100 ел элек татар дөньясы
Эшсез татар хатын-кызларының тегү артеле
Иптәш Нәфисә Казакованың тәшәббесе (тырышлыгы) белән Болак буендагы сабикъ (элекке) 2 нче гимназия бинасында эшсез калган татар хатын-кызлары өчен тегү артеле ачылды. Артельдә 35ләп хатын-кыз эшли. Алар өчен 35 машина бушлай алынды. Бу артель Мәгариф халык комиссариаты өчен кием-салым әйберләрен хәзерләде һәм бу көннән башлап АРА өчен эшли башлый. Артельдә хосусый кешеләрнең тышкы һәм эчке киемнәрен тегәргә дә заказлар алына.
«Татарстан». – 1923. – 10 май.
Казанда Пороховой кырында Сабан туе
3 нче Пороховой ихтыярый пожарный дружинасы, мәгариф хадимнәре һәм яшь коммунистларның 4 нче ячейка әгъзаларының тәшәббесе белән, 25, 26 һәм 27 нче майда зур күләмдә Сабан туе ясый.
Сабан туеның беренче көнендә – 25 майда, көндез 3 сәгатьтә пожарный дружинадан – 7 кеше, яшь коммунистлардан – 3 кеше, татар мәгариф эшчеләреннән 5 кешедән торган эш каһарманнарын тәбрик итү булачак. Төрле мәфһүмдә (эчтәлектә) дә докладлар булачак. Духовой оркестр, төрле уеннар, чабышлар һәм башкалар. Сабан туеның мәсьүл (җаваплы) мөдире – Казбек.
«Татарстан». – 1923. – 23 май.
Буа кантоны зур куркыныч астында
1922 елның җәендә ике ел буе ачыгып, иген юклыкка сусаган игенчеләрнең актык ризыкларын ашап юк итеп, кышлау өчен җирнең эчке катына урнашып калган миллионлы саранча армиясе – табигатьнең кышкы кануннарына бирешмәенчә, сәламәт кенә кар астында кыш үткәрде, күп җирләрдә үзенең йомыркаларын чәчеп калдырды. Кышкы суыклар, саранчаның үзенә һәм йомыркаларына булсын, һичбер зыян китерә алмаган. Бу армия үзенең зур күләмендә яшәмәктә һәм артмактадыр.
Ачлык артканнан-арта бара. Кызганыч, ач үлем 300гә якын игенче гаммәсен җир астына күптән салды инде. Хәзер дә гаммәнең бар үтенече, ничек булса да саранча армиясен бетерүдер. Барлык саранчалы җирләрне агулар өчен 680 пот агу кирәк. Казаннан вәкил килеп китсә дә, агу, төрле әсбаплар һәм инструкторлар килгәне юк әле.
«Татарстан». – 1923. – 23 май.
Мулланур Вахитов исемендәге татар шифаханәсе
Бу шифаханә үткән ел төзелеп бетеп эшкә башлады. Мондагы табиблар һәм бөтен эшләүчеләр татарлардан гына гыйбарәт, эшләрнең куелышы яхшы. Авыруларны яхшы карыйлар. Табиблар вакытыннан элек килеп эшкә тотыналар. Шифаханә чисталык ягыннан да, башка шифаханәләргә караганда, күп дәрәҗә яхшы куелган. Монда ята торган авырулар шифаханәнең бөтен эшләреннән бик мәмнүн (канәгать) булып чыгалар. Хадимнәр авыруларны туганнарча тәрбия итәләр.
Монда эшләүчеләрнең һәммәсе татарлар булганга, аң-белем эшләренә дә игътибар иткәлиләр. Кыш көннәрендә шифаханәдә эшләүче татар эшчеләреннән гыйбарәт драма түгәрәге дәвам итте. Шушы түгәрәк спектакль куйганда үзләренең эшчеләре – хадимнәре өчен докладлар, лекция булып килде. Соңгы көннәрдә исә аң-белем эшләре тукталып китте. Ләкин андагы эшчеләр арасында эшләр өчен Вахидов клубы идарәсеннән кешеләр билгеләнде. Татар шифаханәсе һәр яктан, башкаларга караганда, алда бара.
«Татарстан». – 1923. – 28 май.
Сабан туе
Сабан туе бу елны зур күләмдә ясалып, аңар «Шәрык олимпиадасы» төсе биреләчәк. Сабан туенда катнашу өчен татар, башкорт, кыргыз, казакъ көрәшче батырлары чакырылалар. Шулай ук Казандагы бөтен урыс спорт түгәрәкләре дә катнашачаклар.
Сабан туеннан килгән акча тәрбиячесез балалар файдасына, 50 проценты Татарстан һава флотына бүләк өчен «Сабан туе» исемендә аэроплан алу фондына биреләчәк.
«Татарстан». – 1923. – 1 июнь.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА