархан!» – дип кычкыра. Шуннан бирле латиннар аны Тәкәббер Тархан дип атый башлыйлар. Бу кушамат соңрак халык арасында да тарала. Халыкның патшага каршы баш күтәрүенең сәбәбен, дөресрәге, моңа юл ачкан сәбәпне дә күрсәтик. Сәбәп патшаның үзендә түгел, ә улы Секст кылган гаептә: ул, дошманнарның тозагына төшеп, бер хатынны «көчли». Тархан IIгә каршы тозак коручылар аның исемен пычратырга телиләр. Патшаның улы Секст шул мәкерле эшнең корбаны була. Күз алдына китерегез: бер хатынның ире, принц Секст янына килеп, мондый сүзләр әйтә: «Минем хатыным кебек чибәр хатын җирдә юк. Син аны йокы бүлмәсендә күрсәң иде! Ул җире болай, бу җире болай...» Ир принцка хатынын якыннан күрү мөмкинлеген дә бирә. Шуннан соң ул, хатынын өйдә ике әсир кыз белән ялгызы калдырып, шәһәрдән чыгып китә. Бу хакта принцка да белгертә. Бер төндә принц хатынның өенә килә һәм... әлеге хәлнең шаһите була. Шушы хурлыкны оештыручылар белән бергә хатынның ире Римда шау-шу куптара. Шулвакыт Римнан читтә булган патша гаскәре белән кире кайтканда шәһәрнең капкалары бикләнә, чөнки латиннардан торган Аксакаллар шурасы патшаны куарга дигән карар чыгара. Тархан Икенче Римда 25 ел идарә итә.

 

Этрур патшасына каршы тозак коручылар – латиннар, ә оештыручылары башкалар булырга тиеш. ...Юнаннар – прототөрки, төрки, шул ук вакытта этрурларның явыз дошманнары. Италиянең көньягында юнаннарның Кумы исемле бер колониясе була. Алар Римның зураюына, ныгуына бик борчылалар. Яшерен дошманлыкка карамастан, Рим белән Кумы арасында икътисади мөнәсәбәтләр яхшы була. Юнаннар «сәүдәгәр» документы белән Римга кереп йөриләр, мәкерле эшләр кылырга мөмкинлек һәм форсат эзлиләр. Этрур патшасының гаиләсенә яла ягып, аны Римнан кудырыр өчен әзерләнгән план – юнаннар эше. Бу яла ягуны юнаннар оештырган булырга тиеш, гадәттә, алар шундый очракларда матур хатын-кызлардан файдаланалар. Бу чынбарлыкны, нигездә, тарихчыларның бик белгертәселәре килми. Алар фикеренчә, латиннар милли тойгы һәм җөмһүрияткә мәхәббәт хисенә хыянәт итүче (Алан Хус) Тарханны Римнан куалар. Шул ук вакытта чынбарлыкны белгән һәм сөйләгән тарихчылар да бар. Мәсәлән, Атилло Гаудио болай ди: «509 елда юнаннар хуплаган милли латин фетнәсе этрурларның Римны югалтуына китерде».

 

Төрекчәдән Алия Мөбарәкшина тәрҗемәсе.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру