Чыршы
Чыршы – татар халкының мәдәни акылында бик үзенчәлекле урын биләп торучы каршылыклы агач. Бигрәк тә Казан татарларында. Ни өчен дисезме? Чыршы белән бәйле күп тыюлар бар. Аны йорт тирәсенә утыртырга ярамый дип исәплиләр, чөнки чыршы үлеләр агачы санала. Йорт тирәсенә утырткан чыршының очы кыегая башладымы, бу йорт хуҗасы үлеменә ишарә, диләр. Гомумән, татар акылы чыршыны безнең агач дип кабул итеп бетерми. Бу күчмә тормышта яшәгән вакытлардан килгән ышанудыр, күрәсең. Ни дисәң дә, чыршы – урман агачы, ә без – дала халкы.
Ә менә себер татарларының көн итешендә чыршы бөтенләй башка урынны били. Аның да үз хикмәте бар. Аларда башлыча чыршы яки башка ылыслы агачлар үсә, шуңа ул – төп төзелеш материалы да, утын да, күп кенә чирләрдән дәвалану чарасы да. Чыршыны алар курыкмыйча өй тирәсенә дә утырта. Әгәр дә йорт тирәсендә үсүче чыршыны бабалары утырткан булса, ул инде нәсел сакчысына әверелә. Аны кисмичә саклап, күпме үсә ала, шуның кадәр гомер биреп үстерәләр. Бу инде себер җирендәге климатта башка агачларның бик үсмәвенә дә бәйледер, мөгаен. Себер татарларында чыршы күркәсеннән ясалган вареньелар бик популяр, төрле сырхаулардан төнәтмәсен рәхәтләнеп кулланалар. Базларда кышлыкка дип яшелчә саклаганда да себер татарлары чыршы ботакларын иркенләп файдалана, базларын да шуның белән җылыта. Чыршы агачыннан ясалган күмер белән элгәре кышкы салкыннарның башлануын да фаразлаганнар. Мәсәлән, самавырга салган чыршы күмере шарт-шорт килеп янса, тиздән шартлама суыклар башлана, дигәннәр.
Ә менә казан татарлары чыршының чырасын да, утынын да бик яратып бетерми. Сагызлы булгач, алар «ата». Ә бу исә уткүздән куркыныч. Башка агачы булмаса, сайланып тормаслар иде дә бит, бездә менә дигән каен утыны бар шул.
Халык иҗатына килсәк, биредә чыршының тышкы кыяфәтен бик рәхәтләнеп кулланганнар. Әйтик, озын, төз чыршы белән зифа буйлы егетләрне чагыштырганнар. Ул чагыштыруларны без әле дә җырларыбызда ишетеп торабыз. Яңа туган ир баланы бәби мунчасында юындырганда кендек әбиләр сабыйны: «Дәү бул, бай бул! Имән кебек нык бул! Каен кебек ак бул! Чыршы кебек төз бул!» – дигән теләкләр теләп коендырган.
Чыршыны безнең халык скрипка, гөслә ясаганда бик рәхәтләнеп файдаланган. Бигрәк тә карт чыршыдан ясалган тактаны сайларга тырышкан. Әгәр дә такта ясарга дип сайланган агачны яшен суккан булса, оста моңа бик куанган, чөнки мондый чыршының тавышы яңгыравыклырак булган.
Текстны журналга Ләбиб Лерон әзерләде.
"Безнең мирас". – 2023. – №4. – Б. 110.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА