Журнал «Безнең мирас»

Шафигулла Гарипов: “Пабло Пикассо якташыбыз Фарух Әхмәдуллинны Франциягә чакырган”

Бүген Арча районы Түбән Мәстәскә мәктәбендә рәссам һәм шагыйрь, сугыш ветераны Фарух Әхмәдуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачылды. “Парижда “Исскусство России” исемле выставкада аның 20 картинасы куела. 

Шул вакытта күренекле рәссам Пабло Пикассо аны Франциядә аерым күргәзмә оештырырга чакыра. 1984 елда Мәскәүдә бөтенсоюз күләмендәге, шулай ук Казан шәһәрендә төрле күргәзмәләрдә катнаша.

Рәсем сәнгате буенча һөнәри белеме булмаса да Фарух абый утыз елдан артык гомерен картиналар, эскизлар ясауга багышлый. Табигать күренешләрен сүрәтләү белән генә чикләнмичә ул Ленин тематикасын, Кореяда булган урыннарын, төрле шәһәрләрдәге истәлекле урыннарны рәсемгә төшерә. Безнең музейда да аның почта аша җибәрелгән зур форматта булмаган картиналары, эскизлары, әсәрләре басылган китаплары бар. Озак еллар дәвамында ул әдәбият һәм сәнгать музееның ул вакыттагы директоры Ринат Гаделшин белән хат алышкан, бу хатлар музей фондында саклана. Фарух абыйның тормыш юлы, иҗатын ачыклауга аларның ярдәме бәяләп бетергесез”, – дип сөйләде әлеге күргәзмә белән укучыларны таныштырган Шәфигулла Гарипов.

Түбән Мәтәскә мәктәбе директор урынбасары Лилия Закирова“Фәрух Әхмәдуллинның иҗаты Мәтәскә, Мөндеш ягына кайтуын зур ачышларның берсе итеп кабул итәргә кирәк, Арча тарихында әлегә кадәр мондый масштабтагы рәссам билгеле түгел”, – дип сөйләде. Мәктәп директоры Зөлфәт Дәүләтбаев һәр класста рәсем дәресләрендә берәр сәгать рәссам иҗатына багышланачак, дип вәгъдә бирде.

Теги: Редакция Яңалыклар Тарихи мирас Редакция хәбәрләре

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру